Логотип
Күңелеңә җыйма

Иремнең туганнары...

Туйда «Ике якны да тигез күрегез» дип теләгән теләк яши башлауга ук онытыла икән... Ничек кенә тырышсам да, ике якны да бертигез күрә алмыйм. Иремнең туганнарыннан тәмам туйдым инде! 


Туйда «Ике якны да тигез күрегез» дип теләгән теләк яши башлауга ук онытыла икән... Ничек кенә тырышсам да, ике якны да бертигез күрә алмыйм. Иремнең туганнарыннан тәмам туйдым инде! 
Туйдан соң бер бүлмәле фатир табып, шунда яши башладык. Шәһәр кешесе бер бүлмәле фатирның бер бүлмә һәм аш бүлмәсе генә икәнен белә. Ә менә авыл кешесе өчен ул бер зал һәм тагын бер бүлмә кебек ишетелә бугай. Өч ай яшәгәннән соң, читтән торып уку бүлегенә иремнең апасының улы килеп тора башлады. Беренче курс студенты иде ул. Ярар, шәһәрдә яшәгәч, шулай авылдан килгән туганнарыңа ачык йөз күрсәтеп каршы аласы, берничә көн яшәтәсе инде ул. Ул малай бездә дүрт атна яшәп китте. 
Кеше белән яшәү бер дә рәхәт түгел. Бигрәк тә бер бүлмәле фатирда. Өйдә кереп чишенер урын юк. Ул минем өчен чит ир бит инде. Ашарга да үзебезгә пешергән кебек кенә пешерәсе түгел. Кичен өлгермичә йомырка кыздырсак та ярый иде безгә, монда әнисенең тәмле ашларын ашап үскән авыл малае бит. Җитмәсә, әнисенә тамак туймый, дип зарланган. Моны миңа кайнанам әйтте. Юыну бүлмәсендә ирем белән икебезнең мунчалаларыбыз бар. Ул шуларның кайсы туры килә, шунысы белән юына. Мин кеше юынган мунчала белән юына да алмыйм. Кичен без йокларга ятабыз, ул наушниклар киеп, телефоныннан кино карап ята. Миңа исә йоклар өчен, ял итәр өчен кап-караңгы бүлмә кирәк. Төнге берләргә кадәр аның ятканын көтеп, йокларга тилмереп ятам. Йокысы да инде аның... Бер бүлмәдә ятабыз. Өстемә дә киеп ятарга кирәк, чит кеше янында эчке күлмәктән йоклап булмый бит. Кибеттән ризык алып керми. Авылдан бераз ит алып килгән иде. Ул итне генә ашап яшәп булмый бит әле! Үзебез дә яшь гаилә, эшли генә башладык әле, акча яклары да такыр. Булыр-булмас хезмәт хакына өч кешене ашатабыз.
Шулай, елга ике тапкыр килеп киткәненә түзәм инде дип йөргәндә ирем, кайтып, яңа хәбәр җиткерде. Ул малай хәзер читтән торып уку бүлегеннән «очный»га күчә икән! Әнисе бездә торуын сораган. Имеш, авылдан ашавын, итен-бәрәңгесен җибәреп торачаклар, фатирга түләргә дә җайлырак булыр. Мин бу хәбәрне ишетүгә шартлар дәрәҗәгә җиттем! Ике ир тәрбияләп ятарга кем дип белделәр алар мине? Бер бүлмәдә чит кеше белән яшәп ятарга тиешме мин? Әниләре бервакыт безгә кереп чыкканнар иде, бәтәч, сездә шушы бер бүлмә генә, аерым бүлмәгез юкмыни, дип аптыраган иде. Шул вакытта гына малайларына тулай торакта бүлмә эзләргә тотындылар. Ярый, анысыннан котылдым... 
Бездән соң өч ел үтүгә, иремнең сеңлесе кияүгә чыкты. Шул вакыттан соң тыныч тормышыбыз бетте бугай. Ике көннең берендә кунакка йөри башладылар болар безгә. Эштән кайтып керер хәл юк, без кереп чыгабыз дип шалтыраталар да, кереп тә җитәләр. Безнең каршыдагы өйдә генә яшиләр. Кайвакыт үзләрендә ашамыйча, бездә ашап китәләр. Белмим, көн аралаш ничек кунакка йөриселәре килә микән? Хәзер инде балалары бар, өчәүләп йөриләр. Ә без әле дә шул бер бүлмәле фатирда, үзебезнең дә улыбыз бар. Менә ике көннең берендә алтаулашып бездә кич үткәрәбез. Мин инде алар керә дип ашарга да пешермим, кайвакыт чәй эчәргә дә әйбер булмый өстәлдә, варенье белән генә сыйлыйм. Шулкадәр туйдым кешедән. Берәр авылга кайтып бөтен кешедән качып ятасым килә. Бер көнне үзләре генә түгел, туганнарын да ияртеп алып кергәннәр. Имеш, тагын да күңеллерәк булсын. Ичмасам, кереп качар бүлмә дә юк, шуларны күрмәс өчен бикләнеп ятар идем. 
Туйдым, гарык булдым дигәнгә, ирем: «Минем сеңлем бит ул», – ди. Сеңлесе булса ни? Минем дә энеләрем бар, аларны да җыеп ятыйк, дим! Мин начар, мин тавыш чыгаручы. Шулкадәр сабырсыз микәнни мин? Шулай була ул, рәхәтеңә чыдый алмыйсың, диярсез, бәлки. Туганнар белән шулай яшәргә кирәкме әллә? Мин килен кеше булгач, зарлансам да ярамый, иремнең әти-әнисе әйткәнне яратмый. Нишлим инде? Барыбер рәхәтенә чыдый алмаучы килен инде мин, сеңлесенең «күзен ачыйммы»? Шулар аркасында иремне дә күрә алмас дәрәҗәгә җиттем, бер көнне туганнары килә, икенче көн талашып үтә...   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэлен, ан, лашыла. Сабыр бул туз. Аллаhы Тэгалэнен, сынавы бу дип кабул ит.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хэзер бар нэрсэ акчага корылган заманда бик авыр инде гел кеше койлэп утырырга,туганнар дигэч тэ ,бу артык кыйлану минемчэ,совесть булырга тиеш ,чонки кон дэ кунак булмый

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мин сезне бик анлыйм, безгэ иремнен дуслары йорилэр иде мунчага уз йортыбыз бн тлргач. Хатыннары балалары белэн. Актык тапкырында берсе килде аларнын узлэре ике кеше, 3 балалары бар. Шуларнын кечкенэ кызлары манкалаган иде. Шулар киткэннэн сон, бала авырды, мин авырдым. И хатынына тозлап-борычлап, сугенеп язып жибэрдем. Шуннан бирле килгэннэре юк хэзер. Бутэн бер дусты узе ой калды, тоже килеп житэлэр иде. Туйдыра ул хаман хаман

        • аватар Без имени

          0

          0

          Аңлыйм хәлегезне. Үзегез кунакка керәбез, диегез. Бер көн алар керсә, иртәгә сезгә керәбез, дияргә кирәк. Бөтен нәрсәнең дә чамасы булырга тиеш. Ашарга да гадәти генә әзерләгез. Шәһәрдә генә түгел авыл җирендә дә яшәве кыйбат!!!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бергә яшик, мерым торыйк диншн сүзләрне язып куй инде, сеңлкм

            Хәзер укыйлар