Логотип
Күңелеңә җыйма

Хөҗрәдә яшәүче малай

Үземне белә-белгәннән безгә, дин дәүләттән аерылган, дәүләт дин эшләренә тыгылмый, дип тукый килделәр. Әйе, дәүләт дин эшенә беркайчан да тыгылмады. Хәзер инде, һәркайсыбызга кем нәрсәгә хирыс, кемнең нәрсәгә күңеле ята, шуны эшләү мөмкинлеге тудырылган демократия чорында, әйтеп тә торасы юк. Мөселман кешесе христиан динен, христиан мөселман динен ала, гаилә корып җибәргән урыс белән татар протестантлыкны сайлый. Татарның тәрегә килеп тезләнүен ишеткәч, йөрәк әрни-әрнүен. Әмма, нихәл итәсең, әлеге дә баягы — дәүләт дин эшенә тыгылмый. Ә бу исә, үз ихтыярыңда дигәнне аңлата.
 
Диндарлык, иманыңа тугрылык — бишектән, туган телгә мәхәббәт, гаилә җылысы, ата-ана арасындагы мөнәсәбәтләр аша килә. Татар җыры ишетми, үз көе белән моңлана белми үскән балага, мөселман дине ни дә, христиан дине ни...
 
Фани дөнья мәшәкатьләре белән араны өзеп, баласы белән монастырьга кереп бикләнгән татар хатыны истән чыкмый. Аны бу адымга этәргән сәбәпләр хакында уйланам. Ни өчен, нәрсәгә? Йә, Ходай, дин тоту һәркемнең шәхси эше дибез дә... баласы жәл бит.

...Озын юлга чыкканда, бу хәлләрдән кара кайгыга сабышкан Ак әбекәй мине кисәтеп куйды: “Балам йөртә мине, киленем кеше белән аралашмый’. Әбекәйнең газизләрен тартып алган “илаһи тормыш’ сукмагы, чыннан да, иң озын, иң авыр юлларның берсенә әйләнгән. Гөрләп торган дөнья читтә калып, көзге урман эченә кергәч тә, җәяүләп без әле шактый озак бардык. Яше җитмешкә җитеп килгән әбекәйгә чакрымнарны үтү җиңел түгел. Ул бара-бара да, туктап хәл ала.
-    Бу сукмакларны яттан беләсездер инде, — дим Ак әбинең “юлда сөйләшербез’ дигән вәгъдәсен исенә төшереп.
-    Кияүгә соң чыктым, - дип башлады ул сүзен бик ерактан. - Улым туды. Биш яшендә әтисез калды. Дәвалый алмый торган чир булган мәрхүмдә. Шулай итеп, мин Илдарымны әтисез үстердем. Карап торганым да, бар юанычым-шатлыгым да ул булды. Улым бик акыллы, тәүфыйклы минем. Укыды, зур кеше булды. Әйбәт эшкә урнашты. Кызлар дип исе китмәде, азынып-тузынып йөрмәде. Хәзер дә шундый: аракы эчми, тәмәке тартмый. “Бер кыз белән очрашам”, - дигәч, бик шатландым. “Әйдә, мин әйтәм, гел ялгыз йөрмәссең, миңа да күңелле булыр”. Шуннан соң күп тә үтми, әйтә миңа: “Әни, мин сиңа килен алып кайтам’. “Ай аллам, мин әйтәм, әле өй дә җыештырылмаган, тәртипкә дә салмаган (ул чагында яңа фатирга күчкән генә идек әле), бераз көт, — дим. “Юк, алып кайтам булгач, алып кайтам. Хуш, алып кайтты. Кыз чибәр, кап-кара кашлы, ап-ак йөзле, томырылып торган кара күзле. Ниндидер бер ягымлылык, инсафлылык бөркелеп тора үзеннән. Сөбханалла гына инде. Бер күрүдә яраттым. “Кызым”, - дип дәштем. Киленем дә бик укымышлы булып чыкты. Ике институт тәмамлады, читтән торып инглиз телен өйрәнә башлады. Бер елдан Фәһимебез туды. И-и, ул төн йокламый караган чакларым. Фатир кечкенә, балалар йокласын дим дә, оныгымны кухняга алып чыгып китәм. Таңнарымны шулай аттырган чаклар күп булды. Үзем үстердем, шуңа ул миңа якын да. Бердәнберем бит аннары. Бер минут истән чыкмыйлар, бер минут... — Әбекәй сулкылдап куйды. - Фәһим гел минем кочагымда үсте. Артымнан бер адым калмый ияреп йөрде. Кибеткә барсам, кибеткә, бакчага барсам, бакчага. Агылый белән тагылый кебек. Ә киленем, ике институт тәмамлаган кеше булса да, үзенә урын таба алмады. Тегендә барып сугыла, монда барып сугыла. Эшен ошатмый да тагын китеп бара. Шулай йөри торгач, югалып тора, өйгә кайтмый башлады. Улымнан сорыйм, ул белми. “Әйтми Ул миңа”, — ди.
 
Шулай берчак - Яңа ел алдыннан бу - бик күп камыр ризыгы пешерде. Куанып торам инде, бәйрәмне бергәләшеп үткәрәбез икән, дим. Ә ул, өчпочмакларын төйнәде дә, чыкты да китте. Илдарым бер сүз әйтә алмый калды. Бер-ике көннән генә кайтты. Төн уртасы иде. Кереп ятуым булды, улым дәшеп алды. “Әни, синең бавың юкмы?’ — ди. “Нигә сиңа җиде төн уртасында ул бау, әллә асылынасыңмы?*— дим. “Айсылуга китапларын бәйләргә кирәк”, - ди. Шуннан торып, килен янына чыктым. “Кызым , нәрсә булды?” — дим. “Китәм мин сездән, әни, - ди бу. - Баламның яхшы әти тәрбиясендә үсүен телим”. Аның сүзләреннән аңымны җуя яздым. Минем улыммы начар әти?! Ялвара-үгетли башлагач, Илдарым серне чиште аннары. “Син бик борчылма, аның йөргән кешесе бар”, — диде.
Безгә әйтми генә фатир да табып куйган икән. Улым аларны озата барды. Өйнең яме, ашның тәме китте. Аралар өзелмәде анысы, үзләре дә гел килеп йөрделәр. Бер килүләрендә Фәһимнән сорыйм: “Улым, әниең кайчан кияүгә чыга?”. “Чыкмый ул, — ди сабыем, — аларга мин комачаулыйм”. Әллә белеп, әллә белми әйтте, әмма озак та үтми, урысы ташлаган дигән хәбәрләр килеп иреште. Моны ишеткәч, тагын ялынам: “Улым, килешегез, кайтсыннар”, - дим. “Кайтмый ул, әни, кайтмаска китте”, — ди. Күрәсең, Айсылуына бик авыр булгандыр инде. Мине үзенә чакырып алды да, әйтә: “Әни, мин авылга укытырга китәм, мине озатып җибәр инде”, — ди. Ике зур сумкага ризыклар, кер юу порошоклары, сабыннар тутырдым да, улым белән янына киттек. “Дәү әни, сездә генә калыйм”, - ди балакаем. Юк, бирмәде баланы, алып китте. Җанымны тартып алдылармыни.
 
Авылда бер әбидә торганнар. Берзаман шулай, җәйге матур кичләрнең берсендә, өйдә телефон шалтырады. Улым кем беләндер озак кына сөйләште дә: “Нәрсә, әллә ул акылдан язганмы?” - дип кычкырып җибәрде. Мин шундук сүзнең киленем хакында баруын аңлап алдым. “Нәрсә булды?” - дип сорыйм.
— Әни, Айсылу монастырьга киткән, монашка булган.
Башым әйләнеп китте. “Ә бала, бала кайда?’— дип кенә әйтә алдым. Йокыдан, ашаудан калдык. Улым борчыла, мин борчылам. Күчтәнәчләребезне төйнәдек тә, аларны эзләп чыгып киттек. Эзләп таптык. Яшәгән, йоклый торган урыннарын күреп, елап җибәрдем. Малай, ямьле җәй көне булуга да карамастан, бер кеше йөрерлек кечкенә генә бүлмәдә утыра. Берни эшләми, уйнамый да... Шундый боек үзе, мине күрүгә кочагыма ташланды. “Әниең кая?” - дим. “Ул гыйбадәт кыла, аның янына ярамый. Аннары безне ачуланалар”, — ди бала коты алынып. Күрше бүлмәгә чыкмакчы идем: “Дәү әни, анда ярамый”, - дип кычкырып җибәрде. Тегендә ярамый, монда ярамый. Йә, Ходай, баламны тумас борын төрмәгә япканнар, хараплар иткәннәр. Эчтән сызам инде. “Әйдә улым, үзем белән алып кайтып китәм сине”, — дигәч, күзләре очкынланып китте сабыемның. Аннары киленемне чакырып чыгардылар. Башыннан аяк очына кадәр кара киемнән, күкрәгендә тәре, аллам сакласын. Кара шәлен маңгаена төшереп ябып куйган. Ике күзе дә, бит алмалары гына күренеп тора. Күргәч, миңгерәп тордым. “Нәрсә эшләдең, бала? — дим.— Ничә кешенең үзеңә карата булган мәхәббәтен алып киттең. Син дин кешесемени шулай булгач?” “Кичерегез, гөнаһысы миңа булсын”, - ди. Танымассың да, башын аска игән, күтәрелеп бер карамый да. “Фәһимне алып китим”, - дим. “Хәзер, Атакайдан сорап чыгам”, - дип, храмга кереп киткән иде, шуннан үзгәреп чыкты. ‘Атакай җибәрми, — ди. — Монда бер төрле сөйлиләр, икенче төрле эшлиләр”, - дип тә ычкындырды. “Акылыңа кил, әйдә кайтыйк”. Янә үгетләп карыйм. Юк, үгеткә килми.
“Мин ул дөньяны беләм инде, анда миңа кызык калмады. Мин монда үземә тынычлык таптым”, - ди Айсылу-Серафима.
Әбекәйгә үткәннәргә кайту гаять авыр иде. “Утырып хәл алыйк әле”, — дип, каен төбенә утырды.
— Айсылуның әти-әнисе бармы соң, алар ни ди?
— Бер мәртәбә өчәүләп бардык. Кызын күргәч, әтисе акырып елап җибәрде. Ә әнисе чирле аның. Чак кына хушыннан язмады. "Фатирны хосусыйлаштырдык, сиңа калдырам, кайтыйк”, - дип ялварды. Ә ул: “Хәерчеләргә бир”, - ди.
— Ә малай?
— Малай нәрсә, ул бәләкәй. Күп нәрсәне аңлап та җиткерми әле. Ләкин килгән саен үзгәрә бара. Мине дә әлләни якын итми инде. Сораштыра башласаң, һаман бер сүзне кабатлый: “Миңа монда әйбәт, мине монда бушлай ашаталар”. Әйтерсең, ятлатып куйганнар. 7 яшьлек бала шуны беләме?
 
Урман эченнән бара торгач, асфальт юлга килеп чыктык. Озак та үтми, бер катлы таш йортлар күренде.
“Яши торган җирләре — хөҗрәләре шул була инде”, —   дип сөйпәнә-сөйләнә әбекәй җил капкадан керде дә, кеше-кара күргәнче дигәндәй, сак кына каршыдагы ишекләрнең берсен ачты. Урындыкта яткан портфельне танып алды. “Фәһимнеке... үзе кая микән...” Эчкәрәк үтеп, уч төбедәй бүлмәгә килеп кердек. Фәһим шунда иде. Дәү әнисен күргәч, ул тарсынып, кыенсынгандай елмаеп җибәрде. Әмма каршыга ташланмады. Әбекәй үзе килеп кочагына алганчыга кадәр, кымшанмыйча урынында басып калды.
— И-и, улым, сагынып килдем бит, сагындым бит... — дип өзгәләнде әбекәй.
— Миңа нәрсә алып килдең? — диде бала, һәм шундук дәү әнисенең кәрҗинен актарырга кереште.
— Улым, урамда ашатырмын, монда ачуланалар, - дигәч кенә ул кулларын алды.
Беркавым сүз әйтергә дә өлгермәдек, артыбыздан Анакай килеп керде.
— Сез нишлисез монда? - диде ул ачулы караш ташлап. - Чит кешеләргә керү рөхсәт ителми. Чыгып китегез.
Без кабалана-кабалана ишеккә юнәлдек. Тышка чыгып, капкага җиткәндә, янә безне Анакайның боеручан тавышы туктатты.
— Серафим, Серафим дим, кая юнәлдең? Кем сиңа рөхсәт итте?
Тәнгә бозлы су койдылармени?!
Серафим, диме. Димәк, Фәһим түгел, Серафим инде.
— Нәрсә, - дидем мин ярсып китүдән чак кына тыелып калып, — бу сабыйларга ишегалдында йөрү дә тыеламени?
Шулай дигәч, ул: “Тиз бул, әниеңне чакырып чыгар”, — дип, балага безнең белән иярергә рөхсәт бирде.
— Шундый явыз ул, монастырь башлыгы да әйтеп карады инде аңа, безне беркая чыгармый. Бүлмәгә ябып тота. Тыңламасаң, җәза бирә.
Баланың самими йөзенә олылар чырае кереп китте.

Без монастырь каршындагы эскәмияләрнең берсенә барып утырдык. Фәһим-Серафим шундук әбисе алып килгән күчтәнәчләрдән авыз итәргә кереште. Як-ягына карана-карана тиз-тиз ашады. Күрәсең, рөхсәт ителми.
— Нәрсә ашаталар соң? — дидем мин баланың күлмәк кесәсеннән чыгып торган ипи кисәген күреп.
— Ашаталар инде, — диде бала, — кайчак алма да эләгә, печенье бирәләр.
- Дәү әниең сине шундый ярата, шундый сагына, ник аның белән генә китмисең?..
- Гел күрмәгәч, оныта башлыйсың ул, - ди бала. - Ә әнидән башка бер генә сәгать тә түзә алмыйм. Мәктәптә көчкә түзеп утырам.
Күрәсең, әнисе балага бу фикерне ныклап сеңдергән.
- Ничек яшисең соң, күңелсез түгелме сиңа монда? — дип сорыйм, һаман да баланың ачылып китүенә, үз сүзләре белән сөйли башлавына өметләнеп.
- Монда рәхәт, монда агачлар...
- Телевизорыгыз да юк ичмасам...
- Мин телевизорны күралмыйм.
Әйе, бала үз теле белән сөйләшми, әкренләп дәрвишләр теленә күчә бара. Нинди кызганыч ул. Әбекәй әйтмешли: “Ничек коткарырга баланы бу мәхшәрдән??”. Без әңгәмә корган арада яныбыздан үзләреннән дә зуррак бидоннар күтәргән 9-10 яшьлек малайлар үтеп китте. Аларның да кесәләрендә ипи катылары. Фәһимнең язмышы шуларныкы кебек булачак бит. Биредә тамак хакына бил бөгүче бушлай хезмәтчеләр үсә. Безгә таба килүче кешене күреп алуга малай: “Атакай килә”, - диде дә күздән югалды.
Әбекәйнең: “Киленем кеше белән аралашмый”, — дигәне хак булып чыкты. Ниндиерак араны үтеп килгән карчыкка да ул: “Биш минутка гына”, - диде.
- Ничек яшисең, кызым?
- Әйбәт, рәхмәт.
- Фәһимне алып китимме?
- Юк, алып китмә.
Ул сорау бирмәде, үзе калдырып киткән тормышка карата кызыксыну күрсәтмәде.
- Әниең авырый, - диде әбекәй Айсылу-Серафиманың таш булып каткан бәгырен эретергә теләп.
- Беләм, — диде монашка.
- Әниең бит сине картайган көнемдә тәрбияче булыр, дип үстергән. Дингә ышанган кеше шундый мәрхәмәтсез буламы?
Кулын-кулга кушырып каршыбызда басып торган җансыз сын янә телгә килде:
- Алар мине кичерсеннәр.
- Син бит татар хатыны, — дип әңгәмәгә кушылган гына идем, шундук туктатты.
- Минем моңарчы динем булмады, кичерегез...
Ул, шулай диде дә, саубуллашып та тормыйча, кырт борылып кереп китте.
Серафима белән сөйләшү файдасыз иде. “Айсылуны югалттык инде. Малай белән нишләргә?’ — диде әбекәй.
Кайтыр юлга борылганда, кояш урман артына кереп качкан, кичке эңгер-меңгер якынлаша иде. Оныгы дәү әнисен озата чыкмады. “Чыгармаганнардыр, ябып куйганнардыр’, - диде әбекәй. Ә мин Атакай белән булган сөйләшүне кат-кат хәтердән кичереп бардым: “Фани дөнья газапларыннан котылуның бердәнбер чарасы — чиркәү. Илаһи тормышка шуның аша якынаясың. Адәм баласы кайчан да бер үз-үзенә әйләнеп кайтырга, ни югалтуын аңларга тиеш".

Нинди михнәттән, нинди газаптан котылыйм дип эләктең син ул караңгы почмакка, Айсылу?! Ак әбекәйләрең, нур сибеп торган көмеш айларың, мәчетләрең булганда, ни дип килдең син ул ят дөньяга?!
Мин бу сорауларга җавап таба алмадым. Алай дисәң, кирәк микән?! Тыкшынмаска өйрәтәләр бит безне. Хәтта бик кирәк чагында да. Хәтта бала язмышы кыл өстендә торганда да...
Хәер, малайның әтисе бар бит әле?..
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бала энисеннэн башка мэктэптэ дэ кочкэ тузеп тора диелгэн. Ничектер сэер... Чиркэу монастыре дэ ирекле булырга тиештер, ата хакы дигэн эйбер дэ бар бит... Секта оясы бу, чиркэу дэ тугелдер.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ике туган абыебызның 26 яшьлек улы, институтта укып йөргән тап-таза бала, ниндидер сектага эләкте. Бер ел буена кайдадыр ятты, кайда икәнлеген хәтта әтиләренә дә әйтмәде. Бер елдан соң әтисенә язды, килеп ал мине моннан, дип. Әтисе барып алды. Пермь өлкәсендә генә булган. Аннан кайткан егетне танымадык: гел бакый дөнья турында фәлсәфә, фани дөньядан тулысынча ваз кичү. Һәм аның үз-үзен тотышы, сөйләм рәвеше бик сәерләнгән иде. Зомби кебек бер үк чит-ят фәлсәфәне кабатлады да кабатлады. Башкача ул эшли дә, укый да алмады. Берничә тапкыр тилеләр йортында ятып чыкты. Азаккы тапкыр аннан чыккач озак тормады, биек йорттан сикереп, вафат булды. Яшь кенә баланың үлеме сектаны оештыручылар, аның аңына алама тәэсир ясауылар намусында. Әти-әниләр, балакайларыгызны саклагыз, зинһар, андый хәшәрәт оешмалардан.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Э этисе нинди жансыз кеше сон ул , анын аталык хокуклары юк микэнни ? Энисен интектереп йорткэнче ,улынын язмышы анын очен барыбер ахрысы .

        • аватар Без имени

          0

          0

          Чиркэу микэн ул, эллэ сектамы? Тере таш сыннар... Узлэренен ниндигэ эйлэнгэннэрен анламыйлар микэнни? Э бэлки башында аны-акылы, якыннарын уйлый белгэннэр мондый юлга басмыйдыр да... Ике югары белеме булган Айсылунын, югары белем дипломы гына берни дэ бирми, кешенен кешелеклелек сыйфатлары булмаса- шуна бер мисал бу!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Тəүбə.

            Хәзер укыйлар