Логотип
Күңелеңә җыйма

Син өйрәткәнчә яшибез, әни!

Дөньяда миллион-миллион әниләр бар. Ә аларның әнисе берәүнекенә дә охшамаган! Шул миллионнарның берсе дә аның кебек була алмас! Ишле гаиләдәге сигез баланың һәрберсе өчен дә ул бер генә, бердәнбер!

Әниләре турындагы истәлекләрнең һәркайсы үзе бер тәрбия сабагы, әхлак-әдәп дәресе. Ул истәлекләр күп, бик күп. Һәркайсы Саимә апаның зирәклеген, сабырлыгын, гадилеген, тырышлыгын, тәрбия бирү осталыгын ача. Ул хатирәләрнең әле икеләтә кыйммәте дә бар: аларда ил тарихы, халык язмышы да чагыла.
Дөньяда миллион-миллион әниләр бар. Ә аларның әнисе берәүнекенә дә охшамаган! Шул миллионнарның берсе дә аның кебек була алмас! Ишле гаиләдәге сигез баланың һәрберсе өчен дә ул бер генә, бердәнбер! Рәшидә, Рәхилә, Рәшит, Ринат, Рәсимә, Ирек, Илнур, Рафис... Балаларының һәркайсы булдыклы, эшчән, намуслы булып үскән. 
Кем соң ул Саимә апа? 8 баланың әнисе, 20 онык, 19 оныкчыкның дәү әнисе – нинди ул?
Олы кызы Рәшидә – республикабызның мөхтәрәм җитәкче хатын-кызларының берсе Вәлиуллова Рәшидә Рәфыйк кызы – газиз әниләре турында сәгатьләр буе да сөйли алыр иде. Аны тыңлыйсың да, тормышның ачысын-төчесен, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатен җилкәсендә күтәргән гади авыл хатынының һәр гамәле – балалары өчен үрнәк, һәр киңәше – кагыйдә, яшәү өлгесе булган икән дип сокланып куясың.

«Әни – сугыш чоры баласы. 1938 елның 20 апрелендә Биектау районы Коркачык авылында туган ул. Сугыш башланып, тормышның асты-өскә килгән бер заманда ул 3 яшеннән Саба районы Татар Икшермәсе авылында, әнисенең туганнарында яши башлаган. Шулай килеп чыккан инде: әнинең әтисен – Гарәфетдин бабабызны сугышка алганнар. Әнисе Гандәлиф гаиләдәге дүрт баланың кечерәкләрен – әнине бер туганнарда, энесен икенче туганнарында калдырып торып, ике олы кызын үзе белән алып, Ташкент якларына китеп барган. Үстергән әнисе – Тайфә, әтисе – Ибраһим, ягъни Саимә Ибраһим кызы. Аларның үз балалары булмаган. Әнинең фамилиясе әти буенча – Газизуллина, үзенең әтисе буенча – Шәйхетдинова, үстергән әтисе буенча Ибраева. Менә шундый язмыш. Соңрак, үзе җиткән кыз булгач, тапкан әнисе Гандәлиф әбиебез белән дә күрешкән әни, якынаеп киткәннәр, хәбәрләшеп яшәгәннәр. Ә бу үстергән әти-әнисе бик тәртипле, тырыш, эшчән кеше-ләр булуы белән билгеле: бабай – совхозда бригадир, Тайфә әби бик әйбәт хуҗабикә. Әнине дә шундый итеп тәрбияләгән. Әти белән әни безне эш сөючән, җаваплылыкны үз өстенә ала, үз көннәрен үзләре күрә, әйткән сүзендә тора белә, илгә, халыкка хезмәт итә торган кешеләр итеп үстерделәр. Бөтенебез дә тормышта үз юлын тапты. Әти белән әнинең тәрбиясе инде бу! Сигезебез-нең бишесе – ир балалар, бишесе дә армия сафларында хезмәт иттеләр. Рәшит – Әфган сугышларын кичте, Кызыл Йолдыз ордены, «За боевые заслуги» медале бар; төпчегебез Рафис – Чечняны үткән егет. Инде Ринатыбыз кызының кияве дә бүгенге көндә хәрби операциядә. Армиягә бармый калу дигән уй башларына да килмәде безнекеләрнең, чөнки өйдә шундый тәрбия иде. Әтинең әтисе сугыш кырларында – Орел өлкәсен-дә ятып калган. Аның турында Хәтер китабында да язылган. Әнинең әтисе сугышларны үтеп кайтып дөнья куйган...»

«Әни яшь чагында бигрәк тә чибәр булган. Кап-кара озын чәчле, зәңгәр күзле... Бик чиста-пөхтә киенеп йөргән. Әтигә – 18, әнигә 17 яшь булганда өйләнешкәннәр. Ул тарихны белүчеләр хәзер дә бар. Татар Икшермәсендә Сабан туе көнендә Мәүлә Рәфыйгы, дуслары белән ат җигеп, Чыпчык Ибраеның Саимәсен урлап алып кайтты, дип сөйлиләр. Әниләрнең тау башындагы өй тәрәзәләре әтиләр өеннән гел күренеп торган... Ә ул өйдә әтинең әнисе – дәү әниебез Нәгыймә, Газизулла бабай сугышта үлеп калып, аның әнисе Мәхдүмә, Нәгыймә әбинең әнисе Зөлхәбирә әбиләр дә яшәп ята икән. Озын толымлы 17 яшьлек чибәр кыз әнә шул өйгә килен булып төшкән! Берүзенә ничә кайнана! Кызганыч, 23 яшендә авырып, дүрт ай буена больницада яткач, әнинең ул озын чәчләрен кисеп бетергәннәр. Толымнары бик озак чемоданда ятты әле. Аннары аны бер туганы сорап алып, шиньон ясатты...»

Әниләре чиккән ишек-тәрәзә пәрдәләре, мендәр тышлары, ул бәйләгән карават җәймәләре, сырган юрганнар, тәрәзә тутырып утырган яран гөлләр, ап-ак итеп акшарланган мич... (Әни атна саен мичне агарттыра иде, дип искә төшерә Рәшидә ханым). Өстәлдә – әниләре яшьтән үк алдырып, яратып укый торган «Азат хатын» журналы. Саимә апа: «Менә «Азат хатын»да шулай язганнар...» дип, берәр гыйбрәтле язмыш турында сөйләп куя. Еллар узгач, өйгә ул журнал «Сөембикә» булып килә башлый... (Шунысы кызык: әтиләренең сеңлесе, Красноярскида яшәүче 83 яшьлек Сәлимә апа да бүгенге көнгәчә «Сөембикә»не алдыра икән!) Өйгә хуш ис таралган: каз маеннан ясалган сызык тәме борыннарны ярып керә... Мичтә дучмак пешә. Чәй эчкәндә өстәлгә баллы төш, чәлпәк куела. Әниләренең бик яратып пешерә торган «Пәхри бәрәңгесе» бар бит әле тагын! Әрчеп, урталай ярып табага тезелгән бәрәңгегә туң май да салып җибәрсәң – кызарып, кетердәп, шундый тәмле булып пешә! Хәтта күрше Оркыя апа малае Илдус, кызыгып: «Без дә бәрәңге ашарга керик әле», – ди! Олы кыз Рәшидә күрше авыл Иске Икшермә мәктәбенә бишенче класска җәяү йөреп укый. Ул инде пычкы тотып утын да кисә, бәлешне дә үзе пешерә белә. Эне-сеңелләре аңа «апа» дип эндәшә. (Берзаман Рәшидә апалары, мәктәпне «биш»кә генә тәмамлап, Казан университетының юридик факультетына укырга да китеп барачак әле. «Гаделлекне, дөреслекне якларга укы, кызым», дип озаталар бит аны. Хәер, апалары артыннан калганнары да югары белем ала, үз юлларын таба...) Ишегалдында яшел чирәмдә кечерәк балалар каз бәбкәләре саклый. Әнә, кызлар, көянтә-чиләкләр асып, Якуп бабай чишмәсеннән су ташыйлар, Дүли чишмәсендә керләр чайкыйлар. Өсләрендә – әниләре тегеп кидергән күлмәкләр. Малайлар көтү көтә. Аларның белмәгән эше юк. Әтиләреннән күрмәкче, бөтен эшкә алыналар. Кирәк икән, ялт итеп токмачын да кисеп куялар, табын да әзерлиләр... Тагын бер кызык истәлек: матчага тал чыбыгы да кыстырылган була әле. Биш малай бит: әниләре кайчак шул чыбык белән дә тамызып ала. Әтиләре иртә таңнан эштә. Ул бөтен эшне белә, бөтен эшкә алына. Ә малайлар, үсә-үсә, бура бурарга да, машиналар ремонтларга да аңардан өйрәнәләр.  

Сигез баласы өчен дә кадерле әнә шул хатирә-картина, еллар узса да, һаман төсен, яктылыгын җуймый: балачакны сагындырып гел күз алдына килеп баса.

Әниләре йә чөгендер басуында, йә бәрәңге бакчасында, йә кош-корт арасында. Ул ничектер җайлы гына итеп балаларын да эшләтә белә: чөгендер дә эшкәртәләр, су да ташыйлар, утын да кисәләр... Кечкенәдән үк хезмәт яратырга, һәр эшне төгәл итеп, җиренә җиткереп башкарырга өйрәтеп үстергәч соң!.. 

«Ни гаҗәп, җыеныбызга лидерлык сыйфатлары хас. Анысы да – әнидән. Ул бөтен әйберне тәртипләп куюны, һәр эшне төгәл үтәүне таләп итә иде. Әнидә оештыру сәләте бик көчле. Бәйрәмнәрдә өйдә җыелып концертлар куюны ул уйлап таба иде. Мин – олы бала буларак, алып баручы. Кем шигырь сөйли, кем җырлый, кем бии. Әни безне җыйнап-җыештырып, концертлар әзерләтеп мәш килә иде. Бергәләп нинди генә җырлар җырламыйбыз! Әни өйрәтә инде. Ул татар әдәбиятына, татар сәнгатенә мөкиббән. Гомәр Бәширов, Габдрахман Әпсәләмов, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев әсәрләрен яратып укый. Гаҗәпләнәсе дә юк: күренекле галим, китап белгече, академик Әбрар Кәримуллин белән бер тамырдан бит, аның чыбык очы туганы! Шактый еллар, пенсиягә чыкканчы клубта җыештыручы булып эшләде әни. Шул чакта концертлар белән килгән Флёра апа Сөләйманованы безгә кунарга алып кайткан иде. Композитор Заһид Хәбибуллинның, Сара апа Садыйкованың безнең өйгә кайтканнарын хәтерлим. Ә әти турында авыл китапханәчесе: «Рәфыйк абый укымаган китап калмады», – дип әйтә иде. Бальзакның 40 томлык әсәрләренә кадәр укыган кеше ул! Гап-гади балта остасы димәссең дә! Рәфыйк абый бураның иң авыр башын үзе күтәрә иде, диләр. Кое казыган, халыкка су табып биргән кеше изге дип санала. Менә безнең әти дә кое казып, буралар бурап төшереп, авыл халкының рәхмәтен алган кеше...» 

«Әнигә «карчык» дип эндәшә иде әти. «Атасы, сиңа әйтәм...» – монысы әни сүзләре. «Атагыз, атагыз» дип кенә тора. Гаиләне ничек итеп кору, ничек итеп алып бару тәртибен өйрәтеп үстерде ул. Әти кайтуга ашарга пешерелгән, табынга куелган, бөтен балалар җыелган, аның кайтып керүен көтеп торабыз. Әти кайтмыйча өстәл артына утыру юк. «Ирләр – дөньяның тоткасы! Алар ничек итеп бора – шулай була!» – дип кабатлый иде әни. «Буйсына ала торган кешеләргә генә буйсынырга кирәк. Буйсынырга лаек булмаса – буйсынма!» Монысы да әни сүзләре. Мин кул астында хезмәт иткән кешеләр – буйсынырга лаек кешеләр, шуңа күрә буйсынам. Аңа хәзер 85 яшь. Кемгә буйсынырга, кемгә буйсынмаска икәнен бик яхшы белә. Үз сүзен нык итеп әйтә ул. Әнинең сүзе – закон. Минем өчен дә закон. Әнинең хәтерен калдырмаска, үпкәләтмәскә дип яшим гомерем буе».

«Син тыңлаулы бала идең, бөтен эшне үзең белеп эшли идең, ди ул. Әни сүзен тыңламый калырга намусым җитми иде. Әни сүзен җиренә җиткереп үтәмәсәң, оят булыр иде...» 

Иргә хөрмәт дигәнне дә әниләреннән сеңдереп үсә алар. «Иң беренче ир ягын кайгыртырга кирәк. Миңа бүләк алырга акчагыз булмаса да, кайнанагызга алыгыз», – дип өйрәтте безне. Бу сүзләр кагыйдә булып күңелгә кереп калган. Бервакыт безгә ашка әни белән кайнанам бергә килеп керделәр. Иң беренче кайнанам белән күрештем дә аны чишендерергә тотындым. Әни бераз үпкәләгән кебек: «Синдә генә булды инде кайнана!» – дип әйтеп куймасынмы! «Әни, син үзең шулай өйрәттең бит. Иң беренче кайнанагызга хөрмәт күрсәтегез, дидең», – дим. Минем артта кунакка килгән кызым белән киявем, улым белән киленем, кода-кодагыйлар басып тора. Алар да нәрсә әйткәнемне ишетеп торалар. «Синең тәрбия бит, әни, син әйткәнчә эшлим», – дигәч, и шатланды, и күңеле булды инде әнинең!»

Аның киңәшләре алтын бәясенә торырлык, диләр. Һәркайсын тормыш кагыйдәсе итеп күңелләренә салып куйганнар. Илгә, халыкка хезмәт итәргә, гадел булырга, кеше әйберенә тимәскә, башкаларны рәнҗетмәскә, көнләшмәскә, алдашмаска, әйткән сүздә торырга, тигез итеп бүлешергә... Һәм ул кагыйдәләр һәр эштә, һәр адымда иң туры юл, дөрес чишелеш булып калкып чыга. 

«2020 елда өч энебез – Ринат та, Ирек тә, Рафис та бер-бер артлы китеп барды. Берсендә инсульт, берсенең йөрәге кинәт туктады, берсе юл һәлакәтендә һәлак булды... Әни төпчеге Рафиста – Икшермәдәге төп йортта яши иде. Хәзер төп яшәгән урыны – Биектауда, җиденче улы Илнур белән киленебез Лениза янында. Олы улы Рәшитләр дә каршыда гына: гел булышып, кайгыртып торалар. Әле беребез, әле икенчебез әнине үзләренә кунакка алып китә. Йә Югары Осланда, йә Икшермәдә ул. Балалар янында булса, янына килсәләр шатлана. Нәрсә бүләк итсәләр дә сөенә. Киленнәр дә, кияүләр дә – барысы да әнигә карата бик игътибарлы. Ирем Харис та кочак-кочак чәчәкләр бүләк итте гел. Инде ул да арабызда юк... Рәхиләнең Вагыйзе дә... Ә Рәсимәнең Олегы әнине ничек хөрмәтләгәнен күрсәгез иде! Шуңа да кияүләренә аерым бер җылы мөнәсәбәттер. Ләкин әни барыбер дә: «Мин бөтенегезне дә бертигез яратам», – ди. Киленнәр Рузалия, Лена, Лениза, Роза, Гөлназ, Ләйсәннәр – һәммәсе үз кызлары кебек якын аңа. Кайда менә хәзер, менә бүген әни кирәк – ул шунда. Ирем вафатына 51 көн булганчы әни көн саен кич минем янга килеп куна кала иде. Кемгә авыр, шуның хәлен җиңеләйтергә тырыша шулай. Үзе көне-төне догада. Шуның белән яши ул...» 

Әнисенең туган көне алдыннан Рәшидә ханым әнә шундый уйдык-уйдык мизгелләрне исенә төшереп утырды. Балачакны сагыну да, тирән ярату да, олы хөрмәт тә, чиксез рәхмәтләр дә сыйган ул хатирәләргә. 

 

«Әнинең 80 яшендә дә сигезебез дә бергәләп «Әниемнең җылы кочагы»н җырладык. Балачактан яраткан, таныш җыр. Сигезебез дә җыела алдык ул чакта». 

 

...Балалар, оныклар тагын Саимә апаны котларга җыелыр. Чәчәкләргә күмәрләр. Балачакта өйдә куйган концертларын искә төшереп, бергәләп җырларлар. «Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа», дип тә, «Менә без дә үсеп җиттек, әни», дип тә... Әниләре эчкерсез елмаеп, күзләреннән якты нур сирпеп, рәхмәт укып утырыр.

Җыелдыгыз минем бәйрәмемә,
Шөкер, без үзебез – бер дәүләт.
Бәйрәмнәрдә яшәтәсез мине,
Балаларым, сезгә зур рәхмәт!
Һәрберегезгә хәер-дога кылам,
Һәрчак сезне уйлап янам мин.
Кайда булып, нәрсә кылсагыз да,
Һәрчак сезнең белән барам мин
, – дип, узган юбилеенда рәхмәтен шигырь белән белдереп тә шаккаттырган инде балаларын.

Менә шундый әни! Үзе дә апрель кебек: җылы, якты, кояшлы. Чәчәкле күлмәге дә, ак яулыгы да, алкалары да килешле, җанга якын. Балачактагы сыман һаман аңа сыенасы, аннан сөеләсе килә. 

Беренче фотода: кечкенә Рәшидә әти-әнисе белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар