Имән шаһит... 

 Үзәге нык бер хатынның үз көче белән рәхәт, бәхетле тормыш коруы һәм саклавы турында балалары, оныклары сагынып искә ала, аның хакындагы хатирәләрне оныкларының балаларына да сөйли; ә икенче хатын ихтыяр көчсезлеге аркасында шул тормышны рәхимсез рәвештә тар-мар итә… Бу хикәят шул турыда. 

 

«Бу фотоның сездә басылуын, журнал битләрендә калуын телим мин… Истәлеккә… Беләм, күпләр өчен ул берни дә аңлатмый. Гап-гади агач... Ә менә минем өчен бу фотосурәткә барысы да сыйган! Хатирәләр, кичерешләр белән тулы үткәндәге тормышым... Балачагым... Әлеге көннәрнең шундый кадерле бер кыйпылчыгы ул! Аңа әллә ниләр сыйган: иң бәхетле җәйге көннәр, яңа өзгән укроп белән сарымсак кушып пешкән яшь бәрәңгенең хуш исе, әле генә мичтән чыккан ипигә алма повидлосы ягып, кәҗә сөте эчүләр… Аның тәмлелеге! Менә әбекәй мичтән бөтен өйгә хуш ис тараткан пирогларын чыгара. Үзе матур, үзе кечкенә – орчык кебек кенә… Яулыгы читеннән көлсу дулкын чәчләре күренә… Үткен зәңгәр күзләрендә никадәр ярату, игелек, яхшылык… Җәй өчен көйләнгән аш-су бүлмәсендәге ул иртәнге чәйләрне, көндезге ашларны ничек ярата идем мин… Менә шул 17 елым әйтерсең тоташ киселеп калды! Ә мин тормышымның җанга бик тә газиз булган шул кадерле җирен гел сагынып искә төшерәм, ул йортны төшемдә күрәм… Тик ул нигездә хәзер инде чит кешеләр яши… Зур өметләр белән, яхшы киләчәккә ышанып кайчандыр утырткан Имән генә һаман шул килеш. Язмыш җилләренә үч итеп, ул ябалдашларын тагын да киңрәк җәя, ныгый бара кебек. Иң якын кешеләрем – бабакаем һәм әбекәемне хәтерләтүче ядкарь булып мәңге шулай шаулап утырсын иде ул…»  

Фоторәсем астына шушы юлларны язып безгә юллаган автор белән элемтәгә кереп, аның тормышын сөйләтә алдым бит! Ризалаттым! Бу юллар артында гыйбрәтле язмыш (чынлыкта язмышлар булып чыкты ул!) икәнен сизгән идем аны.  

...Имән күркәсен әнисе үзенең энесе белән бакчаларына балачакта утырткан булган. Еллар узган, кичәге балалар инде үсеп буй җиткән: башлы-күзле булганнар, гаилә корганнар... Ә имән? Имән дә үскән! Көннән-көн югарыга үрмәләгән, ныгыган, кәүсәләре калынайган, ә тамырлары тирәнгәрәк киткән... Аның ябалдашлары күләгәсендә инде оныклар – апалы-энеле ике туган гаиләсендә үсеп килүче кызлар уйный башлаган. Дүртәү булган алар. Көн туса, кызлар һаман шул имән тирәсендә бөтерелгән, хәтта ябалдашларына куыш корып, ятар урынга кадәр җайлаганнар. Имән аларны үз ышыгына алган, җил-яңгырдан саклаган… 

Әңгәмәдәшемнең иң бәхетле һәм иң якты истәлекләре әнә шул чор – әнисе үскән шул нигез белән бәйләнгән. Ләкин бәхет кенә бу йортка озакка тукталмаган булып чыккан... 

– Әнинең энесе спортчы иде – боксер. Ул актив тормыш белән яшәде. Авылга кайткан чакларда да тынгы белми, күп вакыт безнең белән әвәрә килә – походларга ияртеп алып чыгып китә иде. Гаиләсе матур иде абыйның. Хатыны табиб иде. Бар да әйбәт кебек иде. Ләкин… Бәла шулай сиздермичә килә бугай ул. Абыйның хатынына инде гаилә дә, балалар да кирәкмәвен көннәрдән бер көнне бөтенебез аңладык. Ул һәммәсен дә шешәгә алыштырган... Читләрдән яшерүдән күптән узган икән. Без аңладык, абый гына... Кеше барыбер һаман яхшыга ышана, яхшыга өметләнә бит ул: әле соң түгелдер, барысын да төзәтеп булыр дип уйлый. Абый да шундый өмет белән яшәгән иде дә соң… Ә фаҗига аның үзенә килеп кагылды: ул арабыздан китеп барды. Коточкыч хәл: үз өендә, үз диванында ял итеп ятканда, аның гомерен өзделәр... Хатынының беренче никахтан булган улы гаепне үз өстенә алды. Ләкин моңа берәү дә ышанмады. Ул төпле малай иде, әниләрен кулга алсалар, икенче әтидән туган сеңелләренең әтисез дә, әнисез дә каласын аңлагандыр. Абыйның бер кызына – 6, икенчесенә 3 яшь иде ул вакытта... 

Бу гаиләнең бәхетсезлеге менә шуннан башлана да инде. 

– Абыйның хатыны тагын да ныграк эчүгә сабышты. Кызларга тәрбия эләкмәде. «Әни бүген дә исерек», – дип, күз яшьләре белән елап әбиләргә килеп кергән көннәре күп булды. Тик әниләре азрак айнып, артларыннан килүгә, бар начарлыгын онытып, кичереп, кабат аның белән кайтып китәләр иде. Нинди генә булса да, әниләре бит...  

Әти-әнине ярату хисе кешегә туганда ук салынадыр, һәм алар нинди генә булса да, үзләрен ничек кенә тотса да, ул хис беркая да китеп югалмыйдыр, күрәсең. Кызларның үзләрен шулай тотуы опека органнарын да ялгыш фикергә этәргәли.  

– Тиздән җиңги – абыйның хатыны – йортын сатып башка авылга күчеп китте. Туганнан туган сеңелләрем коточкыч шартларда үсте. Моның ахыры хәерле булмаячагы билгеле иде инде – кызлар приютка эләкте. Әбекәй кызларның олысын үзенә алып кала алды. Ә кечкенәсен үзебезгә алырга дип, минем әни документлар җыя башлады. Апам белән миңа гаиләбезнең тиздән ишәячәген – абыйның кечкенә кызы да безнең белән яшәячәген аңлаттылар. Әнинең ул чактагы борчылуларын, документлар җыеп изалануларын бик яхшы хәтерлим. Тик нигәдер инспектор гел каршылыклар тудырып кына торды. Мөгаен, аның ниндидер без белмәгән үз мәнфәгатьләре булгандыр. Еллар үткәч кенә ниндидер кыек эшләре өчен аны җәзага тартканнарын ишеттек. Кыскасы, абыйның кече кызын үзебезгә ала алмадык. Әни өчен ул гомерлек йөрәк ярасына әйләнде... Кызларның икесе белән дә гел аралашып тордык. Балалар йортында калган кечкенә кыз янына да күчтәнәчләр күтәреп еш бара идек.  

Бу вакытта инде әбекәй дә тол калган иде. Хуҗалык мәшәкатьләрен берүзе алып бару авылда хатын-кызга җиңел түгел бит. Бәлки, шуңадыр, озакламый әбекәй күршедәге ялгыз бабай белән кушылды – бергә яши башладылар. Тармакланып, куәт алып үскән Имән бу хәлләрнең барысына да шаһит иде: ул, әйтерсең лә бу йортта яшәүчеләргә көч бирергә теләде. Әбекәй башына да күп сынаулар төште шул... Соңгы вакытта ул бик биреште, җанына тынычлык эзләп, гел догада булды. Апам белән мине дә, үзе үстергән оныгын да, читтә үскән оныгын да – беребезне дә догадан калдырмады. Гел безгә бәхет сорады. Еш кына мин аның Ходайга тагын бер нәрсә сорап ялварганын ишетә идем. Һәм ул мине һәрвакыт куркыта, тетрәндерә иде. Аллаһы Тәгаләдән җиңел, тиз үлем сорый иде ул. Теләкләре кабул булды әбекәемнең: нәкъ менә шулай китеп тә барды ул. Өй мәшәкатьләреннән бераз хәл алыйм дип, утырган җиреннән китеп тә барды… 

Ә язмыш тәгәрмәче берәүне дә аямыйча тәгәри дә тәгәри... 

Җиңгинең малае төрмәдә передозировкадан үлеп китте. Язмыш аны сындырды, күрәсең... Ә җиңги үзе тормыш төбенә һаман тирәнгәрәк төшә барды. Иренең төп нигезенә дә еш килә иде ул. Әбекәй үлгәч, шунда яшәп калган теге бабай белән бергәләп эчәр өчен килә иде. Аракыга акча җитмәсә, әбекәй белән бабакайның гомер буе җыйган әйберләрен сата башладылар. 

 

Әбекәй борчак төшкән күлмәк һәм колак алкалары тагарга ярата иде. Аның бизәнү әйберләре белән тулы тартмасын актарырга без, кызлар, шундый ярата идек... Әбекәй гел: «Борчак бизәкле күлмәк күрсәм, йөрәгем әллә нишләп китә», – дия торган иде. Үләренә күп тә калмаган иде инде, ул шундый яңа бер күлмәк сатып алды. Көзге алдында аны киеп сөенүләре әле һаман күз алдымда, әмма киеп туздырырга гына насыйп булмады... Әбекәйне соңгы юлга озатканда, шкаф ишеге кинәт шыгырдап ачылып китте һәм ишек ярыгыннан шул күлмәкнең итәге күренде. Әйтерсең хушлаштылар... Әбекәй әле бәйләү бәйләргә дә бик оста иде, свитер, оекбашлар гына да түгел, өен ул үзе бәйләгән челтәрләр белән дә бизи иде. Кызганыч, боларның барысы да юкка чыкты – әрәм-шәрәм булды. Аның кул җылысын саклаган, ул яраткан, без яраткан әйберләр... Кадерле әбекәем бөртекләп булдырган, озак еллар күз карасыдай саклаган дөньяның күз алдында менә шулай меңләгән кисәкләргә таркалып юкка чыга баруын күрү түзә алмаслык авыр иде. Бары Имән генә элеккечә иде: әйтерсең, ул боларның барысын һаман сакларга тели, әйтерсең, берни үзгәрмәгән...  

Абыйның олы кызы эчкече әнисе белән үсте. Әнисе һөнәрен сайлап, медицина көллиятенә укырга керде. Әмма балачактан әйләндереп алган мохит үз җимешләрен бирә башлады – ул да начар юлга кереп китте: алкоголь, наркотиклар… Берчак Казанга безгә кунакка килде, һәм хәтта шул вакытта да үз ишләрен табып, кәеф-сафа корып йөрде. Хәтерне бик калдырды... Кайтып киткәч тә, берничә тапкыр шалтыратты әле ул. Көннән-көн тормышның төбенәрәк тәгәри баруы телефон аша да сизелә иде. Бәлки ялгышым булгандыр: тик мин аңа башка шалтыратмаска куштым. Безнең уртак сөйләшер сүзләр дә кимегәннән-кими бара иде бит инде... 

Күп тә үтмәде, әбекәй өендә ут чыкканын ишеттек: хуҗа төтенгә булыгып үлгән, диделәр… Әниемнең туган нигезе белән бәйләнеш шулай итеп бөтенләй өзелде. Бары хатирәләр генә калды... Моның өчен иң кайгырган кеше әнием булды, әлбәттә.  

Еллар уза торды… Без дә буйга җиттек. Кайчандыр имән төбендә уйнап яткан кызлар инде үзебез әни булдык. Тормышка мөнәсәбәтләр, карашлар да үзгәреп тора: сабырландык, күп нәрсәнең кыйммәтен башкача аңлый башладык. Туганнар кадере дә артты. Хәзерге интернет заманында кайчандыр югалган элемтәләрне торгызу бер дә кыен түгел ул. Күптән түгел без дә бер-беребез белән табыштык. Менә шатлык: абыйның олы кызы теге афәтләрдән котылыр көч тапкан бит үзендә! Бүген үзе шул ситуациягә эләккәннәргә булыша икән. «Вконтакте»дагы битеннән укып, аның да балачак елларын сагынуын аңладык. Кечкенәсе дә укуын тәмамлап, инде эшли икән.  

Әлегә телефон аша гына хәбәрләшәбез, әмма тиздән ял алып, әниләрнең туган авылына кайтырга җыенабыз. Бөтенебез бергә! Ничә еллар аерылышып торганнан соң, кабат Имәнебез янында күрешергә сөйләштек. Безнең – кыз туганнарның яраткан урынында!  

...Имән ышыгында әбекәй рецепты буенча яшь бәрәңге пешерербез. Мин улларыма әбекәй белән бабакай турында, бу йорт, Имән белән бәйле бәхетле мизгелләр турында сөйләрмен... Аларның да мине аңлавын, безнең гаиләдәге кискен борылышларның сүзсез шаһитын яратуларын бик телим... 

Әбекәйнең тәмле бәрәңгесе 

Яшь вак бәрәңгене кабыгы белән табада кыздырабыз. Сөткә сарымсак, укроп кушып, шушы соусны бәрәңге өстенә агызабыз, кыздырылган суган өстибез. Өстен томалап, аз гына сүрән утта тотабыз.  

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»