Логотип
Күңелеңә җыйма

Галош язмышымны хәл итте

Балачактан ук әкиятләр яратмыйм. Ышанмыйм да. Әмма тормышың әкият сценариесе ,буенча баргач, ышанмый хәл юк икән...

Балачактан ук әкиятләр яратмыйм мин. Ышанмыйм да. Әмма тормышың әкият сценариесе буенча баргач, ышанмый хәл юк икән...


 Бөтен дус кызларым кияүгә чыгып бетте. Мин генә калдым. Күңелгә ятмаган кеше очрмагач, нишләтәсең.  Аның каравы, мин ирекле, дип юатам үземне. Йә бер иптәш кызыма, йә икенчесенә барып кунак булып кайтам. Ә алар өйләреннән чыгып китә алмый, ирләре итәгенә ябышып ята. Җәйнең җылы бер көннәрендә  элекке төркемдәшем Алсу дачаларына чакырды. Электричкага утырып кунакка юл тоттым. Иптәш кызым бала көтә иде. Корсагы инде борынына җиткән. Бала табарга бер ай гына калып бара. Ире  отпускага чыккач, шәһәр һавасыннан ялкып, дачада яшәп яталар.  Аннан соң этләре – Каштанга да ирек кирәк. Мине  Алсу ире белән каршы алды. Аларга этләре дә ияргән. 


Июльнең җылы кичен рәхәтләнеп сөйләшеп үткәрдек. 
– Сиңа да гаилә корырга кирәк инде, – диде Алсу, үзебез генә калгач. –  Әллә син дә пенсия яшенә җиткәндә бала табу модасына иярәсеңме?! Һич аңламыйм соңлап бала табучыларны. 
–  Сиңа  рәхәт. Әнә нинди ирең бар.  Яратып кына тора, үзеңә бик игътибарлы. Мондый ирем булса, мин дә бер-бер артлы бала табып кына торыр идем. Әлбәттә,  минем дә гаиләле булсым килә. Әмма җанга яткан лаеклы кеше очрамый бит. Гаилә корасым килә дип, очраган беренче кешегә кияүгә чыга алмыйм. Уртак балалар тәрбияләп үстерәсе дә булачак бит. Ә алар мәхәббәттә үсәргә тиеш. 
– Син хаклы, – дип килеште дустым. – Теләсә кемнән бала табып булмый, ә принцлар хәзерге заманда бик сирәк.
 Бик озак сөйләштек ул төнне. Таң атар вакыт җиткәч кенә йокларга яттык. 


 Икенче көнне мине Алсуның ярсыган тавышы уятты. «Һай, җүнсез. Менә оятсыз, нишләдең инде син, йә?!»  Киенеп чыксам, Алсу баскыч төбендә гаепле кыяфәт чыгарып яткан этен әрли иде. Эт янында чәйнәлеп беткән туфлием ята. 
– Менә сиңа мә! Моның икенчесе кая икән инде?
– Йә җыеп куйган, йә ашаган, – диде Алсу гаепле тавыш белән. –  Көчек чагында аяк киемнәре  белән шулай уйнарга ярата иде. Инде күптән болай эшләгәне юк иде. Үскәч ул гадәтен оныткан дип уйладык. Синең аяк киемеңне чәйнәр дип башыма да китермәдем. Борчылма, яңа туфли алып бирермен.
– Туфлиләр күп лә ул, борчылма юкка. Тик менә ничек шәһәргә кайтырмын?
– Аяк киемнәре күп ул, хәзер табарбыз, – дип, мине түгел, үзен тынычландырырга тырышты Алсу. 


Ләкин  аяк киеме табу бик җиңел булып чыкмады.  Алсу гәүдәгә дә кечкенә, аягы да кечкенә размерлы. Ә мин кырыгынчы размерлы аяк киеме киям.  Билгеле,  Алсуның башмаклары миңа кечкенә булып чыкты. Һич булмаса дип, иренең ботинкаларын да киеп карадым, 43 нче размерлы ботинкалар бөтенләй килешле түгел иде. Якын-тирәдә кибет тә юк. «Өйгә яланаяк кайтырмын микән инде?» – дидем аптырап.  «Хәзер берәр нәрсә уйлап табабыз», – дип, Алсу сарайларына чыгып китте. «Таптым! – диде ул бераздан, шатлыклы тавыш белән. – Әни белән кайнана килгәч киеп йөри торган аяк киеме бар бит безнең. Ул синең размерга туры килә».  Алсу карага кызыл чәчәкләр төшкән галош  тоткан иде. Галош миңа зур иде, әмма башка ярашлы аяк киеме булмагач, шуңа ризалашырга туры килде. 
– Әле ярый сарафаным озын, артык күзгә бәрелеп тормас.
– Чәчәкле сарафаныңа чәчәкле галош килешеп кенә тора, – дип шаяртырга тырышты Алсу. 


Китәр сәгатем якынлашты. Юлны беләм, зинһар, ятып кына тор, сиңа күп йөрергә ярамыйдыр инде дип, алар белән саубуллашып,  ялгызым гына юлга кузгалдым. Зур галошымның лаштыр-лоштыр килеп баруыннан көләсем килде. Кайчан соңгы тапкыр кидем микән мин бу резин аяк киемен? Үсмер чакта әбигә кайткачтыр, мөгаен.

 
Зур галошларымны сөйрәп килеп җиткәндә, перронда минем электричка кузгалырга дип кычкырта иде инде. Тиз-тиз атлап, баскыч буйлап йөгердем, әмма ашыгып атлаганда, бер галошым аягымнан төшеп,  баскыч  араталарыннан аска тәгәрәде. Артыннан төшсәм электричкага соңга калачакмын, аннан тагын кайчан килер, монысыннан калмавың хәерле дип вагонга йөгереп кердем дә буш урынга барып утырдым. Электричкадан төшүгә такси чакыртырмын. Ә  монда беркем күрмәс әле дип, яланаягымны итәк астына яшердем. Әмма каршыда утырган әби күреп өлгергән иде инде, миңа бик сәер генә карап куйды. 


 «Хөрмәтле пассажирлар, әле яңа гына галошын кем югалтты?» – дигән тавыш ишетеп, артыма борылып карадым. Ә анда галошымның югалган сыңарын күтәреп, чибәр бер егет басып тора.  Мин урындыгыма сеңдем. Яланаяк кайтсам кайтам, бу матур егеткә аяк киемен, җитмәсә, галошын, югалткан кыз булып күренәсем килмәде.  Әмма каршымдагы әбием бик кайгыртучан булып чыкты. «Улым, менә бу кызның бер аягында юк иде. Ишетми, ахры», – диде бөтен вагонга ишетелерлек итеп. Оялуымнан җир тишегенә кереп китәр хәлгә җиттем.  Чибәр егет көн саен очрап тормый, ә мин аның алдында оятка калдым.


Егет алдыма килеп басты да, кызыксынып,  мине күздән кичерде. Яланаягымны тагын да яшерә төштем. 
– Сезме инде ул  Золушка?– диде егет елмаеп.
Мин сүз әйтер дәрәҗәдә түгел идем, баш кына кактым. 
– Ә мин принц, ә бу... сезнең хрусталь туфлиегыз буламы?
Ул тезләнде дә, миңа бәхетсез галош сыңарын сузды. Мин көлеп җибәрдем. 
– Янәшәгездәге урыныгыз буштыр бит, утырсам буламы, – дип сорады.
Кабат баш кактым.  

Юл буе сөйләшеп кайттык. Электричкадан төшүгә ул такси чакыртты. Аны перрон янына ук китертте. Баскычтан ул мине күтәреп төшерде дә җайлап кына таксига утыртты. Принцым белән мин инде башка аерылмадым...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менә бит, галош бәхетле иткән! Көчеккә дә рәхмәт инде.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик матур тарих, гади, укырга рәхәт.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Рэхмэт инде эткэ

        • аватар Без имени

          0

          0

          Нэкъ экияттэгечэ булган бит бу эй.менэ бэхет кайда ул...бэхете гомерлек булсын..

          • аватар Без имени

            0

            0

            Шәп!

            Хәзер укыйлар