Логотип
Күңелеңә җыйма

Оныклар карап кына ятасым килми: үзем өчен кайчан яшәрмен соң?

Мин узган ел көзен генә лаеклы ялга чыктым. Өлгердем!

Мин узган ел көзен генә лаеклы ялга чыктым. Өлгердем! Пенсиягә чыгуымны бик көттем, мең төрле план корып куйдым. «Күпләр пенсионер статусына күчүне бик авыр кичердек», – диләр. Минеке алай булмады. Бәлки яшәүләренең бөтен мәгънәсен эштә генә күрүчеләр шулай авыр кичерәдер, әйтә алмыйм.  Мин үзем исә күбрәк кирәк булганга эшләдем бугай. Безнең гаилә төп табучы гомер-гомергә ирем булды. Мин исә бер-бар артлы өч бала таптым. Әти-әниләр ерак иде – булышучым булмады: бакчага аларны үзем илттем, үзем алып кайттым. Аннан – мәктәп башланды. Берьюлы өч баласы мәктәптә укыганнар минем хәлне аңлар. Бер бетмәгән дәресләр, өй эшләре, ата-аналар җыелышлары... «Болар тизрәк үсеп җитсеннәр иде дә, аз гына үзем өчен яшисе иде», – дип хыяллана идем. 

Олысы университетны тәмамлаган елны ук өйләнде. Бер елдан кызлары туды. Атна ахыры җитә башласа, улым: «Әни, безне туган көнгә (туйга, диплом юарга, бәби котларга...) чакырдылар, кызны синдә калдырыйк әле», – дип шалтырата. «Әни, без бит әле яшь, безнең йөрисе, күңел ачасы килә», – дип тә өсти. Әйтерсең, минем каядыр барасы, күңел ачасы килми!
Инде менә уртанчысы да «сөендерде»: «Әни, без бала көтәбез! Сиңа күңелсез булмаячак!» – ди. «Миңа болай да бер дә күңелсез түгел», – дип әйтеп булмый бит. «Мин тиздән әни булам!» – дип кечкенәсе кайтып әйтәсе генә калды хәзер. Анысы да озакламас дип уйлыйм. 

Ялга чыккач аны эшлим, моны эшлим дип күпме план корып куйган идем! Йогага язылырга теләгән идем. Укырга теләгән китаплар исемлегем дә бар иде. Карыйсы килгән фильмнарны да байтак җыйдым. Сәяхәт итәргә дә планнар бар иде. Анысы, ярар, беркемгә үпкәләп булмый, пандемия аркасында килеп чыкмады.  

Бу хатын оныклар бөтенләй яратмый икән димәгез тагын, яратам, әлбәттә. Тик кеше бит күпмедер үзе өчен дә яшәргә тиештер инде. Андый вакыт кайчан җитә соң ул? Оныклар үсеп беткәчме? Ә ул вакытта минем өйдән чыгып китеп үземнең ахирәтләрем белән очрашып йөрисе килерме икән соң инде? Каядыр барырлык сәламәтлегем булырмы? 
Әлфия (Казан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шулкадэр дорес язылган,балаларны башка мендереп утыртырга кирэкми,хэркем бу доньяда бер генэ мэртэбэ яши ,балаларын калдырырга урын юк икэн ойлэрендэ утырсыннар,хэзерге яшьлэр бик кунел ачып яшэргэ яраталар

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эйе, шулай яшибез шул хэзер, башта узебезнекелэр(минем дэ 3 малай), э хэзер оныклар.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Иии кадерле эбилэр!Юри генэ зарланасыздыр!Балаларыңа кирэк булу,оныкларыңны сөеп яшэү иң зур бэхет бит инде ул!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Шимбэ, ял гына китерэлэр бит инде алар. Атнанын калган 5 коне узегезгэ. Мина оныкларым бн вакыт уткэру ошый.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Эй.... "Кызлар" Рэхэт бит оныклар белэн эвэрэ килу. Алар гел бездэ тугел бит. Шокер оныклар сояргэ дэ насыйп булды диеп куанып яшим. Пенсиягэ чыгып булса гел карармын кебек аларны.

            Хәзер укыйлар