Логотип
Күңелеңә җыйма

Күршеләргә мәдхия

Уйлап йөрдем-йөрдем дә утырып күршеләремә мәдхия язарга булдым әле. 

Кичке яңалыкларны тыңлап утырам. Бер шәһәрдә ике кечкенә баланың ачлыктан шешенеп үлүе турында сөйлиләр. Соңгы ике айга тиешле акчасын ала алмаган фатир хуҗасы ишекне ватып кермәсә, сабыйларның мәете тагын күпме яткан булыр иде, билгесез...

Балаларның анасы ире белән аерылышканнан соң бер таянычсыз кала. Яшәү өчен акча эшләргә дип тәнен сата башлый. Көннәрдән бер көнне, юл читендә басып торганда, бәхетсез хатынны машина бәрдереп китә... Янында документы булмый, хәер, «төнге күбәләк»нең шәхесен ачыклауга кем кадерле вакытын исраф итсен?! Ә өйдә, дөресрәге, кеше почмагында, ике бала кала – олысы ике яшьлек, кечесе – ун айлык... Бикле ишек артында ялгыз калган ул сабыйларны күз алдыма китергәч, йөрәгемә ут каба. Аларның сулышлары өзелгәнче ике дә, өч тә, дүрт тә көн узгандыр. Бәлки атна уктыр. Тик бәләкәчләрнең инәлеп елау-сыктауларын ишетерлек бер адәм заты табылмый! Ата дигән Ходай бәндәсе дә аларны уена кертми. Гөнаһсыз сабыйларга ярдәм кулы сузарлык һәркемне фикер иләгемә салып иләдем. Башка чакта дивар аша бар нәрсәне тоеп, ишетеп, «күреп» торган күрше-күлән кайда булган соң?! Нәрсә, дөньяны иңләп-буйлап гизгән кризис дигән афәт моңарчы чебен очканны да күз кырында тоткан әбиләрнең дә колакларын каплап, аңнарын томалаганмы?!
Уйларыма тынгы бирмәгән бу хәлнең кайсыбызга кагылып, кемнәрне читләп узасын бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Минем белән бу хәл булмас, диеп беребез дә әйтә алмый, чөнки дөнья бу. Тик нинди генә очракта да үз эчебезгә бикләнергә тиеш түгелбездер. Авыр чакта сиңа булышучы табылмаса яки кыен хәлгә тарыганнарга үзең ярдәм кулы сузмасаң, йә, бу ни була инде?! Без бит хайваннар түгел, адәм балалары! Тик үзебезне кешеләрчә тотарга кайчак әллә теләк, әллә йөрәк кенә җитми. Уртак дивар аша гына яшәгән күршеләр азрак кызыксыну күрсәтсә, бәлки, теге сабыйлар да исән калган булырлар иде. Чит кешенең тормышына, язмышына битарафлык күзлеге киеп карауны гадәт иттек шул. Әмма янәшәңдә бер һаваны сулап, бер ишектән кереп-чыгып йөрүче күрше халкың белән белешү, аралашуны мин үзем кирәкле сыйфат дип саныйм.  

Шәһәр – авыл түгел, монда гомер буе ике яктагы ике күршеңә генә терәлеп гомер итмисең. Яңа йорттан фатир алгач, тулай торактагы күршеләрем белән елап аерылыштым. Өч ел бергә яшәү дәверендә туганлашып беткән идек инде, бик озак күңелемдә йөрттем әле мин аларны, сагынып яннарына кунакка да баргаладым. Нинди генә һөнәрләргә өйрәтмәделәр бит алар мине, бары – бергә, югы уртак булды. 

Яңа фатирыбызга күчеп килгән көнне безне – бу кадәр зур бәхеттән башлары күккә тигән яшь гаиләне – йорт ишеге төбендә бер марҗа әби каршы алды. Шунда ук минем белән гөлдер-гөлдер сөйләшеп тә китте ул. Аралашкан аз гына вакыт эчендә аның ире һәм улы белән торганлыгын, ир затларының икесенең дә аракы белән дус икәнлекләрен аңладым. «Нинди йомышың булса да, мен, фатирым сезнең өстә генә. Балаң да кечкенә, кулдан килгәнен булышырмын», – дип көйләгән Дуся түти белән, чынлап та, бик тиз дуслашып та киттек. Мин әле бу әбинең гаиләбезнең якын дусты, янәшәмдәге ышанычлы терәгем, серләремне сыйдыручы, әмма ярларыннан чыгармаучы тирән күлем буласын белми идем. 

Кечкенә балаң булгач, ярты көнең урамда уза, шуңа күрә күрше-күлән белән бик тиз дуслаштык. Ун катлы йортыбызда илле җиде фатир булуын бик тиз санап чыгардым. Санадым, күзәттем, сораштым да шаккаттым. (Милиционер хатыны буларак, тикшерү сәләте көчле инде миндә!) Казанның төрле почмагыннан төрле катлам кешеләре җыелган иде безгә. Күбесе фатирны «Тузган торак» программасы буенча алган. Юньле бер гаиләгә биш юлдан язганы туры килә. Берәүләр баш күтәрми иртәдән кичкә кадәр эчә, икенчеләр, фатирга гына сыймыйча, урам тутырып сугыша. Чын, ныклы мөнәсәбәтләргә ия булганнар тимер ишекләргә бикләнгән – яшәү белән яшәргә маташучылар арасына шулай итеп пәрдә корып куелган. Ишек төбенә чыгып басар хәлең юк, «иртәгә үк кертеп бирәм», дип ун тәңкә сорый башлыйлар. Бирергә дә, бирмәскә дә белми аптырыйсың. Авыз күтәреп: «Ун тәңкә дә акчам юк», – дияргә әллә ничек. Бирсәң, ипигә сорамаганын белеп торасың...

Бу көннәрдән соң шактый сулар акты, көн артыннан көн узып, ун ел вакыт сизелмичә дә узып китте. Шушы арада берәүләр фатирларын сатып, йортыбыздан китеп барды, алар урынына яңалар килде. Әллә язмыш, әллә ялгыш аркасында тормыш төбенә тәгәрәгәннәр юкка чыгып бетте дисәм дә була: күбесе эчүдән, шуның аркасында килеп чыккан төрле авырулардан мәңгелек йортка күченде. Үз-үзләрен кадерсезләп йөргәнче шулай булуы хәерлерәктер дә, мөгаен. Яшь гаиләләр кечкенәләр санын арттырды – ишегалдыбыз, чын мәгънәсендә, гөрләп яши башлады. Әлеге дә баягы, Дуся түти яз башыннан агачлар утыртып, чәчәкләр үстереп йортыбызны гөлгә күмде. Барча фатир хуҗаларына да яхшы теләк кенә теләүче саф күңелле бу әбигә гозере төшмәгән кеше калмагандыр безнең йортта. Карты белән икесенә биш-алты мең генә пенсия алып, беркайда эшләмәүче улларын да җилкәләрендә асраучы бу әбидән әҗәткә акча сорап торучылар да байтак иде. Юк, берсен дә кире борып чыгармый күрше әби, авырсынмыйча гына бирә. Тик аның күңелендә нинди ачы сагыш ятканы гына берәүгә дә кирәк түгел. Ике улының берсен дә әлләни иркәләп үстермәсә дә, кырыкны узган төпчеге әле дә тормышта үз урынын таба алмый җәфа чигә. Көтеп алган балалары үлгәч, аның гаиләсе таркалган. Менә шул кайгыларын дистә елга якын бертуктамый юа да юа инде ул. Эчеп, исереп, тыныч кына ятып йокласа – бер хәл дә бит, юк шул... Кайта да тавыш чыгара. Һәм бу хәл ешайганнан-ешая бара. Бер түздем, ике түздем. Өченчесендә Дуся әбинең елавына чыдый алмадым (түшәм аша барысы да ишетелеп тора бит), киң солдат каешын алдым да күршеләргә менеп киттем. Үзем куркам, калтырыйм. Керсәм, әбием йөрәген тотып кухняда утыра, ә теге «батыр» өйдәге савыт-сабаны кыра. «Нәрсә булды?» – дим башымны юләргә салып, каешымны исә артка яшердем. Исерекбаш: «Бөтенегезне дә үтереп бетерәм!» – дип, яный-яный, күзләрен акайтып, әбигә – үзенең газиз әнкәсенә ябышты. Күп уйлап торырга вакыт юк иде, сыртына каеш белән сыдырдым, аннан тагын берне кундырып алдым. Тегенең башта күзе маңгае­на менде, аннары лып итеп урындыкка утырды. Урындыкка гына түгел, азмы-күпме акылга да  утырды ул шушы хәлдән соң. Эчүен ташламаса да, әнисенә кулы белән кагылмас булды. 

Ә Дуся  әби сүзендә торды, балаларыма күз-колак, өемә йозак булды. Бүгенгесе көндә дә иң беренче булышчым ул минем. (Ә бит аңа инде җитмеш җиде яшь!) Кечкенә улымны бишектән үк үстерешкәнгәме икән, икесе арасында үзләре генә аңлый торган бер элемтә бар. Бергәләшеп урамда йөриләр, сөйләшеп туялмыйлар. Улым аны яратып: «Бу минем русча әбием, Дуся әбием», – ди.  

Күршеләр төрле камырдан алар. Уң як фатирдагылар белән коридорыбыз уртак. Беркөнне эштән кайт­канда миңа ишекне күрше хатыны ачты. Кайтуымны тәрәзәдән карап көтеп торган бугай. Ишекне ачуга, исәнләшкәнче үк: «Алдыгызмы?» – дип сорады да кулымдагы сумкама үрелде. 
– Нәрсә алырга тиеш идем? – дим, аптырап.
– Кичә үзегез, кишерне иртәгә алам, дигән идегез ич...

Нәрсә әйтергә белмәгәч, көлеп җибәрдем. Кичә ул кишер сорап кергәч, «бетте шул, үземә дә кирәк, иртәгә эштән кайтышлый кибеткә керәсе булыр инде», дигән идем. Шул кишерне көтәләр икән болар!
Яшь гаилә әле алар. Ә яшьләр хәзер бөтенләй башкача яшиләр икән. Бу күршеләребез күбрәк ял итәргә, кәеф-сафа корырга, төнге клуб ише җирләргә йөрергә ярата торган булып чыктылар. Модалы итеп киенәләр, затлы бутикларга йөриләр, тәмле ашыйсылары да килә. Тик кайтышлый азык-төлек кибетенә генә керергә «оныталар». Ә аннан өйдә йә ипи, йә тоз, йә чәй беткән булып чыга. Шуннан соң әле аны, әле моны сорап безгә керүләр башлана инде: «Бер генә стакан, бер генә салырлык»... Беркөнне: «Бер пешерерлек ит бирегез әле», – дип кергән. Кире бирәчәгенә өмет юк бит инде, юк булгач, мин дә «юк», дидем. Күршем бик гаҗәпләнеп: «Ничек инде юк, ә үзегез нәрсә пешерәсез соң?» – димәсенме?!

Берара сорап кергән әйберсен пачкалап, килолап бирә башладым мин моңа. Икенче кергәнендә: «Теге юлы алганыңны керткән булсаң, шуны гына биреп чыгарыр идем дә, син бит аны кире кайтарырга оныттың», – дим. Бу аны азрак тәртипкә салды дисәм, дөрес үк булмас, әмма шулай да азмы-күпме булышты.

Таныш-белеш, дус-иш: «Нигә басымчак иттерәсең аннан, җитәр, туктат», – диләр. Туктатырга була ул, анысы. Тик мин бу күршемне Ходайның миңа биргән бер сынавы дип кабул иттем. Ятим бала дип кызганам мин аны. Әниле-әтиле килеш тере ятим ул. Дәү әнисе тәрбиясендә генә үскән. Дәү әнисе шушы бала киләчәктә фатирлы булсын дип, ике аягы да хәрәкәтләнмәгән, урын өстендә генә яткан, әмма эчүдән башканы белмәгән кодагыен (Юляның икенче әбисен) биш ел буе карады...

Аларның да, безнең дә ишекләр бикләнми – балалар бер фатирдан икенчесенә күчеп йөриләр. Күршеләр улының теле дә «әти-әни» дип ачылды: үзенекеләргә русча, безгә татарча эндәшә.  Кечкенә улыбызга ияреп, безнең әтиебезне дә «әтием» дип, барып кочып ала. Ирем ояла, кеше ишетә күрмәсен тагын ди, ә миңа кызык. Үзара сөйләшкәндә аны «үги улыбыз» дип кенә йөртәбез. 

 Илфат эштән соң кайта, әмма «үгиебез» һәрвакыттагыча бездә була әле. Үзе өстәл артына утырганчы, Илфат көндәгечә: «Балалар ашаганмы?» – дип сорый. Минем «әйе» дип әйтеп бетерүемне генә көткәндәй: «Әти, без синең белән ашыйбыз!» – дип, кухняга улларыбыз йөгереп чыга. Аларга, әлбәттә инде, күрше малае да ияргән була. Мин өр-яңадан тагын аш бүләм...

Бездә урыннар җәелгәч кенә «үгиебез» ишеккә юнәлә. Өч-дүрт сәгатен кинәнеп уйнаган, тамагы туйган малайны йокларга гына яткызасы кала. Ул чыгуга, күршеләргә баш тыгып: «Сез өйдәме?» – дип сорауны да гадәт иттем. Уллары бездә чакта, әйтми-нитми генә, йә кибеткә, йә кинога китеп барган вакытлары да булгалады. Нигә алай иттегез дигәч: «Соң, сез бит өйдә!» – диләр.

Менә шулай итеп яшәп ятканда, беркемгә дә белгертмичә, әйтмичә, фатирларын сатып, күчеп киттеләр болар. Безгә, ярар, әйтмәсеннәр дә инде, нинди тырышлыклар белән үстергән дәү әниләре дә белми калды... Аннан очраклы гына урамда очраш­тык та, әлегә кеше почмагында яшәп торабыз, ә фатир саткан акчага йорт салабыз, диделәр. Өчесенең дә өс-башларын яңартканнар, әллә кафега, әллә ресторанга ашыгабыз, диделәр. Акчаны кысып тотсаң да, бармак арасыннан шуып чыга бит ул, өй күтәргәнче таратып бетермәсләрме?

Ә изге урын буш тормый. Озак көттермичә яңа күрше килеп тә төште. Яшь, кияүгә дә чыкмаган кызның мәш килеп әйберләр ташуын күргәч, кабат яшьләр тормышы белән яши башлыйбыз икән дигән идем. Күңелемне шомлану да били башлаган иде инде, тик яңа күршемнең бик күп гөлләрен, аяк астында чуалган песиен күргәч, тынычландым. Табигатьне яраткан, телсез кече туганнарыбыз белән аралашкан кеше күңелендә начарлыкка урын булмас!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик шәп булган бу!!!!!!!!!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Искитмәле...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Вэт Рэхилэ матурым, тон уртасында рэхэтлэнеп укыдым!!! Мин сине шундый матур телле икэненне белгэн идем, но болай УК дип уйламаган идем. Молодец!!!!

        Хәзер укыйлар