Логотип
Күңелеңә җыйма

Димләделәр...

Тышта инде XXI гасыр. Интернет һәм нанотехнологияләр заманы. Әмма... Кияүгә чыкмаган хатын-кызлар турында фикер генә үзгәрми: ул һаман да сазаган кыз булып кала. 

Бүген бөтен хатын-кызга да көчле затлар табылып бетми шул. Ун кызга тугыз егет туры килә, дип җырлыйлармы әле? 
Бу мәсьәлә өлкән яшьтәге хатын-кызларны аеруча борчый, бигрәк тә әниләребезнең «ахирәтләренә» тынгылык бирми. Шуңа да ул кайгыртучан түтиләр, җан-фәрман тырышып, яучы хезмәтен үтәп йөри: тизрәк ярдәм кулы сузарга ашыга, әгәр дә мәгәр эш пешсә, гомер бакый аңа рәхмәт әйтеп кенә яшисе кала. 
Апакайларның кияүгә чыкмаган, әмма җиләк кебек өлгереп пешкән кызга лаеклы пар эзләү омтылышын чирәм җирләрне үзләштерү белән генә тиңләп буладыр, мөгаен. Бу кадәр дә көч, дәрт, энтузиазм каян килә аларга – монысы минем өчен әле дә табышмак булып кала. 
Менә ул лаеклы кияү егете, табылды бит! И-и-их! Ул еш кына таныш хатынның иптәш кызының улы булып чыга. «Баскан җирдән ут чыгара тор­ган» әнисе тәрбияләгән 40 яшьлек «малай». Кырык кына булсачы!.. 
Ярар, аллага тапшырдык! Бу очракта әти-әниләргә ялгызың гына яшәү­нең дә кыен түгеллеген аңлатырга тырышу – стенага борчак сибү белән бер. Аларча «хатын-кызның бәхете –
гаиләдә!» һәм вәссәлам. Артык сүз куертып маташасы юк. 

Хуш, сезнеңчә булсын! Бәхетле булып карыйм, дисең дә моңарчы бер тапкыр да күрмәгән кеше белән свиданиегә китәсең.
 Мәхәббәт һәм бәхет турындагы хыяллар кайчан да булса бер тормышка ашарга тиештер бит инде! Берьюлы әллә ничә төрле хис бөтереп ала: драйв, флирт, дулкынлану, маҗара көтү, ниһаять – Ул үзе!.. Романтика шул була түгелме соң инде?! 

Уртакул гына кафе. Сыра мичкәсе кадәр зур корсаклы, аңлаешсыз төс­тәге галстук таккан уртача яшьләр­дәге ир заты. Ярар, боларына бәйләнеп тормыйм, әмма телне тешләп торасы да килми. Күркә кебек кабарган бу «егет» үзен хатын-кызлар өчен менә дигән табыш дип тә исәпли әле. Үзен «фермер» дип шундый итеп таныштырды – бу сүз «АЛЛИГАРХ»тан да ким яңгырамады. Тынлык. Кемлеген ишетүгә үк аяк астына егылып, җирне үбә, гөнаһлы башыма ишелеп төшкән бәхет өчен Ходайга рәхмәтләр яудыра башлар дип көткәндер инде. Хе, көт, хәзер! Егылдым ди менә! Тормыш тәҗрибәм үземнеке дә борыныңа чиертерлек! Мин – Ренессанс рәссам­нарының полотноларын Италиянең үзенә барып күреп кайткан, балет премьераларына йөргән, Зур театрда опера тыңлаган, кайсы илгә барсам, шундагы халык телендә ипи-тозлык булса да сөйләшә алган укымышлы хатын-кыз – шушы тәкәб­бер ирнең булуына рәхмәт укый-укый, аның белән буш әңгәмәне ялгарга азапланып утырыйммы?! Мине бәхетле итәренә 100 процент инана бит әле ичмаса! Каян килә шундый үз-үзенә гашыйк тәкәббер ир-атлар?  

Киңәш: Әңгәмә өзелмәсен дисәгез һәм уңайсыз тынлыкта калырга теләмәсәгез, сорауларны күбрәк яудырыгыз, җавапларын игътибар белән тыңлаган кебек кыланыгыз. Ир-ат сезне кызыксындыра алдым дип тик уйласын шунда. Ул үзе турында сөйләү белән мавыгып китеп, сезнең асыл ниятләрегезнең нидә икәнен сизми дә калыр.
 
Кияү егете, ким дигәндә, үзен тормышның хуҗасы итеп сизә. Күп дигәндә – әйтеп торасы да килми. Ул миңа баштанаяк сөзеп карады да ашавыннан туктамыйча гына кем булуым белән кызыксынды. Ялганлап тормадым инде, җәмгыятьтә хатын-кызлар эмансипациясе кебек юк-бар һәм башка шуның ише эшләр белән шөгыльләнүем турында сөйләп бирдем. Кияү егетем чәйнәвеннән туктап калды. Ярый әле тончыкмады. 

Моннан соң да чәнечкеле сорауларым бетеп тормады. Мәсәлән, «сез Италиянең бөек скульпторлары эшл­ә­ренә ничек карыйсыз?» «Алар мәр­мәр сыннарга шулкадәр гармония һәм хисләр сала алган, сез моның белән килешәсезме?» «Беләсезме, миңа һәрвакыт экстраординар фикер йөртүче перспективалы ир-атлар ошый»... Мондый җөмләләрне йомшак, тыныч тавыш белән әйтергә кирәк. Ничек килеп чыкса, шулай да ярый инде. Моннан соң «егетебездән» җилләр исәчәк. Әгәр дә инде кыланмышларыгызны киң җилкәсе белән күтәреп, әңгәмәне үзегез куйган тонда дәвам иттерә алса, сезгә кирәкле кеше шул булыр. Ычкындыра күрмәгез: тизрәк ЗАГСка алып китегез. Югыйсә башкалар да йоклап ятмас.

Ә минем «свидание» барып чыкмады әле. Исем дә китми, әнинең дус кызлары җитәрлек... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар