Логотип
Күңелеңә җыйма

Дус кызымны ничек югалтмаска?

Шундый кызык, дөресрәге бик сәер ситуациядә калдым. Сезгә дә сөйлисем килә. Күңел бушату өчен генә сөйләмим, миңа сезнең акыллы киңәшләрегез кирәк.

Шундый кызык, дөресрәге, бик сәер ситуациядә калдым. Сезгә дә сөйлисем килә. Күңел бушату өчен генә сөйләмим, миңа сезнең акыллы киңәшләрегез кирәк. 

Минем Алсу исемле дус кызым бар. Без аның белән беренче курска укырга керүгә танышкан идек. Җеннәр туры килде дип әйтәләр бит әле, менә шул – безнең дә җеннәр туры килде. 

Беренче курста гына аерым тордык та, икенче курстан башлап, техникумны тәмамлаганчы бергә, бер бүлмәдә яшәдек. Безнең дуслыкка барысы да кызыгалар иде. Бер-беребездән яшерен серебез булмады. Гел әле Алсуларга, әле безгә бергә кунакка кайтып йөрдек. Безнекеләр Алсуны «өченче кызыбыз» дип йөрттеләр, мине дә аның әти-әниләре кызлары кебек күрде. 

Соңгы курста укыганда Алсу бер егет белән танышты. Казан малае иде. Мин аны беренче күрүдә үк яратмадым. Алсуга җайлап кына әйтеп тә карадым. «Әле чынлап торып йөреп китмәдегез, бәлки араларны өзәрсең?» – дидем. Ул вакытта ук Илсур эшләми иде. Иң мөһиме – эшләргә дә җыенмый иде бугай. 

Бер ел элек институт тәмамлаган иде ул. «Эш эзлим, үземә туры килгәнен таба алмыйм һаман», – дигән Алсуга танышканда. 

– Өрлек кебек егет бер ел буе ничек һаман эш эзли? Үзеңә туры килгәнен тапканчы, ниндие бар, шундыенда эшли торырга да була бит, – дигән идем мин аптырап.
Алсу ул чакта миңа үпкәләде дә хәтта. Бер-ике көн авызын салып, сөйләшми дә йөрде. Гашыйк булгач чынлап та яраткан кешеңнең бер кимчелеген күрмисең бугай ул. Күрсәң дә, аңламыйсың. Сихерләгән кебек. 

Алар бераз очрашканнан соң тагын бу хакта сүз кузгатып карадым. Алсу авызымны да ачтырмады:
– Мин беләм, ул чынлап та эш эзли! Аңа туры килгәне табылмаганга Илсур гаепле түгел бит инде?! – диде ул.

Ул чакта әни белән дә бу темага сөйләшкән идек. «Нишлим икән, әни, ничек аңа аңлатыйм икән?» – дигәч, ул миңа: «Син бит инде аңа әйтеп карагансың. Бер тапкыр гына да түгел. Ул да бала-чага түгел, үзе дә аңларга тиеш. Үзеңне гаепле санап йөрмә, кызым», – диде. 

Диплом яклауга, Алсу кияүгә чыкты. Алар Илсурның әнисе белән бергә яши башладылар. Туйлар узуга, Алсу эшкә урнашты, ә Илсурга һаман үзенә туры килгән эш табылмады. 
Алсу белән очрашкан, сөйләшкән вакытларда бу темага кагылмаска тырыша идем. Үзе теләсә, бер сөйләр дидем. 

Аннары үзем дә кияүгә чыктым. Кызыбыз туды менә. Хәзер аның белән өйдә, декрет ялында утырам. Бер бүлмәле генә булса да, фатир алдык. Ипотекага инде, әлбәттә. Әти-әниләр дә булышты, әмма иң зур өлеше барыбер иремә төшә инде. Бик тырыш ул минем. «Тизрәк монысын түләп бетерик тә, зуррагын алырбыз», – дип хыяллана. 

Ә Алсу ярты ел элек ире белән аерылышты. Сәбәбе шул инде – Илсур һаман бер җирдә дә эшләми. Дөрес, каядыр урнашып карады ул, әмма әллә ике, әллә өч ай гына эшләде дә китте. «Үзем яратмаган эштә гомеремне үткәрергә җыенмыйм», – дигән.

Ире белән аерылышкач, Алсу безнең яннан диярлек фатир снимать итте. Мин моңа башта бик сөенгән идем, күбрәк күрешербез, күбрәк аралашырбыз дип. Бала белән өйдә утырганда аралашу гел җитми икән бит ул.

Без чынлап та еш күрешә башладык. Алсу көн саен эштән кайтышлый безгә керә. Ирем эштән кайтып, безнең табынга утырган гына вакыт була бу. Мин бит инде өйдә, ул эштән кайтышка нидер әзерләп торырга тырышам. 

Алсу да, әлбәттә, туп-туры безнең янга, табынга килеп утыра. Үзем генә булгач, өйдә пешергәнем дә юк, ялгызың гына ашыйсы да килми, ди. 
Шулай итеп, бергә ашыйбыз, аннары ул озак кына сөйләшеп утыра әле, мин ул арада табынны җыештырам, иремә иртәгәсен алып китәргә берәр нәрсә пешерәм. 

Бездә менә шушы хәл инде ярты ел дәвам итә. Атнаның биш  көнендә Алсу кичке ашны бездә ашап чыга, кайвакыт авылдан килешли якшәмбе көнне дә керә әле. Минем ашарга пешмәгән булса, көтеп тора. 

Ирем инде уенын-чынын кушып: «Мин ике хатын белән торам бугай», – дип әйткәли. Икебез алдында шулай әйтә, ә үзебез генә калгач: «Туктат бу хәлне, җитәр. Ашаган савытын да юмый, мондый дус кыз буламы? Мин бит сине жәллим. Үзең әйтә алмасаң, моны мин эшлим», – ди. 


Мин инде, билгеле, аз гына сабыр ит, зинһар, дим. Тик иремне дә аңлыйм: Алсуның бит безгә ярты ел эчендә ярты ипи дә тотып кергәне юк. Бәлки моңа ышанмассыз да, әмма дөресе шул. 

Беркөнне бөтен көчемне җыеп сүз башлап караган идем, Алсу, беләсезме, миңа нәрсә диде? «Шушындый авыр чагымда да ярдәм итмәгәч, син миңа нинди дус инде? Хәер, чын дус булсаң, син мине ялгыш адымнан саклаган булыр идең. Илсур белән тормышыбыз барып чыкмаганын белгән бит син», – диде ул. 

Аңа каршы әйтер сүз тапмадым. Чынлап та, болай уйламыйдыр ул, тормышка үпкәле чагы бит, шуңа гына әйткәндер. 
 Әле ирем белми болай дигәнен. Белсә, ул аны, чыннан да, безгә башка кертмәс дип куркам.  
Кыскасы, ике ут арасында калдым, нишләргә дә белмим. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Гаилэ ин беренче чиратта! Ярый ирегез акыллы. Э бит куп шундый очраклар, ирсез подружкалар дусларынын ирен узенэ карата. Артыгыннан куп кертмэгез оегезгэ, саклагыз гаилэгезне. Ойдэ юкбыз, идэн юам, эшем куп, давай сонрак диегез. Ана ярдэм итэм итэм дип яна ир табып бирэлмисез инде.

    • аватар Без имени

      2

      0

      Андыйлардан ераграк булырга кирәк акыллым, иреңне алып китүе дә мөмкин, шундый очраклар бик күп!

      • аватар Без имени

        2

        0

        Гомерең буе үзеңне мең тапкыр сүгеп, ник вакытында арабызны эзмәдем икән дип үкенгәнче, бер тапкыр шарт итеп арагызны эзсәң әйбәтерәк булыр. Дөрес дус түгел ул кыз.

        • аватар Без имени

          2

          0

          Сезгә шундый дус кызы ник кирәк? Дуслар булгач бер-береңнең фикеренә колак салалар, һәр көнне гаиләле кеше янына кереп йөрмиләр, килеп чыкмаган гаилә тормышы өчен дусны да гаепләмиләр. Ул сездән файдалана, ә сез аны югалтудан куркасыз. Ирегезне тыңлагыз.

          • аватар Без имени

            1

            0

            Нигэ кирэк сон ,андый дуслар сезгэ ,узегезнеке тормышны кайгыртыгыз ,т все.

            Хәзер укыйлар