Логотип
Күңелеңә җыйма

Егерме җиде ел элек...

Врач кулыма “Кремль астына”, онко­логия хастаханәсенә барырга юлла­ма тоттырды. Ышанмыйча, юл уңаенда үзебезнең участок хирургына кереп чыктым. Ул да шунда җибәрде. Ә аякның ул якка таба атлыйсы килми. Таныш врачымның өенә киттем, балалар врачына. Ә аның якын дусты — гинеколог. Миңа аңа күренергә кирәк. “Бүген ул Чаллы­да, бер атнадан кайтыр”, — диде таны­шым. Ул көнге һәр адымым бүгенгедәй хәтердә...
Кайтып киләм, күзем тулы яшь. Ки­беткә кереп яңа эчке киемнәр алдым. Бәхетемә, өйдә берәү дә юк иде. Яңа киемнәремне киеп, көзге каршына бас­тым. Көзгедә бер кешенекеннән дә ким булмаган матур гына буй-сынлы туташ. Туташның яше кырыктан авыш. Шушы буй-сынның ир назы күргәне юк әле... Беренче мәртәбә саф кыз булуымнан оялдым. Операция ясаганчы, врачка скальпельме, бүтән төрле коралынмы файдаланырга туры киләчәк. Минем бер танышыма шул хурлыкны үтәргә ту­ры килгән иде.
Ничек шулай килеп чыкты? Үземнең бар барлыгым, холкым-фигылем белән мин зур гаиләнең хуҗабикәсе булырга тиеш идем. “Әниең, туганнарың өчен күбрәк кайгыртып, үзең турында уйла­мыйсың”, — дип, мине ачуланучылар да аз булмады. Мин эшлим, укыйм. Кичке мәктәптә, аннары — институт. Тик ялгыз калуымның төп сәбәбе болар түгел. Кияүгә чыгарга тәкъдим ясаучылар да, яратырга гына теләүчеләр дә булмады түгел. Беренчеләреннән “бу кеше белән бәхетле гомер кичереп булыр, ул мине бәхетле итәр” диярлеге очрамады. Икенчеләренең дә тәкъдиме минем
өчен яраклы түгел иде. Тәрбиябез ан­дый булмады.
Шулай яшәлде. Тик мин бервакытта да үземне ялгыз хис итмәдем. Әнием, туганнарым белән матур яшәдек. Анна­ры эне-сеңелләрнең балалары гел миндә булды. Күрше-күләннәр хәтта мине “күп балалы әни” дип тә йөртәләр иде. Мин үземне бервакытта да ким-хур итеп хис итмәдем. Җаным да, тәнем дә тыныч булды. Менә... кулымда тыныч­лыгымны бозган язу.
Шул чагында, көзге каршына баскан көе башымнан бер уй йөгереп үтте. “Мине яратырга теләп йөргәннәрнең берсенә шылтыратырга!” Врачка “өстәмә эш” калдырмаска. Тик кемгә? Минем 3. В. (запас вариант) дип йөргән бер кешем бар иде. Ул инде ике ел бу дөньяда юк. Шулай ук Закир да. Исән­нәрен барлыйм. Тик берсенә дә туктала алмыйм. Шул вакыт кыңгырау шылты­рады. “Әнидер”, дип, өстемә халат та кимәгән көе, кем бар дип тә сорамыйча, тоткага үрелдем. Ә анда... Ишекне тиз генә яптым, ашыгып киенергә тотын­дым. Башымнан үткән беренче уй — “бар ул Алла, бар!” дигән уй булды.
Ул кеше тормышка чыгарга беренче мәртәбә миңа унбиш ел элек тәкъдим ясаган иде. Икенчесен — ун елдан соң. Хәрби очучы. Беренчесендә Казахстан далаларында хезмәт итә иде. Икенче­сендә — Ерак Көнчыгышта. Минем үз төбәгемне — Татарстанымны, гаиләмне - әнине (ул бик яшьли тол калып, безне - дүрт баласын берүзе тәрбияләп үстерде; мин, өлкән бала буларак, аның төп таянычы, туганнарымны калдырып китәргә көчем (әллә мәхәббәтем?) җитмәде.
Ниһаять, ишекне ачам. Каршымда елмаеп Васил басып тора. Миңа кызыл розалар суза. Җиңелчә кочаклашып күрешәбез. Залга узабыз. Сүзләр ябышмый. Телем бәйләнә. Тиздән әни кайтырга тиеш. Ә миңа уемны тормышка ашырырга кирәк. “Әйдә, безнең бакчага киттек”, — дим. “Нәрсә, ирең кай­тасымы әллә?” — ди. “Соңрак аңлатыр­мын”, — дип, тиз генә җыена башла­дым. Шкафтан өр-яңа урын җәймәсе алып сумкама салдым. Кабымлыклар, бер шешә шампань шәрабе суыткычтан сумкага күчте. Өйдән шулай кисәк чы­гып китүгә гаҗәпләнсә дә, егетнең йөзендә бәхетле елмаю балкый иде. Үз халәтемне соңыннан күпме уйласам да, исемә төшерә алмадым. Тик шунысын яхшы хәтерлим, Васил нәрсәдер сөйли, сораша, мин ишетмим, җавапларым керделе дә чыктылы иде.
Бакчага баргач, өстәл әзерләдек. Самоварда чәй кайнап утыра. Берәр бо­кал шәраб эчтек. Васил тәмәке тартыр­га чыккан арада йокы бүлмәсендә урын җәйдем. Чәй, аннары тагын берәр бо­кал “шампанское” эчеп куйгач, “Бүген мин синеке!” — дидем. Ул: “Мин инде бу сүзне унбиш ел көтәм”, — дип, мине ко­чагына алды... Минем башымда тик бер уй: врачка өстәмә “эш” булмаячак. Бүл­мәдә әкрен генә радио сөйләп тора. Соңгы хәбәрләр тапшыралар. “Мао- Цзе-Дун үлгән!” Ирексездән көлеп куй­дым. “Ул үлде, минем дә “бастион” җи­мерелә”. Кинәт Васил туктап калды: “Нәрсә, — тавышында гаҗәпләнү, са­гаю сизелә, — син кыз кешеме?” Мин эндәшмәдем. Сүзләр нигә? Ә ул тагын да ныграк иркәләргә, яратырга тотын­ды...
Без Васил белән тагын биш мәртәбә бергә булдык. Шуларның бары тик бер­сендә аз гына канәгатьләнү хисе кичер­дем. Калганнарында — көчле авырту. Аналыгымда шеш булуын, берничә көннән операциягә керәсемне белмәде шул ул. Миңа “артистланырга” — шат, бәхетле булып күренергә туры килде, ә Васил болай да, әгәр мин ялгыз бул­сам, ничек тә ризалыгымны алырга, от­ставкага чыгарга дигән ниятләр белән кайткан булган икән. Мин аның ялы бет­кәнне көтә алмадым. “Ашыгыч коман­дировкага җибәрәләр”, — дип, хаста­ханәгә кереп киттем.
Операция авыр узды. Тик бәхетемә каршы, шешем “әйбәт шеш” булды. Ан­нан соң менә 27 ел яшим инде.
Бу хакта үземә бик якын ике генә ке­ше белә иде. Ни өчен бүген “Сөембикә” журналы укучылары алдында ачып са­лырга булдым соң әле мин моны? Яше утыз-кырыктан артып киткән саф кыз­ларны кисәтү өченме? Бәлки, шулайдыр да. Үзем дә ныклап төшенмим. Сафлык та нинди фаҗига каршысына китереп куя ала икән. Моны булдырмаска иде бит. Аның юллары да күп. Һәркем йөрәгенә якынрагын сайлый ала. Тик кулдан-кулга йөрү, кемнеңдер бәхетле гаиләсен таркату гына була күрмәсен.

Зәкия ИСМӘГЫЙЛЕВА (дип куегыз).
Чаллы шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    васил б-н кавыштыгызмы сон? автор шуны язмаган...

    • аватар Без имени

      0

      0

      васил б-н кавыштыгызмы сон? автор шуны язмаган...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Сез Васил бн бергэ калдыгызмы сон? 9

        • аватар Без имени

          0

          0

          Васил кая нигэ язмаганнар инде

          Хәзер укыйлар