«Май чүлмәге тышыннан күренә»

«Май чүлмәге тышыннан күренә» дигән гыйбарә Миңзифа апага төбәп әйтелгән кебек.
Урам ягы коймасы кырыеннан ук чәчәкләргә күмелеп утырган, яп-якты итеп, ачык сары төскә буялган йорт. Йорт алдындагы бакчада да, түрендәгесендә дә розалар, чалма гөлләр, кашкарыйлар шау чәчәктә утыра.
…Миңзифа апаның нәсел агачының тамырлары Лениногорск районының Чыршылы авылыннан башлана. Әтисе авыл мулласы булган Хәлиулла абый, революциядән соң, бәхет эзләп чит җирләргә чыгып китәргә мәҗбүр була. Гайникамалына өйләнер өчен генә туган як-ларына кайтып килә ул. 1939 елга чаклы алар Урта Азиядә яшиләр. Кызганычка каршы, гаиләләрендә дөньяга килгән сигез сабыйның берсе дә гомерле булмый. Туа ба-ралар, җир куенына күчә баралар… Ниһаять, дөньяга тугызынчы сабый – кыз бала аваз сала. Аңа Миңзифа дип исем бирәләр. Юк, башта Минзадә исеме кушалар. Тик миңе булганнарның исеменә «миң» сүзе өстәргә кирәк дигән сүз дөрескә чыга: өч-дүрт яшьлек кыз бала сукырая башлый. Мулла аңа Миңзифа дигән исем куша. Шуннан соң гына сабый тернәкләнеп китә.
Чит җирләрдә яшәве ничек кенә рәхәт булмасын, адәм баласын туган туфрагы үзенә тарта. 1939 елда Хәлиулла агай гаиләсе белән Ютазы районының Әпсәләм авылына кайтып урнаша. Әмма фал китабы ача торган күрше карчыгы аларга туган якларына кайтырга, туганнарына якынрак сыенырга киңәш бирә: «Алда авыр еллар көтелә, бергә-бергә җиңелрәк булыр…» Бөгелмәгә кайтып, йорт өлгертеп ятканда канкойгыч Бөек Ватан сугышы башлана. Гаилә башлыгын фронтка алалар.
– Тансык бала булгангадыр инде, әтием мине кулларыннан төшерми иде. Әле дә хәтеремдә, беренче сыйныфка барган елны аягымны бик каты авырттырдым. Воровский урамыннан әткәй мине җилкәсенә утыртып мәктәпкә йөртте. «Кызым, укырга тырыш!» – дип еш кабатлый торган иде.
Әткәйдән 1945 елның февраленә чаклы, бик сирәк булса да, хатлар килеп торды. Аннары ул хәбәрсез югалды. Кайда күмелгәнен хәзергәчә белә алганыбыз юк.
Әни бик еш авыргач, тормышның бөтен авырлыгы минем җилкәгә төште. Ачтан үлмәс өчен ни генә эшләмәдек: чабата да үрдек, ипи пешереп тә саттык. Мин лесниктан курка-курка юкә кайрысы сыдырып алып кайтам, аннан кич утырып чабата үрәбез. Сеңлем Гөлчирә чыра тотып тора. И-и гомерләр, хәзер искә төшерсәң…
Бишенче сыйныфны тәмамлаганда ачлыктан бик нык шешендем. Сынау бирергә бүрәнәдәй шешкән аякларымны көчкә сөйрәп барып, мәктәп капкасына сөялгәнем әле дә хәтеремдә. Укуымны дәвам итә алмадым. Әни авыру булгач, гаиләне туйдыру минем өскә төште.
Кулыма метрика алгач, 16 яшемдә элеваторда эшли башладым, аннары СПТУга укырга кердем. Тракторчы-комбайнчы һөнәрен үзләштергәч, Азнакай районының Кәкре Елга авылына урып-җыюга җибәрделәр. Соңыннан чирәм җирләргә киттем. Шул вакытта әнигә ярты машина ашлык китергәннәр! Әнинең сөенүләре!
…Миңзифа, кирәк икән, тракторда эшли, урып-җыю вакытында комбайн штурвалы артына утыра. Кыр эшләре тынып торган кыш айларында ташчы һөнәренә тотына.
Ерак казах далалары Миңзифаны булачак гомер юлдашы – Баулы егете белән кавыштыра. Бөгелмәгә кайтып никах укыткач, алар кабат «Кызыл Гвардия» совхозына китәләр. Ләкин гаилә анда озакка тоткарлана алмый: 1959 елда Миңзифа апаның унынчы сыйныфта укыган кече сеңлесе эзсез юкка чыга. Әни-сенә авыр чакта терәк булыр өчен, алар Бөгелмәгә кайтып төпләнәләр. Кызның гәүдәсен ярты елдан соң гына судан табып алалар.
Бөгелмәдә Миңзифа апа сәүдә эшенә кереп китә. Гади сатучыдан Карабаш сәүдә предприятиесендә директор дәрәҗәсенә күтәрелә.
Тынгысыз апа кул кушырып өйдә утырмый: бүгенге көндә дә шәһәрнең «Дуслык» клубына йөри. Үзенең моңлы җырларын клуб үткәргән төрле чараларда тамашачыларга бүләк итә.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
Соңгы комментарийлар
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.