Логотип
Күңелеңә җыйма

Cабыр төбе — сары алтын

Хафаз мулланы алырга төнлә килделәр. Шыгыр-шыгыр итеп торган яхшы күн итекле кешеләр, өй эчен астын- өскә китереп, бөтен әйберләрне актарып ташладылар. Ни­дер эзләделәр.

Миңлекамал абыстай менә-менә унынчы баласын табарга тора иде. Абыстайга мулла: “Ир бала туса Сабир, кыз булса, Сабира кушарсың. Бу балага сабырлык бик ки­рәк булыр”, — дигән иде. Аның үзен НКВДчылар алып чыгып киттеләр. Миңлекамал, яшенә тыгылып, идәндә аунап калды.

Икенче көнне гаиләнең нәрсәсе бар — барын төяп алып киттеләр. Үзләрен өйдән куып чыгардылар...

Башыңа төшсә, башмакчы булырсың дигәндәй, балалар­ны ач итмәс өчен ана кеше тегү дә текте, мич тә чыгарды, кемдә нинди эш бар — һәммәсен дә башкарды. Ярый әле, балалар да, аналарының хәлен андап, булдыра алганча ярдәм иттеләр. Ул чакта унынчы балага 10 мең сум акча бирәләр иде. Абыстай бу акчага өй салдырды. Тормышлары бераз көйләнеп киткәндәй булды.

Сабира да, үсә төшкәч, кул астына керә башлады: кош-корт, мал-туар карады, җиләк-җимеш, башак җый­ды. Әкренләп өй эшләре дә аңа күчте. Иптәшләре белән уйнарга бер дә вакыт тимәде. Әтисе кайткач кына бераз иркенлек килде. Сабирага 10 яшь иде. Кыз тату, тәртип­ле, берсен-берсе бик хөрмәт иткән гаиләдә үсте. Алар өендә кычкырышу, талашу ишетелмәде. Әнисе бик кеч­кенәдән аңа догалар өйрәтте, намазга бастырды. Бисмилласыз эш башлау юк иде бу өйдә.

Татар халкының иң күркәм сыйфатларын үзенә җыйган кыз шәһәргә, үзенә бөтенләй ят булган мохиткә килеп эләкте. Ул медучилищеда укый башлады. Аны шәкерт­ләрнең тулай торагына урыс кызлары белән бер бүлмәгә урнаштырдылар. Сабира моңа бик шат булды, чөнки татар авылында үскән кыз рус телендә такы-токы сөйләшә иде. Бүлмәдәшләре башка телдә ярты кәлимә сүз белмәсәләр дә аннан көлделәр, хәтта мыскыл иттеләр. Сабира сабыр иде, түзде, тырышты-тырмашты, училищены “5”ле билге­ләренә генә тәмамлап чыкты.

Сабира җыйнак, нәфис гәүдәле, кап-кара чәчле, шомырт кара-күзле, балкып торган алсу-ак йөзле кыз иде. Ул көн-төн укыды. Өйдән ярдәм булмаганлыктан, ял көннәрендә хастаханәдә дежур торды. Шуңа күрә яшьләр белән аралашу өчен аның вакыты калмады.

Шулай да тулай торак белән янәшә йортта яшәүче Марат исемле егетнең аңа күзе төште. Егет заводта эшли, төскә-биткә дә чибәр генә. Ләкин кыз аны бик үк өнәп бетермәде. Әмма тегесе сагыз булып ябышты, кинога, концертка чакырып карады. Сабира риза булмагач, аның бүлмәдәш кызы Галя белән икесен бергә күңел ачу урын­нарына алып йөрде. Төннәр буе Сабираның тәрәзәсе кар­шында басып торыр иде.

Көннәр үтә торды, Марат аны әкренләп үзенә карат­ты. Ул Сабирага: “Син минем иң кадерлем, синнән башка мин яши алмыйм”, — дия иде. Егет матур уенчыкка кы­зыккан бала кебек, өзмәде дә, куймады да, кызга тын алырга да ирек бирмәде. “Башкага карасаң, миңа чык- масаң асылынам”, — дип янады. Бу дуамалдан булыр да, дип борчылды кыз. Киңәшер кешесе дә юк ичмасам. Нишләргә? Аптыраудан, гаҗизлектән генә ул аңа кияүгә чыгарга риза булды.

Марат: “Сабирам, син яхшы фатирда торырсың, акча күпме кирәк, эшләрмен, табармын”, — дигән иде. Бу чын­нан да шулай булды. Заводта егетне, яхшы һөнәр иясе буларак, бик кадерлиләр иде. Аның рәсеме Мактау так­тасыннан төшмәде, соңгарак ул орден да алды. Ел саен ал­дынгы эшчегә курортка юллама бирделәр. Бергәләп алар илнең төрле якларын күрделәр.

Завод җитәкчелеге Маратка, өйләнү белән, шәһәр урта­сында ике бүлмәле фатир ачкычы тапшырды. Барлык уңай­лыклар да бар иде монда: су, газ, үзәктән җылыту система­сы. Базар, кибетләр дә янәшәдә генә. Эшкә дә Сабира шул тирәгә урнашты. Матур өй җиһазлары да, ул вакытта әле кешедә сирәк булган кыйммәтле келәмнәр дә, затлы савыт-саба да алынды. Курчак өе кебек бизәлгән, пөхтә фатирда Сабира үзен оҗмахта кебек хис итте. Марат за­водта да дәртләнеп эшләде, өйдә дә тик тормады. Кулыннан эш килә иде аның.

Күп тә үтмәде, малайлары туды. Аңа Альберт дип исем куштылар.

Маратның Сабирага ошап җитмәгән гадәтләре дә бар иде. Тора-бара элек яшьлек белән сизелмәгән, әһәмият ителмәгән яклары калкып чыкты. Әүвәл Сабира аның рус­ча гына сөйләшүенә хәтта сөенде дә, чөнки шәһәр җирендә торгач, аңа телен шомарту кирәк иде.

Сабира татар авылында ана телендә тәрбия алып, милли мәктәп тәмамлап шәһәргә килде. Марат исә урамда урыс малайлары белән уйнап үсте, шул телдә мәктәптә укы­ды. Укуга артык дәрте булмады. Ярый, һөнәр училище­сында укып, яхшы белгечлек алды. Аның әнисе бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләде. Балаларга игътибары җитмәде. Бар кайгысы — аларның тамагы тук булсын да, өс-башлары бөтен булсын.

Боларны Сабира соңрак андады. Әти кешенең үзен- үзе тота белмәве, килде-китте сөйләшүләре һәм, хәтта, башка хатыннарга күз төшерүе аңа булган хөрмәтне ки- меткәннән-киметте. Һәм, ниһаять, гаиләнең татулыгын, ныклыгын җимергән тагын бер вакыйга булды. Әти кеше каядыр югалды. Бер ай юк бу, ике ай — юк. Сабира ни уйларга да белмәде. Марат, көннәрдән бер көнне, өйгә кайтып, коридор идәненә егыла. “Шушында гына йоклар­мын, эт урынына тотарсыз, тик куып кына чыгармагыз”, — дип ялына. Сабира түземлегенең. соңгы тамчысы була бу.

Ул иреннән аерылырга да уйлады. Ләкин кеше сүзеннән дә шикләнде, баланы да ятим итәсе килмәде.

Ананың кайнар хисләре, мәхәббәте тулысынча малай­га күчте. Альбертка матур киемнәр, күпләп уенчыклар алынды. Ләкин балага бу гына җитмәгәнен ана кеше яхшы аңлый иде. Кечкенәдән малаен китап укырга өйрәтте. Затлы шкаф киштәләре китап белән тулды. Әмма алар арасында ана телендәгеләре юк иде.

Бу чорда СССР дигән империядә яшәүче барлык халыклар да әкренләп, партия җитәкчелегендә, бердәм рус телле совет халкына әверелә барды. Милли мәктәпләр ябылып бетә язды. Тормыш, уку — барысы да шул телдә алып барылды. Күпчелек кеше бу турыда уйлап та карама­ды. Милли мәсьәләне күтәрүчеләр, милләтчеләр дип игълан ителә иде. Тормыш үз җае белән барды. Әбиләргә хәтле вата-җимерә оныклары белән русча сөйләште. Татар кызлары авылдан шәһәргә килеп, бик тиз олы туган теленә өйрәнә, урыска, йә урыслашкан татарга кияүгә чыга, ба­лалары да шул милләт кешесе була барды.

Альберт та, башка балалар кебек, урыс мәктәбендә укы­ды. Аның дус-ишләре — барысы да шул милләттән яки үз ана телен белмәүче татар малайлары булды. Өйдә дә, әтиләре ана телен начар белгәч, гел русча сөйләшенде.

Егет тырышып укыды, институтка керде. Инженер булып китте. Эшендә дә хөрмәт ителде. Ана улының уңышлары белән горурланды, аның тәртипле, акыллы булып үсүен үз тырышлыгы, үз хезмәте нәтиҗәсе икәнен белде. “Улым” дип суламаган сулышы булмады.

Көннәрдән бер көнне Альберт өйгә бик ыспай, матур кыз ияртеп кайтты. Әнисенә, бу — Софа, мин аны бик яратам, ул бездә бухгалтер булып эшли, без өйләнешергә булдык, диде. Сабира да кызны ошатты. Ул ачык йөзле, сүзгә оста, тәртипле күренде. Ах, шунда фатир хуҗасын­нан, аны белгән кешеләрдән әзрәк сорашасы калган да бит... Юк шул, малайга ошагач, Сабира катышмады. Бак­саң, кыз инде әллә никадәр егетләр белән йөргән, эчәргә дә өйрәнгән икән. Алар, үзебез генә торабыз, дип тулай торактан бер бүлмәгә күчтеләр. Сабира ал арга бик еш ба­рып йөрмәде, янәсе алар әле яшьләр, үзләренчә торсын­нар дип уйлады.

Әүвәл заманда булачак кодагыйлар белән танышып, кызны димләп бирә торган булганнар. Ничек дөрес иткәннәр, дип уйлады Сабира. Бер дә белмәгән-күрмәгән кызны өеңә алып кайт, имеш. Менә шул көннән Альбертларда көн саен кампания, дус-иш, эчү, тәмәке тарту, җырлау, бию китте. Ана инде аларга берничек тә уңай йогынты ясый алма­ды. Әкренләп малай бу “матур” тормышка ияләшеп китте. Әнисе янына килгәндә дә, аннан аракы исе килә башлады.

Оныклары Тимур туды. Барыбер эчүләр тукталмады. Әниләре аларны барып айныта, дарулар бирә торган булып китте. Яшьләр бераз вакытка тыелып торалар да яңадан башлый торган булдылар. Еллар үтте. Тагын бер малай туды. Сабира киленгә: “Суфия, кирәкми, тапма”, — дип ялынды. Тегесе көлде генә. “Әле мин тагын бала табар­мын”, — диде. “Ике исеректән нинди юньле бала бу­лыр?” - дип борчылды Сабира. Кем карар аны? Таянырдай ире дә юк, ичмасам.

Альберт авырый башлый, бу тормышка йөрәге түзми аның. Ләкин ул Софадан башка тора алмый. Ә тегесе аракыдан башка яши белми. Софаны эштән чыгаралар. Сабира аны башка җиргә урнаштырып карады. Әмма файдасыз, ул эшли алмый иде.

Тора-бара ике оныгын Сабира үзенә алды. Олыгайган көнендә аның кулында 7 һәм 10 яшьлек ике бала калды. Ә Альберты, йөрәгенә инфаркт булып, үлеп китте.

Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче дустым Сабира бүген менә шундый авыр көннәр кичерә. Ул күңеленнән: “Са­бира, сабыр ит, сабыр төбе — сары алтын”, — дигән сүзләрне кабатлый. Шуның белән күңелен юатырга ты­рыша. Ләкин сабырлыкның төбе гел сары алтын гына бул­мый икән шул.

Лира ГАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар