Логотип
Күңелеңә җыйма

Гафу итә алмыйм сине, әни!

– Апа, әни акылдан шашкан! Көзнең яңгырлы салкын бер көне иде ул. Мәктәптән туңып кайтып кына кердем, каршыма башлангыч сыйныфта укучы сеңлем Айзилә йөгереп килеп чыкты да, колагыма әнә шулай дип пышылдады.

 Апа, әни акылдан шашкан!
Көзнең яңгырлы салкын бер көне иде ул. Мәктәптән туңып кайтып кына кердем, каршыма  башлангыч сыйныфта укучы сеңлем Айзилә йөгереп килеп чыкты да, колагыма әнә шулай дип пышылдады. 
– Нәрсә сөйлисең соң син? – Өстемне сала-сала, янымда ике күзен тутырып карап торган сеңлемә карадым. Фантазиясе бай сеңлем шаяртырга уйлаган, күрәсең. Юк, күзләре моңсу...
– Әни әтидән аерылып китә! Алар бүген шундый озак талаштылар.
– Сеңлем, беренче генә тапкырмыни инде бу?! Талашмаган көннәре дә юк, – дип кул селтәдем. – Ничек талашсалар, шулай дуслашырлар. Аларны белмисеңмени инде. Игътибарга алма! 
– Юк, юк, юк, – дип башын селкеде Айзилә. – Монысы чынлап, апа. Әни: «Булды, башка түзәр әмәлем калмады, мин китәм», – диде. 
– Юк сүз сөйләмә, сеңлем. Әни безне ташлап китәме соң?! Болай гына әйтә ул, ачуы килгәнгә. Безне ташлап кая китсен соң ул. Әни бит ул!
– Белмим, – дип шикле карашын миңа төбәде Айзилә. – Әти белән әни  талаштылар-талаштылар да, әни ишекне шап итеп ябып чыгып китте, ә әти, башын тотып, һаман бүлмәсендә утыра.


Без берникадәр вакытка сүзсез калдык. Хәтта киенеп янә мәктәпкә китәсем килде. Кире кайтканда бар да элеккечә булыр, сеңлем дә, каршыма чыгып, бу хәлләрне сөйләмәс кебек тоелды. Өйдәге тынлыкта безнең йөрәк тибешебез ишетелә сыман. Аяк очларына гына басып килдек тә, ишектән башыбызны тыгып, әти утырган бүлмәгә карадык. Ул бер ноктага төбәлеп утырган. Безне күрмәде дә. 


Миңа инде унбиш яшь. Олылар арасындагы мөнәсәбәтләрне хәтәр чамалыйм. Ул адашып калган кешегә охшаган иде: һәрвакыт туры сынлы әти бөкерәеп утыра. Ул кайдадыр еракта – безнең белән түгел иде. Әллә Айзилә сөйләгәннәр чын микән дигән уй яшен тизлеге белән узып китте. Мескен әтием... Ә әни! Әтине бу кадәр үпкәләткәннән соң ничек өйгә кайтып керер?!


Айзилә белән үз бүлмәбезгә кереп утырдык. Сеңлемнән тагын ниләр ишетүен сораша башладым. Айзилә сөйләгән сүзләргә ышанасым килмәде. Булмас! Әни алай әйтмәс!  Димәк, безнең белән яшәргә авыр булган? Ә аның соры тормышта түгел, яратып һәм яратылып яшисе килә. Ул мәхәббәтен очраткан һәм, бернигә карамастан, аны ташламаячак. Бәхете өчен көрәшәчәк. Ул бәхетле булырга лаеклы. 
– Син бит боларны мине куркытыр өчен, караган кинолардагы өзекләрне истә калдырып сөйлисең, шулаймы сеңлем, – дим өмет тулы күзләрем белән Айзиләгә карап.
– Юк инде, апа, нишләп алдалыйм инде мин, – сикереп торып каршыма килеп басты да, учларын ачып миңа таба кулларын сузды. – Ипи тотып ант итәм!


Без шулай аптырашып утырган арада мәктәптән Айваз кайтып керде. Ишек ачылган тавышны әти ишетмәде бугай, алгы якка чыкмады. Көндез әти белән әни арасында булган хәлләрне Айвазга да сөйләдек. Нәрсә булганын аңларга тырышып, өчәүләп баш вата башладык, әмма әти янына кереп сорашырга, йөрәк җитмәде.

 
– Олылар талаша дип, ачка утырып булмый. Минем ашыйсым килә. – Айваз өйдәге тынлыкны бозып кычкырып шулай диде дә, лаштор-лоштыр атлап, кухняга юнәлде. Аның артыннан без дә калмадык. Айваз тавышын ишетеп булса кирәк, әти дә кухняга чыкты. 
– Кайттыгызмы, балалар?
– Әти, безнең ашыйсы килә, – диде Айваз әтинең аптырашта калган йөзенә карап.
– Бераз көтеп торыгыз, хәзер берәр нәрсә әтмәллим, – дидем дә суыткыч ишегенә барып тотындым. Балалардан иң олысы – мин, димәк, бөтен җаваплылык минем өскә төшәдер хәзер дип уйладым. Әтине дә кыен хәлдә калдырасым килмәде. Ул әле һаман безнең янга кайтып җитә алмый иде. 
– Кызым, әйдә алайса, берәр нәрсә пешерик. Әниегез... бүген кайтмас... мөгаен. Әти соңгы җөмләне бик авырлык белән әйтте. Тамагына төер тыгылганын аңладым.
– Ярар, – дип тынычландырырга тырыштым өйдәгеләрне,– әнисез дә ашарга пешерә алырбыз...


Барысын да үз кулыма алырга тырыштым. Айзиләгә табага май салырга, Айвазга суган әрчергә куштым, үзем бәрәңге әрчергә тотындым. Кызган бәрәңгене табасы белән өстәл уртасына куеп, ашарга утырыштык. Күпме генә көтсәк тә әти авыз ачып бер сүз дә әйтмәде. Алдында торган ризыкка да кагылмады, бары тик шикәр дә салырга онытып, чәен болгатып утырды. 
Әни икенче көнне дә кайтмады. Әт

и бик уңайсызланып кына: 
– Әниегезгә ялгыз калып уйларга кирәк. Борчылмагыз, бүген булмаса, иртәгә кайтыр да, барысын да үзе аңлатыр, – дип әйтү белән генә чикләнде. Ә без берни сорашмадык.


Икенче көнне җыелышып кичке аш ашап утырганда, әни кайтып керде. Ул элекке кебек матур түгел иде, күренеп тора, елап шешенеп беткән – күзләре кып-кызыл. Айзилә йөгереп барып аны кочаклап алды. Айваз белән без урыннан да тормадык. Әти берни булмагандай: «Безнең белән ашарга утырасыңмы?», – дип сорады. Әни әтигә карап, башын гына чайкады. Ашап бетергәнебезне көтте дә, әни барыбызга да залга чыгарга кушты. Безгә әти дә иярде. Диванга тезеп утырткач, әни сөйли башлады. Әйе, без ишетергәз теләмәгән, без курыккан сүзләрне... Элекке тормыш чәлпәрәмә килеп ватылды: алар әти белән аерылышачаклар – әни яраткан кешесен очраткан. Аңа бу адымга барырга бик авыр булган. Бик күп вакыт безгә яра салмас өчен сабыр иткән, әмма түзәр чамасы калмаган. Хәзер яңа гаилә корачакбыз, әмма анда әти булмаячак. 
–  Ул бик әйбәт кеше. Сез аны ярата алырсыз дип уйлыйм. Бергәләп матур итеп яшәрбез. Әтиегез янына килеп йөрерсез...
– Ә нигә әле үз әтием исән чагында чит абый белән матур итеп яшәргә тиеш мин?! Безнең үз өебез, үз әтиебез бар, – гадәттәгечә Айваз малайларга хас беркатлылык белән нәрсә уйлаганын ярып салды.
– Зинһар аңларга тырышыгыз балалар, миңа болай да авыр, – дип, әни миңа карады.
– Әтидән үзең генә китмисең, безне дә тартып аласың киләме? – дип сорадым салкын гына. Күңелем әнигә карата нәфрәт белән тулды. – Бу бит инде хыянәт кенә түгел... Мин әтидән китмим. Шушында калам, – дип әти утырган урындык янына килеп бастым. 


Ачулы күзләрен әнигә төбәп, Айваз да минем янәшәгә басты. Иң кечкенәбез – Айзилә – утырды-утырды да, бер сүз дәшмичә безнең янга килде. Без стена кебек тезелеп бастык, әйтерсең гаиләбезне, өебезне сакларга, әтине якларга теләдек. 


– Миңа ничек авыр икәнен белсәгез иде сез... – әни елап җибәрде, аның тавышы калтырый иде. – Ходаем, бәхетле булырга теләү гөнаһ эшмени?! Мин бит сезне бик яратам. Сез миңа җанымнан кадерлерәк, әмма яраткан кешемнән дә баш тартырга теләмим. Минем бәхетле буласым килә... – Әни, такмаклап, елады да елады. Без бер сүз эндәшмәдек. Тик белә идек: без әтине ялгызын калдырмаячакбыз. Китәсе килә икән – үзе китсен! Безнең белән бәхетле булмаган икән, әнә шул кешесе белән бәхетле булсын. Эчемдә әнигә булган ачу минутлап белән түгел, секундлап кабарды. Мин аны хәтта күрәалмас дәрәҗәгә җиттем. 
– Шулай да минем аңларсыз дип өметләнәм. Әмма бирешмәячәкмен, соңгы сүзне суд әйтер... – диде дә әни, башын салындырып чыгып китте. Беребез дә аның белән саубуллашмады. 


Суд процессы бик озак барды. Әти дә болай гына бирешергә теләмәде – адвокат яллады. Ул әтине тынычландырды:
– Суд сезнең яклы булачак. Гаиләгез таркалуда хатыныгыз гаепле. 


Судка Айваз белән миңа да барырга туры килде. Без кем белән калырга теләгәнебез әйтү хокукы кергән яшьтә идек. Энем белән берсүзсез: «Әти белән калабыз», – дидек. Судья да хәлне аңлагандыр, сеңлебезне бездән аермады. Ул да әти белән калды. Судка килгәч беренче тапкыр теге ирне күрдем. Мин аны күрәалмый идем! Әтидән кайсы ягы әйбәтрәк булганын һич аңлый алмадым. Киресенчә, ул әтигә караганда күпкә ямьсезрәк иде. Нәрсә тапкандыр анда әни?!


Суд ишеге төбендә әни белән аерылыштык. 
– Морадыгызга ирештегез. Сез әтиегез белән каласыз, әмма бу безнең мөнәсәбәтләрне әллә ни үзгәртмәс дип ышанам. Исегездә тотыгыз: мин сезне элеккечә үк яратам. Бик яратам! Ул безне кочакламакчы булды, әмма Айваз белән мин читкә киттек. Айзилә аның кочагында елап җибәрде. 


Әни киткәннән соң бөтенләй икенче тормыыш башланды. Яңа тормыштан әти курка да иде бугай. Хәзер бит аңа безгә әти дә, әни дә булырга, гаиләне киредән тергезергә, яңа тәртипләргә өйрәнергә кирәк. Олы бала буларак, әтигә терәк булачагымны аңлый идем. 
– Әти, борчылма, барысы да яхшы булачак. Тагын да яхшырак итеп яшәрбез. Без сиңа ярдәм итәчәкбез. Зурлар инде без, – дип, әтине әледән-әле тынычландырырга тырыштым. Юк, әтине генә түгел, үземне дә... Ул сүзләрне мин мантра кебек кабатладым.

 
Айваз белән Айзилә дә кинәт кенә үсеп киткән кебек булдылар. Алар кул арасына керергә – һәрвакыт ярдәм итәргә тырышты. Мин пешеренергә өйрәнә башладым. Әле дә көйгән беренче коймакларымны, чиле-пешле котлетларымны хәтерлим. Яшемне күрсәтергә теләмәсәм дә, әти сизә иде. 
– Кызым, борчылма. Иң мөһиме – теләк. Теләк булса, бар да була. Кулларыңны гына төшермә, – ди иде ул минутларда әти миңа.


Әни һәрвакыт шалтыратып торды. Аның белән сөйләшәсем килмәде. «Эшем күп», «дәресләрем бар» дип тизрәк телефон трубканы куярга ашыктым. Ә Айзилә сөйләшә башласа, туктый алмады. Күрәм, ул әнине сагына. Ансыз әле аңа бик авыр иде шул. Шуңа да атна саен әнигә кунакка барды. Айваз да барыштырды, әмма мин гел баш тарттым. Әнигә кунакка баруны әтигә хыянәт итүгә тиңләдем. 
– Ул синең әниең. Чакыргач, баралар. Сезгә аралашырга кирәк, – ди әти.
– Әни иде... хәзер әни түгел инде, – дип авызымны турсайтам.
– Алай димә, кызым. Ул сине тапкан, караган. Сиңа җан биргән кеше. Гомер буе синең әниең булып калачак. Сиңа әни, әмма ул да кеше. Аның бәхетле булырга хокукы бар...
– Нигә яклыйсың син аны, әти? Ул сиңа хыянәт итте. Ул башка ир белән яши! Ә син аны яклап утырасың...
– Юк, якламыйм, мин аны аңларга тырышам...
– Ни өчен? Ә ул сине аңларга тырыштымы соң?
– Безнең арада нәрсә генә булса да, әниең хакында начар уйлыйм алмый... – әтинең тавышы калтырап куйды.
Мин аңа карадым... Күзләрендә яшь иде.
– Әллә һаман да әнине яратасыңмы? – дип гаҗәпләнүемне яшерә алмыйча.
– Мәхәббәт – сорап килми, сорап китми ул... Үскәч аңларсың әле, – диде дә, башын иеп бүлмәсенә кереп китте. Әни белән аерылышкач, аз сүзлегә әйләнде ул. Күбрәк ялгызы калырга теләде. Ә мин әтинең һаман да әнине яратуын аңладым.  Газапка салган кешене ничек яратып булганын  гына үсмер башым аңлый алмады...


Айзилә әнигә соңгы баруын да аеруча канатланып кайтты. Чираттагы тапкыр әни яшәгән матур фатирны, тәмле әйберләр ашавы белән мактанганнан соң, яңалык әйтте: әни бәби көтә. Инде аның эче зур!
Ашап утырган җиреннән әти тончыкты. Айваз кашыгын ыргытып, кухнядан чыгып китте. Менә сиңа мә! Хәзер аның эче күренә икән, димәк, әтигә аерылам дип әйткәндә ул инде авырлы булган. Менә бу хыянәт! Бу инде биткә төкерү. Гаиләңне, балаларыңны мыскыл итү! Әнигә булган ачудан кып-кызыл булдым. Аның турында башка ишетәсем дә килми иде.
– Әниеңә ачу саклама. Гафу ит аны. Ул бит сине бик ярата, – диде әти икебез генә калгач. 
– Яклама аны! Син аны гомер бу якладың. Аңа бер сүз әйтмәдең. Һәм ул нишләде? Сиңа төкерде... Инде хәзер булса да яклама, зинһар, аны... Күрәсем дә, ишетәсем дә килми, өенә таба аягымны да атламаячакмын...
– Кызым, күперләрне яндырырга ярамый. Беркайчан да дигән сүз белән дә уйнама. Вакыт күрсәтер... 


Әмма мин сүзем дә тордым. Әни янына бармадым. Андый теләгем дә тумады. 
– Ай, әнинең кызы нинди матур! Ул шундый йомшак, бармаклары шундый кечкенә. Ә елый     башласа, тавышы каты чыга, – дип, Айзилә әнинең яңа туган кызын сөйләп бетерә алмаса да, бару теләгем булмады. 
– Бала төсле баладыр инде, – дию белән чикләндем.
– Ул бит безнең сеңлебез, – диде Айзилә һәм шунда ук, куркып, күзләремә карады.
– Минем сеңлем берәү генә һәм ул син!


Шулай еллар үтте. Айзилә ике араны таптап үсте. Айваз да әни янына барып йөрде. Минем генә күңелем йомшый алмады. 
– Кызым, сине югалтуым белән килешәсем килми. Ник һаман мине гафу итә алмыйсың соң? Сине кайтару өчен нишлим соң? – диде әни телефоннан бер сөйләшкәндә. Мин эндәшмәдем. 


Мәктәпне тәмамлап институтка укырга кердем. Айваз да мәктәптә яхшы укыды. Айзилә баладан бик матур үсмергә әйләнде. Әти генә ялгызы калды.
– Без үстек инде. Сиңа өйләнергә кирәк, әти, – дидем икебез генә калганда.
– Әниең кебек кеше башка юк. Йөрәккә әмер биреп булмый. Мәхәббәтне куып җибәреп тә булмый. Син минем өчен борчылма. Иң мөһиме: сез бәхетле булыгыз. Сез бәхетле булсагыз, мин дә бәхетле булырмын,– диде ул, бу хактагы сөйләшүгә нокта куеп.


Институтны тәмамлагач, эшкә урнаштым. Шунда бер егет белән таныштым. Олег белән бер-беребезне бик яраттык. Бер еллап очрашкач, ул әти-әнисе белән мине сорарга киләчәген әйтте. Әтигә кайтып әйткән идем, аның беренче сүзе: «Ул көнне әниеңне чакырыйк» булды. 
– Юк, әнинең монда катнашы юк. Бу безнең гаиләбезнең эше. Безнең гаилә ул син, мин, Айваз һәм Айзилә. Бу хакта башка сүз дә булырга тиеш түгел, – дидем бөтен ярсуым белән.
– Әниең бит ул, кызым...
Минем бу сөйләшүне дәвам итәсем килмәде, борылдым да чыгып киттем. 


Олег мин теләгәнчә әтидән килеп сорады. Әти ризалыгын бирде:
– Бер берегезне яратудан кала, бәхетле итәргә дә онытмагыз, – диде ул, күз яшен яшерергә тырышып.
Туйга әнине чакырмавымны белеп Олег бик гаҗәпләнде. Әти белән икесе ике ягымнан, ниһаять, дуслашу өчен туйның шәп мөмкинлек булганын аңлатырга тырыштылар. 
– Юк! Мин фикеремне үзгәртмәячәкмен. Ул минем туйда булырга тиеш түгел һәм бу хакта башка сүз дә булырга тиеш түгел, – дидем. Йөрәгемдә әнигә урын юк иде...

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/gafu-it-almyy-sine-ni)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Туйда булырга тиешме- юкмы,ике төрле фикер калды, әллә берәр сүз төшеп калдымы?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дэвамын котеп калабыз...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Биктэ дэвамын укыйсы килэ.

        Хәзер укыйлар