Күңелеңә җыйма
Егетләргә ничек ышанырга хәзер?!
Кызлардан, өйләнгәч ир кеше үзгәрә ул, дигәнне еш ишетергә туры килә. Йөргән вакытта алар барысы да яхшы, кочаклап-үбеп, чәчәкләр бүләк итеп йөриләр, өйләнгәч бирәләр кирәкне! Кайберләренең сөйләгәнен тыңласаң, гомумән, кияүгә чыгасы килми башлый. Дөрес, бүгенге көндә егетләргә ышанырга куркыныч. Үземнән чыгып әйтәм.
Рәис белән (исеме үзгәртелде) лагерьда бер отрядка туры килдек. Бер күрүдә гашыйк булдым аңа. Яшел күзләр, кап-кара керфекләр, төз, озын буй-сын. Җәйге айлы төннәрне йокламыйча уздыруымның сәбәбе нәкъ шул Рәис иде.
Икенче көнне иртән ярым йокылы килеш зарядкага чыгарып бастырдылар. Әле дә аның күзләрен уып басып торулары күз алдымда. Унбиш-егерме минутлык күнегүләрдән соң юынырга дип “умывалка-мойдодырга” (юыну бүлмәсен бездә шулай атыйлар иде) юл тоттык. Егетләр һәм кызлар өчен юынгыч бүлмә бергә иде.
Танышуыбыз оригиналь булды. Юыну бүлмәсенең идәне плиткалардан ясалган. Рәттән алты юынгыч тезелгән. Шуның берсендә юынып торам. Ишектән Рәис кереп килгәнен көзгедән күреп алдым. Рәис күрше юынгычка таба килә. Мин теш чистартып басып торам. Кинәт ул таеп китеп миңа бәрелде. Кулымдагы паста сыланган теш щеткасы әллә кая очып китте. Рәис тиз генә торып басты да щетканы идәннән алып миңа сузды. Миңа караган да көлә бу. Кесәсеннән кулъяулык чыгарып юешләтте дә назлап кына битемне сөртә башлады. Паста борынга да, битемә дә, хәтта колагыма да сыланган икән. “Блендаметлы аппагым”, — дип елмая үзе. Минем нинди паста белән теш чистартканымны да күреп алган. Кыз кешегә күп кирәкмени инде? Аның бу ике сүзе миңа җитә калды. Юкка гына хатын-кыз колак белән ярата дип әйтмиләрдер. Пульс ешайды, йөрәгем дөп-дөп тибә башлады.
— Мин Зөһрә, — дип юеш кулымны суздым.
— Син Зөһрә булсаң, мин Таһир инде алайса. Дөресен әйтим инде, идеаль Таһирдан ерак әле мин, Рәис булам, — диде.
Аның тавышы колакка кереп, бөтен җанымны айкап, нәкъ йөрәгемә үк бәрде кебек. Яратам… яратам микәнни?.. Каушап калдым. Ни әйтергә белмим. “Ярар, алайса”, — дидем дә, “коралларымны” алып, тизрәк ишеккә таба юнәлдем.
Роман дигәннәре шуннан башланып китте. Дуслар, миннән дә бәхетле кеше юк иде! Һәр көн бергә. Кайбер көннәрне кичен дискотека уздырыла. Әкрен бию куйганда гел мине чакырды, башкаларга бирергә теләмәде. “Бүтән егет сиңа караса, муенын борам”, — дип әйтә торган иде. Сүзләренә бик тиз ышанганмын шул. Башка отряд кызлары: “Йөрмә аның белән, ул бу лагерьга өченче ел килә инде. Һәр ел саен берәр кызның башын әйләндереп китә. “Местный мачо” ул. Аңа синнән тик бер әйбер генә кирәк…” — диделәр. Ышанмадым. Яшьлек — юләр чак бит ул.
Шулай беркөн кичке дискотекадан соң үз бүлмәмә кайттым. Рәис нигәдер күренмәде. Бүлмәмә керсәм, кызларым юк. Миннән иртәрәк кайтып киттеләр ләбаса. Мин юындым да яттым. Төннең бер уртасында уянып киттем. Карасам, янымда кемдер ята. Йокы аралаш кем икән бу дип карарга башыма да килмәгән инде шунда. Безнең отряд кызларының берседер дип кенә уйлап икенче ягыма әйләнеп яттым. Вожатыйдан качып кына кайвакыт бер көтү кыз бездә куналар иде. Рәхәт бит, төн буе сөйләшеп чыгасың.
Иртән торсам, бүлмәдә берәү дә юк. Соңга калдым бугай дип, ашыгып чыгып чаптым. Юк, отрядның яртысы да җыелмаган әле. Биш минуттан җыелыштылар. Кызлар миңа карап бер-берсе белән пышылдашалар, егетләр көлеп басып торалар. Битемне тотып карыйм. Берәрсе төнлә паста сыламаган микән? Алай да шаярталар бит. Битем дә чиста. Зарядкадан соң “умывалка-мойдодырга” киттек. Шунда кызларның берсе:
— Ну, ничек соң төннәр? — ди.
— Яхшы, ник сорыйсың? — дим.
— Рәис шәпме соң?
Мин аптырап калдым.
— Нәрсә сөйлисең син?
— Кыланма инде, бу төнне Рәис белән уздырганыңны бөтен лагерь белә бит, — ди бу миңа.
Күземә яшьләр килде. Соңыннан олырак отряд кызлары миңа барысын да сөйләп бирделәр. Рәис ул кичне башка егетләр белән яшереп куйган сыраларын эчкән. Шуңа күрә дискотекага да килмәгән икән. Төнне минем белән уздыра дип егетләр белән бәхәсләшкән бу. Бүлмәдәш кызларымны Рәис алдан ук кисәтеп куйган. Шуңа күрә тегеләре башка бүлмәдә кунганнар. Менә дуслар дип йөр син аларны!
Иртән зарядка алдыннан мактанып, Рәис: “Вожатый төнге барлауны тәмамлагач, Зөһрә янына кердем. Ул йоклаган кыяфәт ясап ята иде, беләм бит инде көткәнен. Кызлары чыгып киттеләр. Мин чишенеп әкрен генә янына кереп яттым. Үбеп, назлап уяттым үзен. Ул каршы килмәде. Шулай итеп без төне буе карават дөбердәтеп чыктык. Шәп икән ул, егетләр”, — дип сөйләнеп йөргән.
Йөрәгемнең әрнүләрен белсәгез! Нахакка саф күңелемә тап төшергән кешене атып үтерсәләр дә жәлләмәс идем! Саф, чиста икәнлегемә кем ышансын? Матур яшел күзләр, җылы сүзләр артында чын явыз качып торган икән! Кияүгә чыгу түгел, егетләр белән сөйләшергә дә куркыныч хәзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк