Логотип
Күңелеңә җыйма

​Бәхетле буласы иде!


Авылның бер очыннан икенчесенә кадәр буйласам да, һич кенә дә кадерле, бәхетле хатын таба алмадым...
Балачактан бергә аралашкан Халисә апа бар иде. Яшьли ятим калганга, агайларында ялчы көнендә үсте. Үткен, чая, чыдам, эшчән, матур иде үзе. Шуны Наил исемле бер көтүчегә кияүгә бирделәр. Әллә: “Үз тормышым булыр”, — дип чыкты инде. Өйләре мунча шае, идәннәре җир иде Наилләрнең Халисә килгәндә. Яшь килен бик тырышып фермада эшләде, күп итеп терлек- туар асрадылар, биш бала табып үстерделәр. Аның кайчан йоклаганын әйтүе дә кыен. Таңнан төнгә чаклы йөгерә иде. Ферма юлында очраса, кулында ипи кыер­чыгы булыр, шуңа тоз сибеп ашар. Азаплана торгач, агачтан йорт салдылар.
Шул Халисәнең күргәннәрен язып аңлатып бетерерлек түгел. Ире, өч сүзне оештырып җөмлә төзи белмәсә дә, эчәргә, сугышырга, чит хатыннар артыннан элдертергә бик маһир булып чыкты. Акча ала да күрше авылга марҗалар янына чыгып сыза. Кайткач, давыл куптара. Бу холыксыз янында балалар да сәламәт булып үсә алмады. Берсе белешмәле “дебил”, бер кызлары йөрәк авырулы... Исерек янында кан калтырап яшәп, психикалары бозылып беткән мескеннәрнең.
Ирен өйдән читләштермәс өчен, Халисә аракы алып кайтып куя башлады. Ара-тирә үзе дә чәкештергәләде. Ахыры ни белән бетте, дисезме? Җыйнаулашып эчәләр, өерелеп сугышалар.. . Яңа йортка керү дә насыйп булмады Халисәгә. Пенсиянең дә рәхәтен күрмичә, гүр иясе булды. Иренең генә түгел, әзмәвердәй малайларының Анага кул күтәрүе (коточкыч вәхшилек!) аны вакытсыз җир астына кертте.
Хатыны үлгәч, Наилгә дә көн бетте. Килен белән малай икәүләп кыерсыталар. Халисәсен сагынып бик елый да, теге дөньядан кайтмыйлар шул, нихәл итәсең?!
Олыгаеп беткәч, кеше гайбәтен сөйләп утырасың дип, гаепләмә инде, “Сөембикә”! Гайбәт түгел, гадәт турында яздым. Җаным әрнегәнгә.
Хәзер үзем турындагы кыйсса.
Гомер иткән ирем үлеп, балаларым үсеп таралгач, берәүгә димләделәр. Яңа танышым бер күрүдә ошады: чиста-пөхтә, мөлаем, тәмле телле...
— Гомерлек буйдаклыкны ташларга уйладым. Ханым-солтаным булырсың! Эшләтмәм. Тормышым җитеш. Йортыма фәрештәм бул! — диде.
Эреп китәрсең! Йөзе айның унбишенче кичәсе кебек көлеп кенә тора. Эчемә җылылар кереп китте. “Тәвәккәллә, Галия! — дим үземә. — Бу бит сиңа гомер иткән Гыйльмуллаң әйтмәгән җылы сүзләр әйтә. Авылда кар түгеп, тирес таратып, абзар кырып ятканчы, калада бөтен уңайлыклары булган фатирда рәхәт күрерсең. Краннан аккан җылы суы өчен генә дә әлләни бирерлек. Саз ерып, иңкәеп су китерүдән котылырсың”. “Дача урынына тотарбыз”, — дип, авылдагы төп йортны да сатмадым.
Документларын да күрсәтте бу. Паспорт та чиста, “гөнаһ” дигәннәре күренми кебек. Авылга ак “Волга” белән кайтып алды, кеше алдында бик зурлап алып китте.
Яңа төзелгән районга барып җиттек. Сөбханалла! Берсеннән-берсе матур өйләр! Ул кибетләр! Бәхет басты Галия апагызны! Асфальт юл буйлап кәс-кәс басып, иренә сыена төшеп йөри белмәс, дисезме?
Тугыз катлы йортның бер бүлмәле фатиры мине алып килгән “яшь” кияүнеке икән.
Ишекне ачып кергәч, бер­мәл өнсез калдым. Өй шып-шыр. Җиһазлары “барахолка”ны хәтерләтә. Училищеның инвентарь саны сугылган парта (өстәл урынына!), тактадан әвәләп куелган карават, эшләми торган “борынгы” телевизор.... Хәтта төзек урындык та юк. Минем аптырауга каршы, елмаедәште ирем:
- Күптән түгел өч катлы коттеджым янды, машинам да авариядә бетте, бар булган акчамны җыеп, 280 меңгә шушы фатирны сатып алдым.
Ышандым бит. И-и жәлләдем, и-и тынычландырдым тегене: “Бер дә борчылма. Мин дә эшкә керермен. Йомшак мебель, төсле телевизор, йон келәмнәрне авылдан төяп килербез”, — дидем.
Яшәп киттек җай гына. Иртән эшкә озатам. Ап-ак күлмәк-чалбардан гына йөри. Ыспай. Кичен, тәмле ризык әзерләп, кадерләп каршы алам. Үзем эш белешкәләп йөрим.
Берәр ай чамасы торганда, бер-бер артлы туганнары килеп йөри башлады. Чәемне куям, җылы сүземне, якты йөземне кызганмыйм.
- Җиңги, алтыннарыңны салып куя күрмә, сатып эчмәсен! — ди энесе беркөнне.
- Кесәләрен даими тик­шереп тор, зур-зур акчалар күренүгә, милициягә шылтырат! — ди әнисе.
- Апа җаным, син акыллы гына хатын кебек үзең, бер дә сизенмәдеңме кемгә кияүгә чыкканыңны? Син бу аферистның унсигезенче хатыны инде. Икесе белән язылышып яшәде, калганнары белән болай гына, — ди килендәш.
Ә беркөнне озын буйлы, аксыл чәчле чибәр генә егет килеп керде: “Кая күргәнем бар соң моны?” — дип уйларга өлгермәдем:
- Апа, саграк бул әти (?) белән. Ул әнинең дә кан эчеп авыру иттерде. Кеше алдап, кеше талап 15 ел төрмәдә утырды. Чыгуга, үз эшенә керешә. Бик холыксыз, Сезгә дә зыян сала күрмәсен! — ди күземә карап.
“Әллә үзара килешеп, мине кире авылга кайтарырга җыенулары инде?” — дип уйладым. Чөнки ирем әүлия кебек. Тавышын күтәреп тә дәшми. Серләшеп-сөйләшеп туймыйбыз.
Мин эшкә урнашып, өч көн үтүгә, ул эшкә йә бара, йә бармый башлады. Йә “кәефем юк” дип кала, йә начальнигына “үпкәләгән”. Ул — зур белгеч, тик аны тиешенчә бәяләүче юк, имеш.
Беркөнне күрше карчыгы: “Ул зимагурыңның беркайда да эшләмәвен, бандит, кеше талаучы икәнен беләсеңме соң?” — диде.
Дөрестән дә, бергә торуыбызның өченче аенда монда сәер гадәтләр күренә башлады. Күзләре тоныклана, авызыннан мунча себеркесе исе килә, үзалдына сөйләнә. Йә бер күч акчасы барлыкка килә, йә бер тиене дә юк.
Кич җитүгә, безнең бер бүлмәле фатир вокзалны хәтерләтә. Бертоташтан моның янына киләләр, акча таләп итәләр. Берәүне “квартира алып бирәм” дип,  икенчесен “төзелеш материалы китерәм” дип, акчаларын алдап алган... Саный китсәң... Шул мескеннәр акча даулап йөри икән.
Чын йөзе ачылганчы, үзен әдәпле тотты бит. Соңыннан, барысы да билгеле булганнан соң, өйдә әйбер кырды, балта, пычак белән “үтерәм” дип янап, кул күтәрүгә кадәр барып җитте. Чак үлемнән калдым.
Менә сиңа ир заты?!' “Солтаным, ханым, фәрештәм”, — дип алдап, бу имансыз тагын кемнәрне үз тозагына төшерер икән?
Әле ярый, төп йортны сатмаганмын. “Сагындым, каланы яратмыйм, ияләшеп булмады”, — дип, авылга кире кайтып утырдым. Тынычлыгым кадерле.
“Сөембикә” туганым! Нигә хатын-кыз шулай бик бәхетсез икән? Эчкечелек  киң җәелгән, алдагыч җәмгыятьтә яшәвебезме моңа сәбәп? Бәхетсезлек баткагыннан чыгу юлы кайда? Шул турыда аңлатып язучы табылмасмы?

Галия апагыз 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хатын-кыз бэхетсез тугел, э тиз ышанучан.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Язмыш инде...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Менэ шундый ират булмасын дип ялгыз яши хатынкыз

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мына бит! Куп хатын, исерек булсада, атасы бар дилэр. Нэтижэ дэ беренче хатын, балаларын гына тугел, узендэ юкка чыгарган.Автор узе турында язган икенче "хикэядэ". Гомер иткэн хатын бит, яшь бала тугел. Квартира нинди икэнен кургэч тэ, тай авылына, юк бит, ике ай буе узен узе этлэгэн бит.... Ярый йортын сатмаган.Шундый эйтем бар бит. Бик баллы сойлэгэн кешедэн ометенне оз диеп. Матур сайраган теге зимагур...

          • аватар Без имени

            0

            0

            Безнен авылда да бар андыйлар.Акчасын талый да куып чыгара.

            Хәзер укыйлар