Логотип
Күңелеңә җыйма

Кайнананам саран бугай минем

Кайнаналарыннан зарланып язучы киленнәр бик күп хәзер. Хәер, элек тә килен белән кайнана арасы бервакытта да якын булмаган инде.

Кайнаналарыннан зарланып язучы киленнәр бик күп хәзер. Хәер, элек тә килен белән кайнана арасы бервакытта да якын булмаган инде. Иреңнең әнисе булса да, ул бит инде барыбер чит кеше, аны якын итү, әни дип дәшү бик җиңел түгел. Аңа да шулайдыр инде, син бит аның тәрбияләп-үстергән баласы түгел. Ни генә булса да, аңа үз улы якынрак инде. 
Улы якынрак дип яздым да, чынлыкта кайнаналар алар бик кызык, хәтта бөтен балаларын да бертөрле якын итмиләр. Миңа шулай тоела. Улын якын күрмәгәнгә, аның баласын – үзенең оныгын да бик яратып бетермиләр бугай алар. Башкаларда ничектер, бездә хәлләр менә шулай. 
Алар гаиләдә ике генә бала, иремнең абыйсы бар. Аралары да артык зур түгел, дүрт кенә яшь. Ирем сөйләве буенча, ул гел абыйсыннан калган кием-салымны киеп үскән, аңа дип алган уенчыклар белән уйнаган. Алар гаиләсендә гел беренче урында – олы малай.  Абыйларның ипотекаларын да түләшәләр кайнана белән кайната. «Аларныкы түләнеп беткәч, аннары сезгә булышабыз», – дияләр диюен, тик бит аны хәзер үк тә эшләргә була. Тик минем анысына да бик исем китми, без, Аллаһка шөкер, ипотекабызны үзебез дә түләп бара алабыз. Ачуымны чыгарганы башка нәрсә әле.
Без ирем белән өйләнешкәндә абыйларының уллары туган иде инде. Минем бала көтүемне белүгә, кайнана: «Коляскалар алып тормабыз, абыйларыгызныкы бар», – диде. Минем дә кеше кебек яңаны, үзем теләгәнне аласым килә дигәнне  ишетүче булмады.  Кайнана шаккатты: «Ул коляска бит өр-яңа, аңа берни дә булмаган», – диде. Баланы роддомнан алып чыгарга яңа конверт та алдырасы килмәде аның хәтта. Телендә һаман бер сүз: «Аларныкы да бит өр-яңа, бер генә юылган. Нигә юкка акча әрәм итәргә!»
Конвертны мин барыбер яңаны алдым анысы. Тик ул аның өчен әллә ничә тапкыр битәрләде, «Яңа конвертка акча әрәм иткәнче, башка нәрсә алырга да була иде бит», – ди. 
Абыйларыныкы да, безнеке дә малай булгач, гел алардан калган кием-салымны без кияргә тиеш хәзер. Кайнана уйлавынча шулай инде бу. «Тузарга өлгермәгән бит ул, рәхәтләнеп киерт. Сездән соң да әллә ничә бала үстерерлек әле», – ди. Тузмаганын үзем дә беләм, тик балама үзем теләгән кием-салымны алырга хакым бардыр бит минем! Нигә һаман минем улым кемнәндер калган киемне генә кияргә тиеш соң әле?! Мин менә шуны аңламыйм. 
Балага беренче велосипед алыр вакыт җиткәч, тагын тавыш чыкты. «Нигә яңаны сатып алырга, абыйларыгызныкы тик тора бит, ватылмаган-нитмәгән, шуны гына алып кайтып бирегез», – диде кайнанам. Безгә тагын кеше калдыгы! Ул велосипедны беренче оныкларына үзләре алып биргән булганнар. Ә безгә алырга ярамыймы? 
Миңа кайнанам беренче оныгын күбрәк ярата кебек тоела. Бөтенебез бергә кайтып керсәк, ул гел беренче аны кочаклый, ашны аңа беренче сала, чәйне дә аңа беренче ясый. Балалар кайтышка нинди дә булса берәр тәмле әйбер алып куялар алар һәм ул күчтәнәчен һәрвакыт кайнана беренче итеп абыйның улына суза. Мин инде моны әллә ничә сынадым. Кайвакыт: «Нигә шулай эшлисез сез?» – дип, аның үзеннән дә сорыйсым килә. Тавыш чыгар дип кенә дәшмәскә тырышам. 
Ирем игътибар итмә ди. Тик мин бит сукыр түгел, барысын да күрәм. 
Бәлки, ул киленен күбрәк яратканга аларның баласы да якындыр аңа, белмим. Мин шул килендәш кебек ялагайлана белмим, ул гына сүз саен «әни» дип дәшкән була. «Әни, чәй ясап биримме?», «Әни, тагын нинди эшең бар?», «Әни, син моны яратасың бит!»... Тыңлап торсаң, косасы килә кайчак. Әни дип дәшәргә үз әнисе булмаса икән! 
Ярар, анысына исем китми, мине яратмасын да ди, тик бит оныгы – үз улының баласы. Аны нигә бертуктаусыз читкә кагарга? 
Атна башында ирем әнисе белән телефоннан сөйләшкәндә: «Бәйрәмгә кайта алмыйбыз, язгы курткасы кечерәйгән баланың, куртка эзләргә чыгабыз», – дигән иде. Җомга көнне абыйсы: «Әни кертергә кушты», – дип, пакет калдырып китте. Нәрсә дип уйлыйсыз инде ул пакетта? Куртка! Үзләренә кечерәйгән язгы куртка! Шартлый яздым! Дөрес, чиста, табы-ние юк, әмма бит киелгән! «Бу куртканы безгә кунакка килгәч әни алып биргән иде», – диде абыйсы. Аларга алып биргән, безгә юк! Ничек аңларга икән бу хәлне, кайнананың саранлыгымы икән соң бу? Аларда бөтен нәрсәне ул хәл итә, кайната мондый нәрсәләргә кысылмый. Акчалары булмаса, ачуым да чыкмас иде, бер куртка түгел, бишне алып бирә алалар. Икесе дә эшлиләр, хезмәт хаклары начар түгел. 
Башка гаиләләрдә ничек икән бу? Минем хәлдәге киленнәр тагын бармы икән, алар үзләрне ничек тота, шуны беләсем килә. 
Лилия (Казан).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ал да кидер ян,аны балан,а, кайнана бер дэ обязан тугел. Беренче оныгынын, энисе дэ ж,айлы, эни генэ дип торгач, ник аны яратмасын? Язуын, буенча узен, киребеткән нэрсэ. Кеше акчасын санап ятма. Урыслар"ласковый телёнок двух маток сосет" дилэр. Молодец беренче килен, бик акыллы. Теле эзелеп тэшмэгэндер эле - эни диеп. Э син кара янып, кэнлэшеп ят. ?Кайнана?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Безнен буын шулай яшэде,нормальне куренеш иде,берсенекен берсе киделер.,,узен ук эйтесен бит ,килендеш эни дип тора минем уземнен эни бар дип,димек син узенде якын итмисен,э узен упкелисен.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Юкка купертэсен меня улын усэ бит узендэ нэкь шулай эшлэрсен эле.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бездэ 5бала устек беребез киемен беребез киеп олы балага яна ирде чонки ул олы безгэ кала шулай нэрсэсе бар чиста булгач э менэ ярата яратмау бармакнын кайсын тешлэсэн дэ авырта Бик акыллы икэн кайнаган

          • аватар Без имени

            0

            0

            Мин дә яшь килен) балама кешедән калган киемнәрне киендерергә, башкаларның уенчыкларын бирергә бер дә каршы тугел) бирүче генә булсын) Моңа ачуланырга түгел, шатланырга гына кирәк. Аллага шөкер, иремнең апасы безгә барысын да биреп бара, мин рәхәтләнеп алам) Ә артык акчаларны яхшы табибка барырга, витаминнар алырга, түгәрәкләргә, бассейнга йөрергә, балалар спектакльләренә тотабыз. Ипотеканы сезгә әти-әни түләшергә дә тиеш түгел. Гомумән, әти-әнидән ничек итеп оялмыйча акча алып була? Сез инде бала-чага түгел, үз көнегезне үзегез күрергә тиеш) кайнанагызны яратмыйсыз - ул аны сизә, шуңа да араларыгыз салкын) чит хатынны әни итеп кабул итү әлбәттә бик авыр. ләкин сезгә яхшы ир устереп биргән өчен генә булса да, сез аңа рәхмәтле булырга тиеш))

            Хәзер укыйлар