Битараф ул миңа 

 

 Озын-озак гомер кичергән әби-бабайлар: «Бер-беребездән калырга язмасын», –  дип тикмәгә генә әйтмиләрдер. 

      Ул – минем күптәнге танышым. Без аның белән сирәк булса да очрашып, йә телефоннан хәлләребезне белешеп торабыз. «Онытмагансыңдыр ич? – диде ул бер шылтыратканда. – Туган көнгә чакырам сине». 

       Ял көне иде. Ул яраткан роза чәчәкләрен алдым да өенә киттем. Алар – ир белән хатын шәһәр үзәгендәге биш катлы йортларның берсендә икәүдән-икәү генә яшәп яталар. Ишекне дус хатын ачты. Мине күрүгә сөйләнергә кереште: «Тор, әйдә, көпә-көндез йоклап ятасың, кунак килде әнә...» Йокы бүлмәсеннән килеп чыккан ир баш кагып кына исәнләште дә янә бүлмәсенә кереп китте. 

–  Шулкадәр битараф миңа, – дип зарланырга тотынды хатын. – Туган көнем белән дә котламады, ичмасам. Әллә бар мин аңа, әллә юк. 

      Ул арада телефон шалтырады. Кайнанасы икән. «Әни, – дип, тагын үпкәсен белдерә башлады танышым, – анысы да шундый аның. Урында аунаган, телевизор караудан башы чыкмаган малаеның хәлен сораша. Ә мине...» 

     – Аерылышам, тәмам туйдым, – диде ул артта калган елларны бер мизгелдә сызып ташлап. – Балалар да каршы түгел. 

       Үзе әйтмешли, картаеп беткәч, тормышын тамырдан үзгәртергә ни сәбәп булган аңа?! Кызыксына башлыйм. «Кыйныймы, әшәке сүзләр әйтәме? – дим. – Бар җирең җиткән, рәхәтлеккә түзә алмыйсыңмы?» Алай да түгел, болай да... Сукмый да, сүкми дә... Ул шулай ди. 

       – Соң? – дим аптырашта калып. 

       – Битараф ул миңа, аңлыйсыңмы? Миңа калса, ул минем барлыгымны да белми кебек. Өйдәме мин, юкмы, аңа барыбер. Әнә, күрәсеңме, кеше килсә дә чыкмый, юньләп исәнләшә дә белми. Аңгыра! 

      Ничә еллар бергә гомер иткән ир белән хатынның бер-берсенә бөтенләй чит-ят кешегә әйләнүен күреп, сызланып куям. 

       – Бәлкем, сөяркәсе... – дип авызымны ачуга, ул шундук туктата. 

       – Зинһарым, нинди сөяркә ди. Кем карасын ул йомыкыйга? 

         Без чәй эчкән арада да, озак кына сөйләшеп утырганда да, инде саубуллашып китәргә җыенганда да ире башка күренмәде. 

         «Аерылам!» дип, катгый карарга килгән танышыма: «Уйла башта, кызма... Синдә дә  гаеп бар. Гел кычкырасың аңа, җайла, көйлә. Ирләр шуны ярата», – дип кенә әйтә алдым. Ә үзем күреп торам: уйлыйсын уйлаган инде ул. 
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Соңгы комментарийлар
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...