Логотип
Күңелеңә җыйма

​Минем җизни – Cоветлар Cоюзы Герое

Бөек Ватан сугышының башында ук берәнчеләрдән булып Советлар Союзы Герое исемен алган татар егете кем ул, беләсезме? Инде 20 яшендә аның күкрәгенә «Алтын Йолдыз» медале тагалар. Бу легендар батыр турындагы хәбәрләр бөтен фронтларны айкый. Аны Ленинград өлкәсендәге Тихвин шәһәренең почетлы гражданины итәләр...

Сүзем — Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов турында. Аның хакында язарга и хыяллана идем! Әллә кайчан, мәктәптә укыганда ук инде. Йә сочинение, йә мәкалә итеп язмакчы булам да, җөрьәт итмичә, туктап калам. Исеме генә түгел, үзе дә бала-чактан ук таныш югыйсә. Үзебезнең Илдар җизни бит ул! Балачакта җәй саен Чаллыга без кунакка бара торган...  Җәмилә апабызның ире Илдар абыйны без җизни дип йөрттек... Чандыр гәүдәле, җитез хәрәкәтле, шаян, гел мәзәк сүз сөйләп көлдерә торган Илдар абый... Авылы Бүләккә кайтышлый, машинасы белән гел безгә кагылып уза торган Илдар абый...

Менә шул Илдар абыйны һәм без укыгандагы өченче класс өчен «Туган тел» китабындагы – пилоткасын кыңгыр салып, елмаеп төшкән – Илдар Маннановның бер үк кеше булуына ышанып та бетә алмый идем әле ул чакта. Дәреслектә – берүзе бер рота, әллә ничә танкны кырып салган герой, ә бу Илдар абый – бигрәк гади инде...

Өйләрендәге китаплар арасында берсе аеруча күңелгә уелып калган. Габдрахман Әпсәләмовның яшьләр бик яратып укый торган «Алтын йолдыз» романының русча басмасы – «Орлята». Кызыксынып, титул битен ачкач: «Фронтовому другу, Герою Советского Союза Ильдару Маннанову от автора», – дигән юлларын укып, бик гаҗәпсенгән идем. Язучының да ниндие бит әле! Еллар узгач, шуны белдем: Габдрахман Әпсәләмов фронтта татар телендә чыгып килүче «Ватан өчен сугышка» газетасының хәрби корреспонденты булган. Герой якташыбыз турында дистәләгән мәкалә, очерклар язган. Илдар абый белән очрашуы турында ул болай искә ала: «Кичке ял вакытында без герой белән икәүләп якташлар янына киттек. Илдарның йөзендә канәгать горурлык шәйләнде. Ул – Татарстан хезмәт ияләре махсус үзенә атап җибәргән колакчынлы каракүл бүрек, күн пальто, кар кебек ак фетр киез каталар кигән иде».

Укытучылар белән бер очрашуында Г. Әпсәләмовка «Алтын йолдыз» романының геройлары турында сораулар бирәләр. Һәм... Галим Урманов образының прототиплары арасында Илдар Маннанов та булуы турында ишетәләр. Куркусыз, тәвәккәл, кызу канлы, бераз һавалы... Чынлап та, әдәби образ да, чын герой да бер-берсенә охшаганнар икән лә! Хәтеремдә, без укыганда, бер пионер отряды аның исемен йөртте. Туган авылы мәктәбенең пионер дружинасы Илдар Маннанов исемендә иде. Ә сугыштан соң дөньяга килгән күпме малайларга, яратып, герой кебек батыр һәм кыю булсыннар дип, Илдар исеме кушканнар!

Илдар абый турында, татар халкының легендар герое, дип сөйлиләр. Кем булган соң ул? Ни өчен герой исеме биргәннәр? Нинди батырлыклар кылган?

Укыганнарым, ишеткән-белгәннәрем, куркыныч кинокадрлар кебек, күз алдымнан уза.

...1940 нчы ел. Октябрь. Бакчалары алтын сары төсләргә чумып утырган кечкенә генә Бүләк авылы. Комбайнчы егет Илдарны армиягә озаталар. Күпереп торган дулкын кара чәчле, шаян табигатьле бу егетне алда ниләр көтә? Ерак Чита. Монголия — Манчжурия чиге. Артиллерия буенча орудие командиры булырга укып йөргән көннәрендә хәвефле хәбәр — сугыш!.. Вагоннарга төялеп, фронтка китү. Илдар 65 нче армиягә эләгә. Ленинград өлкәсенең Тихвин шәһәре. Фашистлар камалышта калган Ленинградка илтүче соңгы юлны да япмакчы булалар. Совет командованиесе Тихвинны тиз арада дошманнан чистартырга боерык бирә. «Беренче май» совхозы җирләре. (Алга китеп әйтәм: хәзер инде аны «Маннанов кыры» дип йөртәләр, ул аткан орудие постаментка куелган – Э. З.) Бомбалар шартлый, пулялар яңгыр кебек ява, өстә — «юнкерслар» оча, җирне дер селкетеп танклар килә... Бу көн турында Габдрахман Әпсәләмов үзенең «Батыр яуда беленер» дигән очеркында болай яза: «Менә 1941 нче елның 16 нчы декабре килеп җитә. Илдар Маннанов өчен гомергә онытылмаслык, балаларының балалары горурланып сөйләрлек көн бу...» (балалары Илсөяр белән Илгизәр, оныклары Сәйяр, Диләрә, Ринат, Рамил турында уйлап куйдым – Э. З.)

Орудие янында – Илдар. Аның снарядлары бетә. Ә снаряд ташучылардан берәү дә исән калмаган! Илдар үзе снаряд ташый, үзе кора, үзе ата. Күңелгә шом салып, танклар каршыга шуыша, алар артыннан пехота килә. Инде командир да, наводчик та һәлак булган. Навада бомбардировщиклар үкерә. Тагын шартлау!.. Бер ярчык кисәге Илдарның муенын яндырып үтә. Аркасы буйлап кан ага башлый. Егет аңа да игътибар итми. Карашы белән сугышчан иптәшләрен эзли. Ник берсе исән калсын! Ул арада урман эченнән бер рота немец автоматчылары килеп чыга. «Рус, сдавайся!» — дип кычкыракычкыра, ата-ата, каршыга йөгерәләр. Берьялгызың шул хәлдә калып кара! 20 яшьлек егет. Авыл баласы. Курыкканмы ул? Нәрсәләр уйлаган? Шушы вакыйганы кат-кат күз алдына китерергә тырышам... Ә бит шул вакытта яраланган Илдар, орудиене тиз-тиз көйләп, фашистларга яңадан ут ача. Димәк, куркып торырга җае да булмаган? Бәлки, ул шок хәлендә калгандыр? Уннарча фашист җиргә ава. Авиабомба ярылып, яңа бер ярчык аягын яралагач та, югалып калмый бит! Итек чолгавын ертып алып, яраны бәйләрлек тәвәккәллекне каян тапкандыр да, туп янына басып, тагын ничек ата алгандыр?! Шранпельләр беткәч – ярчык чәчә торган снарядлар белән, алар да беткәч – броня яндыра торганнары белән...

Көн белән төн алмаша, тагын таң ата... Бөтен расчет өчен берүзе 100 дән артык снаряд җибәрә Илдар, 8 танкны яндыра... Кинәт һавада – дошман бомбардировщигы. Бер-бер артлы бомбалар төшеп ярыла. Илдар, яраланып, аңын җуя. Ул инде безнең гаскәрләрнең контрһөҗүмгә күчүен дә, еракта яңгыраган «ура» тавышларын да ишетми...

Ә бу тигезсез сугышны стереотрубадан һәм бинокольдән күреп торган генерал Мерецков татар егетенең батырлыгына таң кала һәм шул ук көнне аны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итә.



...Үзе исән чакта Илдар абый янына махсус бардым. Бу юлы инде – аның турында язарга дип. Һаман шул – элеккечә: җор сүзле, ачык йөзле, кунакчыл. Һаман тиктормас һәм тырбызык. Бәйрәмгә дип, алтын йолдыз кадалган костюмын хәстәрләп куя. Ул чактагы Татарстан Президенты, якташы Минтимер Шәймиевтан, Ленинград өлкәсе Тихвин шәһәреннән килгән котлау телеграммалары, Мөслимнән якташлары җибәргән чакыру кәгазьләре күземә чалынып ала. «Шулкадәр хөрмәт итәләр, рәхмәт инде», — ди герой.

– Илдар абый, үзеңә Советлар Союзы Герое исеме бирелү турында беренче тапкыр каян белдең? Син бит, яраланып, аңыңны җуйгансың? – дим, ерак үткәннәрне исенә төшереп.

– Госпитальдә, – ди ул. – Ятабыз шулай. Арабызда бер политрук та бар. Ул көн саен фронттагы хәлләр белән таныштыра. Укыган газетасын бер кырыйга куеп, хәзер орден-медальләр белән дә бүләкли башлаганнар, ди. Алай гынамы! Инде геройлар да бар. Беренче мәртәбә ике кешегә герой исеме биргәннәр. Берсе – летчик, икенчесе – орудие командиры. Ул берүзе сугышкан...

– «Бу бит – мин!» – дип әйттеңме соң, Илдар абый?

– Юк. Тыңлап кына яттым. Мин бит авыл малае. Орден, алтын йолдызлар күргән кешеме? Газетада исемемне күргәч тә әле бик озак ышанмый тордым. Әллә ничә кат укыдым... Волхов фронты командующие Мерецков Советлар Союзы Герое таныклыгын, Ленин орденын һәм «Алтын Йолдыз» медален үз куллары белән тапшырды миңа.

– Герой исеме алуыңны әниең ничек кабул итте икән?

– Әнкәй төш күргән. Кайткач, сөйләде. Суга төшеп киттең дә... Хараплар булды бала, дип, хәсрәт йотарга да өлгермәдем – ут булып өскә күтәрелдең, ди.

Шулкадәр дә сизгер әниләр күңеле! Төшенә дә рас кергән бит: улы Илдар, ут булып балкып, югарыга күтәрелгән: исемен данга күмгән! Халкыбызны данга күмгән! 

...Чаллыда хәзер Илдар Маннанов исемен йөрткән урам бар. Ул Тихвин шәһәренең, Мөслим районының һәм Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины. Шәһәр музеенда герой турында сөйләүче экспонатлар байтак.  

Балаларыңның балалары, аларның балалары мәңге горурланыр синең белән, Илдар абый!

Фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар