Логотип
Күңелеңә җыйма

ИРЕМ БАЛА ТҮГЕЛ ИКӘН!

Күп гаиләләрдә очрый торган күренеш – хатын-кыз ирен бала урынына күреп тәрбияли. Безнең гаиләдә дә хәл шулайрак иде: иртән эшкә чыгып киткән иремә йөз сорау биреп (Телефоныңны алдыңмы? Перчаткаң кесәңдәме? Шарфыңны тыгызрак итеп бәйлә. Ишекне бикләргә онытма!), аның әзерлеген тикшерү дисеңме, һәрдаим шалтыраткалап, кушылган йомышларның чыннан да эшләнүенә инану дисеңме – кыскасы, мин үземне иремнең әнисе урынына күрә башлавымны сизми дә калганмын.
Ә беркөнне... Беркөнне минем сәяхәткә чыгып китәсем килде. Интернетта Истанбул турында видео күзгә чалынды! Йә Аллам, мин бу шәһәрне шундый сагынганмын!
Кич иремә сүз каттым: «Әтием (без өйдә бер-беребезгә шулай дәшәбез, балалар үстергәндә кереп калган гадәт), мин Истанбулга барып кайтыйм әле! Шундый сагындым! Сеңлем дә минем белән барырга риза. Барыйм инде! 3 кенә көнгә!»
– Бик сагынгач барасың инде,  – димәсенме бу!
– Әтием, ә син балаларны алып кала аласыңмы соң? Киендерә, ашата, йөртә алырсыңмы?
– Нишләп карамаска инде. Тырышырбыз. Бар, әнием.

Үзем шатланам, үзем уйлыйм: «Кызның чәчләрен үрә белмәс инде. Нәрсә генә ашап торырлар инде. Иртән соңга калырлар инде. Балаларның киемнәре пычранып бетәр инде, аларны алыштырырга кирәген күрә белер микән әтиләре. Ничекләр оешырлар инде...» 

Әй, ярар! Өч көндә әллә ни булмас әле! Балалар бәбәй яшеннән күптән чыккан, шактый мөстәкыйль булып үстеләр, исләренә төшермәсәң дә кайчан нәрсә эшлисен беләләр. Тәвәккәллим!
Кыбырсуым киткәнче, Казан аэропортында ук башланды. Очу төнгә туры килде. Юл буе: «Иртән соңга калырлар инде, тора алмаслар инде», – дигән уй башымнан китмәде. Гүзәл Истанбулга төшү белән смс яздым: «Тордыгызмы? Соңга калмадыгызмы?» «Все нормально, соңга калмадык. Яратабыз сине», – дигән җавап килде. Күңелемә шатлык иңде.

Әмма бераздан тагын башта уйлар этешә башлады: «Балаларны түгәрәкләргә илтә алды микән? Ашарларына акча бирде микән? Вакытында килеп җитте микән? Балалар әтиләрен көтеп урамда тормыйлар микән?»
Тагын смс яздым. Тагын тынычландыра торган җавап килде.

Өч көн буе сәяхәтем шундый уйлар белән үрелеп барды. Төрек ризыкларыннан авыз иткәндә: «Балаларга нәрсә ашатты икән?», Гөлханә паркында йөргәндә: «Балаларга нинди курткаларын кидерде икән?», кибеттә ирләр күлмәге күргәч: «Мәктәпкә йөри торган ак күлмәкләрен алыштырды микән?»... Һәм шулай бертуктаусыз! 

Әле киткәндә инструкция язып киткәнемне әйтергә онытып торам. Ике зур бит кәгазь тутырып кайсы очракта нәрсә эшләргә тиешлеген аңлатып күрсәтмәләр яздым да, суыткыч ишегенә элеп калдырдым. Кыскасы, полный комплект! Әйтерсең лә, балалар да, ирем үзе дә уйлый белми, мин генә бөтен нәрсәне беләм.

Шулай йөреп кайттым. Очкыч төшкәндә Казанда инде көн башланган иде. Балаларның мәктәптә, иремнең эштә чагы. Өй ишеген ачып, иң куркыныч күренешләрне карарга әзерләнеп керәм (куркыныч күренеш дигәнем юылмаган савыт-саба, кәрҗин тулы кер, тузган өй). Керсәм – өй ялт иткән, савыт-саба юылган, урыннар җыелган, ә суыткыч ишегендә записка – «Әнием, суыткычта сиңа аш бар, кичә кич пешердем». 

Күңелләр бер тулды, бер күтәрелде. Ике балам һәм ирем мине ял иттерделәр бит, рәхмәт төшкерләре! Өчесе дә маладислар икән! Өчесе дә үскән икән. Ә иремне бала урынына күреп бик ялгышканмын бит! 
Кич җитте. Ирем эштән кайтты. Кулында кызымның курткасы. «Замогы ватылган иде, ательеда рәтләттем», – ди бу. 
Кит аннан! Шуны да эшли алган! Ә бит замок ватылса ательга барасы дигән инструкция язмаган идем!
Уены-чыны бергә, кызлар. Ләкин ирләргә әни булырга кирәкми икән. 

Бу сәяхәт минем уйларымны дөрес якка борды дисәм, һич ялгышмам. Мин дөнья тоткасы түгел, ә хатын-кыз. Балаларыма – әни, иремә – хатын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар