Логотип
Күңелеңә җыйма

Бакырчы дәү әни 

Әнием белән уҗымлы кыр юлы буйлап тәпилибез. Кечкенә әле мин, мәктәпкә дә кермәгән чагым. Һәр атна шулай: җиде чакрым юлны кичеп, әниемнең туган авылы Олы Бакырчыга барабыз...

 

Әнием белән уҗымлы кыр юлы буйлап тәпилибез. Кечкенә әле мин, мәктәпкә дә кермәгән чагым. Һәр атна шулай: җиде чакрым юлны кичеп, әниемнең туган авылы Олы Бакырчыга барабыз. Яз көне кырда җиргә-күккә атылып сайраган тургайларны тыңлыйбыз, яңгырда күрше авылдагы берәр йортның капка астына басып ышыкланып торабыз, җәй көне бик арыганда чишмә янына тукталып су эчәбез. Кайчан килеп керсәк тә, чәчәкле алъяпкычын япкан, ак яулыгын чөеп бәйләгән Бакырчы дәү әни безне мич каршысына баскан килеш каршы ала. Чыжлап пешкән бәрәңге пәрәмәче, бавырсак, күпереп пешкән юка... ә чолан шкафының аулак почмагында чикләвекле ширбәт. Аһ, шул ширбәтне дәү әни күрмәгәндә генә кабып карыйм дип алганда, ничә тапкыр тотылдым мин! Дәү әнинең кычкырып әрләгәнен хәтерләмим, күз карашы җитә иде бугай... 

Апас район Олы Бакырчы авылында туып-үскән Әхмәтгәрәй кызы Сатирә Сәмигуллина – уңган-булган нәсел кызы. Әхмәтгәрәй бабабыз агач кисмәкләр ясаган, агач эшенә бик оста булган. Дәү әнием өлешенә тегү, чигү, бәйләү, сату эшләре тигән. Үзләренең хәләл кул көчләре белән яшәргә тырышкан алар. 

Сатирә – билдән түбән толымнарын ике якка үреп салып йөри торган иң чибәр кызы булган авылның, ә дәү әти матур җырчы булган минем. Өйләнешкәч, Пермь якларына шахта эшенә, Кизел шәһәренә чыгып китәләр. Икесе дә тырыш, җир кешеләре бит: анда баргач та яшәргә, мал арттырырга тырышканнардыр. Беренче хезмәт хакларына дәү әтигә  – гармун, дәү әнигә тегү машинасы алганнар. Бу шатлыкларын уртаклашып, авылга хат язып җибәргәннәр. «Машинагыз – ызба, гармуныгыз морҗа булсын», дигән җавап алганнар. Көтелмәгән кызык әйбер сатып алынса, әле дә шулай дип шаяру гадәте бар хәзер бездә. 

Биш бала үстергән дәү әнинең тегү, чигү, бәйләү эшенә һәвәслеге, өлгерлек серләре турында утырып бер сөйләшәсе иде! Аның каравы, ул теккән күлмәкләр, итәкләр саклана миндә. Әниемнәрне һәрчак үзе тегеп киендергән бит ул. Үзенекеләргә генә түгел, авылдашларына да гомер буе бала итәкле күлмәкләр, кәчтүмнәр тегә... 

Бакырчы дәү әниләргә менгәч, тәмле итеп чәйләп алгач, аларның ямь-яшел келәмнәрендә тәгәрәп уйнарга ярата идем. Яшел келәмгә тәгәрәп китәсең дә, тирә-юньне күзәтә башлыйсың. Анда-а-а... Стеналарда якты төсле  чигешләр, дәү әнинең күз нурлары күчкән кашагалар, чигешле пәрдәләр, чаршаулар, тәрәзләрдә  дәү әни үргән челтәрләр, макрамеда үрмәле гөлләр һәм шау чәчәккә күмелгән яраннар. Алар ел әйләнәсе чәчәктә! Һәр бизәк – минем өчен әкияти дөнья, аларның ничек чигелгәнен, гади җепләрдән ничек шундый матурлык барлыкка килгәнен беләсе килеп, шкаф башына үрмәлим, мич башын үз итәм. Аннан дәү әнием ипләп кенә төшерә дә, күршедәге Хәтимә аптый, Мәликә аптый, Хәнифә аптыйларга сәдака бирергә, яңа пешкән юкасын авыз иттерергә алып кереп китә. Пәнҗешәмбе олыларның хәлен белү, хәер бирү саваплы дигән гадәт менә шуннан килгән ул безгә. Кичләрен дәү әнигә еш кына күрше апалар керә. Серләшеп, сөйләшеп утыралар. Кемдер иреннән зарлана, кемнедер кайнанасы кимсеткән... Эчләрен бушаткач, дәү әни аларга шимбә-ял көннәрендә телевизордан караган спектакльләрен сөйли. И көлешәләр аннары! Менә хәзерге акылым, инде тормыш тәҗрибәм белән уйлыйм: куллары җир эшеннән аерылмаса да, күңеле белән иҗат кешесе булган ла минем дәү әни! Яшәргә яраткан! 

Колхоз эше, олы улы Равил белән лапаста кирпеч сугып, алты тиеннән чуашларга сатып җибәрүләре, йомырка сатарга Казанга йөрүләре, әллә ничә чакрым ара узып колмак җыеп сыра ясаулары... Балалар башкалар бакчасына кереп урлашып йөрмәсеннәр, кызыгып үсмәсеннәр дип, җиләк-җимеш үстерүләр, аш-су пешерү, кызларына бирнәгә дип махсус станок та палас сугулар... 

...Без әнкәйнең биш шатлыгы идек, 

Биш кайгысы идек кайчакта... 

Бу җырны әнием үз туенда әнисенә багышлап җырлаган. Әниемнең тагын бер сүзен бик еш ишетәм мин: «Бишебезне бергә кушсак та, бер әнигә тормыйбыз без!» Әниләргә кемнәр җитсен соң, әнием! 

...Келтер-келтер-келтер... Хәзер безнең өйдә дә еш кына каеш баулы аяк машинасы тавышы ишетелә. Дәү әниемә тормыш итәргә булышкан тегү машинасы минем өемдә яши, кызларымны тәрбияләргә булыша... Чулпылары саклана. 

Күкләрдән безне күзәтәсеңме, Бакырчы дәү әнием?! Күлмәк итәгендәге җөебез, юлыбыз дөресме?! 

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар