Логотип
Күңелеңә җыйма

Ева-Мөслимә

– Бер аягым белән генә басарга иде туган якка!..

– Бер аягым белән генә басарга иде туган якка!..
Мөслимә апаның кызлары әниләренең бу сүзен барысы да хәтерли. Әрнеп, өзгәләнеп, бик-бик сагынып әйтелгән булгандыр ул. Үзен чит-ят туфракта адашып калган кош баласыдай хис иткән чакларда әйтелгәндер. 

Врубка: «Әнинең беркайчан безнең белән русча сөйләшкәне булмады. Без белмәгән татарча сүзләрне дә белә иде ул».
Врубка: Балаларының һәркайсын никах укытып, башлы-күзле иткән Мөслимә апа. 

Сөйләшкәндә мин аңа исеме белән дәшмәскә тырыштым. Чөнки кем дип эндәшергә дә белмәдем. Ева Федоровна дисәм... Авылдашлары аның паспортында исеме шулай язылуын ул лаеклы ялга чыгып, пенсия ала башлагач кына ишеткән. Бу исем аның инде үзенә дә ят тоелуы бар. Мөслимә апа дисәм... Хәтер – карурман, ул күп нәрсәне оныттырып, аны соңгы вакыт яшьлегенә, туган якларына алып киткән. Украинага, Карпат итәгенә, Дунай ярына... Телендәге җырларына кадәр үз халкыныкы әнә: 
Ты ж мене пидманула, 
Ты ж мене подвела,
Ты ж мене, молодого,
С ума-разума свела.
Бөек Ватан сугышы башланганда Евага 16 яшь кенә була. Беренче көннәрдән үк оккупациядә калалар. 1943 елны аларны товар вагоннарына төяп Германиягә озаталар. Юлга чыгар алдыннан кызларның чәчләрен төбенә кадәр кыралар... 
Хатирәләр өзек-өзек кенә.
Бертуган апалары белән юллары бик тиз аерыла: башка күрешүләр инде насыйп булмый – алар әйләнеп кайтмый. 
Шәһәрләрнең, концлагерьларның исеме генә алышына: шартлар шул ук кала. Башта – Гдыня (Польша). Монда кара көзгә кадәр бер поляк панында эшлиләр, җир эшкәртәләр. Аннан – Щецинек (Нойштеттин, Польша). Бу шәһәрдә тимер юл салалар, авыр шпаллар ташыйлар. Аннан инде – Бранденбург (Германия). Үзләренең бу заводта самолетлар эшләп чыгаруларын алар белми дә. Монысы соңрак, әсирлектән азат ителеп, үзебезнекеләр сорау ала башлагач ачыклана. Ева белән янәшә станокларда 12-13 яшьлек балалар эшли: ябык бармаклары белән иң кечкенә детальләрне алар гына тота ала. 
1945 елның 23 апрелендә безнекеләр концлагерьны бомбага тоталар. «Бер бункерга яшеренеп кенә исән калдык, – дип сөйли Ева. – Янәшәдәге лагерьда власовчылар булган икән. Ә без белмәдек тә... Андагы солдатларны пулеметлардан атып кырып бетерделәр. Йөзләгән власовчы солдатның җан бирә алмыйча әрнешеп-тартышып яткан гәүдәләрен үз күзләрем белән күрдем. Бу коточкыч күренеш бик озак төшләргә кереп йөдәтте». 
Сорау алулар башлана. «Ниһаять, котылдык! Өйгә кайтабыз!» – дип сөенгән, тиздән ап-ак чәчәккә күмелгән Украинаны күрәбез дип хыялланган кызларны поезд туп-туры салкын Себергә алып китә. Совет хәрби суды Еваны җиде елга хөкем итә. Нәрсәгә икәнен кем аңлаткан? Үзе: «Хәрби заводта эшләгән өчендер, мөгаен», – ди. 

Мөслимә-Ева сөйли:
– Себердә безнең исем «фашистская подстилка» гына булды... Тел белән дә кыерсыттылар, кул белән дә... Ачлыктан интектек... Берсендә дус кызымны өч бәрәңге һәм бер телем ипи урлаганда тоттылар. Астылар... Өч көн буе бауда эленеп торды. Арабызда иң чибәре иде. Башкаларга сабак булсын диделәр.
Вышкага менеп тәмәке төпчеге алган ике әсир егетне исә ат койрыгына тагып, үлгәнче лагерь ишегалдында тартып йөрделәр... 

Бервакыт көзге салкын яңгыр астында эшләргә туры килде. Көне буе койды гына! Фуфайкам сыгып алырлык булып чыланды. Киптерергә куйган идем, бераздан нинди ис чыга дип барсам, ярты фуфайкам янып бетә язган! И-и, еладым шул чакта... Кышка кергәндә яланөс калдым бит. 

Немец әсирлегеннән котылуына, тагын сигез елга Сталин лагерена озатылган татар егете Исламгәрәйне дә Себер көтә. 1940 елның 17 мартында армиягә алынган була ул. Фин сугышын кичә. Бөек Ватан сугышы башланганда Эстониядә хезмәт итә торган була. Чолганышта калалар. 300 көн буе тигезсез көрәштән соң, немецларга әсирлеккә төшә. Латвия, Польша концлагерьларында утыра. Иң яманы аның өчен дә сугыш беткәч башлана...

Алар шунда – лагерьда, урман кискәндә танышалар. 
1954 елны Исламгәрәйнең туган ягына – Нурлат районы Югары Норлат авылына Әхмәтсафиннар дүртәү кайтып төшәләр. Кулларында ике кечкенә бала – Сания белән Гарифулла. Улларының бусагадан исән-сау атлап керүе барысын да оныттыргандыр. Беравыз татарча белмәгән киленгә карап, йортта: «Ә бу марҗаны нигә алып кайттың?» – диюче булмый. Мулла чакырып, шул көнне үк никах укыталар. Евага яңа исемне килендәше Мәрьямгә якынрак булсын дип кушалар: икенче көнне иртән алар капкасыннан суга барырга Мөслимә исемле яшь килен чыга. 

Кайнатасы бигрәк тә яраткан Мөслимәне. «Ул Мәрьямгә караганда да җитезрәк», – дия торган булган. Килененең башкалар торганчы Кондырчадан су алып кайтып, иртән иртүк комганнарны тутырып куюына бик шатлана торган булган ул. 
Бер-бер артлы тагын биш бала туа: Шәрифулла, Зәйдулла, Фәния, Саҗидә, Минзаһир. 

Кызы Фәния сөйли:
– Татарчаны әни авыррак өйрәнгән. Әмма без үскәндә ул инде бик әйбәт сөйләшә иде. Аның ерактан кайтканын белә идек, әлбәттә. Авылда андый нәрсәне оныттырмыйлар. Безнең кушамат «марҗа» булды. Марҗа Фәниясе, Марҗа Саниясе... Әни миннән гел туганнарына, сеңлесе Фросяга хат яздыра иде: ул әйтеп тора, мин язам. Әни үзе бер класс та укымаган. Нигә укырга туры килмәгәндер аңа, белмим. Алар биш бала үскәннәр, сеңелләре укый да, яза да белә иде. 4 гектар җиребез бар иде, шунда атлар, сыерлар тоттык, дип сөйли иде әни. «Муеннарына кыңгырау тага идек тә сыерларны тауга җибәрә идек», – дия иде. «Әни тукыманы үзе тукыды, безне бик матур киендерде», – дип сөйләгәнен дә хәтерлим. Конверт тышына язган адреслары әле дә истә: Скадовский район, село Красное. Әбиләр сугыштан соң диңгез буендагы шушы авылга күченәләр. Әбиебез 88 яшенә җитеп вафат булды. Без аны бер тапкыр да күрмәдек. 

Мөслимә әбинең безнең кулдагы фотосурәтләргә карап йөзе балкып китә:
– А это моя мать – Анастасия Яковлевна! Это тоже наша семья. Аня – сестра моя. Вот Фрося. Вот Аня и Васенька...
Әнисен һәм иң кечкенә энесе Василийны сугыштан соң Ева бер тапкыр гына күрә. Балалар азмы-күпме үскәч, тормышлар берникадәр рәтләнгәч, Исламгәрәе белән алар Украинага кунакка баралар. Калган бөтен гомер эчендә – бер тапкыр! Нишләтәсең, ишле гаилә белән мөмкинлек тә, җай да булмагандыр инде. Югыйсә Исламгәрәе дә төшеп калганнардан түгел – алтын куллы балта остасы була. Норлат шикәр заводында эшли, колхозның балта осталары бригадасында иң оста балтачы санала. Башка чыгалар – йортны үзе сала. Энесе Галимулла бер бозау бирә.

Кызы Фәния сөйли:
– Әниләр кунакка бер атнага бардылар. Алтмышынчы еллар ахыры булгандыр бу. Кыш ахыры, яз башы дип хәтерлим. Әнинең туганнары да әтине якын иткән. Аксыл кеше иде безнең әти, «Саша руска охшаган», – дигәннәр. Күп итеп күчтәнәчләр алып кайтканнар иде. Безгә Украинадан гел посылкалар килеп торды. Бала-чага күп булгач, булышканнардыр, кием-салым, җиләк-җимеш җибәрәләр иде. 
Ә берсендә әнинең сеңелләре кунакка кайтты безгә! Алар да шул берәр атна торып киттеләр. Күрше Миннасыйх абзыйлар аларны мунчага дәштеләр. Ул чакта кара мунча иде әле. «Нинди мунча бу сезнең, корымга буялып беттек», – дип чыктылар... Соңгы вакытта элемтәләр өзелде шул. Берсенең дә язмышын инде белмибез... 

Кызы Сания сөйли:
– Концлагерьда утырган чаклары турында әни ялгышып та сөйләми иде дисәм дә була. Ул вакытны искә төшерергә яратмый иде бит алар. «Германиядә эшкә иртән алып киттеләр, кич алып кайттылар. Нәрсә кушсалар, шуны эшләдем. Эш авыр иде, әмма җаныбызны газапламадылар. Бер тапкыр кырда черек бәрәңге ашаган өчен генә кыйнаганнар иде... Ә лагерьда бик рәнҗеттеләр, Себердә кыерсытылуны күбрәк күрдек», – дип әйткәне генә булды. Әти кул астында эшләгән ул. Әти агачны еккандыр, ә ул ботакларын кискәндер... «Беравыз татарча сүз белмәгән килеш нигә татар авылына кайттың, әни?» – дип сораганым булды. «Сугыштан соңгы еллар иде бит, кызым. Безнең сайлау мөмкинлеге булмады. Урманда нарат агачына кияүгә чыга алмый идем лабаса», – дип җавап бирде ул. Шаяртып кына әйткәндер, хатын-кыз күзе төшәрлек кеше иде безнең әти. Әни белән алар бик матур яшәделәр. Бөтен ир белән хатын да шулай тату яши алса иде әле ул! Әти аны шундый ярата иде, кочаклап кына торды. Алардагы мәхәббәт! Ул әнигә беркайчан кул күтәрмәде, авыр сүз әйтмәде. Эчкән килеш тә әнигә каты бәрелгәнен белмим... Әтинең аңа: «Ева», – дип дәшкәнен ишеткәнебез булмады, «карчык», дия иде. Әни дә әтине хөрмәт итеп яшәде. Исемен бервакытта да кыскартмады, гел тутырып «Исламгәрәй» дип дәшә иде. Әти үз кулы белән ясаган бернәрсәгә кагылдырмый әнә өйдә. «Минем Исламгәрәемнеке!» – дип кенә тора. «Кирәк булса, мин үлгәч кузгатырсыз, алыштырырсыз», – ди. 

Мөслимә апа авылдагы хатыннарның берсеннән дә аерылып тормаган. (Район үзәгенә – Норлатка барырга туры килгәндә кия торган кызыл күлмәге белән кызыл туфлие башкаларда булмаса гына.) Алар белән бергә колхоз басуында чөгендер утаган. Алар кебек үк токмач кискән, бәлеш салган, якмыш (аларда кыстыбыйны шулай атыйлар), кабартма пешергән. Ят ризыклардан өстәлендә вареники гына булган: анысын кызларына да пешерергә өйрәткән. Украиннарның милли ашына – борщка исе китмәгән. Йортка дуңгыз итен – хәрамне кертмәгән, үзе аны авызына алмаган. Башкалар кебек үк Коръән ашлары үткәргән. Ире белән бергә парлап ураза тоткан. Догалар ятлаган. («Авыз ачканда укый торган догаларны миңа әни өйрәтте», – ди кызы Сания.) Дөрес, Олы көндә – Пасха бәйрәмендә балаларына суган кабыгы суында буялган йомырка пешереп ашаткан. Кечкенә чакта бу көнне атка утырып чиркәүгә баруларын искә төшергән. 

Кызы Фәния сөйли:
– Әти безгә гел: «Сезнең әниегез авылдагы иң пөхтә хатын!» – дия иде. Башкалар да аның турында шулай дип әйттеләр. Булганлыгы, тырышлыгы бар иде әнинең. Әле беркемдә дә булмаганда безнең бакчада кыяр, помидор үсте. Суган, петрушка, сарымсак... Нишләп болар кешедә юк дип аптырый идем... Чәчәкләр яратты әни! Хәзергә кадәр өй тирәсе җәен чәчәккә күмелә аның. 

Һәр яз саен 9 Майда – Җиңү көнендә бәйрәмнән читтә калган өчен күңелләре елавын балаларына белгертми алар. Андый еллар да бик озакка сузылган шул... Авылда алар кебек бәйрәм саен кыенсынып калучы Мәүлет абый була әле тагын. Ул да «тамгалы» – Франциядә тоткынлыкта булган. Районга бер атаклы комбайнер, ә 9 Майга чакырмыйлар үзен... Әле Исламгәрәй абзый исән чакта ук Әхмәтсафиннар икесе дә акланган: ире дә, хатыны да. Димәк, күп булса, 25 ел элек. Сугыш ветераннарына тиеш булган өстенлекләрдән дә шул вакыт кына файдалана башлыйлар. 

– А вы эту песню помните? – Быел көз 95 яшен тутырачак Мөслимә апа Әхмәтсафина тагын җыр башлый. (Гомер буе өйдә дә, урамда да татарча гына сөйләшеп яшәгән әниләренең кинәт үз туган теленә күчүенә кызлары әле һаман ияләшеп җитә алмый.) 
– Ночь коротка, 
спят облака,
И лежит у меня на ладони 
Незнакомая ваша рука... 
….В этом зале пустом 
Мы танцуем вдвоем...
Сугыш елларында туган атаклы җырларның берсе бу – Евгений Долматовский һәм Марк Фрадкинның «Случайный вальс»ы. 

Еваның моннан меңнәрчә чакрым ераклыкта дөньяга килеп, гомерен шушында – татар авылында Мөслимә булып уздыруы очраклы түгелдер, анысы – язмыштыр. 
 

P.S. Бөек Ватан сугышы елларында Германия СССРның 5 миллионга якын кешесен ирексезләп үзенә алып китә. Остарбайтерлар завод-фабрикаларда, авыл хуҗалыгында эшли. Аларның 70 проценты – украиннар, ә яртысыннан күбрәге – хатын-кызлар. Рейх җиренә аяк басканда көчләп китерелгәннәрнең 30 процентына әле 16 яшь тә тулмаган була. Ева Федоровнаның әниләре сугыштан соң килеп урнашкан Красное авылыннан гына да (Херсон өлкәсе, Скадовский районы) 150 егет һәм кызны шушы язмыш көтә. Ашау-эчү – ачтан үлмәслек кенә, эш – коточкыч авыр. Бу шартларга күпләр чыдамый... Остарбайтерларның байтагы кире әйләнеп кайтмый... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мондый язмаларны еламыйча укый алмыйм,чонки минем бабамда узган ул концлагерларны,9май житсэ бакча артына чыгып жылый иде, соныннан Аны оправдали, ещё орден бирделэр,Бер солдаты коткарган очен,рэхмэт Ана,онытмаган...

    Хәзер укыйлар