Логотип
Күңелеңә җыйма

Мәхәббәтсез гаилә кордым дисәм...

Гаилә нигезе – мәхәббәт булырга тиеш, дигән сүзләрне еш ишетәм. Әмма санап карасаң, бу шәһәрдәге ничә гаиләне мәхәббәт бәйләп тора икән?! Күп түгелдер, миңа шулай тоела...

Гаилә нигезе – мәхәббәт булырга тиеш, дигән сүзләрне еш ишетәм. Әмма санап карасаң, бу шәһәрдәге ничә гаиләне мәхәббәт бәйләп тора икән?! Күп түгелдер, миңа шулай тоела...

Беренче ирем – тәүге мәхббәтем булды. Шундый гашыйк идем мин аңа! Үзем ничек күрергә теләдем, аны шундый итеп кабул иттем. Аңа кияүгә чыгу да минем өчен күктән төшкән бәхет иде! Мәхәббәтебезнең башы алсу төсләргә буялган булса да, гомере кыска һәм бик күңелсез булды. Балабыз туып өч ай узуга без аерылыштык. Балам белән икәү ялгыз һәм яклаучысыз калдык. Шул көннән соң мин ир-атларны күрә алмый башладым. Башка беркемне дә үземә якын китермим, дип сүз бирдем. 

Көннәр, айлар, еллар уза торды. Шәхси тормыш турында уйларга вакытым да, теләгем дә юк иде. Артымнан йөрергә теләгән ир-атлар шактый булды. Барысын да кире кактым. Беркөнне дустымның туган көнендә бер ир-ат белән бәхәскә кердек. Сөйләшергә дә, исемемне әйтергә дә курыкмадым аңа. Чөнки аның өйләнгән кеше икәнлеген белә идем. Туган көннән соң әдәпле генә саубуллаштык та, башка аралашмадык. Ярты еллап вакыт уздымы икән, миңа Наил (аның исеме шулай иде) үзе шалтыратты. Төшенкелектә иде ул. Хатыны өйдән чыгып киткән, аерылышып йөрүләре икән. Аның хатын-кызларга ышанычы беткән мәле иде... Шулай килеп чыкты, без еш кына бер-беребезгә шалтыратып, барлык ир-егетләрне һәм хатын-кызларны да бер төрле бәяләргә ярамаганлыгы турында фикер алышырга гадәтләнеп киттек. Алга китеп шуны әйтим, Наил минем өчен чын ачыш булды – бөтен ир-атлар да ышанычсыз, дигән фикеремне тәки үзгәртте ул... Аны очратуыма мин инде бик шат идем.

Наил безнең өйдә еш кунак була башлады. Улым белән дә бик тиз дуслаштылар. Ә беркөнне ул миңа гашыйк булуы турында әйтте. Югалып калдым, билгеле. Ничектер көтелмәгәнчә булды бу. Чөнки мин аңа дустым итеп кенә карый идем бит. Ә бу сүзләрне ишеткәннән соң, дустымны югалтырмын сыман булды. Минем күңелдә бит аңа җавап бирерлек кайнар хисләр юк иде. Әмма ул һәрвакыт безнең терәк булырга тырышты. Мин аңа үземне яратырга, кайгыртырга рөхсәт иттем. Ә үземнең күңелдә Наилгә карата бары хөрмәт хисе генә иде. Бу турыда улым белән дә утырып сөйләштем. Улым: «Наил абый миңа бик ошый, әнием. Янымда шундый әтием булсын иде әле!» – диде. Баламның әтисе белән инде күптән очрашканы юк иде шул. Аның да чын ир-ат белән аралашасы килгәндер. Мин ул көнне улыма Наилне мөмкин кадәр якын итәргә тырышачакмын, дип вәгъдә бирдем.

Бер якшәмбедә Наил иртәнге чәйгә торт һәм бер кочак роза чәчәкләре белән килде. Улым каршында миңа тәкъдим ясады. Эшләрнең бу якка таба барганын сизә идем инде. Улыма күз ташлап алдым да, аның хуплавын тойгач, Наилгә: «Әйе!» – дидем. Янымдагы кайгыртучы, мәрхәмәтле йөрәкле ир-атны югалтасым килми иде. Үзем теләгән кешегә мәхәббәт белән тормышка чыгып карадым, инде бу юлы барысын да язмыш иркенә куясы иттем. Икәү генә барып язылышып кайттык та, тыныч кына өчәү бергә яши башладык. Вакыт безне төрле сынаулар белән сынады. Улым бик каты авырып киткән чакта, хастахәнәдә төннәр буе аны Наил саклады. Минем башка бала таба алмыйсымны да бик тыныч кабул итте ул. Югыйсә, уртак балабыз булуын бик тели иде...

Ә менә кайнанам улының мине сайлавына бер дә сөенмәде. Дөресрәге, улына мәхәббәтле күзләр белән карамавымны сизә иде бугай ул... Ә бит мин Наилне бик хөрмәт итәм! Шулай да, кайнанам аркасында аралар бозылырга мөмкинлеген яхшы сизә идем. Шуңа аларга бик барып йөрергә тырышмадым. Наил әниләренә җыенганда күчтәнәчкә тәм-томнар салган сумка тоттырам да, үзем берәр сәбәп табып өйдә калам. Берничә тапкыр шундый хәл кабатлангач, Наил каршысына утыртып: «Мин үзем сине сайладым, кеше сүзенә карап башка аерылышырга җыенмыйм», – диде. Мин җиңел сулап куйдым. Кайнанама безне кабул итәргә, бәлки бераз вакыт кирәктер, кем белә?!

Менә шулай яшәп ятабыз. Иремне беренче чиратта хөрмәт итәм һәм үземчә яратырга тырышам. Әлбәттә, бу китапларда язылган ялкынла кайнар мәхәббәт түгел. Әмма торган саен Наилнең миңа бик кадерле кеше булуын аңлый барам. Миңа нәкъ Наил кебек ир затын җибәргәне өчен Аллаһка рәхмәт әйтәм. Әлбәттә, дус кызларым минем Наилгә кияүгә чыгуымны бөтенләй аңламадылар. Җаваплы мәхәббәттән башка гаилә төзеп булмый, дип гаеп иттеләр. Әмма мин безнең гаиләнең бәхетле булуына ышанам. Кайнар мәхәббәткә караганда, бер-береңә рәхмәтле була белү, ихтирам, ышаныч хисләре белән яшәү мәгънәлерәктер сыман. Сезнең арада да шулай уйлаучылар бармы?!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин дә шушы фикердә!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ярату хисе булмаганда тормышнын ямедэ булмый сыман мина. Хормэт ,рэхмэт белэн генэ яшэуне куз алдыма да китерэ алмыйм.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Баланны яраткач, синен Дэ хормэтен яратуга эйлэнер Алла телэсэ! Монда чит кеше фикере артык!!! Арагыз коннэн кон жылы мэхэббэткэ торенсен! Бэхетле булып яшэргэ насыйп булсын Сезгэ!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Хэрмэт иту_яратудан кэчлерэк!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ир бн хатын монэсэбэте арасына кеше фикере кирэкми дип уйлыйм, ярату ул торле була, шашып яратып та бер берлэрен ихтирам итмэгэн семьялар куп, ин яхшысы, сез уртага салып сойлэшэ белэсез.

            Хәзер укыйлар