Логотип
Күңелеңә җыйма

​Мин сагындым сине, әни...

Бәби чагымда мин бик елак булганмын. Әни мине төннәр буе кочагына салып күтәреп йөргән. Әнә шул вакытта ук мин җир йөзендәге иң рәхәт урын әни кочагы икәнен аңлаганмындыр. Үсә төшкәч, ни булса да, әни янына чаба идем. Берәр җирем авыртса – әни кочагы иң көчле тынычландыручы иде! Матур күлмәк кисәм дә, шигырь язсам да, рәсем ясасам да, иң беренче әнигә күрсәтәсе килә иде, тик аның итәгенә утырып, назлы кочагының җылысын тоеп...



Әни кочагының бик зур көчкә ия булуы хакында бер мисал гына әйтеп үтәсем килә. Казанда укып йөргән чакларым. Кинәт бик каты авырып киттем, температура 39 градустан төшми. Йөрергә дә хәл юк кебек, тик мин авылга, әти-әни янына кайтырга булдым. Иң гаҗәбе шул, кайтып, әни кочагына сыенып, ул ясаган чәйләрне эчүгә, температурам төште, хәлем яхшырды. Шул көннән температура башка бер дә күтәрелмәде... Хәзергә кадәр шул вакыйга искә төшә дә, бала белән әни арасында күзгә күренми торган, сүзләр белән аңлатып бирә алмаслык, илаһи көчләр аша иңдерелгән бәйләнеш барлыгына ышанам.

Шунысы кызык, кечкенә чакта миннән гел шаяртып: «Кемне күбрәк яратасың, әтиеңнеме, әллә әниеңнеме?» – дип сорыйлар иде. Минем җавабым гел бер булды: «Әтине!» Бу җавап тора-бара беркемне гаҗәпләндерми башлады. Әни дә моны ишеткәч, елмаеп кына куя иде. 

Хәзер генә аңлыйм: әни бигрәк акыллы хатын булган икән бит! Әтине яратуын, аңа хөрмәтен минем йөрәккә дә сала алган.

Кызганыч, янәшәмдә әти дә, әни дә юк инде... Тик әни үлгәч, мин бер ачы хакыйкатьне аңладым: мин гомер буе әнине күбрәк яратканмын икән бит! Еллар үткән саен мин моңа ныграк инанам.



Әнине сагынганда язган шушы шигырь юлларым минем күңелдә булган барлык хисләремне ачып салыр диеп уйлыйм.

*** 
«Син оныттың мине, балам», – димә,
Чыкканың да юк син уйлардан.
Мин бүген дә сине сагынамын,
Кичә генә гүя җуйгандай!
Тавышыңны ишетәсем килә,
Бер елыйсым килә илереп.
Синең назың җитми бүген миңа,
Кайтсаң икән, әни, терелеп?!
Авыр чакта синең киңәш җитми,
Күп булса да, акыл бирүче!
Син ышансаң, ышан, беркем юк бит
Синең кебек, синдәй сөюче.
«Син оныттың мине, балам», – димә,
Онытмадым, син гел күңелдә:
Ана-бала мәхәббәте бөтен (!)
Аеру да мөмкин түгел лә.

Әнием Динәгә
Беләзегең калды истәлеккә,
Алтын беләзегең – кулларымда.
Ниләр генә эшләп юансам да,
Синең сурәт һаман күз алдымда.

Матур идең, әни, гүзәл идең,
Йөзләреңә карап туймаслык,
Синең кебек әни җир йөзендә
Эзләсәң дә менә булмастыр.

Әйткән сүзең, әни, күңелемдә:
Сакла, балам, диеп, үзеңне.
Балаларың авырлыгын алып,
Булдың, бугай, үзең түземле!

Кире кайтсам, әгәр балачакка,
Хәтирәләр инде уңса да,
Мин барыбер сине сайлар идем:
Күзләреңннән танып булса да.

***
Син юклыкка күнәм бугай инде,
Телефонда җыймыйм номерың.
Тик номерың һаман «исән» әле (!)
Бетерергә бармый гел кулым.

Бәлки димен, бәлки, кирәк булыр
Бик-бик сөйләшәсе килгәндә.
Җыяр өчен беркөн номерыңны –
«Мин сагындым сине», – дияргә.

Җавап бирсәң, сөйләр идем сиңа
Синсез ничек авыр булуын.
Син дә түзмәс идең, кайтыр өчен,
Табар идең кебек бер юлын!

***
Туган якка кайткач, үзәк өзеп,
Әни искә төшә «кылт итеп».
Чаба-чаба табын көйли иде,
Юк вакытын миңа бар итеп.

Кочагында эреп китә идем,
Сабый бала кебек үзем дә,
«Нихәл, әни?» – диеп сорасам да,
Тик мин булыр идем сүзендә.

Ничек яшәвемне, эшләвемне,
Бер караштан хәлең сизәрлек.
Әни генәдер ул үз җанын да
Баласына өзеп бирерлек!

Ә баланың күңеле гел далада,
(Сагындырып кайттым, бик сирәк!)
Кайттым да мин менә, син юк инде,
Белсәң икән ничек син кирәк?!

Синең назың, карашларың җитми
Көзләр сарылганда күңелгә.
Туган якта әллә нинди сыман,
Синсез ул да матур түгел лә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч язылган, кунеллэргэ утеп керэ.

    Хәзер укыйлар