Логотип
Күңелеңә җыйма

Кемнәрдән бәйләтим яраны?

Егетләр Салаватны кабызып җибәрделәр. Урманга: «Син кайда, мин ятим, җанымны нишләтим...» дигән җыр сүзләре агылды...

 

Егетләр Салаватны кабызып җибәрделәр. Урманга: «Син кайда, мин ятим, җанымны нишләтим...» дигән җыр сүзләре агылды. Классташлар бер-берсен талгын биюгә чакырды. Түгәрәккә беренче Илдар белән Алия чыкты. Анннан соң Рүзинәне Самат чакырды, башкалар да парлашып акрын гына бии башладылар. Егетләр алып килгән калонкадан Салават моңлана. Юкә белән имән кушылып үскән урманда классташлар очрашуы гөр килә. Учак, уха, чирәмгә җәелгән ашъяулыкта яшелчә, җиләк-җимеш, төрле тәм-том... 

Күптән очрашканы юк иде аларның. Мәктәпне тәмамлаганга да 25 ел булып киткән ич инде! Ниһаять җыелыштылар менә.  Казаннар, Мәскәүләр, хәтта ерак Читага күченгән Заһир да кайткан. Кочак җәеп очрашулар, «бер дә үзгәрмәгәнсең!» дип бер-берсенең күңелен күтәреп юмарт мактаулар ишетелде урман аланынында. Кемдер горур кыяфәт белән иномаркадан төште, кемдер гади машинадан... Әмма бу очрашуга беркем дә машина күрсәтергә кайтмаган ла! Күңел тартканга, сагынганга очраша классташлар. Кайтучылар шактый иде, егермеләп күренә.  Элеккеге партадашлар «рус теленнән күчерергә бирәсеңме» дип шаярды, кемнедер кушаматы белән үртәделәр. Еллар тәнәфесеннән соң җылы җыелышу иде бу. Машинада салып калдырган куртка, пиджәкләр иңендә төрле тормыш тәҗрибәсе эленеп калса да, чирәмдәге ашъяулык тирәли утырганнарның һәрберсе тигез, гади мәктәп укучысы иде.  

Урман аланында Салаватның тынгысыз җыры ишетелә: 

Мин кая буталдым, 

Син кая юл алдың, 

Кайлардан эзләргә эзләрне? 

Буйсынып язмышка, юл куйдык ялгышка, 

Бәхетсез итеп без кемнәрне?... 

Җыр шаулап чыга да, мең сорау билгесен ияртеп урман эченә кереп югала. Заһир Гөлүсәне уңайсызланып кына биергә чакырды. Акрын гына биленнән кочып талгын музыка көенә биергә кереште алар. Заһир күзләрен йомды.  Юк, ул инде ике улы үсеп килүче, үзен яраткан иренең бәхетлесе дип атаган, затлы духи исе аңкыган Гөлүсәне түгел, чәчен икегә үреп салган, зәңгәр күлмәген өстеннән төшермәгән, бит очлары тулып, алсуланып торган гади авыл кызы – классташ кызын кочкан сыман иде. Гөлүсәсен, аның алдындагы партада утырган Гөлүсәне сагынып кайтты бит ул! 

...Унынчыга җиткәч, алар классында «парлылар» барлыкка килде. Кызлар очрашулар, озатулар турында сөйләшеп пышылдашты, малайлар инде үзләрен чын егеткә саный башлады. Очрашып йөргән кызың булсын да, вакланып тор имеш! Шул «парлының» берсе – Заһир белән Гөлүсә иде. Икесе дә бик тыйнак, оялчан булды алар. Заһир – укытучылар гаиләсеннән, Гөлүсәнең әти-әнисе авылның иң гади кешеләре иде. Клубтан җитәкләшеп кайтканда да, мәктәптә дә бик гади сүзләр сөйләштеләр. Икесенә бергә һәрвакыт бик рәхәт иде кыз белән егеткә, бер-берсенә тартыла иде алар, йөрәкләре самими хисләр белән тибә, беренче мәхәббәтнең ихлас җепләре белән бәйләнгән иде Гөлүсә белән Заһир. Унберенчегә күчкәч, икәү бергә Казанга китү, укырга керү турында хыяллана башладылар, тырышып укыдылар. Менә шул вакытта, Заһирның әнисе улы белән классташ кызның җитди ниятләрен сизеп алды. Дуслашып йөргәннәрен алдан белсә дә, әллә ни исе китмәгән иде, ә хәзер... Гөлүсә Заһирга тиң була алмый. Аның улы укырга, әтисе белән әнисе ирешә алмаганнарны яуларга тиеш иде. Әнисе Заһирны һәрвакыт алдынгылар арасында күрде, улының киләчәге бик бәхетле булыр. Вакыты җиткәч тиң яры да табылыр. Тик Гөлүсә түгел. Әтисе салмыш, әнисе бозаулар карый... Җирдән ерак киткән кешеләр түгел. Әни кеше менә шулай фикер йөртте. Һәм акрын гына, җаен туры китереп бу фикерне Заһирга да сеңдерә башлады. Малай башта әнисен аңламады, үзенекен итәргә тырышып карады... Әмма аларның өендә әниләренә каршы килү гадәте юк иде шул... Күңеле авыртса да, Гөлүсәгә бер ни аңлата алмый. Әнисен үпкәләтүдән дә курка. Шуңа күрә ул кичләрен өеннән чыкмас булды. Гөлүсәгә, имтиханга әзерләнәм, дип аңлатты. Чыгарылыш алдыннан классташлар җыелып күл буена төшкәннәр иде. Икәүдән икәү генә калгач, ул көнне Гөлүсә көтмәгән адым ясады. Заһирның күкрәгенә ташланды да елап җибәрде.  

Нәрсә булды соң безгә, әйт Заһир! 

Мин имтиханнарга әзерләнәм... 

Дөресен әйт инде, Заһир! 

Егет бер ни дәшмәде. Бу мизгелдә аның да күзләре яшь, йөрәге авырту белән тулы иде. 

Чыгарылыш узды. Егетләр-кызлар кайсы-кая таралышты, укырга керде. Заһир белән Гөлүсә бер шәһәрдә укысалар да очрашмадылар. Беренче мәхәббәт тарихы менә шулай тәмамланды. Гөлүсә үз ярын тапты, уллар үстерә, әнә. Заһирның да гаиләсе бар. Хатыны бик көнчел, очрашуга да тавышланып кайтып китте. Кайтып китте шул... Күпме гомер күңелендәге Гөлүсәле тормышы белән яшәп арыган иде. Әнисе өметен дә аклады, зур кеше дә булды, беренче мәхәббәте генә онытылмады. Ялгыз калып хыялланырга, үз янында һәрчак Гөлүсә дип күз алдына китерергә ияләнде ул. Классташлар очрашуына да Гөлүсәсен күрергә кайтты!.. Заһир классташының биленнән кочып үзенәрәк тартты, кочагына алды, теге вакытта әйтә алмый калган сүзләрне пышылдыйсы килеп аның колагына үрелде... 

Ә Салават җырының инде соңгы юллары яңгырый иде:  

Мин кая адаштым, син кемгә алмаштың, 

Бәхетле мәхәббәт төннәре... 

Үзең дә аңлыйсың, бернишли алмыйсың 

Сагыштан торса да көннәрең... 

 

Син кайда, мин ятим, җанымны нишләтим, 

Кемнәрдән бәйләтим яраны... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Классташлар очрашуыннан сон,тормышлары бозылган гаилэлэр БИК куп,ник алар элегрэк очрашып,бергэ булмаган,ни очен Аллахе Тэгалэ биргэн никахнын ,узлэре тозегэн тормышнын кадерен белмичэ,шуны уз куллары белэн УК жимерэлэр икэн?Узен белэн ничэ еллар уртак тормыш белэн яратып,хормэт итеп яшэгэн иренэ,хатынына хыянэт итеп,купме куз яшьлэре туктерергэ,рэнжеш жыярга момкин сон? Анын ахыры ярату да,матур тормыш та булмаячак бит,бары тик азгынлык,бозыклык,уз гаурэтенэ хужа була алмау гына.Акылыгызга килсэгез иде,классташлар!!!Ничэ еллар тырышып бергэ-бергэ тозегэн тормышыгызны таптап,пычрак аякларыгызны сортмэгез,узегезне кадерлэп яшэгэн гаилэгезнен куз яшьлэрен туктермэгез!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шулай әниләр кысылмасынныр идедә соң, юк шул, кысылдырадыр. Балалар бәхетсез була, уйланыйк, әниләр!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мене шулай кысылып купме бала бехетсез шул.Узебезнен баштан утте

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик дөрес язгансыз . Беренче мәхәббәт яшьлектәге матур истәлек булып калсын .Ирең, балаларың белән төзегән матур тормышларын бозмасын .

          Хәзер укыйлар