Тасмалы ташлар —   кыяда...

Сүзне, мөгаен, шуннан башларга кирәктер – без аның белән туганнар. Дөрес, дүртенче буын гына. Кемгәдер бу туганлык бик ерак булып тоелыр. Тик якыннан аралашып яшәгәч, алай кабул итмисең икән шул.
Ире сугышта үлеп калгач, Хәсәннең әбисе бәхет эзләп Урал ягына чыгып китә. Заводка эшкә урнаша, балаларын аякка бастыра. Без үскәндә авылда инде аларның төп нигезләре буш иде. Туган якны сагынып кайткан чакларында гел безгә тукталалар. Өч-дүрт елга бер булса да, әтиләр дә аларга баралар. 
Әниләренә ияреп җәй саен Хәсән дә кайта. Ул миннән дүрт яшькә олы. Абый белән сеңел кебек, бер-беребездән калмыйбыз. Ул кайда — мин шунда.
Миңа 17 яшь тулган җәйне дә кайтты алар. “Хәсән белән анда, монда барырбыз”, – дип хыялланып йөрдем-йөрдем дә, үзе кайтып төшкәч, үзгәрдем дә куйдым. Аның белән ялгыз калмаска, сөйләшмәскә тырышам. “Нишләп болай кыргыйландың әле син, Сәрия?” – ди бу бер көнне миңа. Җавап бирмичә су буена төшеп йөгердем. Үземә ни булганын әйтә алсам икән мин?!
Ә әби барысын да аңлаган иде бугай. Югыйсә, җай чыккан саен миңа гел бер сүз сөйләмәс иде: “Кызым, үз туганыңны яратырга ярамый. Андый никахтан балалар гарип туа”. 
Хатын-кызда ана булу теләге калган һәммә хистән дә өстенрәк бугай. Булачак улым яки кызымның гарип булу ихтималы мине коточкыч дәрәҗәдә куркытты. “Абыема” гашыйк булудан ваз кичим, күңелемдәге тәүге мәхәббәт бөреләре яфрак ярмасын дип, бик “тырыштым”. Мендәремә сеңгән күз яшьләремне исә үзем генә беләм.
Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт медицина институтына укырга кердем. Генетика фәне белән беренче елны ук таныштык. Хәсән белән кавышкан очракта бездән сау-сәламәт балалар туачагын мин инде аңладым. Тик әби дә үз эшен яхшы эшләгән. “Син аннан баш тартырга тиеш” дигән уй хисләргә киртә корды. Мин теләсәм дә, теләмәсәм дә, I курстан соң аларга кунакка да, күрәсе килүдән бигрәк, үз-үземне сынар өчен бардым бугай. Бергә ял иттек, тауларга мендек, икәүләп шәһәр карадык. Әнисенең берничә тапкыр: “Хәсән, сиңа кыз эзләп торасы да юк, Сәрияне генә алып калыйк килен итеп”, – диюен икебез дә ишетмәмешкә салыштык. Хисләр, әле булсалар да, инде бик зәгыйфь иделәр.
Шул кунакка барган елның көзендә мин кабат гашыйк булдым. Башаягым белән мәхәббәт өермәсенә чумдым. Укуны тәмамлаганчы ук әлеге егеткә кияүгә чыктым. Эшкә без аның туган ягына кайтып киттек. Мин гаилә корган елны Хәсәннең дә өйләнгәнен ишеттем. Әмма бу хәбәр мине кайгыга да салмады, куандырмады да. Мин аны “оныттым”, ул минем өчен дөньяда юк иде. Ничәмә-ничә еллар буена Хәсәнне исемә төшермичә, исемен телгә алмыйча яши алуыма хәзер үзем дә сәерсенәм.
Балалар туды. Эш, гаилә арасында бөтерелеп, бер-бер артлы көннәр узды. Болары һәммә кешенеке дә кебек инде аның. Минем өчен иң авыры әти-әнидән, туган яктан еракта, читтә яшәү иде. “Әйдә, Татарстанга кайтыйк”, “Казанга күченик” дигән сүзләремә ирем “ярар” да димәде, “юк” та димәде. Аннан түземлегем төкәнде: кызым белән улымны җитәкләдем дә, берьялгызым юлга кузгалдым. Сагынса, яратса – артыбыздан кайтыр. Юллар исә аерылырга булган икән…
“Үзе егылган еламый”, диләр. Берьюлы ике-өч җирдә эшлим. Туганнар ярдәме белән фатир сатып алдым, бурычым шактый — аны түлим. Буй җитеп килүче балаларым белән, шөкер, борчу-мәшәкать чыкканы юк: яхшы укыйлар, мөстәкыйльләр. Иң зур хыяллары – мине парлы, бәхетле итү.
…Шулай яшәп яткан көннәр иде. Авылдан әни шалтырата: “Кызым, Уралдан Гөлфирә апаң кайтты, Хәсән һәм аның улы белән. Ул малай киләсе елга мәктәпне тәмамлый икән, Казанга укырга кертергә ниятлиләр. Адресыңны бирдем, иртәгә сиңа сугылып чыгарлар”. Нәрсә дим, “ярар”, дидем инде. Алай, дөньяда Хәсән дә бар икән бит әле…
Иртәгәсен миңа, чыннан да, кергәннәр болар. Эштә идем, кызым чәй куеп эчергән. “Әниеңне авылда көтәбез”, – дигәннәр. Ул атнаны ниндидер мәшәкать чыкты да, кайта алмадым. Хәсән әнигә: “Сәрия шалтыратсын”, – дип телефон номерын калдырган.
Нигәдер тәвәккәлли алмадым, читенсендем. Яңа еллар узгач, туганнан туган сеңлесе аша Хәсәннән янә бер  хәбәр килеп иреште: “Сәриянең шалтыратуын көтәм бит”.  Беренче адымны ир-атка ясавы бу очракта җиңелрәк югыйсә.
Мин аңа март ахырында, апрель башларында шалтыраттым. Егерме ел элек түгел, ә кичә генә саубуллашкан кешеләр кебек сөйләштек. Иркенләп, ачылып. Хатынын җирләгән, ике бала белән тол калган. (Боларны әниләр аша да ишеткән идем инде.) Мин аларны Казанга кунакка чакырдым. “Шәһәрне күрсәтермен”, – дидем.
1 Май бәйрәменә улы белән килеп тә төштеләр. Көннәр матур иде. Агачлар – бөредә, менә-менә ямь-яшел яфраклары күренәчәк. Күңелгә, җанга рәхәт чаклар… Казан Кремлен карап йөрдек. Раифага бардык. Хәсән гел хатыны турында сөйләде. Ун ел буе онкологик авыру белән яшәү үз эзен калдырган, әлбәттә. “Нишләп бу хәл нәкъ  менә  минем  белән  булды?” – дигән уй да аңа һаман тынгылык бирми икән.
Июль аенда алар кабат килделәр. Улының биредә укырга керү теләге бөтенләй юк. Аннан бигрәк әтисенә кирәк иде бугай бу килү. Хатынының ел ашын уздыргач, Хәсән инде азмы-күпме тынычланып калган. Русланның үз сүзен сүз итеп, институттан документларын алып кайтуына да күтәрелеп бәрелмәде.
“Ялыңны ал да, әйдә, безнең белән киттек”, – дигән сүзенә бөтенләй аптырадым. Аңа кушылып ике яктан ике балам да үгетләргә кереште. “Бөтенләй ял күргәнең юк бит”, – диләр. Анысы дөрес инде. Ничектер бар да җайлы гына килеп чыкты – гаризама да кул куйдылар, урыныма кеше дә таптылар. Бер тәүлек эчендә җыенып, юлга кузгалдык.
Казанда җәй ул елны салкын булды. Бертуктаусыз яңгыр яуды да яңгыр яуды. Беркөнне шул яңгыр астында калып, баштанаяк чыландым, туңдым, салкын тидердем. Йөткерүем һаман да бетмәгән иде әле. “Каен җиләге капсам, терелермен кебек”, дип әйтүемне Хәсән күңеленә салып куйган икән. Урал тауларына җитәрәк, бер урында ял итәргә туктагач, яныма бер чиләк каен җиләге күтәреп килеп басты бу… Бәхет өчен күп кирәкме?!
Без Хәсәннең шәһәрдәге фатирына түгел, ә аларның авылдагы өйләренә барып кердек. Әтисе белән әнисе дә шунда иделәр. Бик әйбәт каршы алдылар. Ялга бөтен туган-тумача җыелды.
Табигать искиткеч матур ул якларда. Күлләр, урманнар, таулар… Өстәвенә, чия өлгергән чак. Хәсән: “Аркаимга алып барырмын”, – дип вәгъдә иткән иде. Беркөнне җыйнаулашып, ике машинага төялеп  шунда киттек.
Аркаим – Уралның көньяк чиге – тау белән дала очрашкан җир. Килеп туктауга, халык (машина номерларына караганда монда Россиянең бөтен төбәгеннән җыелганнар бугай) Шаманка дигән тауга күтәрелә башлый. Аларга без дә кушылдык. Чит-читләренә вак ташлар тезелгән борма-борма юлдан тауга менәбез. Һәр яңа килгән кеше үз теләген әйтеп спиральгә яңа таш өсти. Ә янәшәдәге тауга — анысы Мәхәббәт тавы – алып менгән ташка тасма да бәйлиләр икән. Мәхәббәтсез йөрәк йөрәкмени – тау тасмалардан тәмам чуарланган. Учтагы ташка тасма бәйләгән мизгелдә Хәсән белән кинәт күзләребез очрашты… Минем сыман: “Ә ул нинди теләк теләде икән?” — дип уйладымы икән?
Хәсән янымнан бер адым читкә китми дисәм дә була. Мин аларда яшим. Берүземә бер бүлмә бирделәр. Туганнарына кунакка алып бара да, кире алып кайта — бер җирдә дә кунарга калдырмый. Күзләрендә ярату, наз… Көттем-көттем дә, иртәгә китәсе дигән көнне үзем сүз башладым. (Икәү кызыл шәраб эчкән идек, кыюлыгымны, әйдә, шуңа юрасын.) “Хәсән, мин сине бик күптәннән ошатам. Хәзер менә син дә ялгыз, мин дә, араларда киртә юк бугай”, — дим.
– Сиңа булган мөнәсәбәтемне күреп, сизеп торасың. Тик… Әни мине бер хатын белән таныштырган иде. Ул… ул хәзер бала көтә… Миңа бала кирәкми, билгеле. 
өстемә салкын су койгандай булды. Көчемне җыеп:
– Ә нишләп аңа өйләнмисең алай булгач? – дидем.
– Өйләнәсем килми, – ди.
“Балаларың беләме?” – дип сорадым. “Юк”, – диде.
Ул хатынның исеме Әлфия икән. Кырык яшьтә. Беренче тапкыр балага узган. Бик бәхетле, ди.
– Син аңа өйләнмәсәң дә, кирәкми дисәң дә,  баласын барыбер табачак инде ул алайса, Хәсән, – дим.
Шулай кайтып киттем. Нәкъ ике атнадан Хәсәнем кабат Казанда иде… Сагынганда, өзелеп күрәсе килгәндә мең чакрым арамыни ул?! Ул елны Хәсән Казан белән Урал арасына үлән үстермәде – ике атна саен килә дә җитә, килә дә җитә. Әлфия турында сөйләшмибез, әмма билгесезлек миңа бер минут та тынгылык бирми. Үземә ачуым килә, һаман да нишләргә тиешлеген хәл итмәгән Хәсәнгә, бер күрмәгән Әлфиягә… Көнгә кырыгышар sms  язышабыз – шулар белән яшибез. Мин аларны кәгазьгә дә күчереп бардым – бер дәфтәр тулы әнә.
Ул: “Хәерле иртә! Торырга вакыт, җимешем!”
Мин: “Синең хакта берөзлексез уйлаудан ничек туктарга икән ул, Хәсән?!”
Ул: “Син хәзер, мөгаен, үпкәләрсең инде, кояшым, әмма юлын күрсәтә алам – миннән әйбәтрәкне тап!”
Мин: “Миннән баш тартасыңмыни?!”
Ул: “Әлбәттә, юк, җимешем. Тик бергә булырга да чара таба алмыйм”.

***
Мин: “Егерме ел эчендә йөрәгем боз булып каткан, әле дә эреми. Аннан, син мине бик аз беләсең әле, мин дә сине…”
Ул: “Яратасым, сөеләсем килә. Үз-үземә моны рөхсәт кенә итә алмыйм”.

***
Ул: “Синең белән бик-бик еракка һәм бик-бик озакка китәргә иде, дип хыялланам”.
Мин: “Рәхмәт, йөрәк маем, мин риза, кая димим, кайчан дип кенә сорыйм”.
Ул: “Хәзер үк чыгып китәр идем”.

***
Ул: “Хәерле иртә, куанычым! Хәлләрең ничек?”
Мин: “Миндә “Җомга көн авыруы” — сине күрәсем килә, шуңа күрә моңсу, ямансу”.

***
Мин: “Берүзем урманда йөрим менә. Көн кояшлы, якты!”
Ул: “Нигә “берүзем” дисең?! Мин бит уем белән гел синең янда”.

***
Хәсәннең миндә чагы иде. Театрга барырга дип машинага чыгып утыргач, нәрсәнедер онытып кире өйгә кердем. Ишекне япканда телефон шылтырады. Алсам — Хәсәннең әнисе!
— Нинди планнар корасың, Сәрия? — ди.
Сүзнең ни турыда барганын шунда ук аңладым: “Әлегә белмим”, — дим. Ул турысын ярып салырга булды:
— Бүген безгә елап Әлфия килде. Туганнарын да иярткән. Хәсән өйләнсен, өйләнмәсә, гомере буе алимент түләр, диләр. Син монда килеп йөрмә инде. ә Хәсәнне җибәр. Болай да 
аңарда бозык бар дип әйтәләр…
— Кияүгә чыгарга җыенганым юк әле. Ә сез нишләп кысыласыз? Моны Хәсән үзе хәл итәр!
“Каты әйтте”, дип сөйләгән ул соңыннан. Аның болай тыкшынуы миңа да ошамады. Өстәвенә, Хәсәннең соңгы вакытта булган борчуларын — ул эшләгән фирманың таркалуын, яңа эш таба алмавын, машинасының ватылуын да минем белән бәйлиләр бугай. Җаныңнан артык күреп яраткан кешегә бәхетсезлек чакырып китерәләр димени?!
Хәсән минем белән аралашудан туктамады. “Кил әле”, — дип бик чакыргач, янына барып та кайттым әле. Уфага ук килеп каршы алды. Юлда башкорт авылларына туктап, кымызлар эчә-эчә бардык. Иртәгә китәсе көнне: “Кал”, — дип сүз кузгатты.
— Ә әниең нәрсә әйтер? Иң элек аның белән сөйләш. Әнисеннән куркуын, аннан уза алмавын әйтмәсә дә, аңладым. Әлфиянең Хәсән эшләгән җиргә елап баруын да ишеткән идем.
Ике атнадан Казанга килгәч, Хәсән кабат: “Әйдә, бергә китик”, — диде. Әмма инде тавышында икеләнү бар иде.   Әллә   миңа  гына шулай тоелдымы?! Аның артыннан ишек ябылуга туганнан туган сеңлесе шылтыратты:
— Мин, бәлки, моны әйтергә дә тиеш түгелдер, тик белеп тор дим. Апа анда Хәсәннең балаларын әтиләренә каршы котырткан. Малайлар әбиләренә кушылып: “Өйдән чыгып кит. Сәрияңне яратсаң, Казанга барып тор”, — диләр икән…
Хәзер уйлыйм, бәлки, миңа шулчак Хәсәнгә: “Кил”, — дияргә кирәк булгандыр? Әйтмәдем шул.
— Мин туачак баланы кызганам, ятим итмик инде аны. Болары да ятим үсә бит, — дия генә алдым.
Балалары 21 гыйнвар көнне туды дип беләм. Теге юлы Хәсәнгә нәкъ ике атнага иртәрәк шылтыратсам, бу сабый дөньяга, мөгаен, килмәгән булыр иде. Безнең язмышлар да башка сукмактан китәр иде.
Туганнан туганы аша Хәсәннең тормышыннан азмы-күпме хәбәрдармын. Яңа эш тапкан. Әмма кеше белән аралашмый, үз-үзенә йомылган ди. Туганнар җыелган җиргә соңгы елда бер генә тапкыр килгән. Бик моңсу иде ди. Әлфия белән бергә торалармы-юкмы, белмим. Мин сорамыйм, туганы әйтми. Үзем торалардыр, дип уйлыйм. Йөрәгеннән мине бөтенләйгә сызуына ышанмыйм. Язмыштан өченче мөмкинлек көтү — хыялдыр. Татлы хыял. Тик… Кесә телефоныма бер иртәдә кабат sms-хәбәр килеп төшәр сыман: “Уян инде, йөрәк маем, тор, хәерле иртә!”…

Сәрия. Казан.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  •  Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
    12431
    4
    112
  •  Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
    11570
    5
    80
  • Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
    9397
    1
    55
  • Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән? 
    8723
    1
    54
  • Уеннан уймак Барысы да бәхәсләшүдән башланды. Хатын-кызлар, бигрәк тә йөрәкләре янып торган яшь кызлар бәхәсләшмәсен икән ул. Аларның яшьлек дәрте егетләрне үзләренә карату гына түгел, дөньяны әйләндереп бастыра ала... 
    4286
    0
    49
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 14 август 2022 - 12:38
    Без имени
    Менә болай яшәү сабырлык дип аталмый,куркаклык,хакларыңны өйрәнмиче таптату дип атала Гөмер бер генә,тазалык бер генә,бала хакы бер генә яшәү хакы бер генә бирелә.тормышыңда авырлыкны да,җиңеллекне дә только кеше үзе сайлый,славыйлыгын күрсәткән килмиче,кемнедер гаеп итеп күрсәтә, ә башы бары үзендә дөрес сайламаган өчен ,болар барысыда ТҮЛӘҮле АЛЛАһ каршында котылгысыз хакларны таптаткан өчен.Акыл алырдай хәлләр дә, гыйлемен (психология)дә биреп тора,гел шулай тормоз да торучыларны куатләп иии мескенем,түз инде,нишлатәсең язмышыңдыр диеп,чыгыш юлы барлыгын күрсәтмичә тилмереп үлүен көтеп торган кебек.Хатыннар исегезгә төшерәм тиран авыру, ирләр б н тору катгый тыела КОРЬӘНдә.Талак сүрәсен АЛЛАһ,бу хәлләр буласын белеп, кешеларне кисәтү өчен җибарде.Бу темага китеп язып була,язганнардан да мәгьнә эзләп гыйбрәт алып бик була.
     Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3
  • 13 август 2022 - 23:40
    Без имени
    Искиткеч. Үземнең әтием күз алдыма килеп басты. Бик сагынам әтиемне
    Әткәем
  • 10 август 2022 - 11:06
    Без имени
    Тизрэк аерып алып кайтыгыз, тазалыгын, я ботенлэй узен бетерэ ул юньсез
    Кияү кызыбызны кыйный?
  • 10 август 2022 - 10:28
    Без имени
    ДАУАМЫН КӨТӘРГӘ ҠАЛДЫ.
     Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
  • 11 август 2022 - 13:57
    Без имени
    Гүзәл, син үзең дә бик гади, булган кеше. Гаилә иминлеге, матур киләчәк Сезгә!
    «Иреңнең әнисен ярат!»
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда