Логотип
Күңелеңә җыйма

Алма агачыннан ерак төшмәсә?

Беренче иремнән мин 5 ел элек аерылган идем. Аңардан бер кызым бар. Бала хакына да яшәп бетеп булмады шул. Юк кына сәбәп аркасында да гел кул күтәрде.

Беренче иремнән мин  биш ел элек аерылган идем. Аңардан бер кызым бар. Бала хакына да яшәп бетеп булмады шул. Юк кына сәбәп аркасында да гел кул күтәрде. Соңгысында больницага ук ятарга туры килде. 

Үзем, мөгаен, тагын гафу иткән булыр идем әле. Тик палатадагы дүрт апа дүртесе дүрт яктан үгетләде ул чакта. «Бала үсә ул, мондый ир белән яшәп үзеңне харап итәсең – исән чакта котылып кал», – диделәр. Барысы да минем ирем кыйнаганнан соң больницага эләккәнемне беләләр иде. Яшереп тормадым инде, аны яшереп ни мәгънә?! 

Берсе елый-елый үз язмышын сөйләде. Аның да ире минеке кебек бик дуамал булган. Берсендә эчкән килеш чәчемнән сөйрәп йөреп кыйнады, күгәрмәгән бер җирем калмаган иде, ди. Әнисе белән әтисе моны ишетеп, аны алырга дип киләләр, тик ул алар белән кайтудан баш тарта. Балам ятим үсмәсен, ди. 

«Яшь чакта кыйнаганнар менә хәзер чыга. Башым гел шаулый, бернинди дару ярдәм итми. Врачлар: «Кайчандыр травма алган булгансыз», – диләр. Иремнең  йодрыклары башыма аз төшмәде», – дип сөйләде ул. 

Шуннан соң тәвәккәлләдем инде мин. Бәхетемә, фатирым үземнеке иде, иремне әйберләрен җыеп чыгарып кына җибәрдем. Торыр җирең булмаса, мондый адымга бару бик авыр булыр иде. 

Башка ир-ат ягына борылып та карамам кебек иде. Хатын-кызның хәтере кыска, диләр, дөрестер инде ул. 

Узган ел аерылган бер ир белән таныштым. Таныштырдылар дисәм дә була. Безне дуслаштырырга уртак танышлар бик тырышты. Үзе дә миңа чатырдап ябышты, безгә килер өчен сәбәп табып кына тора. 

Кулы эш белә – фатирдагы бөтен ватылган әйберне төзәтеп чыкты. Өйдә ир-ат булмагач, техника җимерелергә генә тора бит ул. Әллә хатын-кызның ялгыз калганын сизә инде шунда. Аннан ремонтка тотынды. Мин каршы булсам да, үзе сайлап алып обойлар күтәреп кайтты. Беренче иремне, күпме сорасам да, ремонт ясатырга ризалата алмаган идем. «Синең фатир бит, кирәк булса үзең яса», – дип кенә авызымны яба иде. 

Ремонт ясады дип кенә бик җебеп төшмәс идем әле дә, кызым белән уртак тел тапты. Теге гаиләсендә дә кызы үсә аның, әмма хатыны бала белән аны бөтенләй очраштырмый. Ул инде икенче кешегә кияүгә чыккан, монысы белән торганда ук очрашып йөргән булган. Шуның өчен аерылышканнар да. Кызлары әнисенең икенче иренә әти дип дәшә икән. Хатыны шуңа күрә: «Килеп, баланың башын әйләндереп йөрмә, кешенең биш атасы булмый. Кирәк дисә, үскәч сине үзе эзләп табар», – дигән. 

Судка бирсә, очрашырга рөхсәт алыр иде, алиментын вакытында түләп тора. Тик аның болай йөрисе, болай да катлаулы мөнәсәбәтләрне тагын да катлауландырасы килми бугай. Бик сагынганда балалар бакчасы янына барып, кызын читтән генә карап кайта. 

Кызын сагынганын аңлыйм инде. Шуңа минеке өчен нәрсә эшләргә белми бугай. Икәү бик дуслар, миннән яшерен әллә нинди серләре бар.

Әйе, барысы да әйбәт, чык та тор кебек. Үзем дә моңа тәмам әзер булып беткән идем инде. Тик менә аларга кайтып килдек тә, бөтен уйларым чуалды.

Аның әти-әнисе безнең очрашканны күптән белә иде инде. Әйтүе буенча, инде байтактан танышырга да телиләр иде. Әйдә, бергә ялларда кайтып килик дисә дә, моңарчы гел берәр сәбәп табып баш тартып килдем. Бу юлы әнисе үзе шалтырап чакырды, туган көнем, өчәү бергә кайтыгыз, көтәбез, диде. 

Юбилей-мазар түгел, башка кунаклар чакырмаганнар иде. Тагын бер малайлары  бик еракта яши, ул кайта алмаган. Шулай итеп, кунаклар без генә идек. 

Табынны әнисе белән икәү әзерләдек. Гел сөйләшә-сөйләшә эшләдек. Бик ачык, яхшы кешегә охшаган әнисе. 

Тик күңелемне төшергән бер нәрсә булды. Ачыктан-ачык әйтмәсә дә, аңладым, ире гомер буе кул күтәргән икән аңа. «Хатын-кыз түзә инде, түзми чарасы юк, аерылса аның кулында балалар кала бит», – диде ул. 

Үземнең шул кыйнау аркасында, моңа түзәргә теләмичә аерылышуымны әйтеп тормадым инде. 

Аларга кайтып килгәнне бирле башымда гел бер уй – нишләргә... Әгәр булачак бу ирем дә кул күтәрә торган булса нишләрмен? Гаиләдә шуны күреп үскән бит ул, аңарда да шул әтисе каны бит. Хатын йөргәнгә аерылыштык, диде дә, моның сәбәпләре бөтенләй башка булырга мөмкин бит. Баласы белән дә бәлки аны нәкъ менә шушы сәбәп аркасында күрештермиләрдер. Ул бит миңа үзен начар итеп сөйли алмый инде. 

Бүгенгесе бик әйбәт тә, бергә тора башласак, аның ничек үзгәрәчәген белмим бит. Шикләндерә... Алайга китсә, аңа гына түгел, бер ир-атка да ышанып булмый инде. Тәмам баш катты... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар