Логотип
Күңелеңә җыйма

Күкләр кушкан эш

— Кояшлы, ямьле бер көнне дус кызым белән урманга барган идек. Йөри торгач, адашканбыз. Барабыз да барабыз юл табалмый... Чытырманлыкка килеп кергәнбез. Мин арттарак калганмын, ә юлдашым алдан, юл ярып бара. Кинәт кенә үзе тотынган чыршы ботагын кулыннан ычкындыруы булды, ылыслы каты ботак йөземә китереп сукты. Мине, әйтерсең, яшен сукты, авыртуга түзә алмый егылганмын. Өйгә ничек кайтып җиткәнбездер, хәтерләмим, ахрысы, ниндидер мәрхәмәтле бәндәләр очрап, китереп куйганнар булса кирәк. Битем, күз кабакларым ертылган, тырналган, иң хәвефлесе — күзне ачып карый алмыйм. Күз алмасына ылыслар кадалган, авыртуга түзәрлек түгел. Дүрт сәгатьтән артык операция өстәлендә ятканымны соңыннан сөйләделәр. Берзаман, өстәлдә ятканда, оча башлагандай булдым. Авырту юкка чыкты. Тар, тыгыз-кысан торба буйлап, кош сыман очып барам, тын алуы шулкадәр авыр. Еракта яктылык шәйләнә. Тизрәк иркенгә, яктылык сирпелгән якка чыгасы, күкрәк тутырып сулыш аласы килә.

Алдымда ниндидер тәрәзә ачылып киткәндәй булды. Ап-ак киемле, шәүлә генә булып күренгән берәү калын дәфтәрдән минем исемемне эзли. Үзе дәфтәр битенә бармагын да тидерми. Җил белән ачылып киткәндәй бер-бер артлы битләр ачыла. Мин бер-бер артлы тезелеп киткән исем-фамилияләрне танырга, укырга ымсынам. Берсен дә тотып ала алмыйм. Алай да бер таныш исем күземә чалынды — безгә кодача тиешле бер апаның исеме… Ап-ачык күреп, анык хәтерләп калдым. (Мин терелеп, ай ярымнар үткәч, җир җимертеп, чатыр чабып йөргән кодача апаның үлгәнен ишетеп хәйраннар калдым.) 
Менә амбар кенәгәсе шапылдап ябылды. Теге актан киенгән зат кырыс тавыш белән: «Синең вакытың җитмәгән әле. Эшләрең күп… кайт!» — диде. 

Миңа монда шундый рәхәт! Җиләс җил исә, бер җирем дә авыртмый, кабаттан теге кысан торбага керәсе килми дә бит, әмма «вакыт җитмәгән!» дигәннәре башка сугып тора сыман. Буйсынмый чарам юк икәнен аңлыйм.

Соңыннан белдем, мин клиник үлем кичергәнмен, докторлар  бик тырышып мине яңадан бу дөньяга кайтарганнар. «Табиблар гына микән?» дигән сорауны бүген дә үземә еш бирәм.

Ә дәвалау сәләте миңа әнидән күчкән булгандыр, дип уйлыйм. Сынган, тайган сөякләрне ул шулкадәр оста итеп кире урынына утырта белә иде. Тирә-якта белекче дип даны чыккан хатын булганга, ярдәм сорап килүче өзелми иде бездән. Хәер, тайган буыннарны урынына утырту сәләтен ул миңа түгел, оныгына — минем улыма мирас иткән булып чыкты. Биш-алты яшеннән үк Сәет белән мәш килүе юкка булмаган. Улым әлегә чит кешеләрне дәваламый, ихтимал, җавап­лылыктан курка торгандыр. Әгәр иптәш малайлары белән ул-бу булса, ярдәм итми калмый, билгеле. Яшь бит әле. Утызлардан узгач, бәлки, бу эшнең кирәклеген үзе дә аңлар. Әлегә… Ходай тарафыннан бирелгән сәләт ич ул, дәвалау сәгатен дә үзе белгертер, дип уйлыйм. 

Сәер кеше, диләр мине. Өч көн, өч төн тоташ йоклаган чакларым булган. Очып йөргәнемне, илләр гизгәнемне, ниләр күргәнемне иремә сөйләсәм дә, ул ышанмый. Аңламый да. Берсендә: «Ычкынган син!» — дигәч,  бик гарьләндем шул сүзенә. Әллә чынлап та акылыма җиңеллек килә башлаганмы дип, Казанга барып профессорга да күренеп кайттым. Профессор белән уртак тел таптык, ул мине аңлады. «Ычкынмаган да, җүләр дә түгел, табигать баласына Ходай гайре табигый сәләт бирә кайчак­ларда, бер дә борчылма. Тыныч кына яшә!» — дип кайтарды. Шундый «җүләрләр» җилкәсендә бара бу дөнья, дип үзем дә ризалаштым бу халәт белән.

Кайчак кешеләр дә аңламый безне. Көнләшүчесе дә юк түгел. Нигә аның янына гына көн-төн кеше килә, дип күпсенүчеләр дә бар. Мин бит барысын да ишетәм, барысын да белеп-аңлап яшим. Кемнең ни уйлаганына кадәр сизеп, күзеннән укып торам. Җиңел тормышта яши, дип кызыгучылар нык ялгыша. Юк, һич тә җиңел түгел бу халәт. Авыруны караганда кешедәге кара энергияне, авыру-чирләрнең күпмесендер  мин бит суырып үземә алам. Әгәр төнгә чистарынмасам, йокыга китә алмыйм. Һәр көнне, һичшиксез, мунча ягып, каен, имән себеркесе белән озаклап чабынам. Ят энергия тир белән чыга… 

Кайчакларда, әллә җитәрме, ташлыйммы бу дәвалау эшен дип тә уйлыйм. Тик булдыра алмыйм. Чын күңелдән миңа ышанып, сихәтле куллары шифа бирер дип өметләнеп килгән кешеләрне ничек кире борасың. Сырхауга дәва табалсам, кемгәдер җиңеллек китерә алсам да шат мин. Аксап-туксап, сызланып килгән адәмне рәнҗетермен, өстемә зур гөнаџ алырмын кебек. Беркайчан да тешем үтмәстәйне, мин сине терелтәм, дип ышандырмыйм. Йөрәк, кан тамыры авырулары бар…  Табиблардан ярдәм сорагыз, дим. 

Сүз, көнләшү дигәннән… Әнидән берсендә: «Без бит беркемгә начарлык эшләмибез, берәүне дә алдап, мин сине дәвалыйм, дип чакырып китермибез, дәва өчен  акча да сорап алмыйбыз, бирәлгәне хәленнән килгәнчә бәхилләтүне кирәк таба, әгәр  мөмкинлеге юк икән… рәхмәт хакына да дәвалап карыйбыз. Ник алайса безгә кырын карыйлар соң?» —  дип сораган идем. «И, бала, кешегә бит ай белән кояш та ярамый, бөтен кеше яратырга син акча түгел. Ярарга тырышма да. Ходай биргән сәләт өчен мактау, дан өмет итмә, әгәр кыек сүз  ишетсәң, үпкәңне сиздермә, күңелеңдә беркайчан да авыр хәбәр саклама, уең гел яхшылыкта булсын», —диде. Хак сүзләр ич. Васыяте итеп кабул иттем мин аны. Халык табибларга йөреп арыгач килә миңа. өмете өзелгәч, аптырагач…

Белекче ханым үзе сөйли, үзе йомшак кына Мәликә әбинең аягын сыпыра. Аның бар булмышыннан, килеш-килбәтеннән тынычлык, ягымлы-рәхәт яктылык сирпелә сыман. Ул сине әллә кайчаннан белгән кеше кебек бик тә үз, якын итеп сөйләшә. Бәлки кешелекле ханым белән аралашырга ашкыну сихере тартып китерәдер бирегә сырхау-хасталарны, кем белә бит?! Әнә, сиксәнне узган әбинең дә таяк белән өстерәлеп йөрисе бер дә килми. Белекче ханым йомшак кына, сыйпаган кебек кенә итеп, учлары белән әбинең тәненә тияр-тимәс сыпырып үтә, югыйсә, ә әбиебез, кая керер тишек тапмагандай, үрле-кырлы сикерергә әзер, иреннәрен тешли, бәргәләнә, күзләреннән яшь атылып чыга. Югыйсә, бик сабыр, бик түзем апа ул үзе. Ниләр генә күрмәгән дә, нинди генә михнәт кичмәгән.  «Яратып, әкрен генә сыйпыйм бит, әллә авырттыраммы?» — дип елмая дәвачы. «Кулың йомшак сыпыра да, бармак очларыңда, ахрысы, безең бар, әллә энә шунда, шул ярып үткәндәй…» — дип аклана әбиебез. «Кая инде, энә дә, без дә, берни дә юк ич», — дип көлә ханым. Миңа да чират җитә. Юк, мин сабыррак булырмын, болай ук үрсәләнмәм… дип уйлап бетермәдем, бармак очларыннан агылган көч, ток тоткандай, мине дә сикертеп торгызды. Түзәргә кирәк, чыдарга, дип иренне тешләсәм дә, түзәрлек көчне каян алырга?! Буыннар каткан, тоз утырган. Кан тамырлары тыгылган Остео­хондроз… Радикулит… Каян ябырыла бу чир-чор дигәннәре… «Бер-ике сыйпау белән генә рәтләнеп тә китмәссең, табигать аптекасын үз итегез», — дип киңәш бирә, дару үләннәрен ничегрәк файдаланырга кирәк­леген өйрәтергә дә онытмый ханым. Үги ана яфрагы, тузганак ише аяк астында ята торган үлән, сабак-яфрак алыштыргысыз дәва була ала белеп кулланганда. Ала, тик иренәбез шул. Саулыгым — байлыгым кая киткән дип, эш узгач  кына “ах-ух” киләбез. Дәва  эзләп әллә кемнәргә мөрәҗәгать итәбез.

Ә дәвачылар, халык табиблары, шаккатырлык язмышлы кешеләр безнең арабызда яши икән. Берсе, әлбәттә, шушы ханым. Журналда исем-фамилиясен дә, адресын да күрсәтмәвебезне үтенде. Үзе әйтмешли, рекламага мохтаҗ түгел ул. Белгәннәр аны болай да белә, ә белмәгәннәр…

Юк-барга, сихер-михергә, хорафатларга һич ышанмый торган айнык акыллы, җир кешесе буларак, башта мондый гайре табигый хәлгә үземнең дә ышанасым килмәгән иде. Әмма аның бармак очларыннан агылган гаҗәеп энергияне үзем тойгач, бу хәл шаккатырды мине. Шуңа күрә серле көчкә ия ханым хакында, пәрдә очын чак кына күтәреп, сөйләп күрсәтәсем килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    миндэ риза булыр идем шул ханыма элэгергэ.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин дэ остеохондроз белэн бик интегэм Кайлааърда икэн ул шифалы ханым,бэлки серне чишэрсез? Рэхмэт

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бәлки шалтыратып сораучыларга әйтерләр??

        • аватар Без имени

          0

          0

          Сер. Интер. кенэ. язмассыз. микэн. телефон. номерын?

          • аватар Без имени

            0

            0

            Иптэшемнен. Тез. Буыннары. сызлый,э. уземнеке. артроз

            Хәзер укыйлар