Логотип
Күңелеңә җыйма

«Тагын нишлим, әйт?»

 Кеше гөнаһын күтәрүдән дә яманы юк икән ул...
Ул ашыга-ашыга Бауман урамы буенча бара. Аның улына бүген уналты яшь. Хәзер Алсу ире белән очрашыр да, икәүләп улларына бүләк алырга китәрләр. Уйларга бирелеп, очып кына барганда, каршысына кинәт килеп чыккан ирнең кочагына ук атылды. Уңайсызланып, гафу үтенде, аннары гына йөзенә күтәрелеп карады. Карады да чирканып йөзен читкә борды.
– Ә-ә, син икәнсең әле. Гафу үтенгән булам тагын, – диде Алсу минутында ярсып китеп. Нишләп йөрисең, Казан урамнарын пычратып, хәшәрәт...
Ир кеше аны шундук танып алды. Танымыйча, авылдашлар – бер урамда уйнап үскән балалар ләбаса алар.
– Алсу, йөз мәртәбә гафу үтендем бит инде. Тагын нишлим, әйт?
– Берни эшли алмыйсың. Син яшисең әнә, рәхәт кичерәсең. Ә минем энем – күптән инде җир астында. Ә кем гаебе белән? – дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды. Яннарыннан үтүчеләр, борыла-борыла, аларга карады. Алсу шулай диде дә, аны ике кулы белән этеп җибәреп, йөгерә-атлый китеп барды. Тораташ кебек катып калган ир, хатын күздән югалганчы, карашы белән озатып калды. Аның Алсуга каршы әйтер сүзе юк иде. 

Алсу ире көтеп торганны да онытып, эскәмиягә килеп ауды. Каян очрады каһәр, бөтен кәефен җибәрде... Төзәлеп килгән ярасына янә тоз сибеп, тагын, тагын үткәннәргә кайтарды.

Ул вакытларда аның энесенә дә 18 яшьләр тирәсе булгандыр. Энесен улы Рөстәме белән чагыштырып карый да, бугазына төер килеп тыгыла. Нинди бәләкәй, сабый гына булган ич әле ул! Шул «жулик»ка ияреп (әнисе улының дустын шулай ди торган иде) харап булды аның энесе. Әйбәт укыды. Кулыннан бөтен эш килә торган малайны өйдә генә түгел, мәктәптә дә тик тотмыйлар, гел эш кушып кына торалар иде. Ә бер кичне Марсель өйгә кайтмады. Беркайчан булмый торган хәл иде бу. 

Көннәрнең көзгә авышкан салкын бер киче иде. Алар әнисе белән икәү бөтен авылны йөреп чыкты. Күрше-күләннән сорашты. Шунда гына берсе аны дусты Илдар белән районга китеп баруын күргәнлеген әйтте. Төн уртасы җитә ич. Кайда йөрергә мөмкин алар шулай?

Икенче көнне таң беленер-беленмәс каты итеп ишек шакыдылар. Алсу ишеккә ташланды. «Хәзер күрсәтәм мин аңа, әни», – дия-дия, ишекне ачып җибәрде. Ә анда... милиция киеменнән бер кеше басып тора. «Марсель кая?  – дип кычкырып җибәрде Алсу. – Исәнме ул, юкмы?»
– Ул исән-сау, – диде погонлы кеше. – Ә менә ул кыйнаган кешенең хәле яман. Үлмәсә генә ярар иде, дип, дога кылып торыгыз. Югыйсә малаегызның эше яман... Ул малайларның кеше кыйнавын, Марсельнең аңа пәке белән чәнчүен сөйләде дә: «Әзерләнеп торыгыз, хәлләр әйбәт түгел», – дип, аларны утка салып чыгып югалды. Алсу да, әнисе дә малайның чебен дә рәнҗетми торган бала икәнлеген беләләр иде. 
– Әни, алдашалар болар, – диде Алсу. – Теге жулигы чәнечкәндер, Марсель түгел. Аның кулына гомер пычак тотканы булмады. Сөйләргә, исбатларга, Марсельне бу бәладән коткарып калырга. Тик ул чагында аларның моңа ни акчасы, ни гайрәте юк иде. Каяндыр Марсельнең гаебен күрсәтүче шаһитлар пәйда булды. Каяндыр Илдарның адвокаты баш калкытты. Ул чагында Алсу да, бигрәк тә әнисе мондый нечкәлекләрне әле белмиләр дә иде. Суд булды, малайны, гаепле дип танып, колониягә озаттылар. Дус булып йөргән Илдары аны аклап-яклап шунда ник бер сүз әйтсен?! Ә бит соңыннан җиткерделәр: алар адвокатны да, судьяны да сатып алганнар, имеш. Пычакның Илдар кулында булуын барысы да күреп торган.

Алсу белән әнисе аның янына әллә нигә бер булса да барып йөрделәр. Бик сөенә иде ул алар килгәнгә. Соңгы баруда ул күз яшьләре белән елады: «Әни, апа, мин читтән карап кына тордым. Туктата алмадым. Ул әллә нишләде. Аның шундый кабахәт кеше икәнен белсәм, янына да килмәгән булыр идем», – диде. Тик соң иде инде. Киткәндә Алсу энесе калган тимер чыбыклы шыксыз биналар ягына борылып карады. Шунда, төрмә биләмәләрендә өелгән ташкүмер тавының башында Марсельне күреп алды. Ул шундый ябык, кинәт күтәрелгән җил белән бергә алар утырган машина артыннан очып китәр сыман. Алар күздән югалганчы, кул болгады. Бу – ананың газиз улы, апасының яраткан энесе белән соңгы күрешүе иде. Аның үле гәүдәсен барып алганда: «Туберкулез», – дип аңлаттылар аларга. Ләкин моңа берәү дә ышанмады. Тап-таза егет иде бит ул. Үтереп кайтардылар. Бер гаепсезгә гаепле иттеләр. Гомерен кистеләр. «Гафу үтендем», ди, җитмәсә. «Энемнең башына җитүче син, син...» – дип кычкырды ул билгесезлеккә текәлеп. Бу мәлдә хатынын күкрәгенә кысып, тынычландырырга азапланган ирен дә күрми иде ул, ахрысы.
   
фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    чэнечкэне 100 гаепле булса. шуны аклаучысы мен гаепле..........................................хашэрэтлэр ... шундыйлар яши бит жир йозендэ.... жир дэ кутэрэ бит шуларны..

    Хәзер укыйлар