Логотип
Күңелеңә җыйма

Ташлый алмадым

Ничек башланып китте соң әле безнең? Эштә таныштык. Ул миңа аерым игътибар күрсәтә иде. Хәер, миңа гына түгел. Эштә үткәргән мәҗлесләрдә ачуымны китереп бетерә иде гел янымда бөтерелә. Мин булмасам, бүтән хатынга бәйләнә. Салган баштан үбешкәләгән дә булды инде Әмма ошамый бу миңа, артык бозыклыгы, тотнаксызлыгы чиркандыра хәтта. Көннәрдән бер көнне эшкә килсәм, кызлар: “Син беләсеңме соң әле, Идрис фәлән көнне өйләнә”, — димәсеннәрме! Исем китте. Моның кадәр бәйләнчек ирнең әле сөйгән кызы да булганын, берничә еллап очрашып йөргәннәрен ишетү сәер, дә гаҗәп тә булды. Хуп, бик әйбәт, бәйләнүеннән туктамасмы.

Идрис, туй уңаеннан, эштә табын да корып алды. Безнең коллектив, нигездә, яшьләрдән тора, бик дус.

Туган көннәрне, туйларны гөр килеп, күңелле уздыра идек. Дүрт күзләп бәхетле кәләшнең килүен көтәбез. Әмма “туй” кәләшсез генә үтте. Идрискә генә, бергә-бергә озак яшәргә теләп, таралыштык. Идрис һаман минем янда, элеккедән дә катырак бөтерелә. Кызлар тегеңә: “Нигә өйләндең соң?” — дип кылларын тартып карыйлар. Ул исе дә китмичә: “Ахмаклык эшләдем”, — ди. Балдагын кими, төнгә кадәр эштә ята, кыскасы, полный өйләнмәгән егет кыяфәте чыгарып йөри. Берзаманны акчалырак эш таптым да шунда китеп бардым. Идрис көн саен шылтырата, хәлләрне сораша. Өйгә кадәр кайтарып куя башлаганын сизми дә калдым. Егетләргә беркайчан да кытлык булганы юк иде: Идрис өйгә кайтара, икенчесе ишек төбендә көтеп утыра, өченчесе белен кичен чыгып китәм. Кызык. Масайган күңел бәйрәм итә. Маҗаралы тормыш шушыдыр кебек. Идрис белән рестораннарга барабыз, таныш-белешләрне очратабыз, ялганлыйбыз, качабыз. Аңа да, миңа да күңелле. Беренче тапкыр урын-җирне дә аның белән бүлештем. Ул миннән хәйран яшькә олы, бик назлы ир булды. Дөресен генә әйткәндә, шуннан соң суыныр, дигән өмет тә бар иде. Арабыздагы инде хәйран якын мөнәсәбәтләргә дә карамастан, ул вакыт-вакыт минем ачуымны да китерә. Мөнәсәбәтләребездә мин — хуҗа, ул — кол рухында. Күрәсем килми сине, дисәм — китә, кил, дисәм — эт кебек килеп җитә. Берзаманны “яратам", дия үк башлады. Очрашулар ешайды, даимиләнде. Әле кайчан гына “сөяркә” сүзенә чирканып карасам, хәзер үзем үк шул чиркандыргычка әйләндем дә куйдым. Үзең турында, беркайчан ул хәлгә төшмәм, дип уйларга ярамый икән ул, икенче көнне үк Ходай каршыңа китерә.

Миндә дә Идрискә карата ниндидер хисләр туды. Хатынына карата кызыксыну уянды. Биш еллап очрашканнар икән. Әмма Идриснең туй турында ишетәсе дә килмәгән. Йөри торгач, икесе дә утызга җитә башлаган. Үгет-нәсыйхәтләрдән соң Идрис өйләнгән, әмма тормыш рәвешенә хыянәт итмичә яшәргә булган. Балалары юк. Хатыны моңа бик борчыла. Идрис исә әти булырга атлыгып тормый. Миңа: “Сине яратам, сине балалы итәсем килә”, — дия иде.

Очрашулар әкренләп бәйрәмнән матәмгә әйләнде. Минем янымда ни генә сайраса да, төнгә барыбер хатыны янына кайтып китә бит. Бәйрәмнәрне ул — гаиләсе янында, ә мин ялгыз үткәрәм. Көнләшәм. Йокым — йокы, ашавым ашау түгел. Үземә дә ачу килә. Идрисне куам. Үзем аны күралмыйм, үзем шашып сөям. Качып та карыйм. Эзли, таба, тагын үзенеке итә. “Син бит минем тормышымдагы бердәнбер куанычым, минем сине югалтасым килми”, — ди. Елашабыз да, тагын очраша башлыйбыз. Алҗыдык икебез дә. Ул берни дә хәл итми. “Хатын белән аерылышсам, әти каргый, туганнар, таныш-белешләр белән аралар бозыла”, — ди. Мин инде шуның кадәр арыган идем, хатыны белән генә яшәсә дө риза. Саубуллашып, икебез ике якка очып кына китәсе дө бит, юк, җибәрми. “Үзеңдә берәр кеше тапсаң, ризамын”, — ди, ахмак. Шул сүзләре, ниһаять, нокта куйды да бугай. Рәнҗедем, хурландым, яшиселәрем килмәде. Эштән киттем, укуымны ташладым, чит шәһәргә күчеп китеп котылдым. Ике ай аңыма килдем. Бер елдан артык вакыт үтте. Хәзер уйлап карыйм да: мәхәббәт идеме икән ул? Юктыр, дигән нәтиҗәгә киләм. Чын мәхәббәт — бәхет, ә безнең хисләр газап кына иде.

Күптән түгел элек бергә эшләгән кыз шылтыраткан иде әле. Идриснең гаиләсе белән якыннан таныш икән. Балалары һаман да юк, Идрис төнге йөрүләрен дәвам итә, салгалап кайта, өйдәгеләрне тынычсызлый, хатыны елый, әмма аерылышырга теләге юк, ди. Ни пычагыма шул Идрискә ябышып ята икән, дип уйлап куйдым. Сабыр, чын татар хатыны итеп тәрбияләделәр микән мескенне. Аның күз яшьләре элек миңа төшкән кебек, хәзер дә кемгәдер төшәдер инде. Кеше рәнҗеше җирдә ятып калмый, дөрес әйтәләр икән ул...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Татарча Санта-Барбара...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Язарга бутэн тема калмадымы эллэ?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Азгынлык...Мәхәббәт андый булмый.

        Хәзер укыйлар