Логотип
Күңелеңә җыйма

Шаһинур абыйсыз бер көн

Кичә калдырып кайттык Шаһинур абыйны... Нәкъ үзе хыялланганча – туган авылында.

Кичә калдырып кайттык Шаһинур абыйны... Нәкъ үзе хыялланганча – туган авылында. Мәңгелек йортыннан Сабантуйлар уза торган алан күренеп тора, алан беткәч – тау башлана. Җәен ул тауда күпме җиләк булганын күз алдыма китерәм... Матур урында урнашкан Шаһинур абыйның туган авылы Арташ! 

 

Бүген инде Шаһинур абыйсыз тормыш башланды. Ун ел алар минем кайнанам – Фирая әни белән бер-берсенә терәк булып яшәделәр. Без бер гаилә идек. Мин бу ике ялгыз җанның ничек бер-берсен табу тарихларын  бер язармын әле... Бәйрәмнәрдә гаилә белән бергә җыелгач, ул яратып җырлаган, без яратып тыңлаган «Мин сине шундый сагындым»ны башка ишетмәбез...

Соңгы вакыт хәле авыр булса да, зарланмады, сер бирмәде ул. Быел Тукай бүләгенә тәкъдим итү уңаеннан документлар барлый башлагач, инде каты авырса да: «Мин борчылмыйм. Быел булмаса, киләсе ел бар. Анысы да сугыш белән бәйле бит әле аның – сугыш башлануга 80 ел була», – диде. Күңелемнән: «Ходай насыйп итсен», – дип уйлап куйган идем дә бит...

Бу авыр хәбәр кичә иртәнге алтынчы яртыда килеп иреште безгә. Шаһинур абый сәгать биштә җан биргән...

Башта хушлашу 7 нче хастаханә янында узды. Хәбәрне таратыр өчен нибары өч сәгать вакыт булды. Ә кеше шундый күп килде! Бер-бер артлы җылы сүзләр яңгырады. Барысы да шундый ихлас... Шуларның берсенә тукталасым килә. Студент елларында аның белән бер бүлмәдә яшәгән, үзе әйткәнчә, «бер кәстрүлдән ашаган» язучы Әхәт Гаффар болай диде: 
– Шаһинур Бөек Ватан сугышында сигез улын югалткан анага Мамадышта һәйкәл куйдырды. Ул – безнең барыбызның да әниләребезгә һәйкәл. Шуның өчен генә дә Шаһинурның үзенә Мамадышта һәйкәл куярлык...

Казан Нуры мәчете. Монда да халык шактый җыелырга өлгергән. Менә кемдер машинасындагы радиоалгычны «Болгар» радиосы дулкынына көйләп, машина ишеген ачып куйды. Журналист Люция Шәрәфиева, 7 нче хастаханә яныннан репортаж әзерләп, шул арада эфирга да чыккан. Без машина янына җыелдык. Тыңлыйбыз... Шаһинур абый турында «иде» дип ишетү шундый кыен... 

Инде юлга кузгалдык. Шаһинур абыйның туган авылына соңгы кайтуы. Аңа без дә юлдаш. Авылда аны көтәләр. Урам тулы халык. Авылдашлары, райондашлары, төрле шәһәрләрдән аны соңгы юлга озатырга дип кайтучылар... Хәтта Башкортстаннан, якташларының – Шаһинур абыйның дусларының хушлашу сүзләрен тапшыру өчен «Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов та килеп өлгергән... Шушындый катлаулы вакытта!

 

Туган йортының ишегалды... Әнә бакчалары артында ук тау итәге. Шаһинур абый сөйләгәннәр искә төшә: «Шундый күп җиләк безнең бакча артында! Әни сукырайгач та шунда җиләк җыярга чыга иде әле...» Ишегалдында хушлашу сүзләре яңгырый, ә тау башыннан – кәккүк тавышы... Йөгереп уй уза: «Монда җыелганнарның кайсының гомерен саный икән бу күккүк? Шаһинур абыйныкын түгел инде... Ә бәлки, аның шушы нигездә туып-үскән Шаһинур абый белән хушлашуыдыр бу?»

Сүзне Мамадыш районы хакимияте башлыгы Анатолий Ивановка бирделәр: 
– Без Шаһинур абыйның исемен мәңгеләштерәчәкбез. Мамадышның бер урамына исемен бирербез. Урта Кирмән урта мәктәбе дә аның исеме белән аталыр. Ул туган ягында еш була иде, үз ягым, үз туфрагым дип яшәде. Бүген дә үз җиренә кайтты...
Казанда иртән әйтелгән фикерләрнең дәвамы кебек яңгырады бу сүзләр. 

– Аның кебек кешеләр юк хәзер... Дуслар, якташлар дип яшәде. Заманында Шаһинур минем урынбасарым булып эшләде. Үзе өчен бернәрсә дә сораганы булмады – һаман башкаларны кайгыртты...
Кайчандыр Казанны яуларга дип, туган авылыннан бергә чыгып киткән классташы – язучы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең элеккеге рәисе Ринат Сафа улы Мөхәммәдиевнең үзе хакында сөйләгәннәрен ишетеп: «Рәхмәт, дустым, рәхмәт!» – дип ятамы икән Шаһинур абый?!.


Шагыйрь, Тукай премиясе лауреаты Зиннур Мансуровның җеназа өстендә әйткән сүзләрен күңелемә сеңдереп калам: 
– Әдәбият – әдәп дигән сүздән. Шаһинур, чыннан да, бик әдәпле иде. Күбебез беренче урынга үз хокукларын куя, бурычлар икенче планда кала. Шаһинур беркайчан да үзен кайгыртмады, ул кешеләр турында уйлады. Гомерен хәбәрсез югалган батырларны ачыклауга, әсирлеккә эләккән каһарманнарның исемнәрен кайтаруга, исән калган ветераннарны кайгыртуга багышлады. Ул хәтта инде үзе авырганда да башкаларга ярдәм итәргә тырышты… Бер рәхмәткә өч мәртәбә рәхмәт әйтә белде ул. Бүген, дустым, мин сиңа рәхмәт, рәхмәт, рәхмәт әйтәм.

Хушлашканда күбесе Шаһинур абыйга үзенә өчәр мәртәбә рәхмәт әйтте.

 

 

Кабергә беренче көрәк туфрак төшә... Көне буе яваргамы-юкмы дип уйланып йөргән яңгыр шул мизгелдә шаулап ява башлый. Һәм... кабер өстендә кечкенә тау калыккач, шып итеп туктый. 

Каберенә яңгыр тамчылары төшкән кешене изге, диләр... Хуш, Шаһинур абый... 
Тагын бер кеше китте. Чын Кеше...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызганыч??? урыны ожмахта булсын?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ауыр тупрактары енел булсын ??? Кисэ Замира Рэжэпованын «Эй, язмыш, язмыш» тапшырыуын кабатлап курсэттелэр ТНВла, рухы шат булсын Шахинур абыйзын....

      Хәзер укыйлар