Логотип
Күңелеңә җыйма

Авыл килене

Кавышабыз дигән гашыйк җаннарга киртәләр юк ул. Нигә, әллә дөрес түгелме?

Кавышабыз дигән гашыйк җаннарга киртәләр юк ул. Нигә, әллә дөрес түгелме? «Риза! Мин синең белән җир читенә китәргә дә риза!» — дип, кыз бала, сөйгәненә ияреп, кайчакта, җир читенә үк булмаса да, әллә кайдагы бер калага, йә телен, гореф-гадәтләрен бөтенләй белмәгән чит-ят илгә китеп бармыймыни?! (Яшьлек белән кыюлык гел янәшә атлыйлар, югыйсә, бөтен тормышыңны, гомереңне үзгәртәчәк карарларны шулай тиз, кинәт һәм җиңел генә кабул итеп булыр идеме?!) Әйе, берәүнең  өлешенә  тигән  көмеше — күршесендә, икенчесенең — океан артында. Ә өченче берәү, насыйбы белән бергә булу өчен, урамнарына асфальт түшәлгән, җылы сулы, газлы, ванналы шәһәрен… гап-гади бер авылга алыштыра. Сөйләп торасың инде, андыйлары меңгә бер генә бит инде аның, дисезме? Ә сез күңелегездән үзегез яшәгән авыл урамнары буйлап, һәр гаиләне барлап, бер узыгыз әле. Менә, менә, исегезгә төште дәме? Күптән үзегезнекенә әйләнгәч, аның читтән килеп «адашканы» онытылып та беткәнме? Җаен табып, ул килен-балакайның бер хәл-әхвәлен сорашырга уегызга да кергәне юктыр әле, әйеме?

…Нурия апа Татарстаннан бик еракта, Төрекмәнстанның Мары шәһәрендә туган. «Үз әтием суга батып үлде, мин үги әти белән үстем, — ди ул. Һәм шунда ук ашыгып өсти: — Юк, юк, Әнәс әтиемнең үгилеген беркайчан да тоймадым». Җыясы ризык читләргә алып чыгып китсә дә, туган як гел йөрәктә бит ул. Җәй җитүгә, ерак җирләрдә табышып-кавышкан якташлар — берсе Кече Кайбыч кызы, икенчесе Мөрәле егете — Әнәс абый белән Нургаян апа, ел саен Рәсәйгә дип, юлга кузгалалар. Сагыну, җирсүләрнең каннан-канга күчүе дә хак бугай — мәктәп тәмамлауга уллары беркем үгетләмичә, үзе теләп Чаллыга (ул чакта Брежнев әле) кайтып урнаша. Аннан, бу якка кунакка кайтучы бер танышларына, «Казанда укырга телим» дип алгысынган Нурияләре ияреп китә…

…Ул елны кыз укырга керә алмый, баллары җитми. Нуриясеннән: «Киләсе җәйгә бәхетемне кабат сынармын, ә быелга Кече Кайбычта, Тугания апаларда яшәп торам. Инде эш тә таптым, күрше Рус Ябалагы авылында балалар укытачакмын», — дигән хат алгач, Нур­гаян апа: «Үземнекеләр янында әле», — дип бер сөенсә, язгы, көзге пычракны ерып, кышкы көртләргә бата-чума күрше авыл мәктәбенә йөриячәк кызын күз алдына китереп мең көрсенгәндер. Каланың иркә кызына авыл җирендә ничек җиңел булсын инде?!

Авылыбыз урамнарына ямь өстәп узган ул чактагы Нурия апаны мин әле яхшы хәтерлим. Аягында ялтырап торган итекләр («чулки»ның модага кергән чагы!), өстендә бәйләгән пальто (үзе бәйләгән, диләр!), яланбаш, сылу гәүдәле, гаҗәеп чибәр… Фрат абый да аны шундый итеп күргәндер, күргәндер дә шунда ук гашыйк та булгандыр. Авыл күзеннән яшерә аласыңмыни, озакламый алар турында «йөриләр икән» дигән сүз таралды. Берсе — укытучы, икенчесе — егет солтаны, колхозның алдынгы шоферы.

Ә алдагы җәйдә Нурия апа Казанга китеп барды, «университетка укырга кергән икән», диделәр. Мин аны кабаттан үзем студент булгач кына очраттым. Икебез дә бер үк факультетта укыгач, бер үк тулай торакта яшәдек. Ул инде бишенче курсны тәмамлый, группа старостасы, уку алдынгысы, җәмәгать эшләрендә башлап йөри. Үзгәрмәгән дисәм, тагын да чибәрләнгән генә бугай.

Җәйге сессия алдыннан аның Фрат абыйга кияүгә чыгуын ишеттем. Шуннан соң инде үзен күрмәсәм дә, хәлләрен кеше аша гел белешеп тордым мин аның. Авылда төпләнеп калуларыннан да хәбәрдар идем. Шәһәрдә туып-үскән Нурия апага авыл килене булып яшәү ничегрәк икән, дип тә гел уйладым. Ниһаять, очрашырга, бу сорауны аның үзенә бирергә җай чыкты. Менә нәрсәләр сөйләде ул миңа.
— Фрат белән мин Ябалакта укытып йөргән елны таныштык. Аның гомерлеккә икәнен ул чакта әле кем белгән. Укырга кергәч тә, Кече Кайбычка, әнинең туганнарына кайткалап йөрдем. Юлы төшеп, Казанга килгәндә, Фрат үзе дә минем янга сугылмый калмый. «КамАЗ»ы белән (ә «КамАЗ» машинасы ул чакта космик корабльгә тиң!) дөбердәп тулай торак каршысына килеп туктаса, бездә тәрәзәләр ачыла да ябыла, ачыла да ябыла башлый. Кызлардан гына торган филология факультеты бит, һәркемнең беләсе килә — шофер егет кем янына килде икән?

Диплом яклаганчы ук эшкә кая ки­тәсем билгеле булды. Брежневка! Шундый зур шәһәргә эләгү — мәртәбә, дәрәҗә иде ул чакта. Өстәвенә, абый да шунда бит. Апрель азагында, язгы пычракта авылга кайтып киттем. Чөнки тыштан сөенсәм дә, эчтә җаным тыныч түгел. Фрат белән биш елдан артык очрашып йөрдек, ул миңа ышангандыр, ә мин әнә кая китәргә җыенам. Бер-беребезгә ялганламаска, бер-беребездән бернәрсәне дә яшермәскә дигән сүзебез дә бар иде.

Яшермим, авылга кайтып тору уемда да юк иде минем. Әмма яңалыгымны әйтергә дип кайткан җирдән Фратның никахлы хатыны булып китеп бардым. Кая ул әниләр белән киңәшләшү, утырып уйларга да вакытым булмады. Яшел Үзән шәһәрендә яшәрбез (минем әниләрнең анда алып куйган йортлары бар иде) дип сөйләштек. Туйлар узгач исә планнар үзгәрде. «Әнинең дә сәламәтлеге бик әйбәт түгел, әйдә, берәр ел авылда  торыйк, аннан китәрбез», — диде Фрат. Мәктәптә минем өчен шунда ук эш тә табылды.

Һаман да «торып торабыз» менә шулай. Инде егерме ел булды. Әмма мин боларның һәммәсен дә «шулай тиеш» дип кабул иттем. Фрат — төпчек бала, ул төп йортта калырга тиеш. Аны кубарып алып чыгып китәргә минем беркайчан да намусым җитмәс иде!
Төрлечә яшәдек инде. Кияүгә чыгуымны ишеткәч, әни ике генә җөмлә әйтте. «Атаклы Мөхлисә бит ул! Тора алырсыңмы икән, кызым?!» — диде. Әнинең тагын бер сүзен гел күңелдә йөрттем: «Сабыр ит! Сабыр итсәң уза ул». (Һәм, чыннан да, шулай икән. Кыенлыклар артта кала, авыр сүзләр онытыла. Тик моны аңлар өчен вакытның узуы кирәк инде.)

Усал булса да, акыллы усал иде ка­енанам. Үзенчә минем белән горурланган чаклары да күп булды. Беренче мәлдә, без өйләнешүгә әнигә: «Киленең шәһәр кызы, эш тә белмәс инде», — диләр икән. «Аның каравы, ул университет тәмамлаган. Ленин укыганны!» — дип җавап биргән каенанам. (Минем уңайсызланып: «Кеше өчен түгел, үзем өчен укыдым бит мин, әни», — диюемне ул ишетергә дә теләмәде.)

Мин кечкенәдән үк гөлләр үстерергә яраттым. Шуңа күрәдер инде, бакча эшләре бер дә авыр булып тоелмады. Алай гынамы, килен булып төшүгә Фратларның бакчасын үземчә «тәртипкә салдым»: «Бу карлыган куагы картайган, кисәбез, ә монысын — калдырабыз…» Минем усал дигән каенанам каршы төшеп ник бер сүз әйтсен шунда! Хәзер уйлыйм: «Ул чакта әни минем яшьтә булган. Ә мин менә үземне аның урынында ничек тотар идем икән?»

Әни мин килгәнче беркайчан да помидор үсентеләрен үзе үстермәгән. «Урыстан артканны алып кайтырмын әле», — дип кенә әйтә иде ул. (Бәрлебашы — рус һәм татарлар катыш авыл. Ә рус халкы яшелчә үстерергә элек-электән маһһиррак булган. — Г. С.). «Әни, — дим берсендә, — һаман кешедән каламы-юкмы дип көтеп йөреп булмас, әйдә, үзебез утыртып карыйк». «Бездән булырмы икән соң ул?» — дип, икеләнебрәк торса да, чәчтем помидор орлыгын, матур гына тишелеп тә чыктылар, үстеләр дә. И-и, әнинең минем белән горурланулары! «Элек дүртенче катта яшәсә дә,  помидор  үстерде  ме­нә!» — дип бик озак сөйләде.

Яши-яши барысына да өйрәнелде шулай. Элек, авылга кунакка кайтканда, берәр көянтә суга барсам, үземне кыйналган каз бәбкәсе сыман хис итә идем. Елганың теге ягына суга көнгә әллә ничә чыгам, авырлыгын тоймыйм хәзер. Печән дә чабам, өям дә. Сыерын да савам. Чиләк тотып сыерның кайсы ягына утырырга кирәклеген дә белгән кеше түгел идем, югыйсә. Берсендә әни, ике еллап яшәгәч инде бу, шәһәрдәге кызы янына китте. «Сыерны саварга Мөнирә апаңа әйтерсең», — диде.

Сәгатькә карый-карый көтәм Мөнирә апаны, ә ул юк та юк. Көтү куар вакыт та якынлашты. Кая барасың, чиләгемне тотып чыктым инде. Саварга утырган гына идем, капкада Мөнирә апа күренде. Тик мин куанырга өлгергәнче: «Үзең дә савасың икән», — диде дә, күрше апам кире борылып чыгып та китте. Ярый, сыеры бик тыныч иде.
Күптән түгел мәктәптә өлкән укытучылар белән очрашу булды. Алар белән бергә  үткәннәрне  ис­кә төшереп утырдык. Шунда бер укытучы миңа әйтә: «Нурия ханым, бездә эшли башлагач та киеп йөргән береткагызны хәтерлисезме?» — ди. «Юк», — дим. «Ничек инде? — ди ул. — Үзегез бәйләгән беретка, кечкенә брошка да кадый идегез. Сез аны бер якка янтайтып кия идегез. Безгә шулкадәр кызык тоела иде ул, үзегезгә белгертмичә гел көлә идек».

Авыл халкы өчен «кызык» тоелган кием-салым шәһәр кызында җитәрлек булгандыр инде. Тик каенанамның бер тапкыр да: «Ник үкчәле туфлидән йөрисең?», «Ник артык ачыкны киясең?», «Нишләп өсте-өстенә кием аласың?» — диюен ишетмәдем. Аның каравы, «Кем капкасыннан чыга соң ул?» дигән сүзне еш кабатлый иде. Әни гомер буе кеше арасында, китапханәдә эшләгән. Матур киенергә үзе дә ярата иде.

Гел онытмыйм, берсендә яшь укытучылар Гөлия белән Исламия Мәскәүгә барырга җыендылар. Минем декретта утырган вакытым, саубуллашырга дип өйгә керделәр. «Нуриягә кофта алып кайтыгыз әле, — ди әни кызларга. — Чия төсендәгесен һәм шәмәхә төслене». (Ангорка кофталарның модага кергән чагы. Йөрсәң, эзләсәң, Мәскәүдә табып була, диләр!) Җете ачык төсле кием-салымны мин яратмыйм, кимим дә, әмма әни бит авыл хатыны, аңа, үзе әйткәндәй, «чартлап торган» ошый.
— Нигә икене, берсе дә җитәр, әни, — дим җайлап кына.
— Юк, икене алсыннар әле, рәхәтләнеп киярсең. Кем капкасыннан чыга дигәндә, безнекеннән чыгасың бит син!

«Мин бит шәһәр кызы, монда авыр миңа», — дип уйлап, үз-үземне кызганырга вакытым да булмады минем. Балалар табып, озаклап декретта утырмадым. Маратым 31 мартта туды әнә, соңгы көнгә кадәр дәрес бирдем, көзгә исә янә укытырга бардым. Миләүшәм белән дә шулай.
Инде унбиш елга якын мәктәп директоры булып эшлим менә. Мәшә­катьләр җитәрлек! Гомумән, монда барысы да үзеңнән тора, зураеп, борыныңны чөеп йөрмәсәң, авыл халкы читкә какмый ул сине. Минем «шәһәр кызы», «иркә килен» генә булып яшәмәвемне дә күреп торалар бит алар. Әни авырып, ун ел урын өстендә ятты. Бер елны әти бозлавыкта егылып аягын сындырды да, ике якта ике авыру булдылар әле. Бик кыен иде. Эшкә киткәнче әнине ашатырга (аңа бары тик сыек ризык кына ярады), урын-җирен алыштырырга кирәк. Мәктәптән кайтып керүгә, иң беренче эш итеп, тагын астын алыштырырга, юарга, җыярга… Көн саен шулай! (Яшел Үзәндә яшәүче бер туганнарыбызның әтиләре авырып, яңа гына урынга егылды. Бер атнадан балалары миңа шылтыраталар: «Әйт әле, апаны ничек карадың син, безнең инде әтинең монда янбашлары тишелә бугай», — диләр.) Бик кыен чакларда мин үземне каенанам урынына куеп карый идем. Яшь бара бит, төрлесен уйлыйсың. «Яхшылыгың үзеңә кайтсын», — диюләрнең дә мәгънәсенә күб­рәк төшенәсең. Берәр көтелмәгән шатлыгым булса, мин хәзер гел әнине искә төшерәм. «Риза-бәхил», — диеп, үз кулымда җан бирде ул. Бу тормышта бернәрсә дә җиңел генә, бушка гына килми адәм баласына. Кешеләргә үзең нәрсә кыласың — яхшылыкмы, начарлыкмы — сиңа бары шулар кире кайта.

«Сез Фрат белән икегез ике мохиттә үскәнсез, белем дәрәҗәләрегез дә төрле-төрле, кайчак аңлашырга да кыендыр», — диючеләр дә бар. Ул аңламаган нәрсәләр турында сүз кузгатып, нигә аны кимсетим, ди, мин? Бу бит түбәнлек! Әдәбият, сәнгать, сәясәт турында сөйләшәсем килә икән, миңа, әнә, бабай бар. Әти заманында сигез класс бетергән. Сугыш ветераны ул безнең, сиксән сигез яше булды, ә хәтере искиткеч. Аяклы энциклопедия! (Бу яктан Фрат да әтигә охшаган. Пушкинны, Лермонтовны ул хәзер дә яттан сөйли.) Көне-төне газета укый, ишеткәнен, белгәнен уртаклашыр, сөйләр өчен эштән кайтуымны көтеп тора әти.

…Бу юлларны укыганда аз гына булса да үкенүен тойдыгызмы сез аның? Мин дә тоймадым. «Ризыгым шушында булган»нан артыгын ишетмәдем дә.  «Шәһәрдәгеләр ял көне дачаларына китәләр, мин — бакчама чыгам; эштән кайтышлый, кибеткә кереп, азык-төлек алалар, кичке аш хәзерлиләр, миндә дә шул ук эшләр. Алар театрга, концертка йөриләр. Тик ул артистларны без ешрак та күрмибезме икән әле? Автобуска төяләбез дә, «театрга» дип, китәбез дә барабыз — сыерларыбыз тик торып тора. Дөрес, затлы күл­мәкләрен, туфлиләрен шәһәрнекеләр ешрак кия. (Тик тормышта иң мөһиме болар түгел бит!) Күрәсез, аерма юк та. Алар бары биек йортларда, бишенче, җиденче катларда яшиләр, ә мин — беренчедә», — диде ул.

Насыйп ярын миллионлы ташкалада түгел,  кечкенә генә бер авылда тапкан шәһәр кызына нишләргә соң? Тәвәккәлләргәме? «Сайлаган кешеңне ихластан яратуыңа ышанмасаң, авылга кайтма!» — дигән сүзләрне Нурия апа әйтеп тормады. Болай да аңлашыла дигәндер инде. Кызык эзләп, «батырлык кылам», «дус-кызларны шаккатырам» дип йөрүчеләр авыл җирендә, шулай ук, озак тоткарланмастыр.

Берсендә Нурия апа янына күрше килене Фатыйма керә. Ул да шәһәрдә үскән кыз. «Нурия апа, нишлим икән? — ди ул. — Торып китеп булырмы? Өйгә керсәм — өйдә, бакчага чыксам бакчада эшлисем килми. Нигә тир түгим, минеке түгел ич алар». «Болай уйласаң, гомердә дә булмаячак,  — ди Нурия апасы. — Син «минеке» дип эшлә! Сине хуҗа дип танымасалар да, үзеңне барыбер «хуҗа» дип санап йөр. Күңелеңнән булса да». (Язма героемның бу киңәшен көннәрдән бер көнне каенана туфрагына аяк басачак кызларның һәммәсе күңел «сандыгы»на салып куйса да буладыр. Фатыйма әйбәт кенә яшәп ята, ди, әнә. Бакчасын да карый, ди, сыерын да дөбердәтеп сава, ди. Үз вакытында шушы киңәш колагына кергәнгә түгелме икән әле?)

Рус Бәрлебашы урта мәктәбе директоры, шәһәрдә туып-үсеп, авылда гомер итүче Нурия Принат кызы Гайнуллинаның: «Шәһәргә кунакка барганда да андагы ыгы-зыгыдан арып, башым авыртып кайта», — диюенә шаккатырга кирәкмидер. Безне үзебездән дә яхшырак белгән психологлар да әнә, монда искитәрлек берни юк, яңа тормышка авылдан шәһәргә китүчеләр түгел, каладан авылга күчеп кайтучылар тизрәк җайлаша, диләр. Шәһәр кешесе үзенә кирәк һәм кирәк булмаган мәгълүматны аерырга, аны бик тиз «эшкәртергә» бишектә чакта ук өйрәнә икән. Авыллар исә һәр яңалыкны озак­лап «йотарга» күнеккән. (Чөнки ул авылда бик аз. Менә шуңа да: «Галияләрнең сыерын көтүдән сөзеп кайтарган­нар»ны да зур вакыйга итеп, атналар буе сөйлиләр монда). Ә төрле мәгълүматны кабул итүне әкренәйтү, аны тизләтүгә караганда шактыйга җиңел икән.

Бер сукмактан атлап китәргә хәл иткән кайбер гашыйклар алдында торучы күзгә күренмәс бер «киртә»не, күр, «җимердек» тә түгелме соң?!

Кайбыч районы, Рус Бәрлебашы авылы.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик тэ кызык, бик тэ мэгънэле язма! Лэкин нигэ "Нурия Принат кызы"???? Ин остэ этисенен исеме Энэс диелгэн бит! Хаталар еш язмаларыгызда, кин таралган данлыклы татар журналына бу килешми!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Энэс уги этисе бит! Бик эчтэлекле!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Нурия апа Татарстаннан бик еракта, Төрекмәнстанның Мары шәһәрендә туган. «Үз әтием суга батып үлде, мин үги әти белән үстем, — ди ул. Һәм шунда ук ашыгып өсти: — Юк, юк, Әнәс әтиемнең үгилеген беркайчан да тоймадым».

        • аватар Без имени

          0

          0

          Энэс бит уги этисе , уз этисе улгэн бит

          • аватар Без имени

            0

            0

            Энэс уги этисе

            Хәзер укыйлар