– Мин сине башкага бирмим! Бирмим! – дип үрсәләнеп кычкырды Сания йорттан чыгып баручы ире артыннан. Хатынының ачыргаланып әйткән сүзләрен Сәгыйть кенә ишетмәде, хәтта тораташтай катып калган хатынына: «Сау бул!» – дип тә әйтмәде. Ир кеше тиз адымнар белән җилкапкадан чыгып, юл читендә тукталган ак машинасына кереп утырды. Руль артына утырган йөртүчесенә «ым» кагуга, шофер кисәк газга басты. Зур тизлектә кузгалып киткән машина артыннан кара болыт булып тузан күтәрелде...
– Мин сине башкага бирмим! Бирмим! – дип үрсәләнеп кычкырды Сания йорттан чыгып баручы ире артыннан. Хатынының ачыргаланып әйткән сүзләрен Сәгыйть кенә ишетмәде, хәтта тораташтай катып калган хатынына: «Сау бул!» – дип тә әйтмәде. Ир кеше тиз адымнар белән җилкапкадан чыгып, юл читендә тукталган ак машинасына кереп утырды. Руль артына утырган йөртүчесенә «ым» кагуга, шофер кисәк газга басты. Зур тизлектә кузгалып киткән машина артыннан кара болыт булып тузан күтәрелде...
Ун ел пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәгән гаилә бер мизгелдә таралды да куйды.
Сания белән Сәгыйть ике ел йөреп өйләнештеләр. Кыз егетне армиягә озатып, көтеп алды. Медицина училищесын тәмамлап, Казан хастаханәләренең берсендә эшләп йөргән вакытында, егете армиядән кайтты. Авыл мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлаган Сәгыйть документларын төзелеш институтына илтеп бирде.
Әти-әнисенең: «Улым, укып бетер», – дигән сүзләренә колак салмыйча, өйләнергә уйлады. Туйлары да гади генә авыл өендә узды. Тулай торакның 12 квадрат метрлы бүлмәсендә яши башладылар, кызлары Лилия дә шунда туды.
Яшәүләре җиңел булмады. Җитмәсә, бала да елак иде. Сессия вакытларында имтиханга әзерләнгәндә, бала тавышын ишетмәс өчен, ир башына сөлге бәйли иде. Акча, әлбәттә, җитмәде. Ярый авылдагы әти-әниләр булышты. Итен, бәрәңгесен китереп тордылар. Сәгыйть ничә тапкыр укуын ташларга уйлады, хатының акча эшләвенә гарьләнде. Сания генә иренең укуын ташлавына каршылык күрсәтте, читтән торып укырга күчәргә теләве белән дә килешмәде.
– Җаным, бу авырлык вакытлыча. Укып бетер. Акчалы да булырбыз, баербыз, фатир да булыр, машинабыз да, – дия иде яшь хатын, иренең башыннан сыйпап.
Сәгыйтьнең зур үрләргә менәсенә, дәрәҗәле кеше булачагына чын күңеленнән ышанды Сания. Гаилә тормышының барлык авырлыгын үз җилкәсенә алды ул. Медицина университетына укырга керү теләге чынга ашмас хыял булып калса да, ризасызлык белдермәде. Акча җитсен дип, өстәмә дежурлыклар алды, йокының нәрсә икәнен дә онытты. Эштән кайтуга ашарга пешерде, керләр юды. Баланы үстерүдә авылдагы әнисе булышты: килеп тә карашты, баланы авылга да алып китә иде.
Ир белән хатын урамда башка парлар кебек кулга-кул тотынышып йөрмәделәр. Егет вакытында матур сүзләргә юмарт булган Сәгыйть өйләнгәч үзгәрде, чәчәкне дә хатынының туган көнендә генә алып кайта иде. Эштәге хатыннар ирләре бүләк иткән алка-йөзекләре белән мактанганда Сания башын аска ия иде. «Студент кешедән ничек бүләк өмет итәсең?» – дип үз-үзен юатты ул...
Гомер бер урында гына тормый. Хатын көткән вакыт тиз килеп җитте. Сәгыйть институтны «кызыл» дипломга тәмамлады, Казанда танылган төзелеш ошмасына эшкә урнашты. Берничә ел өчендә Казан үзәгендә өч бүлмәле фатир да алдылар, «Алтан» бистәсендә кирпечтән зур йорт та җиткезә башладылар. Әллә Сәгыйть «бәхетле йолдыз» астында туган, әллә эшлекле сыйфатлары югары булганга, карьерасы яшен тизлегендә үсте. Бер-ике ел өчендә генераль директор дәрәҗәсенә күтәрелде.
Сания хыялланган вакыт килеп җитте, ниhаять. Хатын акчаны санап тотмады: брендлы киемнәр сатылган кибетләрдә генә киенделәр, чит илләргә ял итәргә барганда «биш йолдызлы» отельләрне сайладылар. Кызлары да Казанның дәрәҗәле мәктәбендә укый.
Кызганыч, бай тормышта яшәп, Сәгыйтьнең холкы гына бозылды. Кырысланды, күп очракта дәшмәскә әйләнде. Озакка сузылган командировкаларга да күнде Сания. Ялгыз уздырган йокысыз төннәрендә үз-үзен юатты: «Ул – дәрәҗәле җитәкче, башка хатыннарның булуы мөмкин түгел».
Тормыш, бәлки, шулай дәвам иткән булыр иде. Ләкин билгесезлеккә ир үзе нокта куйды.
Ул көнне Сәгыйть эштән иртәрәк кайтты. Өстәлгә салып куелган ашка игътибар бирмичә, озак итеп телефоннан сөйләште.
– Сания, синең белән сөйләшәсе сүзем бар...
Ирнең әйткән сүзләреннән хатын тынып калды. Ирнең тавышы кырыс, хиссез яңгырады. Әйтерсең, ул бу сүзләрне кул астында эшләгән хезмәткәренә әйтте.
– Без башка бергә яшәмәячәкбез. Минем яраткан кешем бар. Без аерылышабыз!
Хатын яшен суккандай аптырап, тораташ кебек катып калды. Нәрсәдер әйтергә теләп ачылган авыз ябылмыйча калды.
– Кызга булышачакмын, аның өчен борчылма. Йорт сиңа кала, киемнәремне генә алып китәм...
Ир кабалана-кабалана шкафтан кастюм-чалбарларын җыя башлады.
Саниягә шок булгандыр, тораташтай басып торуын дәвам итте, тик ир киемнәрен тутырып, өйдән чыгып киткәч кенә артыннан тышка чыга алды.
– Мин сине башкага бирмим, бирмим! – дип ачыргаланып кычкырды Сания машинага таба юнәлүче Сәгыйть артыннын. Ир аны ишетмәде: ак машина тузан күтәреп, ак йортлар арасына китеп югалды.
Сәгыйть үзеннән ун яшькә яшь студент кыз белән яши башлады. Чит илләрдән кайтып кермиләр икән. «Яшь хатынны бүләкләр белән күмә, яхшы машина да алып биргән», – диделәр танышлары...
Аерылышуларына ике ел узса да, Сания иренең яшь хатынга китүенә ышанмый. Ишек кыңгыравы ишетелгән саен, ире кайткандыр дип, ишек ачарга йөгерә. Кайтыр, кайтыр аның Сәгыйте...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Ахырын котэбез
0
0
0
0
Дэвамы бармы?
0
0
0
0
И тормыш.... Ирләргә ышанма, суга таянма
0
0
0
0
Тормыш катлаулы шул...
0
0
0
0
Ахыры булырмы?
0
0