Логотип
Күңелеңә җыйма

Минем әни Мария

Минем әни Мария – рус кызы. Ләкин гомере буе татар хатыны булып яшәде, телен, динен белүче татар балалары үстерде. 

Минем әни Мария – рус кызы. Ләкин гомере буе татар хатыны булып яшәде, телен, динен белүче татар балалары үстерде. 
Шәфкать туташына укып чыкканнан соң, Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында әйбәт кенә эшләп киткән белгечне: «Диагнозларны бик дөрес куя, трахома белән интегүче кешеләр күп, безгә җибәрегез әле ул кызны», – дип, Шурабаш авылына күчерүен сорыйлар. 
Яңа авылга килгәч, авырулар санын исәпкә алыр өчен әни өйләр буйлап киткән. Әти яшәгән йортка кергәч, фотосурәттә гармун тотып утырган озын буйлы, чибәр егетне күреп, онытылып басып калган. «Булачак кайнанам эндәшкәч, сискәнеп киттем», – дип искә ала иде әни. Шул көнне кичке уенда әти белән танышалар да инде. Әтием Мәликне мулла кызына өйләндерергә теләгәннәр. «Төшемдә бик матур бер кызны кочтым, өйләнмим, көтәм әле», – дип баш тарткан әти. Насыйп эше инде...
Никах укытканда әнигә Мәрьям дип исем кушканнар. Гел татарча сөйләшкәч, аны рус кызы дип белмиләр дә иде. Әни янына күзләрен каратырга алты авылдан, мари ягыннан, Киров өлкәсеннән үк киләләр иде. Кулы җиңел дип мактап, дарулар алып китәләр дә, савыгалар иде шул кешеләр. Авыл җирендә шәфкать туташы бөтен авыруларны да карый инде, күзләрне генә дәвалап булмый. Әни тынычлап ашый да алмый иде, ярдәм сорап ишек шакыйлар. Эшләр өчен уңайлы булсын дип әти аңа өйдә кабул итү бүлмәсе дә ясап бирде. Өйгә терәп, чоланнан гына керә торган ишек ясаганын да хәтерлим. Авырулар урам яктан керәләр иде. 
Әни җәй көне сумкасын асып кырда, басуда йөри, укучыларга беренче ярдәм кагыйдәләрен өйрәтү өчен кичен мәктәпкә төшә. Һәр өй саен кереп, чисталык тикшереп тә йөри иде әле. «Мәрьям апа кергәнен күргәч, тизрәк тәрәзә ачып чебеннәрне дә куа идек», – дип искә ала иде авыл апалары. Трахома дигән күз авыруы кечкенә балаларда да күп булды без үскәндә. Күз эченә вак бетчәләр чыга, аларны гел пинцет белән сытарга кирәк, бик авырта торган процедура. Сугыш еллары һәм аннан соңгы чорда да ашарга җитми, әни шул балаларга печенье, ипигә май ягып бирә иде. Шуңа кызыгып, балалар да сабыр итеп түзәләр. 
Әти – башыннан ахырына кадәр сугышны үткән кеше. Ике тапкыр бик каты яраланып, Ленинградтан Ладога аша чыккан. Аны Арча госпиталенә кайтардылар. «Ашарына алып килсәң, савыга», – дигәннәр әнигә. Батыр йөрәкле әнием 60 чакрым араны узып, ат белән йөргән Арчага. Бүре кө-түләреннән качуларын, качкыннардан котылуларын сөйли иде. Әнинең тәрбиясе әтине аякка бастырды. Ике тапкыр яраланып кайтуында да әти колхоз идарәсендә эшләргә өлгерде. Әтинең сугыштан кайтканы әле дә күз алдымда. Бүләк итеп алып кайткан коңгырт төстәге юбка-кофтадан бигрәк, әнинең кып-кызыл битләрен хәтерләп калганмын. Мич кызуында кызарган алсу битләрен күреп, безнең әни ничек матур дип уйлап куйганымны һич оныта алмыйм...
Әни 94 яшендә вафат булды. Соңгы елларда аяклары йөрмәсә дә, бик күп укыды. Пушкин, Лермонтов шигырьләрен яттан сөйли иде. Бик нечкә матур тавыш белән «Шомыртым» җырын башкара иде әнием. Яшь вакытларында да шулай булды – әти гармунда уйный, әни бии. Клубка чыккач та, Мәрьям апа бие әле, дип сорап биетәләр иде аны. Кәбестә, гөмбә тозларга, холодец ясарга ул авыл хатыннарын да өйрәтте. Әле дә рәхмәт белән искә алалар аны. 
...Гомеренең соңгы елында икебез баскычка чыгып утырдык. Әнигә шигырь сөйлим:

Кайттым әле, әнкәй, яннарыңа.
Исән чакта күреп калыймчы. 
Дөнья хәлен һич тә белеп булмый,
Бәхиллегең алып калыймчы...

«Кызым, мин бик риза сиңа, – диде әни шуннан соң. – Саф татар балалары үстерүем белән бик бәхетле мин, күңелем шатлана».

Р. ХӘСӘНОВА.
Казан шәһәре.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Наверно крещенная татарка некоторые по русски даже не умели разговаривать ,только на татарском языке!!!!

    Хәзер укыйлар