Логотип
Күңелеңә җыйма

Син – минем клоуным

Безнең класста бер кыз бар иде. Белмим ничек шулай булды – барыбыз да аны класстагы иң чибәр кыз дип саный идек. Барыбызның да аның белән дус буласы килә. Ә ул бүген кемнәр белән дус буласын кәефенә карап үзе сайлый. Кәефе булмаса, арадан беребезне «дошман» ясый. Әлеге «дошман» белән класстагы бер генә кыз да сөйләшмәскә, уйнамаска, аның белән бер партада утырмаска тиеш. Икенче көнне «дошман» алышына – аның урынына башка кыз сайлана.

«Дошман» ролендә булу бер дә җиңел түгел. «Гадкий утенок» дигән мультфильм бар бит. Үзеңне шул шыксыз үрдәк бәбкәседәй хис итәсең. Синең дә тәнәфестә башка кызлар белән бергә уйныйсың, ашханәгә бергә барасың килә. Тик сиңа беркем дә игътибар итми, чөнки ярамый, теге кыздан рөхсәт юк. Әгәр аныңча булмый икән, үзеңнең дә «дошман» ролендә калуың бар. 

Мондый хәл бишенче-алтынчы классларга кадәр барды. Аннары без инде үзебез дә бераз үстек, акыл да керә башлагандыр – үзара дуслыгыбыз ул кызның кәефеннән генә тормый башлады. 

Ә бит олылар тормышында да мондый «кызлар» очрый. Алар, гадәттә, дус ролендә булалар. Тик бу чын дуслык түгел. Аның билгесе гап-гади – ул сезнең белән кәефенә карап кына аралаша. Яисә сездән нәрсәдер кирәк булганда гына дуслыгын искә төшерә. Аннары тагын юкка чыга. 

Сез борчылырга, «үпкәләттем ахрысы» дип, үзегезне гаепле дә санарга мөмкинсез. Вакыты юктыр, дип, «дустыгызны» аклаган буласыз, юкка чыгуының сәбәпләрен эзлисез. 

Эзләмәгез. Төп сәбәп – ике арада дуслык булмауда. Бу кеше сезне үзенең дусты дип санамый. Сез бары тик аның клоуны гына. Әйе, әйе, шулай да була. 
Клоун кайчан кирәк? Күңел төшкәндә, кәеф булмаганда кирәк. Кемдер рәнҗетсә, үпкәләтсә, эчне бушатырга кирәк. Үзенә начар булганда, аңа сез кирәк. Ә менә бар да яхшы икән, сезнең хакта оныталар. Болай да әйбәт булганда клоунның хаҗәте калмый бит аның. 

Әгәр мондый мөнәсәбәтләргә риза икәнсез, алга таба да «дуслыгыгызны» дәвам иттерә аласыз. Тик иллюзияләр белән яшәмәгез. Мондый кешеләргә үпкәләмәгез дә. Яхшы клоун үпкәләми бит ул! Кирәк чакта көлдерә, юата, җылыта, ә үзенә алмашка берни дә сорамый. Клоун шуның өчен кирәк тә...

Кызымның да шундый бер «дусты» бар. Ике араны якынайтмый да, ерагайтмый да. Кызым төннәр буе йокламыйча, телефоннан  «дустының» зарын тыңлый. Йә егете белән әрләшкән була ул, йә әнисе белән килешә алмаган... «Кил, миңа начар», – ди икән, кызым төн уртасында да чыгып китәргә мөмкин. 

Ә менә аның үзенә авыр вакытта, «дустан» җилләр искән була. Шалтыратса, телефонын алмый, ишетмәдем, буш түгел идем – кыенмыни соң сәбәп табарга? 

Шатлыгын да «дусты» белән бүлешә алмый кызым. Куанычы белән бүлешсә, «дус»та – траур – көнләшә. Бер генә мисал. Кызым яңа күлмәк алган да фотосын «дустына» җибәргән. «Фу-у! Стремно» – дип җавап биргән тегесе, шатлыгын уртаклашасы урынга.  

«Кызым, ул сиңа дус түгел бит», – дип әйтүемнең файдасы юк. Хәер, кызым аны үзе дә белә. Клоун ролен башкаруын да аңлый. Ләкин менә никтер бу «дуслыктан» әлегә баш кына тарта алмый. Үсә-үсә, акыл керә-керә, ул моны аңлар әле, дим. 

Бәлки, сезгә дә мондый «дуслар» таныштыр. Таныш икән, үзегезне ничек тотасыз алар белән? Языгыз әле шул хакта. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар