Логотип
Күңелеңә җыйма

Иремнең беренче мәхәббәте

Ул кайтты да, бөтен тынычлыгым бетте...

Саматны үземне белгәннән бирле яратам. Күрше подъездда гына яшәде ул. Бергә – балалар бакчасына, бергә мәктәпкә йөрдек. Үсмерлек чорына кергәч, аны чын-чынлап яратуымны аңладым. Әмма ул мине туганы кебек кенә кабул итте. Бөтен серләре белән бүлеште, киңәшләшә дә иде. Югары сыйныфларда ул параллель сыйныфта укучы Алинәгә гашыйк булды. Бу серен дә иң беренче миңа әйтте. Йөрәгем янса да, мәхәббәтен табуына шатлануымны әйттем. Ул Алинәне ничек каратырга микән дип киңәшләр дә сорап йөрде әле. Киңәшләрем булыштымы, Алинәгә дә Самат ошаган булганмы, алар очраша башлады. Мәктәптә иң матур пар иде алар. Чыгарылыш кичәсендә дә гел бергә булдылар. Киноларда күрсәткәнчә, таңны бергә каршыладылар. Мин көнләштем, әмма сиздермәдем. Үзем чибәр кыз санала идем. Егетләр минем арттан күп килде, әмма берсен дә якын җибәрмәдем. «Минем кебек син дә үз мәхәббәтеңне тапсаң иде», – дия иде Самат... 


Самат белән без мәктәптән соң үз шәһәребездә калдык. Дөресрәге, минем бик тә Казанга укырга китәсе килгән иде, әмма Саматның шәһәрдә калуын белгәч, кире уйладым. Аны ташлап китәсем килмәде. Бәлки, миңа игътибар итәр дигән өмет белән яшәдем. Ә Алинә, егетем кала дип тормады, тотты да башкалага китеп барды. Анда университетка укырга керде. Укырга китәр алдыннан Самат аңа йөзек бүләк итте. Вәгъдә йөзеге иде ул. Ул йөзекне Самат белән икәү кибеттә, минем бармакка кидертеп сайладык әле. 


Аерылышу – мәхәббәт өчен сынау, диләр. Икенче курста укыганда кышкы каникулда Алинә Саматка йөзеген кире биргән. Саматны алдап йөрисе килмәгәнен, башка егет белән йөри башлаганын әйткән. Самат бу хәбәрне бик авыр кабул итте. Институтын ташлады да армиягә китеп барды. Перронда аны мин озатып калдым. «Ә мин сине көтәчәкмен», – дидем, ул утырып киткән поездга карап калып. Әнисеннән адресны сорап алып үзем хат яздым. Ике ел буе безнең арада хатлар йөрде. Әмма алар дуслык хатлары иде. Хисләремне аңлатырга курыктым, ә  Самат өчен мин аны шәһәр белән бәйләүче бер җеп идем. Хат саен Алинәне сорап язды. Ул аны оныта алмый иде...


Армиядән аны тыным белән тартып кайтарганмындыр. Ул кайткач, дуслары белән җыелып бәйрәм үткәрделәр. Анда мин дә бардым. Мин бит аның дусты! Ике ел каты дисциплинадан соң иркенләп ял итте ул кичне. Төн уртасында гына дуслары таралышты. Ә мин өстәл җыярга ярдәм итәм дип калдым. Ул бик исергән иде. Һаман Алинә турында сөйләде. Аны бер минутка да яратудан туктамавын әйтте. Түзмәдем: «Нишләп соң син мине күрмисең?» – дип, муенына барып асылындым. Берни аңларлык дәрәҗәдә булмаган Самат куенына үзем барып кердем. Үзем теләп...
Икенче көнне уянып киттем, янында ятуымны күргәч, күзләре шар булды. Миннән гафу үтенә башлады. Ә мин аңа яратуым хакында сөйләдем. «Тормышыңны болай да җимердем бугай инде. Гомер буе сине бәхетсез итәсем килми. Алинәне яратам бит мин», – диде. Тезләремне кочаклап утырган килеш,тыныч кына елый-елый тыңладым. Әмма Самат, безнең арада берни була алмый, диде.


Бу хәлләрдән соң ике ай узгач, авырга узганымны аңладым. Әлеге хәбәрне тизрәк Саматка әйттем. Ул башын тотып уйланып утырды-утырды да: «Өйләнешәбез», – диде. Бу минутта миннән дә бәхетле хатын-кыз булды микән?! Аны кочаклап алдым. «Гомерем буе сине генә яратып яшәрмен, мин идеаль хатын булырмын», – дидем. Ә ул тыныч кына: «Бала бәхетле булсын», – диде. 
Өйләнешүебезгә беркемнең дә исе китмәде. Безнең арадагы дуслыкны әти-әниләр дә белә иде. Алар шатланды гына. Мин диплом алуга, кызыбыз туды. Самат читтән торып укуын дәвам итте, эшләде. Ул кызыбыз Айсылуны бик яратты. Эштән кайткач, һәрвакыт аның белән мәш килде. Ярата алмаганын аңлап яшәдем, әмма ул мине хөрмәт итә иде. «Иң мөһиме: мин яратам. Ә ул кызыбызны ярата, аны бездән беркем тартып алмаячак», – дип уйдадым. Ир белән хатын булып яшәсәк тә, безнең арада наз, дәрт булмады. Без һаман да шул дуслар булып калдык бугай. Ә мин шуңа да риза булдым. Яраткан кешем янәшәмдә иде бит! Алинә турында ул бер тапкыр да исенә төшермәде. Бар җылысын кызыбызга бирде. 


Кызыбызга биш яшь тулгач, Алинәнең башкаладан әнисе янына күчеп кайтуын ишеттем. Иреннән аерылган да, кызы белән кайткан, диделәр. Бу хәбәрне ишеткәч, куркып калдым. Ә беркөнне очраклы гына кибеттә очрашкач, бөтенләй тынычлыгым бетте. Бик матур киенгән, бик чибәр иде Алинә. Елмаеп кына сөйләште. Саматны сорады. Чикләрне шунда ук билгеләдем: «Безнең гаиләгә якын килмә, үз гаиләм өчен теләсә кемнең бугазын чәйнәп өзәргә әзермен», – дидем. Ә ул минем сүзләрдән көлде генә. «Үткәннәр белән яшәргә гомерем ул кадәр озын түгел әле, борчылма», – дип китеп барды. 
Ә минем күңелгә корт керде. Һәр көн Саматның эштән кайтуын минутлап санап көтеп алам. Бераз гына соңга калса да, әллә ниләр уйлап бетерәм. Ә ул берни белмәгәндәй яши, әллә белгертмәскә тырышамы дип уйладым... 


– Алинә иреннән аерылып кайткан...
 Кичке аш ашап утырганда күңелемнән бер минутка да чыкмаган яңалыкны әйтүемне үзем дә сизми калдым.
– Беләм, – диде Самат.
– Инде очрашырга да өлгердегезме? – дидем зәһәр генә.
– Беркөнне Айсылу белән паркка баргач, очраклы гына күрештек, – диде ул исе дә китмичә.
Чәшкедәге кашыкны шалтыр-шолтыр әйләндереп утыруымны аңлап алдым. Борчылуымны сизенде бугай:
– Бар да үткәндә калды. Борчылма, миңа беркем кирәкми. 
– Ә йөзек? Син аны һаман саклыйсыңдыр әле? 
– Юк, мин аны шул көнне үк ыргыттым. Андый бүләкне бер генә тапкыр бирәләр. Синең бармагыңдагы балдак – тугрылыгым билгесе.  Бу теманы башка кузгатмыйк. Сез – минем гаилә. Айсылуым бәхетле булсын, – дип, өстәл артыннан торып китте. 
 Ә мин көчсезлегемне аңлап елап җибәрдем. Беренче мәхәббәте булса да, иремне ятларга бирәсем килми. Яратам мин аны!


Бу сөйләшүдән соң безнең өйдә Алинә турында башка сүз булмады. Саматта да үзгәрешләр сизмәдем. Әмма үзем генә һаман тынычлана алмадым. Айсылу белән икесен генә беркая җибәрмим хәзер, үзем дә аларга иярәм. Өйдәге эш торып торсын, гаилә мөһимрәк дип уйлыйм. Ирем өчен тагын да яхшырак хатын булырга тырышам, үземне карый башладым. Ир бирмәк – җан бирмәк, диләр, хак сүздер. Көн саен Алинәнең тизрәк кияүгә чыгуын телим. Шунда гына иркен сулармын, мөгаен. 
                                                                                                                                                                                                          Ирен яратучы хатын
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец. Самат та сабыр, сузендэ торсын инде. гомер буе бэхетле булсын нар.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бары да эйбэт булыр. ирен. бала жанлы бит ул аны хэм сине ташлап китмэячэк. узене авырга туры килсэ дэ. бэхетлн яшэгез

      • аватар Без имени

        0

        0

        Алинә, Алисә ....

        Хәзер укыйлар