Логотип
Күңелеңә җыйма

Өч кенә көнгә...

– Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 

– Коля, җаным, тизрәк бул инде, болай да соңа калабыз, – кечкенә генә сандалины аягына кидертергә азапланып, хатын бәләкәй малайны ашыктыра. Борчылудан куллары калтырый, малай да әле бер, әле икенче аягын суза.
– Балалар инде иртәнге ашка утырды, ә без синең белән гел киенеп бетә алмыйбыз, – дип сөйләнә хатын. 
Малай аңа игътибар белән карады да кипкән иреннәре белән пышылдап кына:
– Әни-и-и-и... Кайчан аласыз? Кич беләнме? – дип сорады
– Мин сиңа әйттем бит инде, – хатын, ниһаять, сандалиларны кидертте. – Без башка шәһәргә барабыз, бүген ала алмыйбыз.
– Иртәгә? – малай аңа моңсу күзләрен тутырып карап куйды. – Иртәгә ала аласызмы?
– Әлегә белмибез. Эшләр беткәч тә кайтабыз. Син монда яшәп торырсың. Балалар белән. Бер өч-дүрт көн...
Бу сүзләрдән соң хатын бөтенләй җебеп төште дә, башын иеп эскәмиягә утырды. Чарасызлыктан куллары тезләренә төште. Баланы күкрәгенә кысты да, җайлап кына тузгыган чәчләреннән сыйпады. Бите буйлап саран күз яше тәгәрәп төште. 
– Әни, нәрсә инде син, елама. Өч кенә көн бит! – Малай хатынны тынычландырырга тырышты.
– Таня, кайда соң син? Ашык инде, соңа калабыз бит. Поезд көтеп тормаячак! – дип, тупсадан тирләп-пешкән ир дәште.
– Булды, чыгам, чыгам, – хатын теләмичә генә эскәмиядән торды да, малайны җитәкләп эчкә алып кереп китте. Бала ишек янында туктады. Хатынга борылып, туп-туры күзенә карады: 
– Ә бүләк? Бүләк алып кайтасызмы?  
– Апкайтабыз, апкайтабыз. Әлбәттә! – Хатын иелеп, баланы кочаклады.
– Мин сине яратам, әни, – дип пышылдады малай. 
Хатынның күзләреннән туктаусыз яшь ага башлады. 
– Нигә елыйсың тагын? Өч кенә көнгә бит! – дип елмайды бәләкәч.
– Өч көн, өч кенә көн... – Күз яшьләрен сөртеп, малайны җайлап кына алга этеп җибәрде.
Коля кыюсыз гына бүлмәгә атлады. Анда инде унике бала иртәнге ашларын ашап утыралар иде. Һәммәсе тәлинкәсеннән аерылып, яңа малайга карадылар. Тирә ягына карап, Коля буш урынга барып утырды. 
– Йә, Коля, бездә яшәп торасыңмы?  – дип елмайды да, нянечка аның алдына ботка куйды.
– Мин озакка түгел, өч кенә көнгә. Аннары алып китәләр, – дип ашарга тотынды малай.
– Әйе, әйе, өч кенә көнгә. Аша, аша, – куе чәчләреннән сыйпап, чишенү бүлмәсенә чыгып китте нянечка. Анда аны баягы ир белән хатын көтә иде.

– Менә, алыгыз, – ир кеше зур гына сумка сузды. – Без бик күп әйберләр алган идек, ике елга җитәрлек. Безгә хәзер кирәкми.
– Ә безгә нәрсәгә? – дип кырыс җавап кайтарды нянечка. – Безнең монда шкафлар бәләкәй. Иң кирәген генә алам да, калганы үзегезгә калсын.
– Безгә хәзер нигә? – дип аптырады ир. 
– Белмим. Алданрак уйларга иде, – дип кенә фыртлады да, нянечка киемнәрне шкафка күчерә башлады.
– Юкка сез болай... – дип акланырга тырышты Таня. – Безгә җиңел дип уйлыйсызмы әллә? Ул куркыныч приступлар, шифаханәләр, дарулар, уколлар... Йокысыз төннәр. Гаиләбез таркала башлады. Без чынлап тырыштык. Ләкин килеп чыкмады... Безгә бирелмәгән, күрәсең...
– Хәзер сөйләнеп торудан мәгънә юк. Приказга кул куелган. Моның белән үзегезгә яшисе. Барыгыз инде. Поезд көтеп тормаячак.
Ир белән хатын дәшмичә генә чыгуга таба атладылар. 
– Ә өч көн дип әйтү кирәкми иде, – нянечканың сүзләре аларны ишек төбендә куып җитте. – Көтеп торачак, минутларны санаячак. Авыр ул, – Нянечка уйланып, тәрәзәгә карады.
– Без соңыннан шалтыратып, тоткарланабыз, дип әйтәбез. Безне шулай өйрәттеләр. Аннары тагын берәр нәрсә уйлап табарбыз, – дип аңлатырга тырышты ир.
– Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. 
Башка бер сүз дә әйтмичә балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 

Боткасыннан аерылып, малай барысын да аңлаган кебек, нянечкага күтәрелеп карады. 
– Киттеләрме?
– Киттеләр, – дип авыр сулады нянечка. – Ашадыңмы? Йә, бар, алайса, җаным. Балалар белән уйна. 

Төшке ашка кадәр вакыт тиз узды. Балалар йокларга яттылар.

Коля киемнәрен төреп урындык артына элеп куйды да, караватка менеп ятты. Йоклап китә алмады. Түшәмгә карап, бу авыр өч көн тиз генә үтеп китсен дип хыялланып ятты. Аның тизрәк үзенең якты, җылы фатирына кайтасы килде. 

Төшке йокы вакыты тәмамлануын хәбәр итеп кыңгырау чылтырады. Балалар шатланып сикереп тордылар. Уйнап, кычкырышып киенделәр. Коля теләмичә генә урыныннан кузгалды, акрын гына киенде дә балалар артыннан йокы бүлмәсеннән чыкты. 

– Коля! – дип, шатланып эндәште хатын. – Күпме йокларга була инде? Без сине көтеп арыдык монда!
– Инде бөтенләй уянмыйсың дип торабыз! – дип кушылды ир.
– Ә поезд? Өч көн дидегез бит? – берни аңламаган малай аптырап карап тора иде.
– Чукынып китсен ул поезд. Килмәде, – дип кул селтәде алар. – Йә ватылгандыр, йә башка сәбәптер...
– Бер кирәкмәгәнгә вокзалга барып кайттык. Синнән башка беркая да бармыйбыз бүтән!
– Беркаядамы, әни?
– Беркая да...
– Чынлап әйтәсеңме?
– Чынлап, Коля, чынлап...

Борчылудан калтыраган кулларын тыя алмыйча, чишенү бүлмәсендә нянечка кабалана. Коляның шкафтагы киемнәрен сумкага кире тутыра ул... 

Автор Анастасия Меньшикова.

Алсу ШАКИРОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    И балакаем. Ярый яхшы тамамланды, елап беттем

    • аватар Без имени

      0

      0

      ахыры эйбэт тэмамланды?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Уф.... Йорэккэемне....

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ай, рәхмәт яугырлары!!!!! бик тә нык сөендем бала өчен! Нянечкага рәхмәт!!! Йөрәкләренә, бәгырьләренә үтә торган итеп аңлатып әйтә белгәне өчен! Аллаһы Тәгалә аның аша, ир белән хатынга туры юл күрсәткән, гомерлек үкенечкә юл куймаган.

          • аватар

            Люзия ханым

            0

            0

            Хэрбер бала ати-эни назы тоеп уссен ИншаЛлах. Бигрэк тетрэндергеч язма. Азагы яхшы тэмамланганга бик шатландым.

            Хәзер укыйлар