Логотип
Күңелеңә җыйма

​Җавапсыз калган сораулар

Гөлгенә белән без бергә үстек. Уңган, булган кыз иде ул. Буй җиткәч, авылыбызның гармунчы егете Фәрит белән гаи­лә корып җибәрделәр, берсе артыннан берсе биш балалары туды. Үсә тордылар, тормышта һәрберсе үз урынын таба торды. Кечкенә кызлары — бишенче бала Нәзифә дә укуын тәмамлауга кибеттә эшли башлады, әтисе белән әнисе кар­шы килүләренә карамастан, унҗиде яшендә үк авылларын­дагы бер егеткә кияүгә чыкты. Өлкәннәрнең хәер-фатиха бирми чаралары калмады.

Яшьләр матур гына яшәп киттеләр, кызлары туды. Бала азрак исәйгәч, Нәзифә кабат элеккеге эш урынына — ки­беткә кайтты.

Яшь хатыннан хәмер исе башта сирәк кенә килгәли, аннан исә мондый очраклар ешайганнан-ешая. Аңа кибеттән китәргә, аракы эчүдән туктарга кушып, якыннары бик озак үгетлиләр. Хәер, озакламый аны эштән болай да куып чыга­ралар. Эчкече хатынның иренә дә кирәге калмый...

Хатын-кызны шешәдән аерып алуы җиңел түгел, диләр. Чыннан да, шулай икән. Дустым Гөлгенә белән Фәриттә кыз­ларын бу бәладән йолып кала алмадылар. Кечкенә кызын ятим итеп, япь-яшь килеш Нәзифә якты дөнья белән хушлашты.

Беркөнне Гөлгенәләр кияүләрен һәм ятим калган оныкла­рын алып, зиратка, кызларының кабере өстенә таш куярга, чәчәкләр утыртып кайтырга дип, юлга чыгалар. “Көн шундый матур, кояшлы, җилнең әсәре дә юк иде, — дип соңыннан сөйләде Гөлгенә. — Кияү гел Нәзифәне ачуланды: “Үзе сай­лаган язмыш, аңа нигә таш куярга, нигә өстенә чәчәкләр утыртып азапланырга?” — ди. Ул шулай әйтеп тә бетерде,

беркем, бернәрсә кагылмаган килеш машинаның алгы тәрәзәсе чәлпәрәмә килеп ватылып та төште...”

Бу вакыйга турында Гөлгенәләр генә түгел, мин дә бик озак уйлап йөрдем. Нәзифәнең тынгы тапмаган җаны эшләдеме икән аны, әллә очраклы бер туры килү генә идеме икән соң?

Уйлансаң, җавабы табылмаган сораулар калдырып узган очраклар турында ишеткәнем элегрәк тә булган икән.

Кемнәр белән генә очрашмыйсың да, нинди генә гыйбрәтле хәлләр ишетмисең юлда. Моннан күп еллар элек, Ульяновск шәһәреннән Батыр районына (Чувашия) барырга дип, автобуска утырдым шулай. Юлдашларым, янәшәдәге ике хатын белән сөйләшеп киттек. Аларның да минем сыман Батырга барулары икән. Сүз тынган арада бездән алдарак утырган яшьләрнең үзара сөйләшүләренә колак салып ба­рам. Күршеләремнең дә берсе аларны тыңлап бара булып чыкты. Ул авыр сулап: “Яшьләр шул, белмиләр, уйнап сөйләшсәң дә, уйлап сөйләш икән”, — диде дә, үз башыннан кичергән вакыйганы сөйләп китте: “Моннан күп еллар элек булды инде бу хәл. Әле яшь, чибәр чагым иде. Дус кызым белән икәүләп күрше авылга барырга дип, җәяүләп юлга чыктык. Ярты юлга җитәрәк бер күпер бар иде анда. Шул күпер янында, без аңламыйча, күрмичә дә калдык, әллә кай­дан ак сакаллы бер карт килеп чыкты. Өстенә яшел чапан, башына түбәтәй кигән. Ягымлы гына елмаеп безнең белән, сөйләшә башлады. “Кызлар, кая баруыгыз?” — ди. Без нигәдер, шаяртырга булдык. Күрше авылда бер чуваш, хаты­ны үлеп биш баласы белән ялгыз калган, беребез шуңа кияүгә чыгарга бара, ә икенчебез, машинасы булган началь­ник кияү эзли”, — дибез, үзебез тирә-юньне яңгыратып шар­кылдап көләбез. Карт: “Ярый алайса”, — диде дә, ничек пәйда булса, шулай күздән югалды...

Күп тә үтмәде, мине хатыны үлгән бер чувашка, биш бала өстенә кияүгә биреп куйдылар. Гомерем авылда, бала-чага мәшәкате белән үтте. Ә дус кызым, начальник кешегә кияүгә чыгып, шәһәргә китеп барды. Сирәк очрашсак та, беләм, ул миннән күпкә бәхетлерәк... Әйе, уйнап сөйләсәк тә, бәхетле язмыш, бәхетле киләчәк уйлап сөйләшергә булган!” - дип нәтиҗә ясап куйды ул.

Юлда сәер очрашуларның менә монысы исә минем үзем белән булган иде.

Кечкенә балам авырып китте. Табибларга да күрендек, дарулар да алдык, тик нәтиҗәсе генә булмады. Шуннан соң җыенып, балам белән Казанга, түләүле поликлиникага чыгып киттем. Профессор зарымны тыңлап, сабыемны карады да, көчле гормональ препаратлар белән дәваларга кушып, озат­ты.

Төнге икенче егерме минутта була торган поезд белән авылга кайтырмын дип юлга чыктым. “Инде ни эшләп бетәрбез”, — дип уйлап, баламны күкрәгемә кыстым, күземнән исә туктаусыз яшь ага...

Тукталышларның берсендә троллейбуска өстенә ап-ак плащ кигән яшь кенә бер чибәр егет керде. Буш урыннар күп булса да, ул нигәдер минем янәшәмә килеп утырды. “Апа, бу вакытта бала белән нишләп йөрисез?” — дип сүз башлады. Күңелем болай да тулган иде — мин аңа хәсрәтемне сөйләп бирдем. Ул балама карады да: “Ә нәрсәләр ашатасыз?” — ди­де. Мине тыңлап торганнан соң, моннан соң йомырка ашат­маска кушты. “Алай гына терелерме икән соң?” — дидем ап­тырап. Ул миңа дару үләне ясарга өйрәтте. “Алай да булмаса, ни эшләрмен?” — дидем тагын да үҗәтләнеп. Егет ке­сәсеннән кәгазь чыгарды: “Ирек мәйданына килсәгез, бу кәгазь белән мине эзләп табарсыз”, — диде. (Соңыннан, ад­ресын биргәндер, дип карасам, ул чип-чиста кәгазь бите бу­лып чыкты.) Ул арада троллейбус тимер юл вокзалына килеп җитте. Егеткә дә монда чыгарга икән. Аның артыннан әкрен генә мин дә төштем. Тик, тирә-юнемә күпме генә карасам да, әлеге егетне инде беркайда да күрмәдем. Кем, нинди кеше булды ул әлегәчә белмим. Йомырка ашатудан туктагач, ба­ламның авыртуы чыннан да, бетте. Бернинди даруның да кирәге булмады.
Ул кызым хәзер үзе әни инде.

Римма ФӘХРЕТДИНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Поезда очраган кешене Аллах Тэгалэ жибэргэн.Салават эйтергэ кирэк А.Т.гэ.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Авылда яши идём. Печэн осте .алып кайтырга трактор эзлэп киттем.юк хэркем узенкен ятуганынякян алырга бара.кайткадаяаллам аксак булсада Ир бирсэнче дипелап кайтам .Бер елдан шундыйга чыгып куйдым.хэзердэ тели белергэ кирэк иде дип йорим менэ шулай...

      Хәзер укыйлар