Логотип
Күңелеңә җыйма

Килендәш рубин кашлы алтын йөзегемне урлады

Ялганлап та язмыйм, кызык өчен дә түгел, бары эчемне бушатыр өчен генә язам.

Ялганлап та язмыйм, кызык өчен дә түгел, бары эчемне бушатыр өчен генә язам. Минем кайнанам үлгәнгә биш ел. Ул ике малай тәрбияләп үстергән. Мин – олы улының хатыны. Кайнанам бик әйбәт кеше иде, яшьли тол калып, берүзе ике бала тәрбияләп үстергән. Олы улы булганга, ирем төп йортта калды. Кайнананы картайган көнендә тәрбияләп, соңгы юлга озаттык, Аллага шөкер, Алла каршында җаным тыныч. Үләр алдыннан кайнанам миңа рубин кашлы йөзеген васыять итте. Бик кыйммәтле йөзек, кашы да зур. Шуңа, масаеп йөрмәдем киеп, шкатулкама салып куйдым. 
Без туганнар белән бик аралашып, матур яшәдек. Килендәш белән бервакытта да сүзгә килешмәдек. Бәйрәмнәрне дә бергә уздырдык. Ирем энесе өчен бернәрсәсен дә кызганмый иде. Йорт салганда да, машина алганда да булышты. Минем ирем акчаны яхшы эшли, дальнобойщик. Бөтен эшкә дә кулы ятып тора. Командировкадан кайткач, диванда аунап ятмый, нәрсә булса да эшли. Энесе, абыйсына караганда, ялкаурак. 25 меңгә каравылда йөри. Гел абыйсыннан акча сорап тора. Ирем бик юмарт кеше, акчаны гел бирә. Тегесе генә бурычны кайтарырга ашыкмый. Мин инде ирем белән бу мәсьәләдә кат-кат сөйләштем. Энеңне бозма, сиңа салынып ятмасын, кул-аягы бар, дидем. Ирем миңа җикеренә генә. «Мине өйрәтмә, кысылма», – ди. Ярдәм итәргә безнең үз балаларыбыз бар, улым хатыны белән Казанда фатир арендалап тора. Ипотекага фатир алырга исәпләре, акчаны гына җиткереп булмый. Ә ирем, үз малаена ярдәм итәсе урынга, һаман энесенә булыша. Белмим, нәрсә дияргә.
 Анысы да монысы, ике ел элек булган хәлне сөйлисем килә. Яңа елда энесе хатыны белән безгә кунакка килгән иде. Матур гына өстәл янында утырдык, мунча яктык. Икенче көнне шкаф киштәсендәге шкатулкадан кайнанам бүләге – рубин кашлы алтын йөзегем югалды. Бик борчылдым. Эзләмәгән җиребез калмады. Йорт иясе алгандыр инде дип, бу күңелсез хәлне онытырга тырыштым. 
Бер атна элек туганнарыбыз туйга чакырды. Мәҗлескә иремнең энесе дә хатыны белән килгән иде. Шунда килендәшнең бармагында югалган йөзегемне күреп имәнеп киттем, аяк астында җир убылган кебек булды. Нәрсә уйларга, ни әйтергә белмәдем, давлением күтәрелде. Иремә дә әйтә алмадым, скандал кубачак. Энесе белән аралары бозылачак. 
Әлегә кадәр шок хәлендә йөрим.Югалган йөзек өчен тавыш куптарыргамы, әллә дәшми калыргамы? Киңәшләрегезне бирсәгез иде. 

Фәгыйлә ШАКИРОВА әзерләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тын да алмый укыдым, Фагыйлә!?Ходайның хикмәте?Ниләр генәюк дөньяда!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бэлки килендэшегез белмэгэндер кайнанагызнын сезгэ булэк итеп калдырганын ул йозекне, беркемгэ дэ кирэк тугел бу йозек дип уйларга момкин.Сорамыйча алып киту яхшы тугел инде. Васыять итеп биргэч ирегезгэ сойлэп карагыз, топ йорттан эйбер алып китэргэ тиеш тугел инде рохсэтсез.

      • аватар Без имени

        1

        0

        Бернэрсэ дэ эйтмэгез, анын узенэ кыен булсын, сез алмагансыз, уз кулыгыз белэн бирмэгэнсез, килендэшенэ бердэн- бер кэнне авырлык килэчэк, ул аны шул йэзектэн курэ башлый, э авырлыклар тезелеп торачак, бары тик узенен гаебен шунда таныр. Анда да намусы булса, ирегезгэ дэ эйтмэгез, ул да бу хэлгэ ышанмаячак. hэркайсы узе курсен, эенэ видео куярга кирэктер, мэгаен.

        • аватар Без имени

          0

          0

          ничек инде дэшми каласын, кургэч ук эйтергэ иде, буген йозек, э иртэгэ тагын берэр нэрсэ югалса, минемчэ монга куз йомырга ярамый, ирендэ акчасын энесенэ туздырмас, анлар кемнен кем икэнен.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Олы улы булганга түгел шул,кече улына кала күбесенчә.Ана шул ата ана йорты калганга,энесенә булыша да инде.Ә балдакны кайнагыз барыгыз алдында да әйттеме соң?Йорт сезгә,балдак аларга булган.Мелочь бит инде чагыштырсаң...

            Хәзер укыйлар