Логотип
Күңелеңә җыйма

Син – көт кенә, мин кайтырмын...

Әбиемнең апасы, Субаш Аты авылында яшәгән Абдуллина Сәгадәтбану Габделгани кызына багышлана. 22 .01. 1918 – 9.05.2013) 

 Бигрәк ямьле ул май ае. Өй каршындагы ак каен, кабат нәни яшел яфрак-күзләрен ачып, туган авылын сәламләде. Сердәше Сәгадәтбану да янында. Каенны 1945 елда, җиңү истәлеге дип, сугыштан сагынып көтеп алган Каюмы белән бергә утырттылар алар. Сәгадәтбану кытыршы куллары белән ак каенның күпне күргән карт кәүсәсен назлап сыйпады. Аның өрфиядәй нәфис яшькелт яулык ябынуын да, өр-яңа җете яшел күлмәк кигән чагын да, сары сарафан киеп көязләнгән вакытларын да бик ярата әбекәй. Ә шулай да, кышын челтәрле нәфис ак шәл бөркәнгән каен аңа бигрәк тә гүзәл күренә иде. Әллә үзе гомере буе аклык-сафлык яратканга шулай тоелганмы?  

 Ачык тәрәзәдән хәтерләрне яңартып Левитан тавышы яңгырады. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының тәмамлануын игълан иткән бу хәбәр һаман да бәгырьләрне телеп йөрәкләргә үтә икән. Инде аннан соң күпме тыныч язлар килгән, күпме сулар аккан югыйсә. 

 ...Нинди генә хезмәтләр башкармаган безнең дәү апабыз! Кечкенәдән ятим калып, кул арасына кереп үсә кыз. Колхозлашу еллары була бу. Урак уру, камыл җыю, ашлык сугу – бар эштә дә өлгер кыз бирешми. Чибәр, эшчән, итәгатьле булып үсеп җитә ул.  
 
      

 Күңелендә якты хыяллар, матур киләчәккә өметләр уятып, авылның батыр һәм булдыклы егете Абдуллин Каюм белән ике арада саф мәхәббәт туа. Кавышырга вәгъдәләр биреп, егетне армия сафларына озата кыз. Ул вакытта Казан итек фабрикасына эшчеләр җитешми. Бераз булса да гаиләсенә ярдәм итәргә теләп, Сәгадәтбану да шунда юл тота. Тырыш кыз бик тиз алдынгылар сафына баса. Әнисенә, үги әтисенә, сеңлесе Сәүдәткә бүләкләр, күчтәнәчләр юнәтеп, авылга да бик еш кайта. Күңелен җилкетеп, ераклардан кадерле хатлар килә. Тиздән ул – бик якын кешесе – армия хезмәтен тәмамлап кайтыр! 

    

 Абдуллин Каюм. 3 июнь 1941 ел. Күкләр   тыныч, аяз әле... 

 
Тик якты хыялларны, матур яшьлеген сугыш афәте җимерә. Кайтырына санаулы көннәр генә калгач, Бөек Ватан сугышы башлана. Һәм егет, Ватанын, халкын яклап, ут эченә керә.  

Ә чәчәктәй нәфис зифа буйлы яшь кызга окоп казу, урман кисү кебек иң авыр эшләр башкарырга туры килә. Бераздан аны үзе кебек япь-яшь кызлар белән чуен юлга җибәрәләр. Ачлы-туклы килеш юан-юан каен бүрәнәләрен вагоннарга төяп җибәрү, заводларга, төрле оешмаларга илтеп бушату шул кызлар өстенә төшә. Аяклар сызлый, юка гына гәүдәләре, эчләре авырта... Эш бик авыр булса да, «Без төягән һәр вагон җиңү сәгатен якынайта бит», – дип үзләрен кызганмыйча эшлиләр алар. Тыныч тормыш, сөйгәннәренең исән-сау кайтуы – аларның иң зур теләге. Тимер юлның кадрлар бүлеге мөдире Камалов абый бу тырыш кызларны җәлли дә, аларга соклана да, тиздән җиңү сәгате җитәр дип канатландыра да.  

 Фронттан кызларга солдат хатлары килә. Аларда туган якларны сагыну сагышы да, дошманга чиксез нәфрәт тә, сугыш авырлыгы да, яраларның сызлавы да, иптәшләренең һәлак булуы да... Кемгәдер сөенеч, ә кемгәдер көенеч китерә бу өчпочмаклы солдат хатлары.  

    

Сагыну тулы сәлам хатлары 
 


Авыр, михнәтле сугыш еллары ахырына якынлаша. 1945 елның апрель ае. Сәгадәтбану төш күрә: армиягә киткәндә сөйгәненә бүләк иткән вәгъдә билгесе  – чиккән кулъяулыкның челтәр кырыйлары канга буялган...  

Кызның йөрәге туктап калгандай була. Ул көн-төн егетнең исән-сау кайтуын тели. 

 Сиңа гына атап чиккән идем, 

 Мәхәббәтем салып җепләргә, 

 Ал чәчәкләр сине сагыналар, 

 Сынау килде безнең хисләргә.  

Авыр чакларда Сара Садыйкованың «Көтәм сине» җырын көйләп йөри, радиодан еш яңгыраган бу җыр сугыш елларында бик күпләрнең йөрәгенә юаныч, киләчәккә өмет, ышаныч бирә: 

 Көт, иркәм, кайтам, дигән сүзең, 

 Музыка төсле тоела миңа... 

 Ә бу вакытта фронтта, фашистлар теш-тырнаклары белән каршы торсалар да, сугышның ничек тәмамланасы инде билгеле була. Варшава шәһәре азат. Совет гаскәрләре көнбатышка атлый. Алда – Берлин. Ләкин алдан күрүчән командирлар, маршал Жуков, Берлин юнәлешенең сул һәм уң якларын да онытмый. Монда дошманның шактый зур көчләре тупланган була, ә алардан ни көтәсен белеп булмый. Шуңа да 2 нче, 3 нче Белоруссия фронты көчләре белән бу гаскәрләрне немецларның төп көченнән аерып алып тар-мар итәргә дигән приказ була. Фашистлар Кенигсбергны крепость итеп бик көчле ныгыткан булалар. Аңа төп ударны 3 нче Белоруссия фронты ясый. Дошманның нык каршы торуына карамастан 9 апрельдә совет гаскәрләре Кенигсбергны алалар. Бу штурм вакытында Каюм яраланып аңын югалта. Ул да төш күрә. Туган авылының яшел болынында печән өсте имеш. Кыска гына ял вакытында кыз белән егет куышлы уйныйлар. Кызның кулында ал чәчәкләр чиккән кулъяулык. Аның: «Каюм! Каюм!» – дип өзгәләнеп эндәшүенә егет берничә минутка аңына килә. «Коля! Коля!» – дип кычкырып сугышчан дусты Иван Фролов аны эзли икән. Яралы егет, актык көчен җыеп, башын күтәрә... Шәфкать туташы килеп җиткәнче, ярадагы канны бүләк кулъяулык белән туктата Иван. Сөйгәненең саф мәхәббәте, сугышчан дустының ярдәме егеткә исән калырга булыша. «Син көт мине, мин кайтырмын, син бары тик көт кенә!» – бу шигырь юллары фронтта Сөю гимнына әйләнә. 

 Ниһаять, Җиңү! Армиядә һәм Ватан сугышының башыннан-ахырына кадәр йөреп, күкрәгенә орден-медальләр тагып, 7 елдан соң батыр фронтовик Абдуллин Каюм да авылына кайтып төшә. «Исән калсам, Сәгадәт бәхетенә»,  – дип әйтә торган була ул дәһшәтле сугыш утына кергән саен. Өчпочмаклы солдат хатларында да шулай дип яза. Һәм сүзендә тора да: үзен 7 ел тугрылык белән көткән тыйнак, сөйкемле, эшчән Сәгадәтбануга өйләнә. 



Көнчыгыш Пруссия. 6 апрель1945 ел. Фролов Иван, Абдуллин Каюм



Старшина Абдуллин Каюм сугышчан дуслары арасында, сулдан икенче (өстәге рәт) 


Тыныч тормышта да сынатмыйлар алар. Каюм җизни башы-аягы белән авылны, колхозны торгызу эшенә чума, умартачы да, ферма мөдире дә, колхоз рәисе дә була ул. Авылдашлары берничә тапкыр депутат итеп тә сайлыйлар аны. Ире җитәкче булса да, Сәгадәтбану масаеп өйдә ятмый, иң беренчеләрдән булып, көн дә колхоз эшенә ашыга. Сугыш вакытындагы авыр михнәттән соң, басу-кырлардагы эшләр, барабанда ашлык суктырулар, бәрәңге алулар бик җиңел тоела аңа. Рәхәтләнеп, хезмәттән тәм табып, тыныч тормышка куанып, булсын дип, җиң сызганып эшлиләр алар.  



 Тормыш әкренләп уңайлана бара, сугыштан, армиядән исән-сау кайткан егетләр аларны зарыгып көткән сөйгән кызлары белән кавышалар. Бик тыйнак кына үткәрелгән туйларга, мәҗлесләргә бар булганынан табын әзерләшергә дә, кәләшләргә, күрше-күләнгә гади генә ситсы-сатин тукымалардан матур күлмәкләр тегеп бирергә дә булдыра яшь килен.  

 Уңганлыгын, аш-суга осталыгын күреп, апаны авылның икмәк пешерү йортына эшкә чакыралар. Ул елларны Сәгадәтбану апа бигрәк тә сагынып искә ала. Ә авылдашлары, күрше авыл кешеләре күпереп пешкән Сәгадәт күмәчләренең тәмен бүген дә хәтерлиләр. 

 Сәгадәт ипиләре.... 

 Иртә таңнан торып, бар да кул көче белән башкарылып, зур кызу утын мичендә кызарып пешкәнгә шулай тәмле булды микән алар? Әллә кешеләрне яратып, аларга гел яхшылык теләп, күңел җылысын салып пешергәнгәме?  

 Озын гомер кичергән кешеләрдән бик еш моның сере нәрсәдә дип сорыйлар. Апам миңа болай дип җавап биргән иде: «Бервакытта кешеләргә начар сүз әйтмәдем, гайбәт сөйләп, тавышланып йөрмәдем, һәркемгә гел игелек, яхшылык эшләргә тырыштым. Шуңадырмы, авылдашларым, күршеләрем, туганнарым үземне бүген дә хөрмәт итәләр. Эшне дә авырсынып башкармадым, булдырам дип тотынсаң, бар эшне дә җиңеп була. Каюм җизнәгез дә, өйләнешкәч үк, әнигә ярасаң, миңа да ярарсың, дигән иде. Кайнанам, кайнатам, иремнен туганнары белән дә бик тату булдым. Озын гомернең сере, балам, калебең дөрес, күңелең саф һәм тыныч булуда дип беләм». 

 Яхшы күңелле, бик кешелекле, булдыклы Каюм җизни белән алар матур гомер кичерәләр. Кызганыч, Каюм җизнәбез иртәрәк китеп бара.  Сәгадәтбану апа аның орден-медальләрен, сагыну тулы фронтовик хатларын, тыныч хезмәттәге уңышлары өчен бирелгән мактау язуларын, бүләкләрне, депутат мандатларын, партия съездларына чакыру язуларын кадерләп саклады. 

 Ә үзенең бүләге озак еллар үткәч таба аны. Шактый гомер узып, сугыш авырлыклары онытыла төшкәч, Сәгадәт Ганиеваны эзләп, Субаш Аты авылына җиңел машинада чал чәчле өлкән абый килеп төшә. Тимер юлның Казан участогы кадрлар бүлеге мөдире Камалов абый була ул. Шундый күркәм кызның язмышын беләсе килеп һәм «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медален тапшыру өчен махсус килгән икән. Сәгадәтнең шундый җитеш тормыш корып, матур гомер кичерүен белеп чын күңелдән сөенә ул. 

 Тик бу кангойгыч сугышның яралары һич онытылмас шул. Сугыш афәте һәркемнең йөрәгенә мәңгелек җәрәхәтне төрлечә салган: кемдер якын кешеләрен, кемдер йорт-җирен, туган авылын, туган илен, кемдер сәламәтлеген югалткан. Ә Сәгадәтбану апаны сугыш елларындагы авыр хезмәт ана булу бәхетеннән мәхрүм иткән... Ләкин сеңлесе Сәүдәтнең 7 баласы, аларның гаиләләре , без – оныклары, дәү апабызны әниебез кебек бик тә яраттык. Миңа аның истәлекләре, үгет-нәсихәтләре, үткән гомере яшьләр өчен тормыш дәресләре кебек тоела.  
 


Медаль ветеранны соң булса да эзләп таба.  
  

 Сәгадәт – бәхет дигән сүз икән. Чыннан да, иң авыр тормыш сынауларына да бирешмичә, тупас эшләрдән дә курыкмыйча, нәфис күңелле, шаян сүзле, зирәк акыллы, һәркем өчен хөрмәтле ак әби булу ул бәхет түгемени?! 

       

2013 ел, апрель 
Истә, һаман да истә... 


 

 ...Иртәгә – 9 май көнне Ак әбиебезнең вафатына 5 ел. Аның якты рухына багышлап укылган догаларыбыз кабул булсын иде. Урыны җәннәт түрләрендә булсын!  

Аның изге теләкләре кабул булып, күкләребез аяз, Җиребез тыныч булсын!!!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар