Логотип
Күңелеңә җыйма

Эшләгән яхшылык таш булып кайтты 2

Халыкта: «Чыгасы акчаң уйламаган җирдән чыгып китә, керәсе акча тешеңне сындырып булса да керә», – диләр. Минем белән дә шулай булды...

(Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/eshlgn-yakhshylyk-tash-bulyp-kaytty)

Халыкта: «Чыгасы акчаң уйламаган җирдән чыгып китә, керәсе акча тешеңне сындырып булса да керә», – диләр. Минем белән дә шулай булды. Планлаштырмаган җирдән гомеремдә бер тапкыр да күрмәгән, аралашмаган кешегә үз кулым белән 10 мең акча күчердем, алай гына да түгел, кулына такси өчен әзерләп куйган 300 сумны да тоттырдым! Күршемнең тартмадагы сәгатьнең кыйммәтле булуы, фирма кибетләрендә бәяләре 100 меңгә җитүе турында әйтүе күңелемне бераз тынычландырды-тынычландыруын, ләкин вакытлыча.

Мин ул көнне Фәния апага соңарып кына барып кердем. Үзем белән булган хәлне аңа сөйләп бирдем. Тормыш иткән, күпне күргән апа «Нексия» хуҗасының бәлага тарган кеше булуына ышанмады, вәсвәсәгә бирелде: «Кызым, миңа ярты ел элек базарда 100 сум торган пычакларны мактый-мактый 5 меңгә сатып киттеләр, – ди. – Сине дә алдаганнардыр, чегәннәр алар, гипноз сәләте бар аларда. Кешенең күзенә карап гипнозлыйлар. Син ул коробканы ачма, полициягә илтеп тапшыр. Бомба, шартлаткыч-фәлән булмасын», – дип тә шомландырды ул. Мин килешүемне белдереп, башымны селкеп тордым.

Фәния ападан кайканда, иңсәләрен калтыратып елап торган ир яңадан күз алдыма килеп басты. «Питерга барам», – диде бит, машина багын бензин белән тутыргандыр инде. Юлда ватылып кына калмасын, 10 мең акча юл чыгымнарына гына җитә бит, техникасы белән берәр проблема килеп чыкса, кем ярдәм итәр? «Исән-сау гына, бәла-казасыз өенә кайтып җитсен», – дип чын күңелемнән теләкләр теләдем.

Ләкин Фәния апаның өзми-куймый мошенниклардан алдануын сөйләве күңелемә шик салды бит. Мин бу кеше әйткән счетка акча күчердем күчерүен, аек акыл белән уйлап карасаң, таныш булмаган кешеләр күчергәнне, туганнары, дус-ишләре дә бу операцияне башкара ала иде бит инде. Бу уй – бүген башыма килгән бердәнбер акыллы фикер иде. Нәрсә диләр әле халыкта? «Лохи не вымрут» диләрме? Бу кеше мине алдаган түгелме соң? Күз яшьләре спектакль булган бит?! Шушы минутларда миңа үзем каршында оят булып китте. Ничек инде шулай беркатлы булырга була? Телефоным кулымда иде бит, фотога төшереп аласы калган, машина номерын да язып алмадым. Ничектер, барысы да төштәге кебек булды шул. Акылым томаланды. Гипноз дигәннәре шушы булды, ахры.

Өйгә кайткач, очраклы танышым калдырган коробканы кеше күзе төшми торган җиргә яшереп куйдым. Аллаһ сакласын, өйдәгеләр күреп алса, ачып карарга да күп сорамаслар: төрле сораулар яудырырлар. Нәрсә дип җавап бирермен? Бер белмәгән кешегә соңгы 10 мең акчамны бирдем дияргәме?

Икенче көнне мин авылга кайтып килдем, Фәния апа биргән документларны күршебез Гөлнур апага тапшырдым.

Көн артыннан көн узды, ләкин телефоныма гына шалтыратучы булмады. Күңелемдә әле «дөрес эшләгәнмен» дигән уй саклана иде. Минем өчен күбрәк Фәния апа борчыла иде бугай. Һәр көнне шалтырата, акча алган кеше элемтәгә чыкмадымы, дип сорый. «Алдаганнар сине алдаганнар, минем күңелем сизенә. Чегән булган ул, мошенник булган, алар ихлас, беркатлы кешеләрне ерактан күрә», – дип, ачык ярама тоз сибә.

Бер атналап вакыт узгач, бу хәлне кызыма сөйләп бирдем. Аллаһка шөкер, кызым авыр сүз әйтмәде, мине гаепләмәде. «Нексия» машинасы хуҗасы калдырган телефон номерына шалтыратабыз – теге башта музыка бара, трубканы беркем дә алмый. Бер-ике көннән трубканы бер ир-ат алды, тавышы мин акча биргән кешенекенә бер дә охшамаган. «Здравствуйте, вы оставили часы, почему не забираете», – дип сорадым телефоннан. «Да, да, оставил, адрес продиктуйте, сейчас приеду», – ди бу. Кызым трубканы кулымнан алды да: «А вы помните сколько денег в долг взяли?» – ди. «Какие деньги? Почему вы трубку берете?» – ди теге баштан ир-ат тавышы. Кызым аптырап тормады, без шалтыраткан номерны кара исемлеккә тыгып куйды: – «Әни бер мошенникны эзләп, икенчесенә эләкмим дисәң, таныш булмаган номерларны алма», – диде.

Хәзерге яшьләр бик акыллы шул. Кесә телефоннары, интернет белән эшләүнең бөтен нечкәлекләрен беләләр. Интернеттан мине алдаган кеше турында тулы мәгълүматны тапты кызым: «Давид Сашаевич А. мошенник, Татарстан–Башкортостан буенча машинада йөри, үзен хәрби дип таныштыра, бензин беткәнен әйтә, бурычка акча сорый, ГАИ туктатканын әйтә, җәлләтә, елап та җибәрә. Акча биргән кешеләргә наушниклар тарата.»

Без өч атнадан соң гына «Нексия» хуҗасы калдырып киткән коробканы ачарга булдык. Бу тартма бик сыйфатлы итеп эшләнгән, тышына матур сәгать рәсеме төшерелгән, чын фирма сәгате тартмаларыннан аерып та булмый. Кытай дисәк тә, Американы уздыра. Тартма эченнән кызгылт-сары каешлы «Айфон» сәгатенең ялган күчермәсе килеп чыкты. Электр энергиясе белән тукландырырга розеткасына хәтле бар. «Озон» интернет кибетләрендә мондый сәгатьләр 1500 сум торганын да белдек.

«Әни, 1500 сум торган сәгатьне 10 меңгә алдым дип, горур кыяфәт белән тагып йөрисең инде хәзер», – ди кызым көлеп.

Бу вакыйганы язуымның сәбәбе юкка гына түгел. Бервакытта да аек акылыгызны югалтмагыз, минем кебек алданмагыз... Кешене җәлләп, соңгы акчагызны чыгарып салыр алдыннан акылыгызны эшкә җигегез. «Әйдәгез, мин сезнең әйткәннәрне телефонга яздырам, фотога төшерәм», дисәгез, мошенниклар табан ялтыратыр. Рәхмәт тыңлавыгызга.

Фото
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Адэм баласы шулай шул: кайдадыр ота,кайдадыр оттыра. Мескен ир, шулай кыйланырга кирэк бит кеше алдыйм дип.

    Хәзер укыйлар