Логотип
Күңелеңә җыйма

Мин – «Плюшкин»

Өйдәгеләр мине Плюшкин дип атый. Баштарак моңа үпкәли идем. Үпкәләмичә, Николай Гогольнең «Мертвые души» романындагы Степан Плюшкин бер дә уңай персонаж түгел бит. Хәзер инде исем дә китми. Ярар соң, Плюшкин икән, Плюшкин...

«Чүп җыясың, – дип ачулана ирем. – Нәрсәгә кирәк менә бу торт савытлары?» Ничек инде нәрсәгә? Бернинди дә чүп түгел, алар бит яз көне орлык чәчәргә дигән савытларым. «Бөтенесеме?» – дип аптырый ул. Әлбәттә! Менә бу кечерәкләренә орлык чәчәрмен. Алар җайлы, тәрәзә төбендә күп урын да алмыйлар. Үсентеләрем бераз үскәч, менә бу зурракларына күчереп утыртырмын. Каймак, катыктан бушаган стаканнар да шуның өчен кирәк, кәгазь сок каплары да... Бушка әзер савытлар булганда, акча әрәм итеп ник сатып алырга инде? Яз көне берсе дә калмый аларның. «Ташлыйсы булма!» – дип кисәтсәм дә, минимализм яратучы ирем кайчагында ванна астында җыелган ул «стратегик запасларыма» ревизия үткәреп, яз көне мине ике кулсыз калдыра.

Безнең өйдә тавыш чыкса да, күбесенчә шул минем плюшкинлыгым аркасында чыга. «Ташла, ташла! – дип боера ирем кибеттән сатып алган тозлы кәбестә савытын шкаф өстенә шудырганымны күреп. – Нәрсәгә дип саклыйсың аны?» «Җәй көне кайнатма салып, туңдыргычка куярга әйбәт ул. Көне килеп җиткәч кенә кайдан табам аннары?» Мондый капкачлы вак савытлар эштән кайтышлый гына сугылып чыккан улым белән киленемә күчтәнәч тутырып җибәрергә дә уңай. Кире кайтмый дип борчыласы да юк. Юкса кибеттән сатып алган контейнерларның кайсысы кая тарала да бетә. 

«Бу иске ботинкаларны бер ыргыткан идем бит инде! Тагын каян чыккан болары?» – дип төпченә ир, ишек төбендәге пакеттан «борынын сузган» аяк киемнәренә ымлап. «Авылга алып кайтырга дип әзерләп куйдым, ыргытма! – дим. – Анда кияргә ярый әле алар». «Ә бу иске күлмәкләр кая бара?» «Бакчага карачкы ясап куярмын дигән идем, җиләкне кошлар ашап бетерә бит...» – дип акланам анысына.

Карачкысын ясап куярмынмы-юкмы, иске чүпрәк-чапрак гел кирәк булып тора. Әнә көз көне идән асты тишекләрен томаларга да таман гына ул. Киелми яткан киемнәр дә авылда эшләгәндә кияр өчен «үтергәнский». 

Тормышның бер кызык законы бар. Өйдә тик ятканда ул әйбер сиңа еллар буена да кирәк булмаска мөмкин. Инде чүплеккә генә ташлыйсың, шундук кирәге чыга. 

«Синең буш майонез чиләкләрең юкмы?» – дип сорый беркөнне «ревизор»ым. «Нәрсәгә ул?» – дим. «Вак кадакларны тутырып куярга кирәк иде. Пакетында сакларга кыен, коелалар». «Әһә! – дим, күңелемнән тантана итеп. – Чүп җыясың дип ачуланган идең. Кирәге чыктымы? Юк шул, узган атнада үзең чүплеккә чыгарып аттың бит». 

Кирәге чыгар әле, дип, тегене-моны җыеп куя торган бу гадәт миндә, белмим, кайчан барлыкка килгәндер. Өйдәгеләргә ошамаса да, кайчагында бик ярап куя ул үзе. «Бездә кирәкмәгән берәр зуррак җәймә юкмы ул? Ит төрергә кирәк иде», – ди авылдан саны белән ит сатып алып килергә җыенган ирем. Бар, әлбәттә! Бер кирәк булыр дип, тузган урын-җир тышын шкафның аскы киштәсенә тыгып куйган идем. Тиз генә шуннан алып, бик канәгать төстә аңа сузам. Моның ише тузган сөлге, тишек футболкаларга урын табылып кына тора ул. Йә машина юарга дип алып чыгып китәләр, йә машина рәтләгәндә кул сөртергә әйбер кирәк иде дип таптыралар... Идән юарга да чүпрәкне кибеттән сатып алмассың бит инде (гәрчә, кибеттә хәзер идән чүпрәкләре дә сатыла, димәк, алалар).

Ремонттан калган зур гына пенопласт кисәген җыеп куйганымны күреп тузынган ир бераздан шул пенопластны үзе үк таптыра башлый. Чүплеккә чыгып барганда борылып кире кергән таба, кәстрүлләр дә авылда үзләренең икенче тормышларын кичерә – кәстрүле тавыкларга ипи җебетеп бирергә, ә табасына алар коеныр өчен ком салырга бик кулай булып чыга. «Әле ярый ташлатмаганмын. Менә бит, кирәге булды», – дип сөенә эчемдәге плюшкинлыгым. 

Әле ирем минем теккәннән калган тукыма кисәкләрен, ягарга дигән иске киемнәрнең сәдәфләрен, бүләк салып биргән матур кәгазь капларны да ташламыйча саклап куйганымны белми. Тукыма кисәкләреннән кайчан да бер вакытым булгач, корама япма ясарга хыялланам. Андый берне ясаган идем инде, бик матур килеп чыккан иде. Дөрес, әлегә аңа тотынырга вакыт җитми дә җитми, ә тукыма кисәкләре җыела да җыела... Сәдәфләр дә кирәк, кайчак илһам килеп, тегене-моны теккәлим. Матур кәгазь капларга янәдән бүләк салып бирергә була. 

Дөресен әйткәндә, плюшкинлык бер чир инде ул. Әнә фатирын чып-чын чүплеккә әйләндергән әби-бабайларны еш күрсәтәләр бит телевизордан. Андый ук дәрәҗәгә җитүне Аллаһ үзе күрсәтмәсен. «Иске яңаны саклый», дип үскән буын кешесе шул мин. Чүплеккә атарга дип үрелгән кулым ярты юлдан шүрлеккә таба борыла да куя. Ни хәл итим?

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар