Логотип
Күңелеңә җыйма

​Бәхетлеме мин? Әйе дә, юк та...

Бәхетлеме мин? Әйе дә, юк та. Бә­хетле, чөнки алма кебек ике балам бар, мин алар өчен яшим. Бәхетсез, чөнки:
Аклы күлмәкләр
тектерсәң,
Кесәләр кирәк икән.
Бәхетле булу өчен
Тиң ярлар кирәк икән.

Мәхәббәтем, яшьли өзе­леп сөйгән кешем белән без бергә була алмадык.

...Мәктәптә узган бер кичәдә биергә чакырды ул мине. Шул минутта кинәт әллә нишләдем... Хәзер аңлыйм — мин аңа бер күрүдән гашыйк булганмын. Без туйганчы биедек, көлдек, сөйләштек. Ә аннан ул мине өйгә кадәр озата килде. Шул кичтән соң без очраша башладык.
Мәктәп еллары шулай уз­ды. Ул димәгән көнем, мину­тым юк иде. Соңгы кыңгырау­дан соң исә безнең юллар аерылды. Мин укырга кер­дем, ул башка шәһәрдә яши башлады.
Көннәрнең берендә ул торган шәһәр аша мин апа­ларга кунакка киттем. Ип­тәш кызым белән ки­бетләргә сугылдык та, берәр җирдә тамак ялгап чыгарбыз дип бара идек. Шул вакыт мин аны күр­дем... Их, күрмәгән булсамчы?! Ул озын чәчле бер кыз­ны кочып басып тора иде. Аяк астымда җир тетрәде, өстемә болытлар ишелде, иреннәрем көеп чыкты. Иреннәрем генә түгел, ка­натларым көйде... Ул да ми­не күрде, менә күзләребез очрашты... Берни аңлама­ган дус кызымны ашыктыра- ашыктыра йөгереп диярлек китеп бардым. Исемемне әйтеп, ул артымнан кычкыр­ды. Туктамадым...

Күз яшьле, газаплы бер ел узды. Ул язны миңа бик авыр, моңсу булды. Яллар­ның берсендә авылга кайт­сам, аны армиягә алалар, диләр. Озату кичәсенә теге кызны да алып кайткан икән.

Ул китә! Җаным актары­ла, үзәгем өзелә. Йөрәк менә-менә атылып чыгар сыман.
Теге кызны калдырып килде бит ул безгә! Ләкин өйгә керергә батырлыгы җитмәде. Сызгырды да сыз­гырды, ә мине әни чыгар­мый... Канатсыз кошчык ке­бек бәргәләнәм, елыйм. Кайнар яшьләрем битемне яндыра. Ә урамда ул җыр­лый.
Әй, зәңгәр күзем,
сине сөямен,
Мәхәббәтемдә
янып көямен.


Көярлек тә, сөярлек тә булгач, нигә башкалар бе­лән чуалдың соң, бәгърем?!
Әлләни матур күренмәсәм дә, сөйкемле сөягем булгандыр — артымнан йөргән егетләр күп иде, ләкин берсенә дә күңел ят­мады. Йөрәк ярасыннан һаман да кан саркый иде шул.
Бер ел вакыт узды. Бер­көнне бүлмәмә зифа буйлы, бөдрә чәчле, кара күзле солдат килеп керде. Бу ул иде! Ялга кайткан, туры ми­нем янга кайткан!

Икенче көнне без икәү аның иптәш малайларына бардык. Ул аларга алып кайткан әманәтен тапшыр­ды, озак кына сөйләшеп утырдык. Вакыт соң иде инде, кунарга анда калдык. Безгә урынны бергә салдылар.

...Вакыт-вакыт хисләр акылыма буйсынмый — мин аның кайнар үбүләреннән, шашып сөюләреннән хәлсезләнәм, тәнем яна, мием томалана, кайнар пышылда­вы зиһенемне ала, әмма ләкин тагын аңыма киләм, үз-үземне тыям. Ул үпкәли, яратмыйсың, ди. Юк, яра­там, сафлыгым сиңа гына, бәгърем, тик гомерлеккә ка­вышкач, дим. Аннан торып ук утырдым, һәм ул миңа шунда менә нәрсә диде: аның теге кызы частька бар­ган һәм алар бергә булган­нар... Яшен суккандай итте. Хыянәтен кичерә алмаячагымны шунда ук аңладым.
Ул кайтканда мин башка егет белән йөри идем. Лә­кин беренче мәхәббәтемне яраткандай башка бер ке­шене дә яратмадым! Дөрес, кайткач яныма килде, өйләнешик, диде. Юк, ди­дем. Гомер буе төшләремдә күреп саташып, сагынып яшисемне, үкенәсемне бел­гән булсаммы?!
Безне язмыш егерме ел­дан соң очраштырды. Аның назлы карашы яшьлегемә кайтарды, ә күңелдә — үке­неч, әрнү... Ул көнне бергә булырга бөтен мөмкин­лекләр бар иде. Ләкин ул, иреннәремне кайнар сулы­шы белән яндырып үпте дә, китеп барды. Очрашырга сүз куештык — ул килмәде, икенче вакыт ул чакырды — мин бармадым. Күрешәсе, туйганчы бер сөйләшәсе иде дип, хыялланып йөр­гәндә — үзәк өзгеч хәбәр: ул үлгән...

Күңел бер мизгелдә бу­шап калды. Еллар үтсә дә, мин аны онытмам, ә тормыш иптәшем өчен мин юк, ул эчеп күңел ача. Мин балалар белән өйдә утырганда, ул эчеп, исереп хатыннар белән чуалды, кунып-кунып кайткалады. Салган бәлеш­ләр ачылмыйча, яккан мун­чалар керелмичә калды. Кычкырып та, әйбәт булып та карадым. Ин­де көрәшергә көчем калма­ды. Ә миңа бит әле 43 кенә яшь. Гомер эчендә бер “хәлең ничек, сөеклем?” дип сораса, сыңар чәчкә бүләк итсә, назлы сүз әйтсә икән... Юк бит, юк! Хәер, миңа инде барыбер.

Исемем дә, адресым да редакция өчен генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эээээх,безнен семьяда да шул ук хэл дисэн дэ була... .минем дэ озелеп сойгэн ярым бар иде,тик бергэ булырга насыйп булмады....кеше сузе арага керде...минем бер генэ бортек тэ анын алдында гаебем юк иде бит....э ул мине тынларга да телэмэде...ул да ойлэнгэн мин дэ кияудэ..ирем кыяфэте бн эз генэ элеккеге егетемэ ошаган...тик иремне аны яраткан шикелле ярата алмадым,ЭНИ буласым,бала соясем килгэнгэ генэ чыктым.э хэзер,ул мине кызыксындырмый,мин аны.минем дэ ирем эчэ.менэ шулай балалар хакына яшэп ятабыз.яшьлекнен матур мизгеллэрен искэ алгач,рэхэт булып китэ.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Иллюзиялэр белэн яшэмэгез кызлар Никах вэгъдэсе шулай язган.Беренче мэхэббэтегезгэ кияугэ чыксагыз да кем гарантия бирэ бик матур яшэрсез дип.хыялга бирелеп,тормышка алсу кузлек аша карамагызТормыш гел ак тослэрдэн генэ тормый бит.э ир исерек дип зарланмагыз алкоголизм авыру ул,э авырган кешене дэваларга кирэк ана булышырга кирэк.Буш сузлэр тугел бу,башымнан узган.Купне куреп купне кичергэн,бу кондэ Ходаема иксез чиксез шокерана кылып яшимен.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Үзегезне яраткан кешене ,тормыштв яшәү өчен сайларга кирәк.Ул армиядә икенче кызны алдап йөргән егет, бик чиста күнелле булмаган да шул. Үкенерлек кеше түгел,бүгенгесен тормышыгызны җайларга тырышыгыз.Ирегездә уңай якка үзгәрер.Эштән кайтасы ирегезне эчеп кайта диеп түгел,сау сәламәт ,игелекле дип көтегез һәм шулай булыр да иншаллаһ.

        • аватар Без имени

          0

          0

          кавыша алмый калган ярлар идеал була инде ул. Анын бн бергэ була калсан язмыш ни эзерэгэн булыр иде билгесез. Укенеп уткэннэр бн яшэргэ кирэкми. Бугенге конне соенечле иту турында уйларга кирэк. Гомер бер генэ..

          • аватар Без имени

            0

            0

            Әнкәй гел гади генә сүзләрне әйтә иде: "Әйбәт яшәсәң дә, начар яшәсәң дә гомер үтә, балакаем. Әйбәт яшәргә тырыш!" Бу сүздә тормыш хаклыгы ята бит. Гомерне әйбәтрәк яшәп үткәрүгә дә тырышлык салырга кирәктер. Ә тәүге мәхәббәткә килгәндә, ул барыбызда да бар. Сезнең очракта якын кешегез иртә улгән. Үлем үкенечсез булмый. Шуңа да өзгәләнәсез. Кайтарып булмаган үткәннәрне, терелтеп булмаган кешене уйлап янганчы ирегез белән тормышыгызны үзгәртергә тырышырга кирәктер, минемчә. Әйе, эчкелек ул - чир. Дәваларга кирәк.

            Хәзер укыйлар