Логотип
Күңелеңә җыйма

Ничек дуслаштырыйм?

«Кем тапкан – шул баксын!» ди халык. Ләкин тормышта гел алай гына булып бетә алмый, гаиләләр таркала, гаиләгә чит кеше – үги әти килеп керә. Ярый ла ул кеше синең балаларыңны кабул итә алса?! Ә читкә тибәрсә?! Ул очракта әни кешегә нишләргә кала?

Гаиләбездә ике малай үсә. Олысына 14 яшь, ул минем беренче никахтан туган улым. Кечесе 5 – яшьлек, хәзерге ирем белән уртак балабыз. Ирем олы улымны какмый-сукмый, якын итә. Безнең проблема ,бөтенләй башка: олы улым энесен берничек тә кабул итә алмый. Югыйсә аңларлык яшьтә бит инде. Азмы-күпме энесен дә караша ала. Ярдәм сорасаң, минем балам түгел, үзегез карагыз, ди. Кечкенәсе абыйсына тартыла, аның белән уйныйсы, аның янында буласы килә. Ләкин улым аны этеп тә җибәрергә мөмкин, энесенә тупас итеп эндәшү, җикеренү аның өчен гадәти хәл. Ничек дуслаштырырга бу балаларны? Олы улымның энесенә булган мөнәсәбәтен ничек үзгәртергә?
Нурзилә М.
Казан.

Зәмирә РӘҖӘПОВА-КУПРИЯНОВА,
телевидениедә алып баручы.

Безнең гаиләдә, шөкер, мондый проблема юк. Бездә, киресенчә, Аяз энесе Данилны бик ярата. Хәтта мин ачулансам да: « Ул бит әле кечкенә, аңламый», – дип, энесен гел яклап чыга. Үз улымнан күреп әйтәм, 14 яшь – ул инде барысын да аңларлык яшь. Мин моны улымнан чыгып әйтәм. Янына утырып, нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәнен әйтсәң, ул аңлый. Авторның гаиләсендә мондый күңелсезлек бар икән, димәк, моның тамыры бар. «Һәр проблеманың тамырына кара», диләр бит. Бәлки, көнчелектер ул. Әнисе: «Улым, мин икегезне дә бертигез яратам. Икегез дә бик кадерле миңа», – дисә, абый кешенең энесенә һәрчак терәк булырга тиешлеген аңлатса, олы улының да карашы үзгәрер  иде, бәлки. «Сез үсәрсез. Энең дә гел кечкенә малай гына булып тормас. Бу рәвешле син аны үзеңә дошман итеп үстерәсең бит», – дисен. Ләкин ничек кенә булмасын, ул аны юктан гына кыерсытмый, әлеге проблеманың сәбәбен ачыклау кирәк. Ул сәбәпне ачыкламасаң һәм юк итмәсәң, бу дошманлык гомер буена барачак. Бәлки, әни кешенең үзенә сорашып карарга киркәтер, бәлки, психолог ярдәм итә алыр.
Тагын бер мөһим әйбер: «Син зур инде, юл куй», – дип, гел олысын гына тыеп тору да дөрес булмас. Мин кайчак кечкенәсенә: «Абыең синнән олырак, син аны тыңларга һәм хөрмәт итәргә тиеш», – дим. И Аязның күңеле үсеп китә инде шул сүзләрдән соң. Балаларны үстергәндә тигезлек балансын саклау әһәмиятле.


Максим КУПРИЯНОВ, музыкант
Дәүләттә ниндидер проблемалар туса, аны хәл итәр өчен Президент бар. Тышкы проблемаларны да, эчкесен дә ул хәл итә. Ә гаиләнең президенты – әти кеше. Гаиләдән проблемаларны да ул чишәргә тиеш. Бу очракта мин әни кешегә ире белән сөйләшергә киңәш итәр идем. Олы уллары белән әти сөйләшсен. Ир-егетләргә үзара килешү, проблеманы ачыктан-ачык сөйләшеп хәл итү уңайлырак. Яшүсмер егетнең үзен болай тупас тоту сәбәбен ачыклау мөһим. Минемчә, бу көнләшүдер. Әниләре бар игътибарын кечкенә малайга бирә кебек тоеладыр. Бәлки, чынлап та аңа игътибар җитмидер. Проблемаларны әйтеп сөйләшүдән курыкмаска кирәк. Гаиләдә ышанычлы мөнәсәбәтләр булсын. 

 

Ләлә БӘҺРАМШИНА, психолог
Яшүсмерләр белән эш итү кайчак чынлап та җиңел түгел. Сәбәбе күп инде. Холкындагы кытыршылыклар организмдагы җитди үзгәрешләр белән дә аңлатыла. Баланың нерв системасы әлегә озакка бара торган көчәнешләрне чыдата  алмый. Әти-әниләргә аны ничек тыңлатырга соң? 
Кушканыбызны үтәми. Бу, мөгаен, әти-әниләрнең иң еш әйтә торган зарыдыр. Моның сәбәбе йә ялкаулык, йә курку гына була ала. Нәрсәнедер эшләү өчен бөтенебезгә дә мотивация кирәк. Бу очракта  улыгызга энесе белән ни өчен үзен туганнарча тотарга кирәклеген аңлатырга кирәк. Энесе бит тиздән үсеп җитәчәк. Алар ике бертуган, бер-берсенә бик кирәк булачаклар. Туганлы булуның файдалы якларын күрсәтегез. 
Бу яшьтә балалар үзләрен башкалардан үзгә, үзенчәлекле итеп күрсәтергә тырыша. Моны да әти-әни дөрес юнәлештә куллана ала. «Улым, энең синнән үрнәк ала, ул сиңа охшарга тырыша». 
Энесенең нәкъ менә абыйсына гына тартылуын, абыйсының гына аңа чын дус, киңәшче була алуын әйтегез. 
«Бар әле, энеңне уйнат!» – дисәң, яшүсмернең кирелеге уяна. Шуңа да яшерен инструкцияләрне кулланыгыз. Хәтерлисеңме, теге юлы әкиятләр укып,  син аңа күпме яңа әйбер өйрәттең. Син булышкач, миңа да бик уңайлы». Һәм, әлбәттә, улыгызның аз гына тырышлыгын да игътибарсыз калдырмагыз. Гамәлләренә детализация ясагыз: нәкъ менә нәрсәсе яхшырак килеп чыга. Баланың бигүк уңай булмаган гамәлләрен аның шәхесе белән бәйләүдән сакланыгыз. «Син тупас», диясе урынга, «Без сине бик яратабыз, әмма энеңә тупаслыгыңны үзгәртергә кирәк», – дип әйтү балага уйланыр җирлек тудыра. 
Балаларыгызга кечкенәдән шуны аңлатырга тырышыгыз: гаиләнең бәхете, көче – бердәмлектә. 

Теги: гаилә мөнәсәбәтләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.

    Хәзер укыйлар