Логотип
Күңелеңә җыйма

Гомерлек сагыш

Калмадың син язмышымда
 Гади бер таныш булып.
Калдың йөрәгем түрендә 
Мәңгелек сагыш булып.
Гөлшат Зәйнашева.

Дөнья киң, дисәләр дә, дөнья тар да икән ул. Гаҗәп. Кайвакыт көтмәгәндә легенда, романнар язарлык тарихлар­ның шаһиты буласың.
Бакча күршем Фәридә апа белән күл буенда сөйләшеп утырабыз. Ничектер хисләндерә, күңелне алгысыта торган җәйге кич. Үзеннән-үзе үткән яшьлек, тәүге тойгылар, беренче мәхәббәтләр күңел түреннән калкып чыга. “Беренче сөйгән ярым белән кавыша алмадык шул без”, — дип куйды күршем моңсу­ланып. И-и, беренче ярлары белән ка­вышканнар күпме генә инде ул. Берен­че сөю — гомерлек мәхәббәт дигән сүз түгел ич әле. Күбесенчә тәүге хисләр ул- әле үз тиңеңне эзләү, көтү, мавыгу гы­на. Тик... тик сүнмәс сөюгә, гомерлек сагышка да әверелгәннәре була икән тәүге хисләрнең.
Сугыштан соңгы елларда Казанда педучилищеда укый Фәридә апа. Авыр еллар. Өскә кияргә киеме, туйганчы ашар ризыгы юк. Шулай да дөнья ма­тур. Дөнья яшь чөнки, өметле. Яшьлек­нең күңел яктылыгын мондый юклыклар гына сүндерә алмый. Кино-театрлар, кичәләр, күңел ачулар оныттыра ул юк­лыкны. Шундый кичәләрнең берсендә Вәкил исемле егет белән таныша Фәридә. Беренче караштан кабынган мәхәббәт дигән гыйбарә бар. Фәридә белән Вәкилнең дә карашлары очраша, һәм... башка беркемне, беркемне күрмәс була ул күзләр.
— Вәкил бездән югарырак курста укучы шәһәр егете, бик чибәр, кыю, ша­ян. Мин, киресенчә, авылда туып үскән­гәдер инде, оялчан, тыйнак идем. Бер­ беребезне күрмичә бер генә көн дә то­ра алмый башладык. Кино-театрларга, бию мәйданнарына, күңел ачу кичә­ләренә йөрибез. Очрашу-күрешү уры­ныбыз — мин яшәгән өйдән ерак түгел генә үскән бөдрә тал ышыгы. Хисләре - безнең тирәнлеген дә, киләчәктә бәхет­ле, матур, тату гаилә корырга хыялла­нуыбызны да белә тал. Гап-гади, кадерле хыялыбызның тормышка ашачагына да шикләнми. Шикләнерлек сәбәбе дә юк шул.
Вәкил җәй көне акча эшләп алырга ниятләп, студентлар үзешчән сәнгать коллективы белән гастрольгә китте. Ае­рылышу бик авыр булды, билгеле. Еге­темне бик сагындым, юксындым. Дөнья буп-буш калган төсле, көннәр күңелсез, моңсу. Сагынуга түзә алмаган чакларда бергә йөргән юллардан атлыйм, ул юл­лар мине талыбыз янына алып килә. “Шулкадәр сагышланма, гомерлеккә аерылышу түгел бит”, ди гүя тал. Чын­лыкта мин шулай үз-уземне юатам.
Шулай ямансулап йөргән көннәрдә, әниемнең каты авыруы турында хәбәр алдым. Миңа авылга кайтып китәргә ту­ры килде. Сөйгәнемә хат яздым да фа­тир хуҗасы Әлфия ападан хатны Вәкилгә тапшыруын үтендем. Әлфия апа мине бик ярата, үзенең армиядән кайтачак улы белән кавыштырырга хы­яллана иде. Тик мин Вәкилдән башка бер кеше турында да ишетергә теләмәдем.
Авылда сөйгәнем артымнан кайтыр яки хат язар дип көтә башладым. Юк шул, ул кайтмады. Көне-төне аны уйлап, ашаудан яздым, төннәр буе йоклый ал­мыйм, елап чыгам. Ләкин, аны эзләп, үземә Казанга барырга дигән уй башы­ма да килми. Кызларга егетләрне эзләп йөрү килешми торган гамәл санала иде шул без яшь чакта. Яратуы шуның кадәр генә булган, димәк, дип үземне
юатырга, күңелемнән аны сызып таш­ларга тырыштым. Үзем укытучы булып эшлим, буш вакыт аз, чөнки читтән то­рып педагогия институтында да укыйм. Әкренләп йөрәк тә тынычлана башла­гандай булды, яраларга вакыт дәва, диләр бит. Ярага дәва булса да, ярату­ны җиңә алмый икән... Ике ел узды. Авылның бер егетенә кияүгә чыктым, ләкин иремне ярата алмадым. Ша­гыйрә Гөлшат Зәйнашева яза бит әле:
Үзем парлы, җаным ялгыз,
Җаным ялгыз кош сыман...
Минем дә җаным һәрвакыт ялгыз булды. Иремнең һәр эшләгән эшен, һәр хәрәкәтен ирексездән Вәкил белән ча­гыштырам. Балабыз туу да ярдәм итмәде, без аерылыштык. Уртак хыял­ларны, өметләрне, Яратуны ничек шу­лай җиңел генә сызып ташлый алды ул, ничек мине шулай тиз онытты дип, Вәкилгә үпкәләгән, әрнегән чаклар да булды, булды, билгеле. Үпкә-рәнҗешләр онытылды, Ярату калды. Шул ялгыз яратуымны гомерем буе җанымда сакладым, шул хис белән яшәдем.
Фәридә апаның тарихы мине шул­кадәр тетрәндерде, мин өнсез калдым. Чөнки мин... Вәкилне дә белә идем. Аның да яшьлек хисләреннән хәбәрдар идем. Нишләргә миңа? Әйтергәме? Көзләр соңында күкләр күкрәтү бул­масмы бу хәбәр? Әйтсәм ни үзгәрер? Еллар үткән, гомерләр узган. Калсын­мы бар да шул килеш? Әллә... бу икәүне — бер-берсен сөйгән ике җан­ны — гомер көзләрендә очраштырыр өчен Ходай минем юлларымны алар белән кисештердеме? Мин ике ут ара­сында идем. Фәридә апаны “ни өчен, ни өчен?” дип, гомер буе бимазала­ган сорауга җавапны беләм бит. Вәкилгә дә гомер буена шул ук сорау тынгы бирмәгән бит: “Ничек, ничек сөйгәне шулай тиз генә башкаларга алыштырды соң аны?”
Сагынудан сарыларга сабышкан егет, гастрольләре тәмамлануга Казан­га ашыга. Бәхетле очрашу мизгелләрен әллә ничә кат күңеленнән кичерә ул. Инде күпме көткән, хыялланган минут­лар җитте дигәндә, Фәридә яшәгән фатирның хуҗасы Әлфия апаның сүзләре егетне хушсыз калдыра. “Фәридә тормышка чыгып, авылга кай­тып китте...” Дөнья кара упкынга убыл­гандай була. Ничек? Берни аңлатмыйча, менә шулай, качып диярлек китәргә? Барысын аңлатып язган хат Әлфия апада кала шул, ул аны Вәкилгә бирми.
Аңы тәмам томаланган егет кайгы­сын мәхәббәтләренең шаһиты — бөдрә талга гына сөйли ала бу кичтә. Вәкил­нең сөйгәненә багышланган мәхәббәт поэмасын тыңлыйсы тал, үпкәле-әрнүле, гаҗиз-гаҗәпләнү сүзләрен генә ишетә. Ә нинди якты сагыш, өмет-хыял, ашкыну-омтылышлар сыйган иде бит ул поэмага. Моннан ары шигырьләргә әрнү-юксынулар, газап-өзгәләнүләр генә күчәр. Сагыну һәм үпкә. Гомер буе шушы хисләр телгәләр аның җанын. Озак, бик озак якты һәм әрнүле ха­тирәләр белән яшәр Вәкил. Дуслары­ның: “Оныт. Ул бит сиңа хыянәт итте”, — диюләре дә, үзенә гыйшкы төшкән кыз­ларның якты карашына да исе китмәс. Ә Фәридәсен эзләп авылга кайтырга, аңлашырга җөрьәт итмәс. Дөресрәге, инде гаилә корган дип уйлаган сөйгәне­нең тормышын җимерүдән куркыр... Юк, ялгыз калмады Вәкил. Гаилә корды, балалар үстерде. Анысы — икенче тор­мыш. Дөнья көтү. Ә беренче хисләр, тәүге сөю — аның гомерлек йөрәк яра­сы булып калды.
Бер-берсенә гомерлек үпкәдән мин арындырырга тиештер аларны, мөгаен. Шулай санадым. Фәридәсенең үзенә хыянәт итмәвен белгәч, күз яшьләрен тыя алмады Вәкил. Соңрак “1950 ел та­рихының дәвамы” дип, бер кочак ши­гырьләр китереп бирде.
Күп газаплар кичердем мин,
 Тапмадым тик чишелеш. 
Дөреслекне белми йөрсәң,
 Авыр икән кичереш.
Илле өч елга тулды бит 
Сызлавы йөрәгемнең. 
Быел гына ачыкланды 
Хәлләре сөйгәнемнең.
Кеше аша “аһ” ташыту 
Һич тә тиеш түгелдер.
Күзләргә карап аңлашу 
Әллә... бәлки... бүгендер?

“Фәридә белән очрашкач, сүземне нәрсәдән башлармын икән, дип уйлап йөрим”, — диде ул соңгы күрешкәндә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нинди "яхшылык" эшләгән Әлфия апаң? Печән өстендәге эт сыман.

    Хәзер укыйлар