Логотип
Күңелеңә җыйма

Албасты

Менә ничә еллар инде галимнәр, махсус оештырылган экспедицияләр һәм кызыксынучан аерым кешеләр серле вә дәһшәтле кар кешесен эзлиләр. Кара урманнарга, тау-ташлар арасына, болын-сәхрәләргә махсус чыгып йөриләр, аңа якынаялар да кебек. Сөйләгәннәре охшаш: үзен күр­мәстән үк аның авыр карашын тоялар, сихерле тәэсиреннән куллары йөрмәс булып катып кала, күңелләренә курку хисе кереп тула, ихтыяр көчләре югала. Ә шул урыннарда яшәүче кешеләр кар кешесе белән йөзгә-йөз очрашулары турында әйткәләп торалар, гаять дәү тешләр кимергән агачларның рәсемнәрен, иләмсез зур аяк эзләренә кадәр күрсәтәләр. Эзләүчеләр үзләре дә кайчак куаклар арасында ниндидер бик дәү, кодрәтле, йөнтәс гәүдә үткәнен шәйләп калгалыйлар.

җыеп кына әйткәндә, ошбу серле зат турында төрле хәбәрләр, имеш-мимешләр, фараз кылулар хәттин ашкан. Кайбер имансыз адәмнәр хәтта аны мылтыктан атып алырга, тиресен һәм сөякләрен күрсәтеп исбатларга, шуның белән дан казанырга уйлыйлар. Аларның бу явыз ниятләре дә тормышка ашмый. Тоттыр­мый да, аттырмый да кар кешесе! Галимнәр һәм тикшеренүчеләр кулында бүгенге көндә дә аның ни ачык рәсеме, ни сөякләре барлыгын раслый торган бернинди матди дәлилләр юк әле.

Ә шул ук вакытта, галимнәр фикеренчә, сүзне бу җан иясенең юклыгы турында түгел, ә барлыгы турында алып барырга кирәк, чөнки дөньяның барча халыклары, бер-берсе белән аралашмаганнары да, борынгы заманнардан бирле аның барлыгына иман китереп яшиләр һәм бик күбесе аңа үзенчә исем дә куйган. Урта Азиянең тау илләре халыклары аны Йети, Алмас, Нас-Нас дип, кавказлылар Меше-Адәм, Алмасты, карпатлылар Этбашлы, Санкт-Петербург тирәләрендәге урманнарда Авдо­ша, Леший яисә Шүрәле, төньякта яшәүчеләр Чучуна, Тунгу дип йөртәләр. әлеге «әфәнде» Америкада да бар, анда ул — Бигфут, ягъни Зураяк. үзе качып кына йөрсә дә, аның исемнәрен тагын да санарга була әле. Безнең татар халкы риваятьләрендәге Албасты дигән серле зат кар кешесенә туры килә. Күпчелек урыннарда аның хәтта гәүдәсе зурлыгын төгәл күрсәтәләр. әйтик, Кола ярымутравында күренгәне — 2 м 75 см, Уралда — 2 м 50 см, Тянь-Шаньда — 2 м 20 см буйлы әзмәвер. Безнең Албасты да адәм баласын култык астына гына кыстырып йөри алырлык бер пәһлеван бит.

Чамалап кына карагыз, шундый пәһлеван буйлы, үзе йонлач, тубалдай дәү һәм очлы башлы, куе кашлары астыннан күзләре хәтәр ялтырап торган бер зат каршыгызга килеп чыксын әле! Менә кайбер мәгълүматлар: «Мин кич белән өйгә утын кертә идем. Күрәм, урам буйлап авылыбызның иң зур, таза кешесе Санд агай килә. Якынайган саен биегәя, юаная бара. Тиздән сизеп алдым, бу бөтенләй дә Санд агай түгел, ә чүмәлә тиклем, күрсәң котың очарлык бер зат! Утыннарым кулымнан төшеп китте, куркуымнан бик каты кычкырып җибәрдем. Бу тавышка ике кеше килеп чыкты, алар теге әзмәверне куа башладылар. Шунда ул сихри зат тирәсендә аксыл томан барлыкка килде һәм ул шул томанда гаип булды.» «...Без, бер төркем туристлар, урман инеше яры буйлап килә идек. Кинәт кенә барыбыз берь­юлы кемнеңдер күзгә күренмәс, әмма бик көчле тәэсирен сиздек. Барыбыз да баш түнгәндәй халәт кичердек. Төне буе йоклый алмасаң шундый хәлгә тарыйсың.» «...Менә берничә сәгать инде без, махсус оештырылган экспедиция кешеләре, кар кешесен сагалыйбыз. Бер биек агач астындагы караңгылык кинәт кенә тагын да куерып киткәндәй булды. Шул караңгылык эченнән ике метр ярым биеклегендәге, тагын да кара, шомлы ике гәүдә килеп чыкты. Аларның башлары конус сыман рәвешле, ә хәрәкәтләре гаҗәеп салмак, хәтта сыгылмалы да иде. Ашыкмый гына ачыграк урыннан үттеләр һәм күздән югалдылар...»

Криптозоологларның фикере бердәм: АЛАР бар, әмма килеп чыгышларын әлегә белеп булмый. Кар кешесе без белмәгән кодрәтләргә һәм сәләтләргә ия. Алар кешегә гипноз, телепатия белән тәэсир итәләр, ни өчендер безнең белән элемтәгә керергә теләмиләр. Без куйган тозаклардан, хәтта юлларына яшереп куелган автоматик рәсемгә төшерү җайланмаларыннан да ансат кына котылалар, хәтта бу ме­ханик җайланмаларга да тәэсир итәләр, эшләмәс хәлгә китерәләр. Без бу затларны үзебезне сизми калган очракларда гына, аз гына вакытка күреп калабыз. Сизеп алдылар исә шунда ук алар бездән котылу чарасын күрәләр.

Галимнәр аларны мимикрия, ягъни бүтән рәвешкә, төскә керә алу сәләтенә ия дип тә уйлыйлар. Моны раслаган дәлилләр дә бар. Табигатьне тикшерүче галимә Александра Телегина 1996 елда мондый хикмәткә тарый. Алар аркаларына биштәрләр асып, тар гына тау сукмагыннан киләләр. Каршыга берәр җанвар очраса, үтеп китәрлек түгел. Күрәләр, сукмакта биеклеге ике метрлы тау ташы — валун тора, әле генә кыя­дан кубарылып төшкән кебек үзе. Бик саклык белән генә, ташка ышкылып диярлек үтеп китәләр. Шунда, иң арттан барган Телегина артына борылып караса, таш юк, аның каравы, зур-зур атлап, иләмсез киң җилкәле Бигфут китеп бара! Менә тикшеренүче М. Ель­цин хикәясе: «...Тарлавык авызы киң, ә керү юлында иске, җимерек күпер бар иде. Мин, су алырга теләп, төркемнән артта калдым. Күперне чыксам, таш өстендә кулына таяк тоткан, йөдәп беткән бер әби утыра. Аягы янында ипи катылары салынган сумкасы да бар. Аптырадым: бу биек тау үткеллегенә мондый карчык ничек күтәрелгән? Әбине үтеп өч-дүрт адым атлауга, мин артыма борылып карадым һәм сөмрәк булдым. Минем каршымда бөкрәйгән әби түгел, ә япь-яшь, чибәр бер кыз басып тора иде! Ул авызы тулы ап-ак тешләрен күрсәтеп елмая, өстендәге искитмәле күлмәгенең итәге белән җилләр уйный. Икенче мәлдә үк ул инде борылыш артында күренмәс булды. Мин тиз арада төркемне куып җиттем. Теге кызга әйләнгән әбине беркем дә күрмәгән...»

Кар кешесенең гипноз сәләте турында Кола ярымутравында, Архангельск өлкәсендә, Кавказда һәм Памирда да сөйлиләр. Шундый ук риваятьләр безнең татар халкында да бар. «Мәгариф» нәшрияты 2004 елда бастырып чыгарган «Татар халкы иҗаты. Хрес­томатия» китабында Албасты болай сурәтләнә: «Албасты бер явыз көч була. Ул ташландык өйләрдә, тирес түгелгән елгаларда, басуларда, болыннарда яши... Албасты күзгә кеше булып, кибән булып, чүмәлә булып, туйра булып, бик зур печән йөге булып күренә... Берәү каладан кайтып бара икән. Бер белгән авылына ике-өч чак­рым калгач, юлның ике ягында кинәттән бик биек ике печән чүмәләсе килеп чыккан. Берсенең янында ут та бар, ди. Менә бу кеше, бу ни булды дип, аптырап киткән. Атын куа башлаган. Ат, күпме чапса да, ике чүмәләне уза алмый... Менә кинәттән әтәч кычкырган тавыш ишетелгән. Торып караса, чүмәләләр дә юк, авыл да якында гына икән». Китапта Албас­тының әтәч тавышыннан һәм эт өрүеннән куркуы әйтелә.

Халык теленә кергән, әмма беркем дә үзен төгәл күрмәгән, фәнни расланмаган кар кешесе чынлап та бар, күрәсең. Барча илләрдә һәм шул исәптән безнең як­ларда да очравы ихтимал. «Техника молодёжи» журналында Албасты Нократ елгасы ярында төн кунган урынның рәсеме басылган (2008 ел, 12 нче сан). Ә бит Нократ елгасы бездән әлләни еракта түгел...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар