Логотип
Күңелеңә җыйма

Контактта ИБӘТУЛЛИНА РЕЗЕДА

Казан дәүләт медицина институты (1994). Гаиләле, ике улы бар.
Карьера: табиб-кардиолог

Тормыш шигаре: «Кичәге көн үткәндә калган, киләсе көн әле тумаган: тормыш ул бүгенге көннең һәр мизгеленнән тәм табып, рәхмәтле булып яшәү». 
 

Улларым – куанычым 

Улларымның бер-бер артлы туган көннәре булды. Дуслары икесенә дә шундый матур бәйрәм ясадылар: асфальтка котлау сүзләре язганнар, шарлар очырдылар... Сөенеп карап тордым. Ә бер улыма дус кызы искиткеч тәмле зур торт пешереп килгән. Яшьләр бүген барысын да булдыра! Буй җиткән егетләрнең
әнисе булу шундый күңелле икән.
Юк, картаймыйм, мин алар белән яшәрә генә барам. Иң зур теләгем – тормышта үз урыннарын тапсыннар, чын кеше булсыннар. 

 

Хәрәкәттә – бәрәкәт

Яңа гына бөтен дөньяда «Автомобильдән баш тарту» көне булып узды. 1997 елда Англия башлаган иде бу хәрәкәтне. Соңгы елларда аңа Казан да кушылды. Юлларда машиналарның күплеге – зур калалар проблемасы гына түгел ул хәзер. Дөрес, бүгенге тормыш темплары машинадан бөтенләй баш тарту мөмкинлеге бирми.
Әмма, кардиолог буларак, мине бу вакыйга шатландыра – кеше күбрәк хәрәкәтләнгән саен, аның гомере озыная. Велосипед белән эшкә йөрергә үзем дә риза – юлы да булса... 


Гамьлеләр арта!

Кешеләр хәзер үзләренең бу җирдәге бурычы, тормышның мәгънәсе турында күбрәк уйлый кебек.
Нәрсә хакына яшибез? Ничек итеп яшибез? Гомер азагы нинди булачак? Бәлки, бүген мин үзем аралашкан кешеләр генә шундыйдыр, белмим. Һәрхәлдә, безнең сөйләшүләр
нинди яңа күлмәк алу белән генә чикләнми. Аларның берсе дә «эшкә барам, кайтам, балалар үсә» дип кенә яшәми. Һәрберсе рухи яктан күбрәк ачыла, рухи дөньясы турында күбрәк кайгырта. 
 

Иң зур хәсрәт – бала хәсрәте 

Шушы көннәрдә олы улымның классташы фаҗигале төстә һәлак булды. 19 яше тулган көнне. Кайгырдык, дип кенә әйтсәм аз булыр... Әмма хәсрәтнең иң олысы аның әти-әнисенә килде – бердәнбер бала иде ул кыз. Бер мизгелдә тормышлары икегә бүленде... Иртәгә нәрсә көткәнен беребез дә белми. Якыннарыбызның сау-сәламәт, яныбызда булганына сөенеп, алар белән аңлашып яшисе иде. Җылы, матур сүзләрне бер-беребезгә бүген әйтәсе иде. Без бу хакта нигәдер югалту килгәч кенә уйланабыз. 

 

Барысы да үз кулыбызда югыйсә!

Йөрәк-кан тамырлары чирләре белән авыручылар саны һаман беренче урында. Үзебезне бик яратабыз шул: тәмле ашыйбыз, телевизор каршыннан китмибез, машинадан төшмибез. Аннан, проблема тугач, табибтан могҗизалы берәр дару көтәбез: артык авырлык та, холестерин да, кан басымы да бетәр дип өметләнәбез... Тик андый дару юк! Йөрәк белән бәйле авырулар кешенең үз-үзенә булган мөнәсәбәтенә бигрәк тә бәйле. Сәламәт яшәү рәвеше дип юкка сөйләмибез. 

 

Әйләнеп кайтмадылар...

Без Корбан гаетен бәйрәм иткән көннәрдә Мәккә шәһәрендә зур фаҗига булды: хаҗ кылучылар берсен-берсе таптап үтерде: 769 кешенең гомере өзелде, тагын 934 кеше төрле җәрәхәтләр алды. Соңгы 25 ел эчендә булган иң зур тапталыш, диделәр. Бу сәфәргә җыенганда: «Шунда вафат булып калсам иде», – дип теләүчеләр дә бар барын – изге җирдә ахирәткә күчкәннәр дөньядан бер гөнаһсыз китә, диләр. Тик үзеңне аларның туганнары, якыннары урынына куеп карасаң, барыбер үзәгең өзелерлек... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар