Логотип
Күңелеңә җыйма

Эшләгән яхшылык таш булып кайтты

Якшәмбе көнне, иртәнге 9 лар тирәсе булыр, күземне ачарга иренеп, йомшак түшәгемдә иркәләнеп ятам шулай. Кинәт кесә телефоным шалтырады: «Әйдә, тизрәк кил инде!»  Трубканың теге ягында Фәния апаның яңгыравыклы тавышын ишеткәч, тәннәрем калтыранып китте, бер мизгел эчендә күзем ачылып, йокым качты....

Якшәмбе көнне, иртәнге 9 лар тирәсе булыр, күземне ачарга иренеп, йомшак түшәгемдә иркәләнеп ятам шулай. Кинәт кесә телефоным шалтырады: «Әйдә, тизрәк кил инде!»  Трубканың теге ягында Фәния апаның яңгыравыклы тавышын ишеткәч, тәннәрем калтыранып китте, бер мизгел эчендә күзем ачылып, йокым качты.  Фәния апа белән очрашу билгеләгән идек бит,  онытып та җибәргәнмен ләбаса!  Мин акланырга сүзләр таба алмадым, «Хәзер, хәзер, бер сәгатьтән сездә булам», – дип, ничек сикереп торганымны да сизмичә калдым. Юынып, киенеп, ул яшәгән йортка барып өлгерергә кирәк иде. 

Фәния апа – минем авылдашым, аларның төп йортлары әти-әни яшәгән йортның күршесендә генә. Бүгенге көндә апасы Гөлнур авылда гомер кичерә. Заманында Фәния апа авылдан Казанга китеп урнашкан, кияүгә чыгып шәhәрдә яшәп калган. Балалары кайсы кая таралышкан, ире үлгән, үзе ялгызы гына Нагорный бистәсендә болын хәтле йортта яшәп ята. 

Минем ике көннән авылга кайтасымны әни күрше Гөлнур апага ычкындырган. Ә тегесенең туганыннан ниндидер документлар аласы бар икән. Күрше кызының кайтасын ишеткәч, күршебез тизрәк Фәния апага шалтыраткан. Тегесе исә,  минем телефон номерымны җыеп, гозерен җиткерде: «Такси ал да кил, юл акчасын үзем бирәм», – дип, миңа ялына башлады.  Үзе килә алмый чөнки,  кулын сындырган. Өзми дә куймый, мине һаман үзенә чакыра. Өлкән яшьтәге апаның сүзләрен ничек инде аяк астына салып таптыйсың, риза булдым. Әни дә инде, кайтасым-китәсемне кешегә сөйләп йөрмәсә... Вакыт әрәм итеп, ял көнендә Нагорныйга хәтле барасы була инде... Карт кешенең гозерен үтәп чәй эчәргә, бер-ике сәгать тормыштан зарланганын тыңлап утырырга туры киләчәк инде... Дөресен әйтим, кеше йомышын үтәп, җылы өемне ташлап бер дә чыгып китәсем килмәде. 

Үзалдыма сукрана-сукрана телефоннан такси номерын җыйдым. Мин башка танышларым кебек кушымталар кулланмыйм, кирәк чакта телефоннан гына шалтыратам. Такси озак көттерми: әйткән адреска килеп тә җитә. Мин клиент булып торган оешмада такси чакыру арзанрак. Машиналары да бик затлы түгел, кайвакыт ишеге дә ябылмый торган иске «девятка»лар да килә. Без сырлы кешеләр түгел, арзан булгач, иске машинада да утырып йөрергә риза, тиешле җиргә вакытында илтеп кенә куйсын! 

Машина килеп җиткәнче дип, кошелегымдагы  акчаларны барладым. Янчыгымда 1000 сумлык бер  кәгазь акча гына калган икән. Ә диспетчер юл бәясен 270 сум диде. Күпме күзәткәнем булды: таксистларның ваклатырга акчалары булмый. Шуңа һәрвакыт үзең белән юллык акчаң булу хәерле. Машина килер алдыннан тиз генә кибеткә кереп кәгазъ меңлегемне ваклатып чыктым да, юл чатына басып, такси көтә башладым.

2-3 минут узмады, кара төстәге иске генә  «Нексия» килеп туктады. Руль артында пөхтә итеп киенгән 50–55 яшьләрдәге ир-ат утырганын шәйләп алдым. Милләте белән әрмән кешесенә охшап тора. «Нексия» хуҗасы машинасыннан төште дә каршыма ук килеп басты. Әйтергә гозере бар икән.  

– Зинhар, мине тыңлагыз, бик авыр хәлдә калдым. Бакта бензиным бетте, җитмәсә, картам блокироваться итте. ГАИшниклар туктатты, машинаны алып китәселәр иде, соңгы акчамны  бирергә туры килде. Минем Питерга барып җитәсем бар, бензиным да калмады, акчам да юк.  Зинhар, бензинга гына акча бирегез, яхшылыгыгызны гомеремдә онытмам. Алган бурычны кайтарачакмын», – ди бу. Күземә карап елап торган ир-егетне үз гомеремдә беренче күрдем дисәм, ялганламам. Йөрәгем бу ирне  жәлләүдән кысылып куйды. Тормышта нинди хәлләр генә булмас, Аллаһ сакласын. Мескен, ир-ат көенчә хатын-кыз каршында елап тора бит, димәк, бәлагә тарыган инде.  Ирнең кулындагы тоткан арзанлы телефон экраныннан ике кечкенә бала елмая. Әти кеше, балалары янына кайтадыр... Бер мизгелдә йөрәгемне генә түгел, миемне дә бу таныш булмаган адәмне кызгану хисе биләп алды. 

Такси өчен түләргә дип әзерләп куйган акчаларымны таныш булмаган ир кешегә суздым: «Алыгыз, миннән сәдака булсын», – дидем. Ул акчаны кесәсенә алып тыкты. Шул мизгелдә ирнең күзеннән яшь тамчылары бәреп чыкты. Учлары белән яшьләрен сөртеп алды. Машинасыннан коробка тартып чыгарып миңа сузды: «Зинһар, мине дөрес аңлагыз, үз гомеремдә чебенне дә рәнҗеткән кеше түгел мин. Сезгә залогка 32 мең сумлык сәгать калдырам.   Бурычымны тулысы белән кайтарачакмын, зинһар Питерга барып җитәрлек кенә бензин акчасы биреп торыгыз», – ди бу. 

Әле бер-ике көн генә авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итүчеләр турында интернеттан язма укыган идем. Ходай рәхмәте, минем каршыма да шундый бер мохтаҗ бәндә килеп чыкты. Бу кешегә ярдәм итәргә тиешмен дип уйладым, телефон номерын язып калдым. Үз акылымда килеш  ул әйткән карта номерына акча күчердем. «Нексия» хуҗасы миңа коробка тоттырып, рәхмәтләр укый-укый күздән югалды... 

Ул арада чакырткан такси машинасы мине көтмичә китеп тә барган. Берни аңламый, аңгы-миңге торганда, янымнан узып баручы күршеләремне күреп алдым. Аларны туктатып, үзем белән булган хәлне сөйләдем, сәгать салынган коробканы күрсәттем. Күрше егет – юрист, коробканы әйләндереп карады да: «Бу – чын сәгать, мондыйлар кибеттә 100 мең тора», – диде.

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/eshlgn-yakhshylyk-tash-bulyp-kaytty-2)

фото
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар