Фонтан янында

Бервакыт редакциядә сөйләшеп утырабыз. Янәсе бала үзен ялгыз хис итмәсен өчен өйдә песи асрасаң яхшымы, әллә этме? Шунда өлкән журналист Илдар Низамов әйтеп куйган иде: «Балага бала кирәк иптәшкә!» Бу фикер белән барыбыз да килештек.
Фонтан тирәли куелган эскәмияләрнең берсенә лапылдап бер кыз килеп утырды. Тәртипсез кызларның берсе инде бу. Килеп утыруга ук букчасыннан олы гына бер шешә чыгарып, йотлыгып-йотлыгып сыра уртлап алды. Кызның кәефе ни чама икәнлеген белерлек түгел. Ул әле мәгънәсез генә, дөресрәге гамьсез генә елмаеп ала, әле кашларын җыерып, үз алдына сүгенеп куя: «Вот блин! Каян алыйм мин аңа акча? Фатир бәясен куя беләләр үзләре! Ярый ул алар заманында тулай тораклар булган. Ә мин кая барыйм? Туган тиешле диләр бит әле. Чыбык очы... Тәртипле йөрсәң, салып кайтмасаң, акчасыз да тотар идем мин сине, дип яхшатлана. Вот блин! Салып кайтырга түгел, менә монда кабып кайтырга да бетеп киткән әле!» Кыз сырадан бушаган шешәсен аркан якка гына селтәп, кычыткан арасына томырды. Шуның белән аның шөгыле дә бетте. Инде нишлисе? Тик утырганчы дип елап алырга булды. Кызганыч авазлар чыгарып, бер ара үксеп алгач, тагын тормышка игътибары уянды. Нәфесе хәмер тели иде. Йә, ничек юнәтергә икән шул тәмле тәмсезне?
Кызый шунда утыргычның икенче башында утырган ир-ат затын күреп алды. Һа! Аның ягына юри генә дә бер борылып карамаган була бит бу ир тәганәсе. Кара күзлек киеп алган да тәкәббер кыяфәт белән йөзен кояшка таба каратып утыра бирә. Ник ул аңа – матур кызга таба карамый? Бу адәмнең битарафлыгы кызның ачуын чыгара башлады. Бәйләнергә булды: «Әй, син, кояштагы таплар миннән кызыклырак тоеламы әллә? Әй, син! Монда кара! Күрәсеңме минем күз төпләрендәге тапларны? Алар кызыклырак. Аларның тарихы бар. Шул тарихны кемгә дә булса сөйлисем килә. Болайрак шуыш. Күзлегеңне дә миңа салып бир. Күзлек миңа кирәгрәк!»
– Сеңлемме син, апаммы – белмим. Бәйләнмә син миңа. – Теге ир заты телгә килде. – Минем күзлегем сиңа файда китермәс. Үземә дә аңардан файда юк. Ә тарихыңны сөйли аласың. Мин тыңларга әзер. Хәер, син аны сөйләп бетердең дә бугай инде. Фатир хакын түләмәгән өчен торагыңнан куып чыгарганнар булса кирәк...
– Нәкъ шулай. Минем бүген кайтып кунар урыным юк. Сыеныр кешем дә юк. Йә, мин кемгә кирәк? Ә бит Казаныгызга укырга дип килгән идем. Юньле кешеләрнең баласы идем. Башта әти үлеп китте, аннан әни... Икесен дә яман шеш алып китте. Түләп укый торган җиргә кергән идем. Түләргә акча юк. Ташладым укуны. Әкренләп дуслар табылды. Кайгыны оныту юлларын өйрәттеләр. Котылдым инде мин ул дуслардан. Алар өйрәткән гадәтләрдән генә арынуы кыен. Хәзер, торыр почмагым да калмагач, кабат алар янына сыенмый хәлем юк. Их, абзыкаем, бир миңа күзлегеңне. Оялам мин бу кара янган йөземнән. Их!
Кыз тагын үксеп елап җибәрде. Бу юлы чын-чынлап, хәсрәтләнеп...
Күзлекле кеше кыз янына таба шуышты:
– Сеңлем димме, апам димме... Сукыр бит мин. Абайламадыңмыни? Күзлек миңа сөйкемсез күз бәбәкләрен яшерү өчен кирәк. Кояшка төбәлеп утыруым шул йолдыздан килгән нурны тояр өчен. Икебез дә бәхетсез икән. Кичәге көнгә кадәр мин бәхетсез түгел идем әле. Минем Юлдашым бар иде. Этемнең кушаматы ул Юлдаш. Кичә аны машина таптады. Юлдашны алып киттеләр. Ә мин менә шушында – фонтан янында утырып калдым. Өем була торып, төнне шушы утыргычта үткәрдем. Чөнки Юлдаштан башка мин өемә кайта белмим. Аңлыйсыңмы, адресымны беләм, ә кайта белмим. Менә нинди сәер хәл – синең өең юк, минем юлым юк. «Нишләп утырасың монда? – дип, төн буена бер кеше дә сорамады.
Кыз кинәт айнып киткәндәй булды. Тәмам әсәренеп калды. Күзлекле кешенең суырылып киткән йөзенә төбәлде: «Синең ашыйсың киләдер, эчәсең... Ә мин тиле синең яныңда голт-голт итеп сыра чөмереп утырдым. – Яхшы ата-ананың яхшы булып туган баласындагы миһербан исән иде әле. – Йә, ничек ярдәм итим сиңа, абый?»
– Болай итәбез, сеңлем. Әйе, сеңлем икәнсең. Син мине җитәкләп өемә алып кайт. Теләсәң, яшәп тә калырсың. Берара миңа «күз» булып торырсың. Мин сиңа кыенлык китермәм. Аннары берәр чарасы табылыр. Тик ни бит... Мин дә кызларның хәмер белән дуслыгын хупламыйм. Миңа «күзләремнең» аек булуы кирәк. Бәлки, бер-беребезгә таяныч булыр өчен Аллаһ сине шушы фонтан янына китергәндер. Кояш астындагы бу фани дөньяда кешеләр бер-берсенә кирәк әле. Шулай бит, сеңлем. Әйдә, киттек! Бир кулыңны!
Бу сөйләшүнең шаһиты булган мине – өченче кешене алар абайламадылар да бугай.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
Соңгы комментарийлар
-
10 август 2022 - 11:06Без имениТизрэк аерып алып кайтыгыз, тазалыгын, я ботенлэй узен бетерэ ул юньсезКияү кызыбызны кыйный?
-
10 август 2022 - 10:28Без имениДАУАМЫН КӨТӘРГӘ ҠАЛДЫ.Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
11 август 2022 - 13:57Без имениГүзәл, син үзең дә бик гади, булган кеше. Гаилә иминлеге, матур киләчәк Сезгә!«Иреңнең әнисен ярат!»
-
13 август 2022 - 17:26Без имениЗначит анарга кыйналып яшэве охшый,торсын кыйналып тогдаКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.