Логотип
Күңелеңә җыйма

Көчләп яраттырып булмый

Американы ачу чорында чит илләрдән килгән кунаклар һәм колонизаторлар бу җирләрнең алтынга гаять бай икәнлеген ачыклаганнар. Шушы алтынга ия булу өчен, алар җирле халык  — индеецларны — алдап, алардагы алтынга алмашка арзанлы пыяладан ясалган төймәләр тәкъдим итә торган булганнар. Шомартылган пыяла эшкәртелмәгән алтыннан матуррак күренгәндер инде, шуңа да кыргый индеецлар мондый алыш-бирешкә бик теләп риза булганнар. Нәкъ менә бүгенге кешеләр кебек инде. Дөресен генә әйткәндә, без дә арзанлы пыяла һәм пластикка алданып болай да бөртекләп җыела торган бәһасез затлылыгыбызны җуеп бетерә яздык бит.

Әле искә төшереп, куен дәфтәремә язып куйдым. Соңгы тапкыр әдәби китапны июнь аенда укыганмын икән. Аннан соң 3 ай узды, китапка тотынып та карамаганмын. Юк, вакыт юклыктан түгел бу, мәсәлән, оят булса да, әйтим, һәр фатирга килә торган реклам гәҗитен карап чыгарга, интернетта блоглар укырга вакыт табам бит, димәк, китапка да табылыр иде ул. Соңгы тапкыр театрга баруым мартта ук булган. Инде яңа сезон башлана, кесәмдә берничә җиңел шоу-концертка билет бар, театрга билет алу турында уйлап та карамаганмын әле, премьералар белән дә кызыксынмаганмын. Музейга баруыма да ел ярымлап вакыт үтеп киткән. Димәк, үзем дә сизмәстән, мин буш вакытымны юк-барга әрәм итәм түгелме соң?

Тагын шуны беләм: соңгы тапкыр китапны мәктәптә укыган һәм аннан соң инде 10-15 еллап кулына китап тотып карамаган милләттәшләрем дә бихисап. Академия театрындагы хәлләрдән бөтенләй хәбәрдар булмаган кешеләр тагын да күбрәк. Дөнья сәхнәсендә татарларны танытып йөргән милләттәшләребез белән кызыксынмаучылар бигрәк тә күп. Аның каравы, авыл клубы дәрәҗәсенә кадәр генә үскән һәм башкага сәләтле булмаган башкаручылар белән бик тә теләп кызыксыналар алар.

Беләм, хәзер күпләр «көчләп яраттырып булмый», «кызыксыну булмагач, димәк, кирәге дә юк» диячәкләр. Минем бу мәсьәләгә үз принципиаль карашым бар. Халкыбызда затсызны нәселсез дип атау бар, һәм бу үтә дә дөрес тәңгәллек. Һәр буын үзеннән соң үсеп килә торган буынны үзеннән зыялырак һәм затлырак итеп тәрбияләргә тиеш. Шул очракта гына милләтнең (димәк, нәселнең дә) киләчәгенә өмет белән карарга була. Белемнең бер өлешен үсеп килүче буын үзе тапса, бер өлешен без бирә алабыз, өлге була алабыз. Без балаларга фикер йөртә белерлек киң мәгълүмат, тарихи белемнәрне, үз милләте белән горурлану хисен бирә алабыз, башка милләтләр вәкилләре арасында ким булмасыннар өчен, дөньяда үзләрен горур тотсыннар өчен җирлек тудыра алабыз. Зыялы булуыбыз шуңа кирәк. Файдалы белемнәрне, хис-кичерешләрне эзләп, аларны җыеп йөрү шуңа кирәк!

Хәзер кыйммәтләр алмашыну турында чаң сугу бара, үсеп килүче буынны матди як, матур тормыш кына кызыксындыра дип борчылышабыз. Ә ул буынны кем үстерә соң? Менә хәзер – без үзебез үстермибезмени аны? Без түгелмени ул җырчы концертына барып, аның җырлавына караганда, күлмәге белән ныграк кызыксынучылар? Без түгелме ул хөрмәтле әдибебезнең китабын укыйсы урында арзанлы, мәгънәсез «Кухня» сериалын караучылар? Безме әле ул музейларга юлны онытып, брендовый кибеткә генә йөрүчеләр? Безне хәзер мәгърифәтле халык дип әйтеп буламы соң?
Бу темага бик озак итеп һәртөрле тармакларына кереп китеп сөйләшеп була. Ләкин бу юлы җәелү кирәкмәс. Тел төбемне аңлагансыздыр. Фикерләрегез булса, языгыз, гәпләшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик урынлы, акыллы язма.

    Хәзер укыйлар