Логотип
Күңелеңә җыйма

Ташбака... сөйкемле икән!

– Апа, менә бу ташбаканы алыгыз әле! Ләйлә ханым, компьютер мониторына төбәлгән карашын яшүсмер малайларга күчерергә дә өлгерми, аның алдында – эш өстәлендә, ташбака пәйда була. Яралы ташбака!

– Апа, менә бу ташбаканы алыгыз әле!

 Ләйлә ханым, компьютер мониторына төбәлгән карашын яшүсмер малайларга күчерергә дә өлгерми, аның алдында – эш өстәлендә, ташбака пәйда була. 
Яралы ташбака! 

Аны күргәч, Ләйлә ханым аздан гына кычкырып җибәрми. Нәни генә ташбаканың панцире ярылган, аннан кан саркып тора. Ләйлә ташбаканы сак кына кулына ала. Шулчак яшүсмерләр:
– Апа, ике йөз сум бирегез ташбака өчен, – димәсеннәрме?!.

– Чак кына авып китмәдем. Болар «бизнесмен» икән бит. Ул вакытта ике йөз сум акча чутында йөри иде әле. Бизмәннең бер тәлинкәсенә – ташбака, икенчесенә ике йөз сум куелган.
Күңел бизмәнендә – ташбака... 

Өйгә алып кайттым, ярасын юып бәйләдек, ашарына салдык. Икенче көнне, эштән ял алып, ташбаканы ветеринарга алып бардык. Кызыма ул вакытта ун яшьләр чамасы иде. Алия табылдыкка исем кушты – Нюша булды. Кызым ташбакалар тормышы белән ныклап кызыксына башлады. Аларны ничек тәрбияләргә икәнлеген өйрәнде. Безнең гаиләнең яңа әгъзасы кызыклы җан иясе булып чыкты. Барыбыз да аны яраттык, – дип, Ләйлә ханым табылдык ташбака хакында яратып сөйли. 

Егерме елга якын Нюша яхшы кешеләр кулында, гаилә җылысына тиенеп яши. Алия Айдарга кияүгә чыккач та аны үзеннән калдырмый. Айдар да ташбаканы бик ярата, аны тәрбияләүдә катнаша. Ташбаканың кибеттән сатып алынган өе булса да, Айдар аңа тагын да уңайлырак булсын дип, тактадан яңа йорт ясап куйган. Нюшага анысы күбрәк тә ошый. Кыш көннәрен, күпчелек вакыт, ташбака йоклап үткәрә. Кайвакыт, кышын да, чалт аяз көннәрдә йокысыннан уянып, кояш нурларына иркәләнәсе килеп, башын сузып тәрәзәгә карый. 

Яз җиткәч... 

Монысы турында аеруча тәмләп сөйләргә кирәк. Көннәр җылынуга ташбаканы Чулман буена, табигатькә алып чыгалар. Иң элек ул әле анда, әле монда чаба-чаба нидер эзли. Аннан, дикъкать белән, тирә-якны күзәтә. Айдар: «Ул үз ишләрен эзли булса кирәк. «Минем сыман җан ияләре күренмиме икән?» дигән уйлар белән чабулап йөридер дип уйлыйм. Тирә-якта кавемдәшләре күренми. Аннары ул моңа күнегә. 
«Юк, башка ташбакалар күренми. Димәк, тынычланып, тирә-юньне күзәтеп, салмак кына йөрсәң дә була», – дигән нәтиҗәгә килә, ахрысы», – дип, бу җан иясе хакында җылы итеп сөйли. 

 Нюшага бәхет елмайган. Ул – мәрхәмәтле кешеләр кулына тап булган. 
Менә шушы тарихны ишеткәнче һәм, шул кечкенә җан иясен үз күзләрем белән күргәнче, ташбака әллә ни сөйкемле җан иясе дип уйламый идем. Фикерем үзгәрде – барлык җан ияләре дә сөйкемле икән ул. Нәни генә бу ташбака да, хәзергечә итеп әйтсәк, антистресс, антидепрессант – аңа карагач, ничектер елмаясы килә, күңел күтәрелеп китә. Сөйкемле күз карашыңны сизгән ташбакадан яхшы энергия килгәнен сизәсең.

Үзеңнең дә табигатьнең бер кыйпылчыгы икәнлегеңне аңлыйсың.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар